Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Иршад Гафаров: Мәкердән туган гауга...

Татарстанда төрле диннәрнең, милләтләрнең дус-тату яшәве «Йомыркадан җөй эзләүче»ләрнең эчен пошыра.

Күптән түгел Үзәк банк 1000 һәм 5000 сумлык акчаларның яңа бизәлеше турында белдерде. Бер меңлек акчаның икенче ягында Сөембикә манарасы һәм аның янәшәсендә чиркәү бинасы сурәтләнгән. Кемнәргәдер манарадагы ярымай хуш килмәгән, ә икенчеләрдә чиркәүнең гөмбәзендә хач булмау тынгысызлык тудырган. Бездә андый адәмнәрне «Йомыркадан җөй эзләүче» дип атыйлар. Татарстанда төрле диннәрнең, милләтләрнең дус-тату яшәве андыйларның эчен пошыра. Бу турыда үзәк һәм җирле телевидение каналларында фаразлар яңгырады. Инде Үзәк банк андый меңлек купюралар чыгаруны туктаткан, бәлки киләчәктә, «җитешсезлекләрне төзәткәннән соң» чыга-рыла башлавы мөмкин, дигән фикерләр дә ишетелде. Димәк, кыйммәтле кәгазь, буяуларга тотылган миллионлаган сумнар көлгә әйләнеп юкка чыккан була. Ә шул ук чакта авыру балаларга матди ярдәм сораган белдерүләр экран-нардан көн саен дистәләрчә тапкыр яңгыраудан туктамый.

Безнекеләр бу манзарада катнашыбыз юк, аны Түбән Новгород рәсемчеләре татарстанлылар белән килешми ясаган, ә алар чынбарлык турында белми, дип акланырга тырышты. Икенчеләре Кол Шәриф мәчетен һәм Благо-вище чиркәвен ясарга кирәк булган, дигән фикерне дә әйтә. Хәтта, монда үзәкнең дә гаебе бар, дигән сүзләр ише-телде. Чыннан да, кайбер «акыллы» башлар, песи эшен тәмамлагач калдыгын яшерергә теләгән кебек, татарның чын тарихын күрсәтмәскә яки аны бозып күрсәтергә маташа.

Ни кызганыч, бу бина бит элек чиркәү булмаган, дигән сүз дә ишетелмәде. Чынлыкта рәссамнар дөрес булып чыга. Алар бит хәзерге вакытта булган мизгелне сурәтләгән. Казан урыслар тарафыннан яулап алынгач, шәһәрдә шул чордагы барлык архитектура һәйкәлләре юкка чыгарылган, дигән фараз яшәде. Бу дөреслеккә туры килми. Елъязмачы болай дип яза: «...царь, смотряши стенные высоты и мест преступных и, увидев, удивился необычной красоте крепости града» (укучыларга автор сүзләрен тәрҗемәсез бирергә булдык. Фехнер М. «Великие Булгары. Казань. Свияжск). Димәк Явыз Иван әлеге һәйкәлләрне үзе дә күргән булып чыга.

Яңа чыганаклардан күренгәнчә, барча тарихи һәйкәлләр дә юкка чыкмаган. Шәһәрнең юбилее уңаеннан «Свято-зарная Казань» исемле хезмәт дөнья күргән иде (Санкт-Петербург, 2005). 173-175 битләрдәге  287, 289, 290 са-нындагы гравюраларда без Сөембикә манарасын һәм аның янәшәсендә мәчет хәрабәләрен күрәбез. Ә 291 нче-сендә Казан Кремле хәзерге Яшьләр үзәге ягыннан сурәтләнгән. Алар рәссам Э.Т.Турнерелли тарафыннан ясалган. Бу рәсемнәрдән, әлеге «сарай чиркәве» дип аталган бинаның элек замандагы тоткан урынын билгеләп була. Ул урыслар тарафыннан төзелмәгән, ә Казан дәүләтчелеге вакытыннан калган «Нурали» (Нур Али Ширин – кенәз, вәзир) мәчете җимереге булырга тиеш, чөнки аның бас­кычлары, архитектурасы хәзергедән бары гөмбәзе белән генә аерыла. Заманында ул Кремльдә урнашкан хезмәткәрләр өчен ашханә булып хезмәт итте. Автор, мәга-риф министры урынбасары вазыйфасын башкарганда, озак еллар аның баскычларыннан төшке ашка күтәрелде. Соңыннан, губернатор сарае төзелгәч, галиҗанәпләр өчен аны ябык коридор белән тоташтырып, бинага гөмбәз өстәп, хаҗ куеп чиркәүгә әйләндерә. Э.Т.Турнерелли әлеге гравюраларны 1840 нчы елларда ясаган. Әгәр чиркәүне урыслар төзегән булса, православие дине чәчәк аткан чорда, Кремль үзәгендә гөмбәзсез, хачсыз ярым җимерек чиркәү бинасы торуына берничек тә ышанып булмый. Шул ук вакытта, гравюрада берничә православие храмын да күрәбез.

Бер уңайдан Сөембикә манарасы кайчан һәм кем тарафыннан төзелү турында да бәхәс баруына тукталыйк. Укучылар игътибарына 1877 елның 2 июлендә «Губернские ведомости» газетасында басылган мәкаләне тәкъдим итәбез. Аның авторы протоиерей Пл. Заринский. Әлеге газетаның берничә санында «Борынгы Казан турында яз-малар» дөнья күрә. Ул А.Курбскийның сүзләренә таянып (авторның стиле сакланды) «...потекохом ко городским стенам и к той великой башне, яже пред враты стояла на горе...» – дип яза. Бу шулай ук Борынгы Казанда, хәзер Сөембикә манарасы торган урында, ниндидер бөек манара торганын раслый. Сүзен дәвам итеп ул: «...Сөембикә исемен йөртүче әлеге манараның төзелеше үзгәргән булырга мөмкин, шул ук вакытта аның ниндидер мәчеткә ка-раган булуы бәхәссез. Беренче карашта ук сез аның астагы дүрт катының, һичшиксез, борын заманда ук төзелгән булуын һәм башкаларыннан аерылып торуын күрерсез». Безнең карашка, шул чорда беркем дә урыс дин әһелен-нән татарларның дөрес тарихы турында мәкалә  язарга таләп иткәндер дип әйтә алмыйбыз.

Тагын бер мизгелгә игътибар итәсебез килә. «Татарстан АССР тарихы турындагы мәгълүматлар... 1565-1568 һәм 1646 еллар» (Ленинград: изд. Академии наук, 1932.) дигән хезмәтнең кушымтасында Казан шәһәренең XVI-XVII га-сырлардагы планы бирелгән. Аннан күренгәнчә, Казан Кремлендә хәзерге Сөембикә манарасы янында алты «та-тар сарае» булган. Аның беренчесе хәзерге Президент сараена туры килә, бишенчесе – Сөембикә манарасы, ал-тынчысы чиркәү бинасы (Нурали мәчете).

Әгәр манара урыслар Казанны алгач төзелгән булса, урынлы сорау туа, аның бит сызымнары сакланмаса да, мастерларның яки төзүчеләрнең исемнәре сакланыр иде. Казан кирмәнен төзекләндерүчеләрнең исемнәре бил-геле бит. Чөнки Явыз Иван шәһәрнең диварларын таштан коруны Постник Яковлевка тапшыра, ә аның буйсынды-рылган Казанның һәйкәлләрен үз күзе белән күрү мөмкинлеге була. М.Худяков язганча: «...алай гына да түгел, Кол Шәриф мәчетен күрү, аның уенда урыс һәм дөньяның булачак төзелеш сәнгатенең җәүһәре – Василий Блажен-ныйның сурәте пәйда була». Дөрестән дә, күпләр әлеге чиркәүнең гадәти булмаган формасында татар мәчетләренең төз манараларын шәйли.

Наполеон Бонапарт 1812 елда бердә юкка аны «мәчет» дип атамаган. Чөнки ул Мисырны яулап алгач, анда күпләгән көнчыгыш мәчетләрен күргән.

Шулай ук, Постник янында Барма дигән төзүче дә булган, дигән мәгълүмат та сакланган.  ТВ-3 каналында (15.03.2013) алып баручы болай белдергән иде: «Барма һәм Постник трактирда храм төзү турында килешкән. Икенче кичтә трактир янында кыйнап, киләчәктә төзү эшләрен булдырмасын өчен, аларны сукырайталар». Билге-ле, моның чын булуын раслый алмыйбыз.

Манара элегрәк төзелүне аның архитектурасы да раслый. Әле болгар чорында ук, биналарның аскы өлешендә куб була. Моны әлегә кадәр Русиядә сакланган алар төзегән сарай һәм чиркәүләр дә раслый. 

Шулай ук мәскәүлеләр Казан кремлендә мондый манараны нинди максат белән төзегән дигән сорауга да җавап таба алмадык. Миңа заманында мәшһүр галим А.Х.Халиковның чыгышын тыңларга насыйп булды. Ул: «Әлеге ма-нара күзәтү өчен казанлылар тарафыннан төзелгән һәм аңардан Идел агымын 40 чакрымга кадәр күреп була». Мондый манара  Бакуда да бар һәм аны «кыз манарасы» дип атыйлар. Урыс телендә «ү» авазы юк, шуңа да аны «кыз» (девичья) манарасы диләр. Сөембикә манарасыннан аермалылыгы шунда, ул төньяктан 28, көнь­яктан 31метр биеклегендә 8 яруслы таштан корылган цилиндр формасында. 2000 елда манара ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.

Әгәр урыслар тарафыннан төзелгән булса, аның атамасы Сөембикә түгел, Маруся яки бүтән, ә аның янәшәсендә Казан ханнарының җәсәдләре җирләнмәгән булса, әбиләр шунда килеп зират кылмас иде. Бу гадәт элек заман-нардан ук сакланган бит.

Шулай булгач, нигә инде уйдырма гауга кузгатып, кешеләр күңеленә шом салырга? Заман болай да бик болганчык. Ә Татарстаныбыз бүтән регионнар өчен үрнәк булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев