Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Ике чынаяк солы өчен ике ел

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рәфилә Рәсүлеваның «Әминә Нәҗметдинова: «Яшисем килә!» дигән язмасы чыкты.

Сарапул шәһәреннән Сәлим исемле ир-ат шалтыратып: «Минем әниемә 20 декабрьдә 90 яшь тула, юбилеен үткәрмәссез микән?» – дип сорады. Мин аннан: «Яңарыш» газетасын аламы?» – дип сорадым. «Әйе, ала», – дип җавап бирде.

Мин Сарапулга юл төшкәндә, Әминә апа белән очрашырга булдым. Ишекне бик зәвыклы киенгән, ирененә иннек буяган апа ачты. Мин эчемнән генә: «Чыннан да, 90 яшь бар микәнни?» – дип уйладым. Әминә апа миңа шул арада паспортын күрсәтеп: «Минем әбием 103 яшькә кадәр яшәгән, аңа охшаганмын», – диде.

Тумышы белән Башкортстанның Шаран районы Ташлы авылыннан ул. Фән Вәлиәхмәтов белән бер авылдан. «Фәннең әтисе гармунчы, бик матур бии иде», – дип искә алды Әминә апа.

«Без ишле гаилә идек, әтием Сәгъди белән әнием Кафиянең дүрт баласы безгә кадәр вафат булган. Миннән соңгылар да хәзер бу дөньяда юк инде. Әзия апама 95 яшь, ул Казахстанда яши. Дүрт класс кына укырга туры килде миңа.

Әтиебезнең сугыштан «һәлак булган» дигән хәбәре килде. Гомумән, әти ике сугышта да катнашкан. Әниебезне шул вакытта төрмәгә утырттылар. Нык, көчле кеше иде әниебез. Ул үзебезнең сыер белән сабан сөреп, ашлык чәчеп йөри иде. Шунда иптәше белән капчык төбендә калган ашлыкны алып кайтканнар. Моны күрше күреп, әләкләгән.

Җыелыштан соң җитәкче яшьләр кереп, капчыкны селкеп караганнар. Әнинекеннән – ике, иптәшенекеннән биш чынаяк солы чыккан. Әнине ике елга утырттылар. Хәзер менә тонналап урласалар да, бернинди җәза юк!»

Шул арада әтидән «исән» дип хат килде. Әнигә – «әти исән», дип, әтигә «әнине төрмәгә утырт­тылар», дип хат яздык. Шул чакта авылдан-авылга йөреп, хәер сораштым. Туганнар булган авылларга бармыйм, оялам. Кайсы-берсе бәрәңге бирә, кайсы капкасын бикли. Чөнки ул вакытта хәер сорашучылар бик күп иде. Биргән кешеләргә теләкләр телим, сабый гына бит инде мин, андый теләкләрне каян белгәнмендер, хәзер исем китә. Сыерыбызны әни кайтканчы сак­ладык без, аны да алып китәргә теләделәр. Буранда аңа кырдан салам эзләп йөрибез. Әле сыер савуга күрше балалары кереп җитә. Үзебезгә ул сөт аз гына кала иде.

Әнинең бакчада күмеп куйган бодае да булган. Ул төрмәдән әтинең туганнарына «бодайны казып алып, балаларга ашатыгыз», дип хат язган. Ә алар бодайны үзләренә алып китте. Әзия апам, утыртырга бәрәңге сорап баргач: «Без үзебезнең балаларны ач калдырыйкмыни?» – дип, кире борганнар. Нәрсә генә ашамадык инде! Әле дә шаккатам, ничек шул ачлыкны кичереп, һаман да яшим икән дип!

Әни бер елдан соң кайтты. «Салкыннарда эшләргә туры килмәде миңа, кызым, чөнки чабата үрә белә идем бит», – дип сөйли иде. Аннан соң әти дә кайтты, ул ике ел әсирлектә булган. Әти үзе күргәннәрен сөйләргә яратмый иде. Хәер, кайткач туганнарын: «Минем балаларны хәер сорашып йөрткәнсез», – дип тиргәде, алар да рәхәт күреп яшәмәде.

Миңа 18 яшь тулгач, авылга эшчеләр җыярга бер кеше килде. Без, шактый гына авыл кешеләре, Уфа шәһәренә төзелешкә эшкә киттек. Анда дүрт ел эшләдем, авыр иде эш. Әти авырый башлагач, кире авылга кайттым. Шул вакытта авылга Свердловск шәһәреннән бер егет кайткан иде. Ул шактый гына өлкән иде. Ул мине кияүгә алып китте. Авылда, әлбәттә, читтән кайткан егет кыз алып китсә, бу кыз өчен дан иде.

Свердловскида яши башладык. Анда да авыр эштә эшләргә туры килде. Бер улыбыз туды, ләкин ул вафат булды. Ирем белән озак яши алмадык, аерылыштык. Шул вакытта җизни килгән иде, мин аңа ияреп, кабат авылга кайтып киттем. Әти инде авыру булса да, минем авылда калуымны теләмәде, читтә кеше булсын, дигәндер.

Мин Уфага юл тоттым. Бу юлы елга портында, тимер юлда эшләдем. Йөк бушату, төяү – барысы да авыр эшләр. Бер елны Әзия апама – Казахстанга кунакка бардым. Апам гаиләсе белән шунда эшкә киткән, аларга бер татар егете килеп йөри иде. Үзе механизатор, ял көннәрендә апаларда кунакта була. Садри белән без шунда таныштык. Мин Уфага кайтып киттем, ул минем арттан кайтты, ләкин мин аның белән китмәдем.

Бераз вакыттан соң: «Насыйбы шушы икән, дип», – Казахстанга юл тоттым. Анда безнең өч балабыз туды. Мин мал-туар карадым, пешекче булып эшләдем. Иптәшем тумышы белән Әгерҗе районы Девятерня авылыннан, шуңа күрә без туган якларга Сарапулга кайтып төпләндек. Монда шактый еллар заводта хезмәт куйдым. Кызганыч, бүген улым Сәлим генә исән. Кызым белән улым якты дөнья белән хушлашты инде, оныкларым бар».

Әминә апа сөйли-сөйли дә: «И минем күргәннәр», – дип уфтанып куя. Үзенең хәтере бик үткен, әле күзлексез укый, намазын калдырмый. Фатирыннан чисталык бөркелә.

«Мин яшьтән үк матур киенергә ярата идем. Авылда «әвтәрит» булдым. Яулыкларны юып, бөгәрләнмәсен дип, дәфтәр арасына тыгып йөри идем. Казахстанда торганда, тәрәзә челтәр-пәрдәләренең чисталыгына сокланалар иде. Керне саф, хуш ис килеп торсын дип, бүгенге көнгә кадәр тышта киптерәм. Дөньяда яшисе килә бит әле, кара җир асларына керәсе килми. Бик авыр заманнарда яшәсәм дә, йөрәк картаймый икән ул, үземә 90 яшь тула дип хис итмим. Шушы рәхәт заманда, акылым, сәламәтлегем булганда, тагы бераз яшисем килә», – диде ул.

Фото «Яңарыш» газетасыннан алынды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев