Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Елның җиңеллегенә өметләнмик

Яңа ел календаре битләрен актарганда Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуны табып, тетрәнеп куйдым.

Мин гомерем буе сугыш сүзен ишетүгә калтыранып яшәдем. Чөнки сугыш афәте бала чактан ук гомеремне челпәрәмә китерде, кайгылар, авырлыклар гына өстәп торды. Сугыш башлануга әти, әнине биш баласы белән калдырып, фронтка китеп барды. Суслонгер лагеренда берничә ай булганнан соң, Мәскәүгә ыргылган фашистларны туктату өчен Калуга өлкәсенә җибәрелде. Дошман белән беренче очрашуда ук һәлак булды. Чордашларыбызга күрсәтеп мактану өчен орден-медальләр дә калдыра алмаган ул балаларына. Хәер, андый кайгы булмаган да ул чорда. 

1948 елда әни дә вафат булды. Ачлыктан. Ул елларда колхозчыларга ашлык бирелмәде. Бакчада утыртырга бәрәңге булмады. Җитмәсә, гаиләне аз-маз булса да сөт белән тәэмин итүче сыерыбыз да үлеп китте. Аны да ашатырга азык юк иде. Әни үлгәч, безнең гаилә таркалды, кем кайда мөмкин – шунда китеп барды.

Бүген сугыш турында сүз барганда, ул һәр гаиләгә кагылды, дип сөйләргә яраталар. Кагылды, билгеле. Әмма ул гаиләләрнең кайберләренә кагылып кына үтте, ә кайберләрен бөтенләй туздырып ташлады. Татарстаннан фронтка 700 мең чамасы кеше алына. Шуларның яртысы әтием кебек туган нигезенә әйләнеп кайта алмый. Нәкъ менә аларның балалары иза чигеп яшәде.

Әлбәттә, Бөек Җиңү өчен өлеш керткән һәркемнең хезмәте тиешенчә бәяләнергә, аларны киләчәк буыннар өчен изге әманәт итеп калдырырга кирәк. Әмма чынбарлыкта алай килеп чыкмый шул. Мәсәлән, сугыш чоры балаларына ярдәм күрсәтү, ташламалар бирү турында күп сөйләнде.  Бу хакта 10-15 еллар элек үк иң югары трибуналардан бик күп вәгъдәләр бирелде. Ләкин алар буш сүз булып кына калды. “Без булдырабыз” – дигән гыйбарә дә бары елмаю уята.

Узган ел Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелде. Димәк, сугыш чоры балаларының да яшьләре югары инде. Аларның саны елдан-ел кими бара. Ташламалар ясау өчен аларның тулысынча үлеп беткәнен көтәргә кирәкми, югыйсә.

Шәхсән үзем сугыш чоры балаларын ике төркемгә бүләм. Аларның бер өлешенең әтиләре күкрәкләренә орден-медальләр тагып, фашистларны җиңеп кайтты. Ә икенчеләре әтиләрен күрә алмады, гомерләре буе аларның кайтуына өметләнеп яшәде. Ятим балаларның күпчелеге укымады. Моның өчен акча табылмады. Тәпи йөри башлауга, колхоз эшенә керештеләр, ә шәһәрнекеләр завод-фабрикаларда станок артына басты.

Университетта укыганда да, синең әтиең сугышта үлгән, дип безгә беркем ташлама ясамады. Берәр имтиханны 3 кә бирсәң, стипендия түләнмәде, тулай торакка урнашу да җиңел булмады. Ашарга, киенергә дә кирәк бит әле. Өйдән ярдәм булмагач, безгә акча эшләү әмәлен табарга туры килде. Җәен баржа, кышын вагоннар бушаттык, кешеләргә утын кистек, ишегалларын чистарттык. Ә әтиләре булганнарга ярдәм килеп торды. 

Сугыш чоры балаларына ярдәм турында соңгы вакытта  бөтенләй оныттылар. Хәтта сөйләми дә башладылар. Берәр миһербанлысы пенсияләргә өстәмә турында әмер бирсә, бу кеше турында чын-чынлап кайгырту булыр иде.

Аңлыйм, бюджет кабул итү болай да авыр, акчаны кайдан табарга дип әйтүчеләр дә булыр. Уйласаң, акчаны табарга була кебек. Идарә аппаратын шактый кыскартырга мөмкин. Депутатлар санын киметкәндә дә зыян юк. Җитәкчеләр белән эшчеләрнең хезмәт хакы арасында аерма зур. Башка чыганаклар да аз түгел. Әйтик, Татарстаныбызның бер дәүләт оешмасы үзенең пенсионерларына елына дүрт тапкыр унар мең сум акча түли. Югыйсә, дәүләт хезмәткәрләренең пенсияләре гади халыкныкына караганда берничә тапкыр артыграк бит. 

Татарстан - яшәү өчен иң кулай урыннарның берсе санала. Бәлки, шулайдыр да. Сугыш чоры балаларына ярдәм күрсәтү өчен, бәлки, федерация җитәкчелегенең әмер бирүен көтеп тормаскадыр? Моның өчен республиканың үзендә дә мөмкинлекләр табылыр иде. Җиңү елыннан аермалы буларак,  сугыш башланган ел юбилеен зурлап билгеләп үтмәсләр. Ул тантана өчен сәбәп түгел. Шулай да, халык өчен файдалы чараларны күргәндә һич кенә дә зыян булмас иде. 

2021 ел - тагын бер зур “юбилей” елы. 1921 ел тарихыбызга ачлык елы буларак кереп калган. Идел буенда, шул исәптән Татарстанда да, халык ачлыктан кырылган. Халыкны нигездә авыл туендыра. Республикабызда миллионга якын кеше авыл җирләрендә яши. Авыл – ул тормыш рәвеше, үзенчәлекле дөнья һәм көнкүреш. Биредә халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары һәм туган телебез саклана. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгының икътисад өчен әһәмияте гаять зур.

Үткән 2020 елда республикада рекордлы уңыш – 5,4 миллион тонна бөртекле ашлык җыеп алынды. Бик куанычлы күренеш. Азык-төлек мул үстерелгәч, халкыбыз кибет бәяләренең кими төшүенә өметләнде. Хәтта сугыштан соңгы авыр елларда да киң куллану товарлары бәяләрен бераз киметеп алалар иде. Әмма быел бөтенләй киресе килеп чык­ты. Яңа ел алдыннан кибетләрдә шикәр, карабодай ярмасы, токмач, икмәк бәяләре сизелерлек артты. Шикәргә бәяләр артуын чөгендер мәйданнарының киметелүе белән аңлаттылар. Нигә киметергә?! Кирәк кадәр чәч! Республикада халыкны туйдыру өчен җир җитәрлек бит! Министрлык нигә тиешенчә планлаштыра белми? Ә икмәкнең кыйммәтләнүен ни белән аңлатырга? Арыш-бодай мәйданнары кимемәде. Икмәк пешерү заводлары да җитәрлек. Моны тармак җитәкчеләренең эшли белмәве, халык турында кайгыртмавы дип кенә аңлатырга мөмкин. 

Татарстан Конституциясендә рус һәм татар телләре республиканың тигез дәрәҗәдәге дәүләт телләре, дип игълан ителде. Әмма  татар теле рус теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмады. Татар теле дәресләре мәктәпләрдән  бөтенләй диярлек кысып чыгарылды. Күп кенә мәктәпләрдә татар теле ике генә сәгать укытыла, кайберләрендә бөтенләй укытылмый башлады. Укытуның сыйфаты да бик түбән. Балалар мәктәптән татар телен белмичә чыга.

2021 ел - Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, дип игълан ителде. Туган тел ул – иң әүвәл үз халкың белән күңелнең иң нечкә кыллары аша бәйләнеш, дип саный Президент Р.Миңнеханов. 

Мәктәпләрдә укытуның торышына анализ ясаганда татар телендә белем бирү буенча методиканың аксавын күрү авыр түгел. Дәреслекләр буенча да проблемалар бар. Ата-аналар белән эшне активлаштыру, аларда балаларының тел өйрәнүгә кызыксыну уяту зарур.

Бердәм дәүләт имтиханының бары рус телендә генә тапшырылуын телебезнең аяныч хәлдә калуына сәбәп итеп китерәләр. Сүз дә юк, татар телен укытуның сыйфаты түбәнгә тәгәрәүгә моның йогынтысы зур булды. Ата-аналар балаларын рус мәктәпләрендә укытырга омтыла башлады. Шулай да, телебезнең аяныч хәлдә калуына Мәскәүне генә гаепләү дөрес түгел. Шактый мәсьәләләрдә үзебез гаепле.  Татар теле дәүләт теле дип игълан ителгәч, мәктәпләрдә төрле милләт балаларына телнең бөтен  нечкәлекләрен:  аның орфографиясен, синтаксисын, морфология үзенчәлекләрен өйрәтергә керештеләр. Югыйсә, бала укый-­яза һәм аралаша алса, шул бик җиткән иде.  Болай мәҗбүриләп укытуга ризасызлык белдереп, кайбер балаларның ата-аналары федераль органнарга мөрәҗәгать итә башлады.  Нәтиҗәдә мәктәп­ләрдә татар телен укыту ирекле куелды, имтиханнар да бетерелде. Тиешенчә уйламый эш  итүнең нәтиҗәсе шул булды. 

Бердәм тотынганда иң авыр проблемаларны да җиңеп чыгу мөмкин. Агымдагы ел халык­лар бердәмлеге елы да бит әле. Шуны онытмыйк: безнең көч бердәмлектә.  


    

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: