Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Иршад Гафаров: Аю тиресен бүлешү…

Инде ничә еллар телевидение­дә «үлмәгән аюның тиресен бүлешү» бара. Бәхәснең нигезендә: «Кырым кемнеке, руслар һәм украинлылар туганнармы, Киев – славяннарның башлангычымы» һ.б. сораулар ята.

Шул уңайдан Козьма Прутковның: «Зрите в корень!» – дигән афоризмын искә аласы килә. Безнең очракта «тамыр» ул тарихи мәгълүматлар, табылдыклар...

Заманында мәшһүр рус тарихчысы В.О. Ключевский (1841-1911), шул чорда табылган кулъязмалар нигезендә, 28 томлык Россия империясенең тарихын язган. Анда түбәндәгеләрне укыйбыз: «VII гасырга кадәр Киев тирәсендә славяннар юк иде, ә аларның зур хәрби берлеген VI гасырда Карпат тирәсендә очратабыз. Бу хәрби берлекне без тарихыбызның башлангыч чорына куя алабыз: ул VI гасырда иң читтә, безнең тигезлекнең көньяк-көнбатыш почмагында, Карпат тауларының төньяк-көнчыгыш итәкләрендә һәм битендә башлана. Көнчыгыш славяннар VII гасырда әлеге итәкләрдән Рус тигезлегенә күченеп утыра башлый. Әлеге күченешне безнең тарихның икенче башлангычы турындагы факт дип таныр­га мөмкин».

Аның сүзләренә расламаны без «Россия: Полный энциклопедический иллюстрированный справочник» та (2002) да табабыз, Анда: «Славяннар хәзерге Россиядә 700 нче еллар тирәсендә күренә», – дип язылган.

Әлеге хәбәрләр русларның башлангыч ватаннары Алтай, Ерак Көнчыгыш һәм гомумән барысы да руслардан башланган, дип тарихны яңадан язарга тырышучыларга да җавап булып тора.

Биредә урынлы сорау туа: «Ул чакта Днепр елгасы бассейнына урнашкан Киев, Полтава тирәсендәге җирләрдә кемнәр яшәгән соң?» Ниһаять, бу турыда дөреслек ишетелде кебек. Безнең  карашка, бу сорауга политолог, тарих фәннәре докторы Александр Сытин җавабы туры килә. Быелның 5 апрелендә «Место встречи» тапшыруында ул: «Элек «Кыргый дала»да бернинди дә украиналы булмаган (димәк руслар да), ә анда ат өстендә татарлар йөргән», – дип ныклап әйтте. Димәк, татарларның борынгы бабалары болгарлар яшәгән. Әлеге фаразның шулай икәне күптән тарихта билгеле булса да, моны бер як та танырга теләмәде. Һаман да «үтерелмәгән аюның тиресен бүлешү» барды.

632 елда Кубрат хан җитәкчелегендә Бөек Болгарстан исемендәге дәүләт төзелә. Икенче төрле ул «Болгар кабиләләренең берлеге» исемендә дә билгеле. Бу дәүләт Түбән Кубань һәм Көнчыгыш Азов буйларын, ә кайбер чыганакларга караганда, көнчыгышта, Каспий диңгезеннән алып, көнбатышта, Көньяк Бугка кадәр, ягъни Украинаның Киевтән көнчыгышка таба булган барлык җирләрне үз эченә ала. Заманында Бөек Болгар дәүләте шактый көчле була. 640 елларда болгарлар Византия белән берләшмә дә төзи.

Якынча 642 елда хан Кубрат вафат була. Тарихи мәгълүматларга караганда, ул агулы уктан яралана. Шундый риваять сакланган. Кубратның биш улы була. Үләр алдыннан ул аларны үз янына чакыра һәм аларга себерке биреп, шуны сындырырга боера. Тик күпме генә тырышсалар да, булдыра алмыйлар. Шуннан себеркене туздырып, һәр чыбыкны аерым-аерым сындыралар. Кубрат: «Әгәр бергә булсагыз, сезне беркем дә җиңә алмас, аерылсагыз, җиңелерсез!» – ди.

1912 елда Полтава өлкәсенең Яңа Санжар районы Кече Перещепина авылы янында күп алтын һәм көмеш әйберләре булган кабер табыла. Алар арасында ат дирбиясе, сугышчы кораллары һ.б. кирәк-яраклар, савыт-саба бар. 800 дән артык (урлаганнан соң калган) җиһаз 25 кг алтын, 50 кг көмештән ясалган була. Хәзерге заманда ул Санкт-Петербург Эрмитажында «Кубрат хан хәзинәсе» исемендә саклана. Табылдыклар арасында «Кубрат патрикий» дигән монограммалы балдак та бар. 1994 елда алар Татарстанның милли музеенда да куелган иде.

Бер чыганактан күренгәнчә, хәзинә озак еллар буе өйрәнелми. Сәбәп, безнең карашка, бик гади: Пушкин сүзләренә мөрәҗәгать итсәк: «Здесь Русью не пахло!». Заманында шундый ук хәл орхон-енисей язмалары (руннары) белән дә булган иде. Шифрлар ачыкланып, аларның төрки телдә язылган булуы беленгәч, совет галимнәре алар белән кызыксынуны туктата. 

1980 елларда гына хәзинә белән немец тарихчысы, профессор Иоа­хим Вернер кызыксына башлый. Аңа Германия һәм Болгария тарихчылары һәм археолог­лары да кушыла. Тикшерүләр нигезендә Вернер монография бастырып чыгара. Аңарда ул, «Перещепина хәзинәсе Кубрат ханны күмү белән бәйле, җирләү өчен кирәк булган әйберләр җыелмасы» дигән, фәнни нигезләнгән нәтиҗә ясый. 2001 елда Украинаның Болгар ассоциясе тарафыннан әлеге урында истәлек билгесе дә куела.

Тик балалар әтиләренең сүзен тыңламый һәм алар Бөек Болгарны бишкә бүлә. Аларның һәркайсы үз отрядларын җитәкли, ә ялгыз килеш хазарларга каршы торырга көчләре җитми. Хазарларның кысрыклавы нәтиҗәсендә, Котрак җитәкчелегендәге төркем төньякка юнәлә һәм VII-VIII гасырларда урта Идел һәм Камада төпләнеп кала. Биредә соңрак Идел Болгарстаны барлыкка килә. Әлеге болгарлар хәзерге казан татарларының һәм чуашларның бабалары була.

Кубратның өченче улы Аспарух хан җитәкчелегендәге икенче төркем көнбатышка таба юнәлә һәм Дунай елгасының түбән агымында туктала. Ул җиде славян кабиләсен буйсындыра. Әмма тарихта бу очракта көчләү булмаган, дип раслана.

679 елда болгарлар Византия армиясен тар-мар итә. Вакыт узу белән болгарлар славяннар белән кушыла. Аспарух болгарлары белән төрле славян  һәм фракия кабиләләре калдыклары кушылуыннан, беренче славян дәүләтләреннән булган, Болгар патшалыгын төзегән болгар милләте барлыкка килә. Бер нәрсәне искәртәсе килә, төркиләр телләрен, гореф-гадәтләрен югалтса да, милләт исемен саклап кала алган. 

Мин София шәһәрендәге картиналар галериясында «Хан Аспарух славян кабиләләрен буйсындыра» исемле күләмле хезмәт каршында озак басып тордым. Картинада мех киемнәрдән, бүрекләрдән һәм төркиләрчә коралланган җайдак­лар сурәтләнгән. 

Патшалык төзелүнең вакыты 681 ел дип билгеләнә. Болгар киночылары әлеге вакыйганың 1300 еллыгына багышланган «Хан Аспарух» исемле ике сериядән торган фильм да төшерә. Фильмда дунай болгарларының Идел ярларыннан килгән кардәшләре белән очрашу мизгеле турында күренеш бар. Кунаклар үзләренең тормыш итү өчен бик җайлы урын табулары турында сөйли. Ау, балыкчылык белән  шөгыльләнергә, терлек асрау өчен зур мөмкинлекләр булуын искәртәләр. Моңа җавап итеп хуҗалар: «Без инде гаиләләр төзедек, уртак балаларыбыз үсә, без монда калабыз!» – дип җаваплый. Аспарухны Болгариядә хөрмәт белән искә алалар, аның исемендә шәһәр, урамнар бар. 100 атаклы болгар исемлегендә Аспарух өченче урынга куелган. 

Болгарларның шактый өлеше, Кубратның бүтән улы Батбай белән үзләренең төп туган җирләрендә калган. Тиздән алар Кырым ярымутравын, Днепр буендагы далаларны һәм урман-далаларны яулап ала.

Славяннар милләт буларак нәкъ шушы төбәктә оеша. Алар сарматлардан һуннарга, алардан соң аварларга һәм болгарларга ясак түләүче халык булып тарихка керә. Болгарлар күченеп киткәндә аларны үзләре белән алмаган, һәм алар шул җирләрендә калып, беркүпме вакыттан соң Киев Русена берләшә. Шулай булгач, без ышанычлы итеп, борынгы болгарлар күп милләтләрнең, шул исәптән, украин, рус, Кавказ төрки халыкларының, чуашларның барлыкка килүендә мөһим роль уйнаган, дип әйтә алабыз.

Болар барысы да V гасырда Киев шәһәренә энеләре Щек һәм Хорив, сеңеле Лебед белән кенәз Кий нигез салган дигән билгеләмәнең дөреслеген шик астына куя. Ягъни Рус оешуга 200 ел алдан, монда киләчәк варисларыбыз яшәячәк дип, Днепр ярларына славяннарның төзүчеләр җибәрүенә ышаныч белдерә алмыйбыз.

Бер уңайдан, Киев археологы Юрий Олейникның Киев шәһәрен Кубрат хан энесе Шамбат хан нигезләгән дигән расламасын да искәртәсебез килә. Моны ул Киевнең элек Самбатос (ягъни Шамбат) дигән атамасыннан чыгып искәртә (төрки sam – югары һәм bat – көчле). Киев атамасы борынгы төрки сүзе «Кыел» – аерыл дигәннән һәм шулай ук татарча «кияү» сүзләреннән алынган дигән фаразлар да яши. Шулай ук украина-америка тарихчысы Омель ян– Прицак та топонимны төркинеке дип саный. 

Хәзерге археологлар шәһәргә IX-X гасыр­ларда гына нигез салынгандыр дисә дә, 1982 елда Политбюро махсус ЮНЕСКО өчен 482 елны ала һәм Киевнең 1500 еллык юбилеен үткәрү турында карар кабул ителә. 

Безнең фикерләрне Украинада сакланган күп төрки топономикалар – географик атамалар да раслый. Украинаның көньяк өлешендәге төрки топономикасы буенча зур белгеч Валерий Бушаков украин телендә  «Лексический состав исторической топономии Крыма» дигән монографиясендә 1700 төрки, 200 чамасы грек, шулай ук 11 иран, 3 әрмән, 5 итальян һәм 7 кавказ лексемалары турында яза. Ул заманында озак вакытлар Аскания-Нова тыюлыгында эшләгән һәм Мариупольдә укыткан. Шулай ук В.Луценконың «Тюркский фактор в истории и этногенезе украинцев и их предков» исемле хезмәтенә дә мөрәҗәгать итәсебез килә. Анда алфавит тәртибендә төрки топонимика бирелә. Мәсәлән, «б» хәрефенә генә башланган 100 дән артык торак урынының атамасын табабыз.

Шуны да искәртик, 1944-1945 елларда, билгеле сәбәпләр аркасында Кырымда 26район үзәгенең 11 е, 327 авылның исеме үзгәртелә. 89 географик атамага да шул ук хәл яный. Тик адмирал Сергей Горшков, алар лоцияләргә (йөзү өчен кирәк булган диңгез һәм яр буйлары сурәте) кертелгән карталарда, шул исәптән чит илнекеләрдә дә, беркетелгән дип, түрәләрнең нәфесләрен чикли. Кайбер төрки-татар атамаларын язып үтик: Бакчасарай, Джанкой, Судак, Аю-даг, Сапун-гора, Балаклава, Перекоп һ.б.

Укучылар игътибарына, безнең өчен кызыксыну тудырган, украиналы  журналист-тарихчы Анатолий Железныйның «Мәйдан» исемле гаммәви-мәдәни газетасында басылган (Киев, №1-3, 1898) мәкаләсен тәкъдим итәсебез килә. Аны Мәскәү шәһәренең «Туган тел» исемле татар мәдәни оешмасы 2000 елда «Инсан» нәшриятында «Киев Русеның борынгы тарихы буенча очерклар» исемендә нәшер иткән. Анда, Киевнең борынгы тарихына кагылышлы күп чын мәгълүматлар, лингвистик материаллар нигезендә, Михаил Башту ибн Шамс Тебирның «Шан кызы дастаны» поэмасын файдаланып, Анатолий Железный: «... славян дәүләте Киев Русе ярымкыр­гый полян, древлян, северян һ.б. кабиләләрдән түгел, ә биредә яшәгән, башкаласы Башту-Киоба булган Бөек Болгар (Кара Булгар), төрки телле дәүләтнең славянлашуы.... борынгы рус халкының барлыкка килүендә алар да (славяннар) һәм бүтәннәр дә (төркиләр) тигез зур роль уйнаган. Шуны ук, грамматик яктан славянча, ә сүз төзелешендә яртыча төрки булган, борынгы рус теле турында әйтеп була (Железный А., 2000, 5).  

Димәк, Россиянең тулы хокуклы гражданнары булган татар, чуаш, балкар һәм бүтән кайбер төркиләрнең: «Бәхәсләшмәгез, шапырынмагыз, Кырым, Днепр тирәсендәге урман-далалар безнең ерак бабаларыбызның ватаны булган!» – дип, аяк терәп әйтергә хаклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев