Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Илгизәр Зәкиев: Зыялылык тәрбиялик

Зыялылык кешедән матурлык­ка, чын сәнгатькә, мәдәнияткә тартылу, иҗатка хөрмәт таләп итә. Тик ни кызганыч, сәнгатькә тартылу, мәдәният белән кызыксыну дигәндә, татар халкының 90 проценты Элвин Грейның сәхнәгә нинди матур халат киеп чыгуын тикшерүне аңлый

“Татарда зыялы бармы?” дигән сорауны үз вакытында мөхтәрәм Мөхәммәт Мәһдиев күтәреп чыккан иде. Ә ахыр нәтиҗәдә “чын зыялылар юк” дип таныр­га мәҗбүр булды. Татар теле кысрыкланган соңгы елларда милләтебездә зыялылар җитмәү аеруча ачык беленә башлады. Зыялылар милләтнең сөт өсте, әйдәп баручысы, үрнәк катлам булырга тиеш, югыйсә.

Зыялылык кешедән матурлык­ка, чын сәнгатькә, мәдәнияткә тартылу, иҗатка хөрмәт таләп итә. Тик ни кызганыч, сәнгатькә тартылу, мәдәният белән кызыксыну дигәндә, татар халкының 90 проценты Элвин Грейның сәхнәгә нинди матур халат киеп чыгуын тикшерүне аңлый. Ә нота турында ишетеп кенә белгән ирле-хатынлы эстрада җырчыларының икенче-өченче бәби көтүе турында хәбәр ватсап, инстаграмнарны ун тапкыр урап чыга. Шул ук вакытта Татарстан җыр-бию ансамбле концертларын бер тапкыр да карамаган, Резеда Галимова, Регина Вәлиева, Владимир Васильев кебек җырчыларның, республикадагы төрле хор вә оркестрларның чыгышын һичкайчан ишетмәгән, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы ишекләре кайсы якка ачыла икәнен дә белмәгән никадәр татар үзен интеллигенция вәкиле дип саный. Сәнгате-мәдәнияте бер читтә торсын, дөнья вакыйгалары, илнең, республиканың рәсми яңалыклары белән дә кызыксынмый бит андыйлар. Үз өем, үз бакчам – борчымасыннар гына!..

Рухи деградация җитәкчелек тарафыннан хуплану аеруча кәефне төшерә. Биш тиенлек җырчыларның дәүләт акчасына уздырыла торган зур-зур кичәләрдә, сабантуйларда чыгыш ясавы дөрес түгел. Хөкүмәтебез бу очракта теге яки бу җырчыны, бүгенге популярлыгыннан түгел, сәнгати яктан лаеклы башкару дәрәҗәсенә карап чакырырга тиеш. Зыялы катламны тәрбияләргә телибез икән, дәүләт даирәләренә моны әнә шундый мәсьәләләрдән башлау хәерле. Гавам ярата дип, бәйрәм концертына бөтен шырдый-бырдый башкаручыны чакырып акча түгү – гакылсызлык.

Зыялылык тәрбиялисе урынга, һаман да шул гавамга ияреп бару башка өлкәләрдә дә бик нык сиздерә. Заманадан артта калмыйбыз, кассага эшлибез дип, театрлар бер-бер артлы мәгънәсез комедияләр куя башлады. Театр аклыкка, нурга илтәсе урынга, көлеп-типтереп кайта торган көфер почмагына әйләнә бара. Арткы рәтләрдәге түтиләрнең, кабымлыгын-фәләнен чыгарып, кәеф-сафа коруын күргәч, театрга нинди “зыялы” халык йөрүенә инанасың.

Дәүләтнең зыялыларны арттыру түгел, киресенчә, татарда зәвыксызлыкны үстерүгә юнәлтелгән адымнары әдәбият тармагына да килеп керде. Корректура, редактура дигән тикшерүләр узмаган, тел кагый­дәләрен бозып, татар теленең байлыгын тарайтып язылган китаплар “почет тактасы”на куелды. Алай гына да түгел, милләтебезне түбәнсеткән-кимсеткән, аны явыз, надан, эчкече һ.б. итеп күрсәткән басма авторлары күккә чөелә. Татар теллеләре халыкны әдәбиятка тартучы, русча сырлаучылары милләтебезне дөньяга танытучы итеп күрсәтелә. Бу вәзгыять үзе үк халыкны зәвыксызлыкка, сыйфатсыз, очсыз иҗатка этәрү булып чыга түгелме? “Фәлән ханымның яңа китабы фәлән айда чыга”, “Язучының яңа әсәре буенча кино төшерергә мөмкиннәр”, “Бу әсәремне үз күргәннәрем (әбием сөйләгәннәр, үз тормышым...) нигезендә яздым”, “Язучының яңа әсәре турында фикерләр”, “... китабы беренче айда ук фәлән данә сатылды” – мондый башисемнәрдәге язмалар бөтен матбугатта ирекле вә мәҗбүри рәвештә таратылганда, пиар агымына бирелгән халыкның яңа китапны сатып алуы гаҗәпкә калдырмый. Закир Һадинең “Җиһанша хәзрәт” әсәрендәге кебек, “хәлфәләр күп дип шәкертләр килде, шәкертләр күп дип хәлфәләр килделәр” – бу китап турында күп язалар дип, халыкта кызыксыну уянды, аны сатып ала башлады, ә матбугат исә, әлеге китап сатыла дип, аны тагын да күбрәк мактарга керешә. Нәтиҗәдә исә, милләтебез зәвыксызлык, очсызлык, бер көнлек әсәрләр, бер көнлек җырлар сазлыгына чума бара.

Мәсьәләнең бөтенләй башка ягын да карыйк. Зыялылар кайда булырга тиеш? Алар каян килә соң? “Авыл яшәсә, татар яши, телебез яши” дигән сүзләрне шактый еш ишетергә туры килә. Ләкин татарлыкны, татар телен авыл белән бәйләргә тырышу йомшак җәеп катыга утырту кебегрәк килеп чыга. Моның сәбәбе дә бар: авылда үсеп, азмы-күпме белем алган, сала-район дәрәҗәсендә җаваплы урында эшкә урнашкан, азмы-күпме керемле үз эше белән шөгыльләнгән агайлар-түтиләр үзеннән-үзе районның зыялылар катламына керә башлый. Авылдагы мәктәп укытучысы да, базарда сату итеп кыйммәтле машина алган эшмәкәре дә зыялылар рәтендә йөри. Әмма иң начары: алар барысы да балаларын русча укытырга җан-фәрман тырыша. Менә мин юньләп русча белмәвем аркасында шушында интегеп яшим, балам кеше булсын, шәһәрдә яшәсен дигән уй белән яна. Мисал эзләп ерак барасы да түгел. Бу ел башында Актанышта район башлыгы белән очрашуда ата-аналарның мәктәптә татарча укытуга каршы чыгуы турында хәбәр бар республикага таралды. Димәк, әти-әниләр балаларының зыялы, укымышлы маңкорт булуын тели. Укымышлы маңкорт булганда, дәрәҗәле урын, акчалы эшкә ирешер дип ышана. Мондый коточкыч күренеш хаклыкта чын зыялылык җитмәү белән турыдан-туры бәйләнештә.

Шундый ук караш шәһәргә күчеп килгән авыл халкында да тамыр җәйгән. Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметү өчен тырышып йөрүчеләр, балаларын күрәләтә рус бакчасына илтеп бирүчеләр чеп-чи руслар дип уйласак, хаклыкка хилафлык килер. Араларында татар авылында үсеп, татарча укып, югары белем алган, үзләрен зыялы санаган затлар бихисап. Татар исемле, рус фамилияле ханымнар аеруча күп. Әйтерсең заманында руска чыгып, хәзер татарлыктан котылдым, кеше булдым дип уйлыйлар диярсең. Югыйсә совет заманында нәкъ менә авыл татарны интеллигенция белән тәэмин итүче чишмә булып торды. Баксаң, безне киң карашлы булырга, әдәп-әхлаклы булырга мәктәп бусагасыннан әзерләгәннәр икән ләбаса! Хәтерлим, «Политинформация» дигән бишминутлыклар уздыру каралган иде. Укучыларга, чиратлашып, көн саен дөнья яңалыкларына, илдәге вакыйгаларга күзәтү әзерләп килергә кушылды. Хәтта артта сөйрәлгән икеле капчыгы да шул рәвешле сәясәт, икътисад хәбәрләрен күзәтергә мәҗбүр иде. Әлбәттә, хәбәрдарлык игълан ителгән заманнар булса да, ул чорда яңалыклар бер рухтарак яңгырагандыр, мөгаен. Хәзер исә, киресенчә, ничек тә балаларны дөнья эшләреннән читләштерү омтылышы сизелә, чөнки хакимият фикер төрлелегеннән, үзгә караш формалашудан курка булып чыкты. Соңгы вакыттагы илкүләм вакыйгалар моны анык күрсәтте (Шулай да, яшьләрнең сәяси активлык күрсәтергә әзерлеге, асылда, куандыра).

Сүз дә юк, сәяси активлык, хөр фикерлелек, нигездә, шәһәрләрдә генә сизелде. Шунысы игътибарга лаек: митингларга чыгып үз фикерен әйтүчеләрнең күп өлеше – шәһәрдә туып-үскән яшьләр. Гомумән, татар теленә бәйле яңадан-яңа проектларны оештыручылар, телне саклау-­үстерү юлында төрле ысулларны кулланырга һәм үз балалары белән татарча сөйләшергә тырышучылар да, – нигездә, шәһәрдә үскән буын. Бу уңайдан Тәбрис Яруллин, Айрат Фәйзрахманов, Руслан Айсин кебек ир-егетләрне телгә алып узу урынлы.

Әгәр андый актив катламны татарның хәзерге зыялылары дип карыйбыз икән, үзеннән-үзе нәтиҗә сорала: хәзерге заманда милли элитаны шәһәрдә тәрбияләргә кирәк. Авылга өметләнеп кенә теләгебезгә ирешеп булмаячак. Авылга игътибарны киметмичә, шәһәрдә зыялылык, татарлык тәрбияләүне көчәйтергә кирәк.

Шунысы куанычлы: милләтебезнең сәнгати аңын күтәрү, мәдәни мирасыбызга хөрмәт уяту юнәлешендә эш соңгы вакытта азмы-күпме активлашты. Башкалабызда ретро җыр­ларыбызга төп урын бирүне, татар әдәбиятын популярлаштыруны күз уңында тоткан “Тәртип”, “Китап” радиолары ачылу да гаять кирәкле адым. “Акча эшләргә!” дигән лозунг аркасында аларның эфирларын, тора-бара, очсыз җырлар яулап алмасын иде, дип кенә телисе кала. Республика театрларының шәһәр бистәләренә, район үзәкләренә, авылларга гастрольләре дә – күркәм күренеш, тик ул гастрольләр ихахай-михахайлы, билдән түбән юморлы комедияләр уйнауга әйләнә күрмәсен иде. Татарстан дәүләт җыр-бию ансамб­ленең, Татарстан фольклор музыка дәүләт ансамбленең шундый чыгышлары турында хәбәрләр ишетү дә сөендерә.

Татарда элек-электән зыялы катламны, беренче чиратта, муллалар тәшкил иткән. Мәдрәсәләр актив эшләгән, халкыбыз дингә тартылган бу чорда әлеге “традиция”не кайтару да бик вакытлы, шуңа күрә Россия ислам университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә дин белеме генә укытылу белән беррәттән, милли тарихны, телне яхшы белгән, мәдәният-сәнгать өлкәсеннән хәбәрдар шәхесләр, киң карашлы, татар рухлы алдынгы затлар чыксын иде. Мәчетләрдә урта буын кытлыгы бар, ләкин бик күп район-авылларда Аллаһ йортында уздырыла килгән дәресләргә нәкъ менә балалар йөри. Зыялы муллалар алар өчен бик шәп үрнәк була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев