Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Иршад Гафаров: Дөньяны кем үзгәртер?..

Күптән түгел авылдагы хуҗалыкларны терлек һәм кош тизәкләрен эшкәртү һәм зарарсызландыру турында тиешле оешмалар белән килешү төзүне таләп итә торган канун кабул ителгән.

Атаклы О.Бальзакның «Банкирский дом Нусингена» исемле әсәрендә мондый җөмлә бар: «Законы – это паутина: крупные мухи сквозь нее прорываются, а мелкие застревают».

Бу әйтемне «Татаринформ» хәбәрендә энергоуниверситетның 58 яшьлек профессоры Газизуллинның хезмәт урыныннан файдаланып, студентларның белемнәрен тикшермичә генә билгеләр куеп, шуның өчен алардан 94 мең сум ришвәт алуы турында хәбәрне укыгач искә төшердем. Бу законсыз түләү дип  билгеләнә. Аңа карата җинаять эше кузгатыла. Билгеле, суд утырышында ул гаебен танымый. Әмма дәүләт гаепләүчесе аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм 1,5 млн. сум дәүләт файдасына акча түләтүне сорый. Суд аны 2,5 ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 800 мең түләргә хөкем итә. Иреккә чыкканда Газизуллин пенсия яшендә булачак. Пенсиянең күләмен уртача 15 мең сум дип исәпләсәк, ул калган гомеренең соңгы көненә кадәр дәүләт алдында бурычлы булып калачак.

Профессорның хезмәт хакы 25-30 меңнәр чамасы. Бу акчага бик иркен яшәп булмый шул. Совет чорын күпме сүксәләр дә, ул вакытларда профессорның хезмәт хакы тормыш алып барырга гына түгел, өйдә хезмәтче тотарга да җитә иде. 

Уйлана торгач, яңа сорау туа: «Ришвәт бирүче кешегә карата җинаять эше кузгатылганмы, булса, аның нәтиҗәсе нинди?»  Без бу турыда хәбәрдар түгел.

Шуның өстенә айлык хезмәт хаклары берничәшәр йөз мең, хәтта миллион сум тәшкил иткән затларның да ришвәт алудан чирканмый. Интернетта Рәсәй таможнясының башлыгы А.Бель­яниновның йортында тентү вакытында  аяк киеменнән бушаган тартмаларда йөз меңләгән долларлар, дистә миллион сум акча табылуы  турында хәбәр күренде. Кем дә булса җавап бирә алырмы: «Хезмәт хакы гына алып, тартмаларда долларлар сакларга мөмкинме?» Моны күз алдыма да китерә алмыйм! А.Белья­миновның эштән азат ителүе турында гына хәбәр булды, ә җинаять эше кузгатылу турында әлегә ишетмәдек.

Бу урында ничек инде кино героеның сүзләрен искә алмыйсың: «Абдулла, я мзду не беру... За Державу обидно!» Әлеге сүзләр­не патша заманындагы таможенник авызыннан ишетәбез бит!

Яки, шулай ук интернетта Ерак Көнчыгышны үстерү программасының бик начар үтәлеше турында хәбәр бирелгән иде. Әмма моның өчен җавап бирүче Көнчыгышны үстерү министрлыгының башлыгы А.Галушка шуннан берничә ай үтүгә Ерак Көнчыгышны үстерүдәге аерым уңышлары өчен орден белән бүләкләнүенә махсус тикшеренүчеләрнең дә исе киткән. 

О.Бальзак сүзләренә яңадан кайтып, Дәүләт советының 17нче утырышында Санау Палатасы рәисе Алексей Демидовның чыгышына тукталасы килә. Ул болай ди: «2015 елда Санау Палатасы бюджетка 2 млрд. 56млн. сум акча кайтарырга ярдәм итте. Безнең материаллар буенча прокуратурага закончалыкны торгызу буенча 65 тәкъдим кертелгән. Шулар нәтиҗәсендә 214 вазифаи зат хакими һәм төзәтү (дисцип­линар) җаваплылыкка тартылганнар, 4-се эштән азат ителгән (укы – бүтән кәнәфигә күчереп утыртылган), 2-сенә карата җинаять эше кузгатылган». Хуҗа Насретдин әйтмешли: «Ишкәннәр икән ишәк чукмарын!» Ә берәрсе тимер рәшәткә артына утыртылганмы соң? – дигән сорауга җавап тапмадык. 

Бу урында Цицерон сүзләре дә искә төшә: «Величайшее поощрение преступления – безнаказанность». Шәп әйтелгән. Дөрестән дә: «Бер сүгәрләр дә шуның белән бетәр, ә шелтә-кисәтү ул чыршы чәере түгел, бераз ябышып торыр да төшеп китәр», – дигән фикер карак­ларның да, ришвәтчеләрнең дә күңелләрендә яши бирә. Шулай ук И.Крыловның: «А Васька слушает, да есть», – дигән сүзләрдән соң: «Чтоб там речей не тратить по-пустому,  Где нужно власть употребить», – сүзләрен дә игътибарсыз калдырып булмый. 

Әлеге авторның төлке тәкъдиме белән «мәхкәмәнең чуртанны суга батырып үтерү турындагы карар»ын  ничек искә алмыйсың? Хәзер дә бит, дәүләт акчасын әрәм-шәрәм итүчеләрне, ягъни каракларны, рәшәткә артына утырту урынына йә депутат итеп сайлыйлар, йә бүтән кәнәфигә күчереп утырталар. Бер дә булмаса бөлгенлеккә чыгартып, җинаять эше кузгатудан йолып калалар. Бу уңайдан интернетта очраган бер фикер бик көчле: «Для таких деятелей всегда место найдут. Создадут... какое нибудь министерство по исследованию гаек с левой резбой». Әлеге фикер запастагы өлкән лейтенантның илнең саклык министры дәрәҗәсенә күтәрелгәч, биш ел эчендә аның ярдәмчеләренең астыртын эшләре нәтиҗәсендә ил бюджетына 3 млрд. сумлык зыян китерүе уңаеннан әйтелгән. Дөрестән дә, әлеге шәхес 2013 елның 1 декабреннән (эштән азат ителгәч) машина төзү буенча Федераль өйрәнү үзәгендә 5 млн. сумлык оклад белән генераль  директор итеп, ә 2015 елның 14 декабреннән «Вертолеты России» холдингының директорлар советы әгъзасы итеп тә билгеләнгән.

Биредә Маркиз Астольф де Кюс­тинның «Николаевская Россия» исемле хезмәтенә дә мөрәҗәгать итәсебез килә. Ул 1839 елда берничә ай Россиядә яши һәм үзенең күргәннәре турында китап язып калдыра. Әлеге хезмәтне Рәсәйдә бастырмыйлар, анда патша күңеленә хуш килмәгән фикерләр күп була. Әйтик, ул болай язган: «Россия – это страна, в которой правительство говорит, что хочет, потому что оно одно имеет право говорить». 

Без бу сүзләргә А.Д.Медведевның хезмәт хакы түбән булуга зарланган укытучыларга бизнес белән шөгыльләнергә яки ничек булса да бүтәнчә акча эшләү юлларын эзләргә киңәшеннән соң игътибар иттек. Үзе турында ул: «Я выбрал аспирантуру и преподавание на низкой зарплате. И чтобы сводить концы с концами, читал много лекций и вел много семинаров». Билгеле, бу сүзләргә югары уку йортында эшләмәгән кеше ышанырга да мөмкин. Тик, беренчедән, аспирантлар лекция укыган югары уку йортларында студентлар нинди белем алды икән, дигән сорау туа, чөнки бу эш бары тик профессорларга, бер дә булмаса доцентларга гына рөхсәт ителә иде. Шәт шундый «аспирант-лекторлар» сүзен тыңлаганга, ул үзе дә хәзер шулай фикерлидер. Икенчедән, лекция һәм семинарларның күләме уку елы башланганчы ук билгеле була һәм ул ел барышында үзгәрми, шулай икән, кайда да булса өстәмә лекция уку мөмкинлеге буш сүз генә булып кала.

Сүзебезне дәвам итеп, чираттагы язучыга мөрәҗәгать итик. Заманында Ф.Мольер болай дип яза: «Многочисленность законов в государстве есть то же, что большое число лекарей: признак болезни и бессилия». Укучылар игътибар итәдерме – Дәүләт Думасында да, Федерация Советында да һәр чакырылышта дистәләгән канун кабул ителә. Кайсы вакытта: «Депутатлар алар белән танышып чыгарга өлгердеме икән?» – дип уйлап та куясың.

Мәсәлән, С.Миронов: «Алтынчы чакырылышта без Кырым буенча гына да 132  канун кабул иттек. Соңгы утырышта да 40 тан артык канун әзерләмәсен карадык», ди. Кирәкме икән соң вакыт уздырып, кәгазь әрәм итеп, шулкадәр кануннар кабул итәргә? Әгәр безнең җитәкчеләр китапны карандаш тотып укыса, бәлкем бу турыда уйланыр да иде. Чөнки Д.Локкның бик акыллы сүзләре бар бит: «Создавайте лишь нем­ного законов, но следите за тем, чтобы они соблюдались».

Кайсыбер чакларда башка сыймаслык очраклар да була. Мәсәлән, күптән түгел авылдагы хуҗалыкларны терлек һәм кош тизәкләрен эшкәртү һәм зарарсызландыру турында тиешле оешмалар белән килешү төзүне таләп итә торган канун кабул ителгән.  Бу эшләнмәгән очракта эшмәкәрләр җавапка тартылачак. Ә андый оешмалар әлегә респуб­ликада бөтенләй юк. Шуңа да Р.Н.Миңнеханов: «Исем китә, безнең илдә нинди генә ахмаклык­лар кабул ителми. Фермаларда тирес ул калдык-пыстык түгел, ә киләчәктә кырчылыкта файдаланыла торган әйбер. Ул ашлама бит!» Шуннан аның залда утыручы Дәүләт думасы депутаты А.Сидякинга мөрәҗәгать итеп: «Сез анда ник кешеләрне мыс­кыллыйсыз?» – дигән сүзләрен залдагылар алкышлар белән кабул итә. Р.Миңнеханов: «Беркайчан тирес күргәннәре юк, авылга барганнары юк, белмим, нәрсә уйлап чыгаралар. Тормышта берни дә күрмәгән кешеләр ахмак кануннар кабул итә. Гомумән, терлекчелек тирессез яши алмый. Хәтта сүз дә таба алмыйм», – дип чыгышын тәмамлый.

Безнең карашка, маркиз де Кюстин моңа кирәкле сүз тапкан: «Россией управляет класс чиновников, прямо со школьной скамьи занимающих административные должности». Дөрес, хәзерге заманда мәктәптән үк булмаса да, югары уку йортын тәмамлагач, бер көн дә завод-фабрикада яки бүтән җирдә эшләми җитәкче кәнә­фиенә менеп утыручылар аз түгел.

Билгеле, шул чаклы күп кануннарны үтәүне тәэмин итү дә җиңел түгелдер. Шуның өстенә аларның кайсыберләренең бер-берсенә капма-каршы килү очраклары да була. Җитмәсә, рәислек итүчеләрдән, җитәкчеләрдән аларны үтәүне катгый рәвештә таләп итү дә юк.

Кануннарның бозылуын да ассызыкламый булмый. Бу гади кануннарга гына түгел, илнең төп кануны булган Конституциягә дә кагыла. Аның 43 маддәсенең икенче өлешендә: «Граждане России имеют право на получение основного общего образования на родном языке, а также на выбор языка обучения в рамках возможностей, предоставляемых системой образования в соответствии со ст. 6 Закона «Об образовании», – дип язылган. 

2002 елның 30 августында III нче Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында В.Путин: «Полная дурь и бред, если кто-то где-то запрещает в многонациональной стране изучать родной язык или препятствует этому... Абсолютно недопустимо, если кто-то говорит о том, что нужно сокращать изучение родного языка...» 

Халыкта, шул исәптән  русларда да: «Уң кул сулының ни эшләгәнен белми», – дигән әйтем бар. Әгәр ул аны белсә яки бу турыда аңа әйтсәләр, 2007 елның 1 декаб­рендә гомуми белем бирү мәктәпләренең программасыннан милли компонентны алып ташлау турындагы фәрманга кул куймас иде.

Бу инде милли мәктәпләрнең һәм гимназияләрнең ябылуларына, ә туган телләр предмет буларак кына укытыла торганнарында аның юкка чыгуына ук китерергә мөмкин. Шуның өстенә, оптимизация (укы – «яптымизация». – И.Г.) сылтауы белән балалар аз булган мәктәпләрне бергә кушып, рус телендә укытуга күчерәләр.  

Хәзер мәктәпләрдә укытуны рус телендә алып бару концепциясе буенча фикер алышу бара. Аның нигезендә барлык фәннәрне дә бары тик рус телендә генә укыту күзаллана. Дөреслектә, ул милли мәктәпләрне юкка чыгаруга юнәлтелгән. Хәтта коммунистлар чорында да туган телдә белем алуга комачаулык тудырмадылар, ә үз чиратында укучылар ныклы белем алды. Моны туган мәктәбебезне ана телендә тәмамлап, төрле, шул исәптән төгәл фәннәр буенча да, докторлык һәм кандидатлык диссертациясе яклаган берничә дистә якташларым мисалында раслый алам.

Заманында К.Д.Ушинский: «Когда исчезает народный язык, – народа нет более», – дип язган иде. Ул хәзерге мәктәптә бер дәрес тә бирмәгән түрәләрдән акылсызрак булмагандыр. Ул шулай ук  башлангыч мәктәптә туган телдә укытуның кирәклеген искәртә, тик шул вакытта гына бала катлаулы сүз төркеме төзи ала дип ассызыклый. Бу уңайдан СССРның булачак тышкы эшләр буенча халык комиссары Г.В.Чичеринның бертуган сеңлесе С.В.Чичеринаның сүзләренә дә тукталасы килә.  Ул 110 еллар элек Чүпрәле якларындагы мәктәпләрдә имтиханнар уздыра. Аларның  нәтиҗәсе турында түбәндәгеләрне яза: «Оказалось, что в тех школах, где преподавание шло на родном языке детей, ученики сдали экзамен удовлетворительно. Ученицы же школы, где учительница была русской, и преподавание велось все время на русском языке, совсем не могли сдать экзамен». Бу сүзләргә шәрехләү кирәк түгел. Бер уңайдан татар язуын латин хәрефләренә күчерүне тыю, бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә бирдерүне дә искә төшерергә кирәк.

Безнең халыкта: «Урман авызындагы күренә, борын астындагы күренми!» – дигән мәкаль бар. Элек тә, хәзер дә гаммәви мәгълүмат чыганакларында зур кайгы хисе  белән Балтыйк буе илләрендә, Украинада рус телле мәктәпләрнең ябылуы турында сөйлиләр. Шул ук вакытта  Рәсәйнең үзендә ничәмә-ничә йөзләгән милли мәктәпләрнең ябылуы турында бер кәлимә сүз дә ишетелми. 

Бу урында 2016 елның 1 апрелендә интернетта урнаштырылган хәбәргә дә тукталасы килә. Япониядә Кю-Сиратаки тимер юл станциясен ябарга теләгәннәр. Ләкин бу тукталыштан бердәнбер пассажир – кыз баланың мәктәпкә укырга йөрүе билгеле булгач, бу эшне 3 елга кичектерәләр. Ул укуын тәмамлагач кына, станция эшләүдән туктый. Шулай булгач, табигый байлыклары юк дәрәҗәсендә, мәйданы кечкенә булган илнең нык үскән икътисадлы булуына гаҗәпләнергә урын калмыйдыр кебек.

Телгә генә түгел, хәтта намус ирегенә дә киртәләр шактый. Бу турыда Кюстин түбәндәгеләрне язып калдыра: «Религиозная нетерпимость является главным рычагом русской политики. Терпимость  к иноверной церкви в России не гарантируется ни общественным мнением, ни государственными законами». Фикеребезне берничә сан белән генә раслыйк. 2012 елның 28 июненә Пекин шәһәрендә – 70, Лондонда – 100, Нью-Йоркта 140 мәчет булса, ике миллион мөселман яшәгән Мәскәү шәһәрендә алар бары 4 кенә. 

Чех язучысы З.Плугаржның «Если покинешь меня» исемле китабын укыганга инде ярты гасыр артык вакыт үтте. Шуңа да карамастан аның: «О культуре, развитии народа можно судить по двум вещам: дорогам и сортирам», – дигән сүзләре һаман истә тора. Дөрес, әйтемнең икенче өлеше буенча шактый гына эшләр башкарылды. Казанлылар Бауман урамының ишек алларындагы, тактадан ясалган бәдрәфләрне хәтерлидер.  Кызганычка каршы, калабызга килгән кунаклар четерекле хәл калды, чөнки  Тукай мәйданындагы метрода хаҗәтеңне үтәү өчен 10 сум, шунда урнашкан кибетнең икенче катында инде 20 сум түләргә кирәк. Акчаң булмаса, Җәлил урамындагы бушлай бәдрәфкә йөгерергә туры килә...

Инде юллар мәсьәләсенә килсәк, эшләр катлаулы. Заманында Наполеон: «Россиядә юллар юк, юнәлешләр генә бар», – дип әйткән. Рәсәйгә кагылмыйча, республика турында гына сүз йөртик. «Татарстан Республикасы тәҗрибәсендә авыл юлларын төзекләндерү» исемле Бөтенрәсәй киңәшмәсендә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Л.Сафин чыгышыннан күренгәнчә, республиканың 3073 торак пунктының 748-ендә каты өслекле юллар юк. Алай гына да түгел, шәһәребезнең кайсыбер ишек алларыннан да җиңел машина белән үтү өчен «ас» булырга кирәк. Мәсәлән, 10-нчы хастаханәнең бер өлеше булган Бондаренко урамындагы 4 санлы йортка керә торган урын инде күп еллар буе чокыр-чакыр рәвешендә. Һәр сайлау алдыннан вәгъдәләр дә күп булды, тик вазгыять кенә үзгәрмәде. Алдагы сентябрь аенда безне Дәүләт думасына яңа сайлаулар көтә. Шул уңайдан Маркиз Астольф де Кюстинның тагын бер фикеренә мөрәҗәгать итик: «Покупать голоса, подкупать совесть, завлекать одних, чтобы обманывать других»,  – дигән сүзләр яза ул.

Ни кызганыч, бездә сайлаулар гадел дисәк тә, бу дөреслеккә туры килми. Инде яңалык булмаса да, искә төшерик: матбугат чараларында 1996 елда үткән сайлауларда президент булып Б.Н.Ельцинның сайлануы турында күп яздылар. Ә бит шул чорда 60 % рәсәйле аны ришвәтче, шул кадәрлесе үк илнең икътисадын җимерүче, дип санады. Ниһаять, әлеге сайлауларда Б.Ельцинның җиңмәвен Д.Медведев та танырга мәҗбүр булды.

Халык арасында: «Нигә акча туздырып сайлаулар үткәреп торырга, барысы да билгеле бит инде!» – дигән сүзләр дә йөри. Дөрестән дә, инде ничәнче тапкыр бер үк кешеләр депутат кәнәфиенә менеп утыра, әйтерсең, ул – әтисеннән мирас булып калган урын. 

Бу урында М.Шәймиев истәлекләренә тукталырга кирәк: «Кызганычка каршы (тарих бу хакта да белергә тиеш), рес­публика исеменә гаепләүләр күтәрелә башлагач, Рәсәй Югары Советына Татарстаннан сайланган бер генә депутат та ачыктан-ачык аны (Республиканы) яклап чыгыш ясамады. Әйе, якламадылар – гәрчә шул ук залда анда сөйләгәннәрнең барысын да күреп, ишетеп утырсалар да. Алай гына да түгел, федераль карашлы депутатлар республикага яла ягарга тырышты. Белүемчә, анда бит суверенитет  яклылар да бар иде, алар яклау сүзе белән чыгыш ясарга, көрәшергә тиеш иде. Уйлыйм, Рәсәйнең Югары Советына Татарстаннан сайланган  депутатларның эшчәнлеге махсус өйрәнелергә тиеш» («Звезда Поволжья», 2012, 22 марта).

Сүзебезне дәвам итеп, Дәүләт думасының  2007 ел, 15 ноябрьдә дәүләт белем бирү стандартында милли-төбәк һәм мәктәп компонентларын алып ташлау мәсьәләсен тикшергән вакытта, күп милләтле   республикабыз вәкилләре һәм милләтләре «татар» дип язылган бүтән төбәк депутатлары арасыннан бер И.Гыйльметдинов кына  каршы тавыш бирде. Әлеге мәсьәлә каралганда, Думаның пленар утырышын Татарстан вәкиле О.Морозов алып баруын да ассызыклыйк.

Яңадан Совет чорына әйләнеп кайтсак, ул вакытта депутатлар сайлаучылар алдында үзләренең вазыйфаларын үтәүләре турында даими рәвештә хисап тота иде. Хәзер бу турыда ишеткәнем дә юк. Дөрес, ул чактагылар халык депутатлары дип атала иде, хәзер Дәүләт Думасыныкы...

Бер үк вакытта алар арасында Ф.Сафиуллин, Т.Миңнуллин, Р.Вәлиев кебек Татарстан, татар халкының мәнфәгатен чын-чынлап яклаучы милләтпәрвәрләр дә бар иде әле.

Маркиз Астольф де Кюстинның тагын бер фикеренә тукталасы килә: «И не пройдет 50 лет, как либо цивилизованный мир вновь подпадет под иго варваров, либо в России вспыхнет революция, гораздо более страшная, чем та, последствия коей Западная Европа чувствует до сих пор. Каждое государство имеет свой удел, что участь России – завоевать Восток и затем распаться на части». Безнең карашка, Нострадамустан бер дә ким әйтмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев