Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Гөлфәния Җәләлова: Татарсыз калыр дөнья

Бөек Тукаебыз­ның “Дәшми торсаң бу дөньяда, кояшсыз калдырырлар”, дигән юлларына бүген аеруча актуаль булып яңгыраган “Дәшми торсаң бу дөньяда, татарсыз калдырырлар”, дигән яңа гыйбарә барлыкка килде.

Татар халкының 470 ел буена сузылган сикәлтәле һәм аяныч язмышында әле барыбер дә вакыты-вакыты белән саф һава сулаган, кояш йөзен күргән чорлары булган икән. ХХ йөзгә аяк баскан тәүге елларны гына искә алыгыз. Бөтен Россия буйлап бер-бер артлы Казан, Уфа, Оренбург, Троицк калаларында ачылган “Касыймия”, “Мөхәммәдия”, “Галия”, “Хөсәения”, “Мотыйгия”, шул ук атаклы Иж-Буби мәдрәсәләрен генә хәтергә төшерегез. Татар милләтенең иң зыялы шәхесләренә әвереләчәк һәм бүген дә әле маяклары булган Г.Тукай, С.Максуди, Г.Исхакый, Г.Коләхмәтов, Г.Кариев, М.Җәлил, Г.Камал, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Г.Ибраһимов, С.Сүнчәләй, Ш.Бабич һәм тагын йөзәрләгән талант ияләре Царское Село лицеенда түгел, ә нәкъ менә татар мәдрәсәләрендә укып чыккан бит. Татар гомер буе белемгә омтылган, моны хәтта большевикларның атасы Ленин да “татарларның 90 процент баласы укый-яза белә, ә руслар арасында бу күрсәткеч 17 проценттан артмый”, дип ассызыклап үтәргә мәҗбүр була. Юк, хәреф таный, имза сала, арифметиканы белү генә җитми татарга. Шуңа күрә татарның И.Гаспралы, Гобәйдулла һәм Габдулла Буби, Йосыф Акчура, Фатих Кәрими кебек уллары Төркиянең мәдрәсә һәм мәктәпләренә барып та гыйлем эсти. Аннары шул ук төрек мөгаллимнәрен, гарәп, фарсы, француз укытучыларын да чакырып, Иж-Буби, “Хөсәения”, “Мөхәммәдия” кебек, бар мөселман дөньясы өчен горурлык һәм үрнәк булырлык мәдрәсәләрне дә ачып куя. Ләкин юк, империя карагруһчыларына мондый алдынгылык та ошамый. “Пантюркизм”, “панисламизм” ярлыклары тагып, татар милләтенең шул уч төбендә йөртердәй мәдрәсәләрен ябып бетерәләр, читтән килгән төрек, гарәп укытучылары туган җиренә сөрелә. Синод һәм Эчке эшләр министрлыгы фәрманы буенча, бер төн эчендә Оренбургтагы Риза Фәхретдин, Әстерхандагы Сәгыйт Сүнчәләй, Уфадагы Сәетгәрәй Җантурин һәм тагын 30 га якын татар әдипләре һәм мәгърифәтчеләренең өйләренә тентү белән керәләр, Ризаэддин хәзрәтнең 40-50 папка хезмәте шулай юкка чыга. Татар зыялылары арасында да инде куллары утлы күмергә пешкән һәм акыллы сабак алып өлгергән әйдаманнар табыла. Йосыф Акчура белән Садри Максуди әле сыңар гына русның да төшенә кермәгән – Париждагы Сорбонна университетына барып белем тупларга тотына. Россиягә әйләнеп кайтуга ук, барча татар халкының трибуннарына әйләнү хакына, алар революцион хәрәкәткә кушыла. Ләкин татарларга да, барча мөселман халкына да хәтта бер гасыр элек тә Россиякүләм сайлауларда җиңә алырдай үз партияләрен төзү мөмкинлеге бирелми бит. Шуңа күрә Акчура белән Максудига Дәүләт Думасына үтәрлек хәйләгә дә керешмичә булмый, алар конституцион демократлар партиясе сафына кушыла. Моны белеп алуга ук, патша охранкасы Йосыф Акчураны кулга ала һәм өч ай буе юк гаебе өчен аны камерада тота. Әле ярый, Садри Максуди кадетлар партиясенең Үзәк комитетына сайланып өлгерә һәм икенче чакырылыш вакытында Дума депутатына әверелә. Думада тиз арада мөселман фракциясе оештырырга өлгерәләр, мондый ирек һәм демократия бүгенге Дума депутатларының төшенә дә керми. Дөрес, демократик Россия төзү уены бер гасыр элек тә чәчәк ата инде. Шундый бер төркем депутатларны җыеп, аларны Бөекбритания парламентындагы лордлар һәм иҗтимагый палаталар эшчәнлеген өйрәнү өчен дигән булып, “томанлы Альбион”га юлларга карар кылалар. Ни галәмәт һәм никадәр сөенеч: йөзәрләгән депутаттан хасил зур Думада белеме һәм тел белү буенча татар вәкиле Садри Максуди белән янәшә куярлык бер маяк та булмый! Менә шул сәбәпле хөкүмәт С.Максудины Англиягә депутатлар башлыгы итеп озатырга мәҗбүр була. Тагын бер мәртәбә генә уйланыгыз: патша Россиясенең парламентында татар улы Садри – Европа белеменә ия бердәнбер вәкил була!

Патша хөкүмәте иң алдынгы мәдрәсәләрне ябып бетерсә дә, Россиядә җәдидчә укытучы милли мәктәпләр өстенлек итә башлый. Шуның дәвамыдыр: хәтта Октябрь инкыйлабыннан соң да яңа хөкүмәт милли белем бирүне тыя алмый әле. Алай гына түгел, 1921 елда ук татар телен – дәүләт теле дип игълан итүгә ирешәләр. Аны тормышка ашыру Татарстан Эчке эшләр министрлыгына йөкләнә. Бөтен республика буенча татар телен өйрәнү һәм аны үстерү курслары эшли башлый. Революциядән соң тәүге елларда төрле дәрәҗәдәге җитәкче оешмаларда эшләүче татарлар саны 17-20 процент чамасы тәшкил итсә, 1925 елда җитәкче татарлар 40, кайбер өлкәләрдә хәтта 55-60 процентка җитә. Ләкин ил бугазын Сталин атлы явыз үзенең канлы кулларына эләктерә шул. Ашыгыч рәвештә илдә “солтангалиевчелек”кә, татар алфавитын яклап имза куйган 82 зыялыга каршы “милләтче” дигән кара мөһер сугыла. Советлар Союзындагы республикаларның күбесендә татар театрлары, татар мәктәпләре эшләп килсә, 1930 еллардан соң алар ябылып бетә, дистәләгән калаларда эшләүче татар педагогика училищелары юк ителә. Утызынчы еллар ахырында татар мәгърифәтчеләре, мөгаллимнәр, сәнгать осталары эшелонлап төрмәләргә һәм конц­лагерьларга озатыла. Милләтне Бөек Ватан сугышы да аямый. Мәскәүдәге яһүд һәм рус даһилары “иҗат белән” шөгыльләнү өчен Чистайга юлланса, татар әдипләре белән композиторлар шул ук көннәрдә кан кою өчен фронтка юл ала...

Илленче еллардан соң властька Хрущев белән Брежнев килгәч, татар мәгарифенә янә яңача сулыш алырга һәм милләтебезгә яшь үсентеләр шикелле күтәрелеш кичерергә туры килде әле. Мәктәпләрдә һәм институтларга кергәндә, аларның күбесендә балаларга имтиханнарны татар телендә тапшырырга мөмкинлек бирелде. Югары белемгә ирешкән татарлар саны күзгә күренеп артты. Әдәбият, сәнгать, фән өлкәсе үсеш кичерде. Ни галәмәт, хәтта Мәскәүнең үзендә дә “Татар мәдәнияте һәм сәнгате декадалары” үткәрергә дә ирек бирделәр бит!

Туксанынчы елларда башланган үзгәреш җиленнән соң татар тормышы бермә-бер яңарды. Совет чорында кала саен эшләп килгән бердәнбер татар мәктәп­ләре урынына дистәләгән милли гимназияләр, туганнарыбыз белән берлектә дистәләп татар-төрек лицейлары ачылды. Аларга, нәкъ бер гасыр элеккеге шикелле үк, төрек мөгаллимнәре укытырга килде. Алардагы укыту һәм тәрбия күрсәткечләре белән Россиядәге бертөрле мәктәпләр дә тиңләшә алмас булды. Татарларда яңа Садри Максуди, яңа Йосыф Акчуралар туудан шөрләделәр, ахры, нәкъ бер гасыр элеккеге кебек, “пантюркизм” атлы мөһер белән, төрек лицейларының барысы да ябып бетерелде, мөгаллимнәр Төркиягә сөрелде. Ул гына җитмәгән, 2007 елда милли мәктәпләрдә җирле әдәбият һәм республикалар тарихын укыту тыела, чыгарылыш имтиханнары фәкать рус телендә генә бирелергә тиеш, дигән хөкем карары чыгардылар. Калаларда 1990 еллар дәвамында ачылган татар мәктәп һәм гимназияләре ябылды. М.Щеглов җитәкләгән “Рус мәдәни җәмгыяте” шикелле татар йөрәгендә ачылган карагруһчыл оешмалар котыртуы белән 2018 елдан башлап Татарстан мәктәпләрендә татар теле укыту да тыелды, уку йортларының һәммәсен прокуратура итекләре таптап чыкты. Әлеге гамәлләрнең Россия һәм Татарстан Конституцияләрен тупас бозу, безнең милли мәгарифне тулысынча юкка чыгару икәнен һәркем аңлый иде. Бөек Тукаебыз­ның “Дәшми торсаң бу дөньяда, кояшсыз калдырырлар”, дигән юлларына бүген аеруча актуаль булып яңгыраган “Дәшми торсаң бу дөньяда, татарсыз калдырырлар”, дигән яңа гыйбарә барлыкка килде. Ул да түгел, республикада “татар теле белән абзар артына да барып булмый, безгә балаларыбызны белемле итү өчен рус теле кирәк”, дип җырлаучы сатлыкҗаннар армиясе туды. Безнең кешелек һәм гражданлык хокукларыбыз тулысынча җиргә салып тапталды.

Әмма без алар уйлаганча, сарык көтүе түгел. Әгәр без туя белмәс Мәскәү табынына ел саен 800 миллиард сум ясак озатабыз һәм хөкүмәткә сайлаулар вакытында безнең республиканың ике миллионнан артык тавышы кирәк икән, без үз хокукларыбызны якларга да бурычлы. Балаларыбыз татар телендә белем алса гына без мөстәкыйль милләт булып саклана алабыз. Безнең балаларыбыз без Мәскәүгә озаткан салымнар хисабына мәктәп һәм югары уку йортларында бушлай укырга хокуклы. Бу – хөкүмәт кишәрлеге түгел, бу – безнең Ватан!  
  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев