Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Илсур Мансуров: Телебезне саклыйк!

Соңгы елларда югары уку йортларының «Өченче миссиясе» дигән проектлар актуальләште.

Аңлашыла ки, университетларның беренче һәм икенче миссия­ләре – ул белем бирү һәм фәнне үстерү. Югары мәктәпнең өченче миссиясе дип университетларның җәмгыять белән бәйләнешен, илнең һәм иң беренче нәүбәттә төбәкнең үсешен тәэмин итүдәге социаль җаваплылыгы күзаллана. Моның иң мөһим юнәлешләре – милли-мәдәни, мәгариф һәм социаль проектларны тормышка ашыру.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 1940 елларда укытучылар әзерләүче институт буларак ачылган безнең уку йортында 1993 елда татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр әзерләнә башланды. 1997 елда әлеге уку йортында татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы ачылды.  Ул вакытта уку йорты Стәрлетамак дәүләт педагогия институты дип атала иде, бүген без – Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы.

Кафедра ачылган көненнән үк әлеге фукцияне үтәп килә.  Башкортстанның көньяк төбәге милли-мәдәни, фәнни-методик үзәге буларак татар һәм чуваш телләрен, әдәбиятларын, фольк­лорын саклау, пропагандалау һәм үстерү буенча шактый эшләр башкара. Безнең Төп эшебез студентлар укыту, әмма без моның белән генә чикләнеп калмыйбыз.

Югары уку йорты фәнни эш белән дә шөгыльләнә, өстәвенә педагогик юнәлештә белгечләр әзерләү сәбәпле методик эш тә башкара. Безнең уку йорты төбәкнең үзенчәлекле ФӘННИ-МЕТОДИК ҮЗӘГЕ булып тора.

Кафедра укытучылары 25 ел дәвамында 250 дән артык уку-методик кулланма, монография, дәреслекләр һәм меңнәрчә фәнни, методик мәкаләләр бастыр­ды. Алар арасында Башкортстан мәктәпләре өчен Татар теле буенча уку кулланмалары да бихисап. Студентлар укуда да, фәнни, иҗтимагый эшләрдә дә актив. Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, конкурс-бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, вуз, шәһәр, төбәк һәм республика милли-мәдәни чараларда катнашалар. Бүгенгә кадәр уку йорты йөзләрчә татар, чуваш теле һәм әдәбияты белгечләре әзерләп чыгарды. Аларның шактые мәгариф өлкәсендә эшли.

Кафедраның гыйльми, методик һәм оештыру потенциалына шәһәр, республика, хәтта федераль дәрәҗәдә дә ихтыяҗ бар. Без Башкортстан, Татарстан, Чуваш Республикаларының мәгариф министрлыклары, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты, аның филиаллары белән тыгыз бәйләнештәбез, Бөтендөнья татар конгрессы проект­ларында да актив катнашабыз. Россия фәннәр академия­сенең Мәгарифне үстерү стратегиясе институты белән туган тел һәм әдәбият дәреслекләренә экспертиза, цифрлы ресурсларга верификация дә ясыйбыз.

25 елдан артык эшләү барышында милли белгечләр әзерләү төрле чорлар кичерде, зур нәтиҗәләр белән эшләү дәверләре дә булды. Хәзер дә тырышып эшләвебезне дәвам итәбез. Тик соңгы чордагы мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр безгә дә йогынты ясамый калмады. Милли телләр укытуның гаять дәрәҗәдә азаюы эш базарының тараюына китерде. Милли бүлекләрдә укырга теләүчеләр дә элекке еллардагы кебек түгел. Әйтик, 15 ел элек 20-25 кешелек төркемнәрдә татар һәм чуваш белгечләре әзерләнсә, хәзер 16 кешелек татар-чуваш уртак төркеме генә. Әле бу төркемне җыю да кыенлык белән бара, моның өчен укытучылардан зур тырышлык сорала. Бу юнәлештә проблемалар шактый. Әйтик, татар теле һәм әдәбияты бүлекләрен саклау, аларга студентлар җыю югары уку йорты укытучыларының шәхси эше генә булып кала бирә! Чөнки мәгариф министрлыгына да, район, шәһәр бүлекләренә дә, мәктәп директорларына да, хәтта татар теле укытучыларына да бу кирәкми. Һәрберсенең үз проблемалары, берәүләренә башка «җитдирәк» предметлар укытучылары җитми; икенчеләренә туган тел укыту мәктәп өчен өстәмә проблемалар тудыра; өченчедән, үзләренә дә сәгатьләр җитми һ.б. Иң аптыратканы: милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмаларның җирле җитәкчеләренең кайберләре турыдан-туры «бу сезнең эшегез!», дип читкә кача. Менә шундый парадокс! Татар теле укытучысы әзерләү проблемалары милли оешма эше түгел икән! 

Тагын бер мәсьәлә. Төбәкләрдән Казан югары уку йортларына бик күп яшьләребез китә. Беренче карашка, яхшы гамәл. Әмма халыкның акыллы сүзе бар: таяк ике башлы! Казанга килгән яшьләребез туган якларына әйләнеп кайт­мый. Ә төбәкләрдәге милли мәгарифне, мәдәниятне кем саклар, кем үстерер?

Төбәкләрдә милли белгечлек әзерләү зур кыенлыкларга дучар икәнен Тубыл, Төмән, Ульян, Оренбург, Ижевск, Бөре, Мәскәү шәһәрләрендә ачылып ябылган бүлекләр язмышы да ачык чагылдыра. Башкортстан уку йортлары бу юнәлештә әле тырышлык салып килә, тик алда әйткән абитуриентлар һәм эш урыннары мәсьәләләреннән тыш та проб­лемалар җитәрлек. Бакалавриат буенча уку планнары, «май указларын» тормышка ашыру белән бәйле югары уку йортларында сәгатьләр саны шактый киметелде, галим-укытучыларның йөкләмәләре арттырылды. Нәтиҗәдә, кафедраларда укытучылар саны күпкә азайды. Әйтик, бездә 10 ел элек татар теле һәм әдәбияты буенча гына 5 укытучы иде, хәзер 2 кеше! Ә бу, үз чиратында, эш сыйфатына зыян сала.

Гомумән алганда, Башкортстан югары уку йортларының барысында да татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләр әзерләү өчен шартлар тудырылган. Вуз, респуб­лика җитәкчелеге кафедралар эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәттә. Аларның материаль-техник базасын яхшыртуга, студентларга уку шартларын булдыруга, фәнни-педагогик кадрларны саклап калуга, бюджет урыннар бүлүгә мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Стәрлетамак шәһәренә килеп, безнең уку йорты һәм кафедра эшчәнлеге белән танышты. Әлеге сәфәр безнең өчен зур әһәмияткә ия иде. Кафедра эшчәнлегенә мондый игътибар уку йорты җитәкчелеге, коллектив алдында мәртәбә булды, безгә дәрт өстәде. 

Кафедрабызны һәрдаим китап­лар белән тәэмин итеп килгән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына, Бөтендөнья татар конгрессына, фәнни-методик ярдәм күрсәтүче Казан федераль университеты галимнәренә, студентларның «Нәүрүз» ансамбленә татар милли киемнәре бүләк иткән Татарстан хөкүмәтенә, һәрдаим ярдәм күрсәтүче Мәгариф һәм фән министрлыгына да рәхмәтләребез яусын. 

Соңгы елларда борчуга салган тагын бер тараф бар: мөнбәрләрдән, телевизордан да, матбугатта да «тырышып-тырышып» туган телне өйрәнүне гаиләгә бәйләп аңлаталар. Мөгаен, бик дөрестер. Туган тел нигезе гаиләдә салына. Тик җитди мәсьәләне кабат-кабат яңгырату сораулар да тудыра. Бик мөһим мәсьәләне артык гадиләштерү түгелме бу? Җаваплылыкны күчерү омтылышы түгелме? Моңа сагаеп карау мәгариф өлкәсендәге тормыш тәҗрибәсеннән килә. 

Ата-аналар бакчага йөргән баласы белән тәүлек эчендә ничә сәгать кенә туган телендә аралаша ала? Иң яхшысы 2-3 сәгать! Бакчада бала рус телендә 10 сәгать чамасы. Өстәвенә, атна буе эштә булган ата-ана гаилә мәшәкатьләре нәтиҗәсендә үз баласын янә дә «русча сөйләшүче телевизорга», интернетка тапшыра. Аптырамаслык түгел, хәзер авылларыбызда да туган телләрен югалта баручы балаларның арта башлады бит!

Соңгы елларда татар телен укыту буенча яңа дәреслекләр, кулланмалар, күргәзмә материаллар басылды, алар зәвыклы, заманча эшләнгән. Әмма ни хикмәт: балаларыбыз русча сөйләшә! Димәк, без һаман нәрсәнедер эшләп бетермибез. Мин гаиләдән җаваплылыкны алып ташларга җыенмыйм. Гаиләдә бала әйләнә-тирәне туган телендә аңлый башларга, балалар бакчасында һәм мәктәптә ул аны камилләштерергә тиеш. Һөнәри белемне дә туган телендә алса, тагын да яхшырак. Башкача булырга мөмкин түгел!

Мәсьәлә бик катлаулы. Инде 10 елдан артык училище, колледж, вузларда балалар бакчалары, башлангыч класслар өчен тәрбиячеләр, укытучылар әзерләүче милли бүлекләр юк дәрәҗәсендә. Федераль стандартларында, уку планнарында татар телендә белем һәм тәрбия бирү шактый катлауландырылган иде. Әмма ирешелгәннәрдә тукталу ярамый, проблеманы хәл итүнең төрле юлларын эзләргә кирәк. Законнар, норматив-хокукый нормалар рөхсәт иткән барлык юнәлешләрне дә балаларга туган телебезне өйрәтүдә файдаланырга кирәк. Бу муниципаль белем бирү оешмаларында да, мәчетләребез каршында да, интернет челтәрендә дә, онлайн мәктәпләрдә дә, хәтта шәхси яисә иганәчеләр ярдәмендә дә туган телдә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә оештырылырга тиеш.  Классигыбыз Гаяз Исхакый әйткәнчә, «Тартышуда гына табарсың үз хакыңны!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев