Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Индус Таһиров: Яратыйк илне, яратыйк туган телне!

Татар – сикәлтәле юллар аша үтә-үтә, тарихта чарланган халык. Гел горурланып кына яшәү татарга файдага түгел. Аның тарих көзгесенә карап, үз-үзенә тәнкыйди күз белән карап яшәве зарурирак.

Шушы сүзләрне язганда Салават Фәтхетдиновның «мин сине яратам Татарстан» дип җырлавы яңгырап киткән кебек була. Гомумән, бу сүзләр җырда гына түгел, халык телендә ягымлы рәвештә һәрвакыт кабатлана тора.

Башка илләрдән килүчеләр дә Татарстаныбызны ярата. Менә шуларның берсе – Казанга медицина өлкәсендә белем алыр­га килгән 24 яшьлек һинд кызы Поулами Чаттерджи. «Татарстанны яратам! Биредә татарлар гына түгел, башка бик күп төрле милләтләр яши. Алар үз мәдәния­тен, милләтен данлап көн күрә. Бу миндә горурлык хисе уята», – дип әйткән ул. Бәлки, бу кыз татар һәм һинд моңнары арасындагы уртаклыкны тоемлап, татар моңын үз моңыдай яратып кабул иткәндер...

Татарларны аларның гомерлек күршеләре мари, удмурт, чуашлар якын күрә. Бабаларының Казан ханлыгы бәйсезлеген корал тотып үз бәйсезлекләредәй яклап сугышканнарын хәтерләрендә саклыйлар, шушы көннәрне исләренә төшереп, Татарстанны, татарларны хөрмәтләп яшиләр.

Поляклар да Гданьск шәһәрендә татар сугышчысына һәйкәлне юкка гына куймаган. Бу – аларның татарларның илләренең бәйсезлеген саклауга, яшәешенә зур өлеш кертүен тануның якты чагылышы. Чыганакларда Польша Президентының һәйкәлне ачканда татарларга дан җырлаган сүзләрен тыңлаганда, аның тантанада катнашкан әнисенең күзләреннән шатлык яшьләре тамган, дип язылган. Гомумән, Польшада татарларга ихтирам зур. 1939 елны Гитлер гаскәрләре Варшавага бәреп кергәндә татар сугышчылары аны соңгы саклау­чылар булып баскан һәм барысы да һәлак булган. Бу хакта поляк хатыннары әле дә елый-елый сөйли... 

Татарларга карата җылы мөнәсәбәт Белоруссиядә дә, Финляндиядә һәм Балтик буе илләрендә дә сиздереп тора. 

Татар – сикәлтәле юллар аша үтә-үтә, тарихта чарланган халык. Ләкин Чаадаевның «время слепых влюбленностей прошло» дигән сүзләрен онытырга ярамый. Гел горурланып кына яшәү татарга файдага түгел. Аның тарих көзгесенә карап, үз-үзенә тәнкыйди күз белән карап яшәве зарурирак. 

Тарих тәгәрмәче берәүләрне күтәрә, икенчеләрне төшерә. 1552 елда татарларның бөек­лектән түбән тәгәрәгән чоры башланды. Шул елда башланган коллык аның фаҗигасенә, хәтта Габделбарый Баттал язганча, җәһәннәмгә әверелде. Ул биек кыядан төпсез упкынга очуны хәтерләтә. Нилектән ничәмә-ничә каһанлыклар тоткан татар бүген бер дәүләткә зар-интизар булып яши? Ул нилектән коллык упкынына төшкән? 

Төп сәбәбе, Тукай сүзләре белән әйткәндә, татарларның бер-берсеннән көнләшеп, үзара ук атышып яшәве. Бу сүзләр бигрәк тә югары катламга, Камай морза, Шаһгали шикелле дошманга юл күрсәтүчеләргә, үзләренекенә каршы бәрелешләрдә дә катнашучыларга карата әйтелгән. Аларның иң хурлыклы гамәлләрнең берсе – ханбикә Сөембикәне дошман кулына тапшыру. Ни кызганыч, атасы Ногай морзасы да аңа ярдәмен күрсәтмәгән.

Сөембикә Казанны, аның халкын җаны-тәне белән яраткан. Рус чыганаклары аның бу сыйфатын сокланып тасвирлый. Ул югары һәм урта катлам кешеләренә дә, кара халыкка да бер тигез ихтирам белән караган, алар турында кайгыртучанлык күрсәтә килгән. Аның шушы сыйфатын казанлылар ханбикә Казаннан киткәннән соң да сагынып сөйли торган булган. 

Үткәне үткән инде, аны кайтарып булмый. Әмма бүгенге яшәештә бер-беребезгә ук атуны туктаттыкмы, бердәмлегебез җитәрлекме икән? Җитешсезлекләребез, хаталарыбыз һаман туа тора. Гаиләләрне, балаларыбызны милли рухта тәрбияләү, телебезне гамәлләштерү аксый, бик күп гаиләләрдә рус теле өстенлек итә. 

Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен саклау комиссиясе зур эшләр башкара, төрле чаралар үткәрә. Мөфтиятебез, дин әһелләре бу изге эшкә үз өлеш­ләрен кертә. Йөздән артык мәчетләребездә татар телен өйрәтү курслары эшләп килә. Ләкин гаилә яшәешенә үтеп керү, балаларны телебезне камил рәвештә өйрәтеп, дөнья мәйданына чыгару гамәле җиңел түгел. Үрнәк алырдай татар телле гаиләләр бар һәм алар саны арта тора.

Тел яңа дөньяга килгән сабыйның канына сеңгән була. Бишектәге баланың теле ана җыры белән ачыла. Ә әби кеше аны әкиятләр дөньясына алып керә, аның телен чарлый, милли хисләрен хәрәкәткә китерә. Бала яшәү мәйданына туган теле һәм туган моңнары белән чыга. «Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән», дип язган Тукай. Тик гаиләнең вазыйфасы баланың теле ачылу белән генә тәмамланмый. Киресенчә, ул катлаулана төшә, чөнки ачылган тел бертуктаусыз баетылырга тиеш. Тукай әйткән әкиятләр баланың телен генә түгел, аның рухи дөнъясын да баета, аңарда милли хисләр тәрбияли, аңа халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын сеңдерә. Яхшы белән яманны аерырга өйрәтә. Шундый аналар һәм әбиләр бүген дә күбрәк булсын иде. Халыкта: «Оясында ни күрсә, очканда шул булыр», – дип юкка гына әйтелмәгән. Гаиләдә ана махсус урын алып тора. Үземнән чыгып әйтәм. Анабыз Әминә Каюм кызы безнең өчен якты кояш булды. Телебезне дә ул ачты, туган халкыбызга карата мәхәббәт хисләрен дә ул уятты. Мәктәпкәчә үк укырга да ул өйрәтте, яшәү тәртипләрен дә аның аша белдек. Яхшылыкның яманлыктан өстен булырга тиешлеген дә безгә ул сеңдерде. Киләчәк буын аналар да шундый булсын иде.

Татарлар яши торган башка җирләрдә дә телебезне, гореф-гадәтләребезне гаммәлләштерүдә уңышларга ирешкән урыннар бар. Чуашстанның, Удмуртиянең, Пенза, Ульян, Төмән өлкәләренең милли оешмалары бу вазыйфаны зур тырышлык белән һәм уңышларга ирешеп башкара. Акрынлап булса да зур шәһәрләрдә дә татар теле белән кызыксыну арта. Мәскәүдә Рөстәм Ямалеев җитәкчегендәге Татар штабы, Татар һәм төрки халыклар конгрессы бу өлкәдә зур эшләр башкара. Башкаладагы «Умарта корты» исемле татар теле курсларына руслар да йөри.

Мәскәү дигәч, анда элегрәк булган бер вакыйга искә төште. Мәркәзнең иң зур залларының берсендә татарлар оештырган концерт бара иде. Шул вакыт залда утыручы бер рус кешесе чараны алып баручыларга язу җибәрә. Анда: «Телегез искиткеч матур, аның киләчәге зур, мин телегезне өйрәнергә сүз бирәм», – дигән сүзләр бар иде. Югыйсә, бу кешегә татар теленең кирәге дә шул чама гынадыр, әмма аны телебезнең моңлылыгы, ягымлы яңгырашы үзенә гашыйк иткән... 

Республикабыз татар гына түгел, башка милләт телләрен дә яшәтү һәм тормышка ашыруның үрнәге булып тора. Ул татар булмаган милләтләрнең киләчәкләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен мөмкинлекләр тудыра. Халыклар йортында шуңа юнәтелгән чаралар туктаусыз үткәрелә. Күп чараларда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә катнаша.

Татар конгрессы да читтә тормый. Ул да дуслык җепләрен ныгытуга үз өлешен кертә, халык­лар дуслыгы – яшәешебезнең нигезе икәнлегеннән чыгып эш итә. Ләкин безнең өчен иң беренче урында тирән тамырлы рус-татар мөнәсәбәтләре. Тарихыбызда үзара бәрелешүләр дә, сугышлар да – барысы да булган. Шул ук вакытта халыкларыбызның дуслык һәм татулык тамырлары беренче урынга чыгып, өстенлек итә торган.

Бүген милләтебезнең күтәрелешен ныклы рәвештә булдыру өчен ниләр кылырга кирәк? Һичшиксез, саныбызны һәм сыйфатыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап, аларны буыннан-буынга тапшыра бару беренче урында булырга тиеш. Казанның үзендә, республикабызда һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татарлык хисләрен сеңдерү эше балалар бакчасыннан ук башлана, мәктәпләрдә класстан тыш чаралар белән ныгытыла. Дөрес, бу әле хәзергә аерым мисаллар гына. Ләкин алар артыр.

Менә кайберләре. Яшел Үзән шәһәренең 3 нче рус гимназиясендә 2010 елдан бирле «Серле сандык» дигән оешма эшләп килә. Аның «Үз халкын данга күмгән татарлар» дигән музее бар. Шуның эшчәнлеге нәтиҗәсендә укучыларның яртысы туган тел итеп татар телен сайлаган. Араларында рус милләтеннән булган балалар да байтак.

2023 елда монда Мәгариф министрлыгы һәм Бөтен­дөнья татар конгрессының катнашында сигезенче тап­кыр «Үз халкын данга күмгән татарлар» дигән бик уңышлы республикакүләм конференция үткәрелгән.

Районнарда да бу эш киң дәрәҗәдә алып барыла. Шундыйларның берсе Арча районы. Район күркәм кешеләре белән, аларның изге гамәлләре белән дан тота. Үрнәк гаиләләрнең гореф-гадәтләребезне дәвам итеп яшәүләре «Милли хәзинә» бәйгесе кысасында киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә. Яшь буынны туган телебезгә, милли йолаларга, гореф-гадәтләргә өйрәтү – бәйгедә төп максатның берсе. «Авылым һөнәрчесе» исемле үтемле чара бу бәйгедә аерым урын алган. 

Авыл татар өчен аеруча әһәмиятле. Милли яшәеш, тел, гореф-гадәтләр авылларыбызда саклана. Шунлыктан бүгенге тормышыбызда авыл яшәеше, аның халәте заман үзгәреш­ләренә туры килердәй рәвештә җайга салына. 

Татар Конгрессы 2023 елның 13-15 мартында татар авыл эшмәкәрләре җые­лышын үткәрде. Анда 560 эшмәкәр катнашып, ул уңышлы рәвештә тәҗрибә уртак­лашу семинары рәвешендә үтте. Аның барышында эшмәкәрләр Чуашстанның милли традиция­ләребезне ныклап саклый, аларны ныгыта баручы Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларында булды. Тукай авылында мәктәп белән мәчет кулга-кул тотынып эшли. Анда балаларны беренче класска керү алдыннан мәдрәсә аркылы үткәреп, уку-­язуга, дин кагый­дәләренә өйрәтәләр. Ә инде укуның шактый бер өлеше мәдрәсәнең компьютерлар белән җиһазланган классларында үтә.

Моңа охшаш авылларыбызны саклап калу чаралары Татарстанның Балтач, Саба, Кукмара районнарында да үткәрелеп тора. Лениногорск районындагы Керкәле, Кирлегәч авылларында да, Саба, Кукмара, Балтач районнарының кайбер авылларында да мәчет белән мәктәп арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнашкан. Ә бу исә авыл яшәсә, милләт яши, дигән сүз.

Яратыйк без Татарстаныбызны, татарлыгыбызны, телебезне яратыйк!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев