Габдулла Исмәгыйлев: Татар җыры
Татар моңы, татар җыры турында күп әйтелгән, күп язылган. Үзем дә читтә калмадым: шактый хикәяләремдә борынгы заманнардан килеп җиткән асыл ташлардан да затлырак мирасыбызга, аның бөек гүзәллегенә мәдхия җырладым.
Тынычлыгымны алган, шушы язманы дөньяга тудырырга сәбәп: телевизордан Лилия Кадыйрова алып барган «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын карагач булды. Студиягә Россиянең һәм Татарстанның атказанган җырчысы, Татарстан вә Башкортстан республикаларының халык артисты Салават Фәтхетдинов килгән иде.
Бу хәлләргә чаклы, ике меңенче ел башларында «Дулкын» радиосы атаклы җырчылар, яшь талантлар турында, атнага бер узучы конкурслар оештыра башлады. Җиңүчегә концерт-театрга ике билет бушлай бирелә. Хатыным белән иптәш кызы, бик кызыгып, хат яздылар. Әмма аларга җиңү эләкмәде. Асаф Вәлиев турындагысына үзем яздым. Болар, җиңеп, бушка күңел ачып кайтты. Икенче атнада җырчы Флёра Сөләйманова турында сызгаладым. Җиңү безгә булып, хатыным белән бергә, Камал театрында спектакль карадык. Өченче атнадагы конкурс Салаватның иҗатына багышланган иде. Мин Салават турындагы хатымны җибәрдем. «Дулкын» тапшыруларын тыңлаучылар, күпчелек тавыш белән, минем хатка бу юлы да җиңүне бирде. Монысында приз – ресторанга ике кешелек өстәл иде. Әмма ни өчендер безне анда чакырмадылар. Шул көннәрдән соң: «Габдерәхим, ресторанга барып, безнең бланманжеларны ашады», – дип кешегә сөйләп йөри башладым. Чөнки тапшыруны алып баручының исеме Габдерәхим иде.
Бу хәлләрдән соң күп сулар акты. Салават барлык җырчылар арасында атказанган, халык җырчысына әверелде. Дөресен әйтәм: мин бер кешенең дә иҗатына фанатларча гашыйк түгел. Дөрес, Бәширә Насыйрова, Фәгыйлә Чумарова, Айгөл Сагынбаева, Айгөл Хәйри, Гүзәл Җәләлова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Сиринә Зәйнетдинова, Филүс Каһиров, «Сорнай» ансамбле башкаруындагы җырларны яратам. Бу исемлеккә Ришат Төхватуллинны кертеп булыр иде. «Ат азгыны тайга иярә» дигән әйтемдәге шикелле, матур, моңлы тавышын бозып, ул тимерле елак авазлар чыгара башлады. Кызганыч, кеше Ходай биргән талантын җиргә күмә. Әгәр дә барлык җырлары «Эзләмә син» җыры кебек моң белән төрелсә, Раяз Фасыйов та – талант иясе. Салаватның да мин яраткан һәм яратмаган җырлары бар. Аннан соң, шәлперәйгән тән өлешен күрсәтеп, сәхнәгә чыккан пенсионер җырчыларны, йә булмаса, табадагы кызган борчак сыман сикеренеп, тамашачының ихтирамын казанырга теләүчеләрне кызганам.
Бичаралар! Аеруча соңгы елларда очсызлы, ярым-йорты, үзләрен композитор дип санаган кешеләрнең көйләрен җырлый башлагач, хәтта күренекле җырчыларыбызның «базары» төште. Шушы формада фикер алышканда, шактый кеше миңа ямьсез итеп карый, минем музыка өлкәсендәге сәләтемә шик белдерә. Минем дөрес булуымны телевизор экраныннан Салават үзе раслады. Ул туп-туры: «Репертуарыма яңа җырлар алып ялгыштым», – диде. Кыскача әйтсәк, җыр сәнгатенә бик күп очраклы, сәләтсез кешеләр килде. Атаклы җырчыбыз әйткәнчә, фонограмма җырлар тыелса, сәхнәдә җырчыларның чынлап та тавышлары булган аз өлеше калыр иде. Шушы, компьютер
чыгарган тавышларга авызларын ачып-ябып торучыларга мактаулы исемнәр бирелә. Бирелмәс иде, чөнки аларның артында «йонлы куллар»: республика министрлыклары һәм шундагы вак-төяк, депутатлар, район башлыклары һәм эшмәкәрләр бар. Шушы кешеләр аркасында, «фанера» җырларны тыю турында бүгенге көннәрдә сүз алып барылмый. Бу хәл ат чабышын хәтерләтә. Әнә, һәрбер хуҗа үз чаптарының беренче булып килүен көтә. Алар атларының нәфис йоны, төз муен, озын аяк, йонлы колаклары белән мактана. Мәдәниятне ат чабышы, кәмит, тотализатор уенына әйләндерү – халык каршында, аның үткән бөек тарихына карата зур имансызлык. Аның йөзенә төкерү! Ул кешеләр минем бу язмамны укымаячакларын беләм. Ләкин инде әллә ничәнче тапкыр үткәннәребезгә кайтып, татар моңы турында язам.
Иң беренче хатирә 1942-1968 елларда «Татарстан Китап палатасы» директоры булып эшләгән Әхмәтшакир Булатов әфәндене искә төшерә. Ул гомеренең соңгы елларында татар уен кораллары белән кызыксына. Булат ага татар музыка коралларының 400дән артык атамасын туплый. Йә әйтегез, үзләрен бөек халык итеп санаучы урыс, бәлкем, җыр-моң өлкәсендә, нинди генә чара, бәйрәм булмасын, кураен тотып, төлке бүреген кигән башкорт, өч метрлы карнаен тоткан үзбәк, әллә башка берәр халык татарларны уздыра алырлык уен коралы күрсәтә аламы? Минемчә, дөньяда татарны уздырырлык халыклар әле тумаган. Аның урысныкы саналган балалайкасына чаклы – борынгы Шамбат – Киев (Кияү кала) шәһәренә нигез салучы бабаларыбыз «Баллы» дип атаган корал күчермәсе. Бүген әнә шул безнең бабайлардан калган җирләрдә сугыш бара. «Гөслә», «Баллы» уен коралларының моңлы тавышлары түгел, бәлкем, сугыш кораллары үлем җырын җырлый.
Юл Идел буйлап аска, 1224 еллар тирәсендә барлыкка килгән Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Сарай шәһәренең тузанлы урамнарына алып керә. Мәйданнарында шагыйрьләр үзләренең әсәрләрен укый. Бер почмакта акын вә ашуглар, чәчән һәм «җыручы»лар «әйтеш» ярышында катнаша. Монда мөнәҗәтләр, бәет, дастан, атаклы ханнарга, батырларга, вакыйгаларга мәдхия... Кайсысының кулында курай, саз, кубыз, билбауларында дәф... Сәләтсезләр ярыштан төшеп кенә калмый, бик күпләре илләреннән куыла. Атаклы осталар аһәңле һәм моңлы тавышлары белән бар дөньяны илаһи авазларга күмә. Урам эчләренә, дивар-сарайлар өстенә таралган моң, тирә-яктагыларны тормышның матур, сөю-сөелүнең, бәхетнең барлыгына ышандыра. Ләкин тарих бик миһербансыз – инде 1459 нчы еллар тирәсенә Алтын Урда вак ханлыкларга таркала.
Бормалы юллар тарих эченә, бик тирәнгә алып төшә. Анда 1152-1227 нче, Чыңгызхан яшәгән еллар. Җиһангирның яраткан хатыннары Еслун, Ескут... ак татар кызлары. Яраткан кызының да исеме – Алаһайбикә. Гаиләләрендә татар телендә сөйләшкәннәр һәм татар җырлары яңгыраган. Шушы хәлләрне ачыклаучы документлар Бөек Британия корольлеге китапханәсендә саклана. Шырдый-бырдый җырчыларга тартым, белемсез галимнәрнең ул документларга буйлары җитми. Чыңгызхан төзегән империядә 700дән артык милләт яши. Шушы халыклар татар моңының үлемсезлегенә, мәңге яңгырап торуына үз өлешен кертә. Бу музыка мәдәнияте, борынгы гадәтләрне саклап, татар моңы: учактагы корымлы казанда пешкән итле аш исен, сахраларда җил исүен, кошлар сайравы, чәчәк орлыкларын дала җирләренә чәчеп чабышучы шардай дүңгәләкләрнең, кылганнарның дала җилләрендә иркәләнеп, җилфер-җилфер килгән тавышларын саклый. Яу килә!
Атларның тояк тавышлары, кешнәгән авазлары, һөҗүмгә баручы татарларның: «Алас, ал-ас-с!» – дип кычкырулыры ишетелә. Кылыч, чукмарлар бәрелешеп чыңлый. Уклар оча. Яралы сугышчыларның ачыргаланып өзгәләнүе, үлеп баручыларның ыңгырашып җан бирүе, дала моңына кушылып, аның аерылгысыз өлешенә әверелә. Кытайлылар, татар җирләренә килеп, шушы моңлы җыр-көйләрне махсус җыйнап, үзләренә алып китә. Бу музыка затлы император сарайларында, күп санлы музыкантлар катнашында бик тә тантаналы итеп, искиткеч осталык һәм зәвык белән башкарыла. Шушы тиңдәшсез моңлы көйгә, кайбер музыкага гашыйк татарлар, атланып йөргән атларына чаклы биергә өйрәтеп, халыкны шаккатыра.
Татар моңы – ул татарның нечкә хисләре бөреләнә, яфрак яра һәм үсә торган, Тәңре тарафыннан бүләк ителгән илаһи җан ризыгы. Белгәнебезчә, җырларның көйләре ноталар ярдәмендә тудырыла. Андый билгеләр җиде: до, ре, ми, фа, соль, ля, си. Ноталарның исемнәре Италиядә мең еллар чамасы элек яшәгән изге Иоаннга латин телендә мәдхия буларак багышланган гимнның беренче җиде юлындагы иҗекләрдән алынган, дип әйтелә. Ә икенче юрама буенча, нота билгеләрен италияле Гвидо д, Ареццо уйлап тапкан. Ул Ходайга һәм Ходай тудырган иҗат җимешләренә барып тоташа. Шулай итеп, Ходайның Үзе – до, матдә – ре, могҗиза – ми, Кояш системасы – фа, Киек Каз юлы – ля, күк йөзе – си билгеләре аша бирелә. Татардагы җырлар – пентатоника, ягъни биш нотадан: до-соль-ре-ля-ми авазларыннан тора. Дөрес, ярым тоннар да кулланыла. «Баламишкин» көе әнә шундыйлардан. Пентатоника халкыбызның фольклор музыка нигезен тәшкил итә. Бездән тыш, Кытай, Монгол, Вьетнам, Америка индеецлары һәм башка төрки халыклар арасында таралган. Берәр композиторның бу язмага күзе төшсә, аңа киңәш: «Әгәр, энем, көймәң комга терәлә икән, әнә шул мин санаган халыкларның көй-моңнарына мөрәҗәгать ит. Алардан урла, күчереп ал, дип әйтмим. Тыңла һәм, һичшиксез, көймәң яңадан да дулкыннар өстендә тирбәлеп, матурдан-матур җырларың туар. Ә бу, койрык астына тигәнәк ябышкан кәҗә тәкәседәй кычкырыла торган очсызлы көйләр язуыңны туктат!» Мин аңламыйм, нишләп җырчылар кычкыра? Берәр җирләре кычытамы, әллә...
Музыка – колагы булган, ишетү сәләтенә ия булучылар өчен ХАЛЫКАРА хисләр яңгырашы! Шуңа күрә, чит телдәге сүзләр аңлашылмаса да, музыкасы аңлашыла. Әйтик, мин инглиз, кытай телләрен белмим, ә җырларын бик яратып тыңлыйм. Монда поэзия музыка белән очраша. Менә шушы вакытта сүзләр, көй, ритм, гармония, темп, тембр һәм башкару характеры – талант бергә кушылып яңа, матур, җылы, моңлы, күңелгә ятышлы әсәр туа. Шушы югарылыкта көй яза белүчеләрнең җырдагы сүзләре генә түгел, һәр хәрефе, өтер, нокта...тибрәнә, бии, моңлана һәм җыр сине үз канатлары өстенә утыртып, әле моңарчы күрелмәгән, әллә нинди могҗизалар, серле әкият иленә алып китә. Әгәр җыр җырчының матур тавышы белән башкарылса, уңыш килә. Ә компьютер эшкәртеп биргән салкын, микрофоннан түбә калае чыгарган, өстәмәсенә каты яңгырашта, үз акылындагы кешенең миенә унлы кадак каккандагы сыман тавышлар миңгерәйтә. Ә бит җыр сиңа яшәү көче бирергә, уй-хисләреңә очкын салып, куаныч-шатлыкларның дөньяда барлыгын белдерергә тиеш. Моңлы җыр, сине сагыш диңгезенә алып кереп, тормыш дәрьясының чиксез тирәнлеген вә чәнечкеле гөлчәчәкләр үскән ярларын да күрсәтә алырлык дәрәҗәдә булырга тиешле.
Балалык, яшьлек елларым урман-басу, елга-болын, челтерәп аккан чишмә, җил-буран улаган, аяк астында кар шыгырдаган, шөпшә-умарта кортлары гөжләгән, мыжлап торган чебен-черки, шыбыр-шыбыр яуган яңгыр, күке моңы, казлар каңгылдавы, чут-чут сайраган сандугачлары, карга-козгыннары кычкырган, лапас түбәсендәге салам кыштырдавы, сыер-сарык тавышларын, атлар кешнәвен тыңлап, балыкларның Мишә суларында чулт-чулт чупылдауларын ишетеп, сабан туйларында авыл агайлары уйнаган тальян моңына сокланып, авыл буйлап бирнә җыйган егеләрнең җырларына, хәтта җылы кичләрдә авыл өстенә таралган бака туе моңы, көтүдән кайткан малларның кхы-кхы килеп йөткерүе кебек авазларга исем китеп узды. Әйтерсең лә, бу дөнья тавышлардан гына торадыр шикелле. Менә шул авазлар минем өчен музыка мәктәбе булды. Исең-акылың китәрлек ич: сабан туе гармунчысы, башын гармунына кыңгыр салып, эчендә утыручының пышылдавын тыңлап, аның назын йөрәге аша уздырып, кешеләр өстенә сибә. Минем музыкаль белемем юк. Әмма минем бик нечкә хисле, сизгер йөрәгем бар. Әнә, җәяүле буран өйгән кар көртләре чүлдәге барханны хәтерләтә. Шул ак бушлыкта фәрештә үләненең сабаклары тырпаеп тора. Үзләре нечкә, көрән төстә. Әллә куркып, әллә инде салкыннардан туңып дерелдиләр. Аларны чабышып барган кар көтүе дә ега алмый. Бәлкем, аларга чынлап та фәрештә кызлары төшеп утыра, ял итәләрдер? Җил, ак карга каләмен манчып, имзасын сала. Күргәнегез бармы: хәтта яңа яуган кар өсләре шул язулардан шадра. Сукыр – ишетсен, чукрак күрсен өчен, мин татар моңын менә шушылай итеп, укучым, чәйни-чәйни язам.
Италия композиторы, рухани, атаклы скрипкачы, музыка остасы Антонио Вивальди (1678-1741) язган, дүрт концерттан торучы «Ел фасыллары» опусын кайчан беренче тапкыр ишетүемне хәтерләмим. Мин аны аңламыйча, бары тик матур тавышларына кызыгып тыңладым. Дүрт концерт, һәрберсе өч өлештән тора. Беренче концерт: «Яз» – ля мажор; икенчесе: «Җәй» – соль минор; өченчесе: «Көз» – фа мажор; һәм соңгы кисәге: «Кыш» – фа минор. Романтик рухтагылар аның бу әсәрен Кояшның, көнчыгыш тарафтан чыгып, иң югары ноктасы – зенитка күтәрелеп, тәгәрәп бара торгач эңгер-меңгер аша, тора-бара бар дөньяны караңгылыкка күмеп, офык артына төшеп китүенә тиңли. Икенче берәүләр бу опуста инсан баласының: тууын, яшьлек елларын, җитлегү чорын һәм үлемен күрә. Ә мин исә көзге урман, сары яфрак исен, ак карларны, язгы агач ботакларында бала табарга җыенган ананың күкрәк очы сыман бүрткән алсу бөреләрне, чәчәкле, каен-җир җиләге исләре килгән аланнарны күрәм. Бу әсәрдә синең фантазияңә җавап бирә алырлык бөтен нәрсә бар. Әнә ич, яңгыр болыты килә, күк күкри – давыл якынлаша. Усак яфраклары үзара лепердәшә. Күрәмсең, кайсыдыр шәкерте бик аңлап бетермәгәч, имеш, Антанио аңа: «Сиңа скрипка йотарга кирәк», – дип әйтә. Музыка белгечләрендә бу әйтемнең башка варианты да бар. Маэстро безнең композитор, җырчыларны күрсә, нәрсә әйтер иде икән? Ә менә безнең талант – Салават әфәнде талантсызларга: «Энем, җырлау синең эш түгел», – дип дөресен яра. Шулай ич, боларга моң кертү өчен скрипка түгел, бөтен бер оркестрны йоттыру кирәк. Әгәр мине чакырсалар, институттагы укытучыларга азрак сабак бирер идем. Дөрес ич, банка эчендәге консерв бозык булса, аның монда гаебе юк. Гаеп – шушы сасы массаны банка эченә тутыручыларда!
Инде үсеп, борынына сөю хисе кергән егет үз сөйгәнен концертка чакыра. Яшьлек – оялчан, саф сөюнең чәчкәләре ачыла башланган вакыт. Бер-береңә туры карау, сүз әйтү, оялчанлык пәрдәсе артына яшерелә. Менә шушы вакытта сәхнәдән син әйтергә теләп тә әйтә алмаган хисләр ага. Сөйгәнеңнең кулына тиеп киткән бармаклардан электр тогы уза. Әнә шул вольт җитә, ике йөрәк берсе-берсен аңлый. Монда төчеләнеп тору, кирәкмәс сүзләргә урын юк. Менә шушылай сөю, яну хәзерге заманның «гражданский брак» белән яшәүче парларның төшләренә дә кермәгән олы бәхет. Араларында юк очкын, көчәнеш һәм сөю. Бар теләк һәм бүгенге көн. Сөю – ул кояш сыман кайнар, якты. Ул чиста! Кышкы салкыннарда да матур җыр тәэсирендә сандугачлар сайрый, чишмәләр чылтырап ага, кара урман шаулый, зәңгәр кыңгыраулар чыңлый...
Мин шушы, үзем ишетеп үскән тавыш-авазларны бар дөнья халыклары ишетсен өчен, илаһи бер әсәр язар идем. Әмма... «Сөзә торган сыерга Ходай мөгез бирмәгән!» Бик талантлы балалар туа. Тик аларны надан укытучылар бозмас дип, кем гарантия бирә? Ичмасам, шушы язмам бер генә булса да музыка күгендә яңа йолдызның кабынуына этәргеч булса иде. Теләгемнең Ходайның: «Амин!» – дигән чагына туры килүенә өметләнәм. Кешеләр онытмасын иде: татар җыры – ул тавышларның чыңлавы гына түгел, ул ерак тарих катламнары астында калган бабаларыбызның сулышы сыман. Ул тавышлар ыңгыраша, көлә, елый, елмая. Җырларда халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге...
Минем сыман, Италиядә бер малай – Паола Фациоли (1944) яши. Ул музыка кораллары сатыла торган кибеттәге байлыкны күреп: «Их! Төнгә шушы кибеттә калып, таң атканчы уйнасаң иде!» – дип хыяллана. Күрәсең, Ходайның: «Амин!» – дигән чагына туры килгәндер. Бүгенге көндә ул – легендар кеше. Фациоли нигез салган компания рояль һәм концерт фортепианалары җитештерә. Алар бик кыйбат. Остаз, сатуга чыгарганчы, аларда үзе уйнап карый. Менә шулай дөнья буйлап моң тарала. Бу илнең җирләре, казылма байлыклары һәм халкы да күп түгел. Әмма аларның горурлыгы – Италия стиле! Тормышның барлык өлкәләрендәге үз стильләре! Кешелек алга бара. Бары тик татар җыр-музыка сәнгатенең тормыш чүплегендә калуы өчен җан әрни. Ә бит безнең халыкның горурлыгы: аның үз стиле – үз моңы!
Моң – тойгылар диңгезендәге җилкәнле кораб! Җыр яңгырый, җилкәннәр моң белән тула. Кораб дулкыннарны ярып йөзә. Көндезләрен – якты кояш, ә төннәрен ай, йолдызлар юл күрсәтә. Миңа калса, татар моңы – Тәңребезнең җылы сулышы, Аның бөеклеге. Монда Ул Бөек Көч үз балаларына эндәшә. Менә шушы моңга һөҗүм ясала, аны юк итәргә телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев