Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Фәүзия Бәйрәмова: Татар конгрессының оешу тарихы

Бер илләр, бер система-режимнар җимерелеп, яңалары туган тарихи күчеш чоры. Һәм гасырлар дәверендә зур югалтулар кичереп, шушы чорга кадәр килеп җитә алган, иреккә сусаган татар халкының күтәрелү, уяну чоры да иде ул... 

Туксанынчы еллар үрен күз алдына китерик. Бу чор – йөз елга бер килә торган геополитик үзгәрешләрнең, зур тетрәнүләрнең башы иде. Бер илләр, бер система-режимнар җимерелеп, яңалары туган тарихи күчеш чоры. Һәм гасырлар дәверендә зур югалтулар кичереп, шушы чорга кадәр килеп җитә алган, иреккә сусаган татар халкының күтәрелү, уяну чоры да иде ул... 

Егерменче гасырда гына да татар халкы өч тапкыр бәйсезлеккә омтылып карады – 1905 елгы инкыйлабтан соң милли уяну, 1917 елгы февраль революциясеннән соң рухи-сәяси күтәрелеш һәм 1990 еллардагы дәүләти омтылыш. Гасырлар буе милли азатлыкка омтылган татар халкы, аның зыялылары, сәяси элита тарих биргән бер генә форсатны да кулыннан ычкындырмады, үз максатларын тормышка ашырырга тырышты. 

Туксанынчы елларда да шулай булды. Ул елларда вакыт безгә эшләде, без исә, бердәм булып, милләткә эшләдек. СССРда, беренчеләрдән булып, милли күтәрелеш Балтыйк буе илләрендә башланды, аннан бу хәрәкәт Кавказга таралды, Урта Азия республикаларына исә бу уяну соңрак килеп җитте. Без, татарлар, Балтыйк буе халык­лары белән бергә аякка бастык, милли көрәштә алар тәҗрибәсен өйрәндек, аны үзебездә файдаландык. Шулай ук Әзәрбайҗандагы рухи күтәрелеш, алар алып барган милли сәясәт тә безнең өчен үрнәк булды. Шушы нигездә, 1988 елда ук Татар иҗтимагый үзәге* оешты, 1989 елда аның беренче съезды, 1991 елда икенчесе булды. Төп максат – Татарстанның сәяси статусын, аны союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрү, шул рәвешле, татар милләтен саклап калу, аның рухи-икътисади һәм мәдәни үсешенә ирешү иде. Татар иҗтимагый үзәге* милли рухтагы зыялыларны берләштерде.

Башлангыч чорда Татарстан җитәкчелеге милли хәрәкәткә каршы килмәде, киресенчә, кайбер эшләрне килешеп тә башкардылар, чөнки республиканың дәүләти статусын күтәрү аларның үзләренә дә кирәк иде. Милли хәрәкәтнең эшчәнлеге мәйданнарда, җыеннарда гына түгел, республика парламентында да дәвам итте, чөнки 1990 елгы демократик сайлауларда күп кенә татар зыялылары, милли хәрәкәт җитәкчеләре депутатлыкка үтте. Халык депутатлары арасында Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Тәлгать Абдуллин, Фәндәс Сафиуллин, Җәмил Сафиуллин, Дамир Сираҗиев, Раиф Галиев, Азат Зыятдинов, Рүзәл Юсупов, Мөнир Әһлиуллин, Фрил Әхмәтов, Наил Мансуров, Мөдәррис Шәйхиев, язучылар Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис һ.б. бар иде. Тиз арада милли рухлы бу депутатлардан «Татарстан» төркеме төзелде һәм республика өчен, милләт өчен иң мөһим карарларны һәм кануннарны алар әзерләде, парламентта кабул иттерүгә иреште.

Татар иҗтимагый үзәгеннән* тыш, ул чорда тагын берничә милли оешма – «Суверенитет» комитеты, «Азатлык» татар яшьләре берлеге, «Иттифак» партиясе, бераз соңрак Милли Мәҗлес барлыкка килде, алар инде тагын да кискенрәк максатлар һәм зуррак бурычлар куйды. 1990 елда «Иттифак» татар милли бәйсезлек партиясе төзелде, 1991 елның 13-14 апрелендә аның беренче корылтае булды. «Иттифак» фиркасе үзенең төп максаты итеп Татарстанның дәүләт бәйсезлеге һәм татар халкының милли бәйсезлеге өчен көрәшне билгеләде. Аның программа документларында шулай ук Татарстанда демократия һәм гаделлек өчен көрәш, Татарстаннан читтә яшәүче татарларның хокук­ларын яклау, татар халкының хак тарихын торгызу, милләтнең асыл сыйфатларына кире кайту, ислам динен үстерү һәм тарату бурычлары да чагылыш тапкан иде. Татар иҗтимагый үзәгеннән* аермалы буларак, «Иттифак» партиясе Татарстанның дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшәчәген, бу максатка сайлауларда актив катнашып, парламент юлы белән ирешергә омтылуын игълан итте. Фирканең программасында хакимияттәге гаделсезлекне фаш итү бурычы да чагылыш тапкан иде. Бу исә «Иттифак» татар милли бәйсезлек партиясенең, Татар иҗтимагый үзәгеннән* аермалы буларак, сәяси таләпләр куюын һәм демократик юл белән хакимияткә килергә дәгъ­ва кылуын аңлата иде.

1992 елның 1-2 февралендә Казан шәһәрендә татар халкының мең кешелек җыены булды, анда Милли Мәҗлес, ягъни, милли парламент сайлап куелды. Бер караганда, инде югарыда санап киткән милли оешмалар тулы куәтенә эшләп килә, тагын бер яңа оешма – Милли Мәҗлес нигә кирәк булды соң? Моның да җитди сәбәпләре бар иде. Билгеле булганча, 1991 ел Татарстан өчен дә, Россия, хәтта СССРның үзе өчен дә бик катлаулы ел булды һәм соңгысының юкка чыгуы белән тәмамланды. Бу давыллы елга Татарстан Президентын сайлау, милләтпәрвәрләрнең Казан уртасында сәяси ачлык игълан итеп, республикада Россия Президентын сайлатмавы, ГКЧП вакыйгасы һәм Татарстан җитәкчеләренең аны яклавы, халыкның бәйсезлек даулавы һәм 15 октябрьдә Ирек мәйданындагы канлы бәрелешләр дә туры килә...

Әйе, Россия белән СССР арасындагы көрәш, аларның лидерлары каршылыгы Татарстанга да нык тәэсир итте, ул ике арада калды. 1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткәннән соң, республиканың статусын күтәрү буенча кайбер омтылышлар ясалса да, алар әлләни нәтиҗә бирмәде, Мәскәүдә аңлау һәм яклау тапмады. Бу хәлләр татар милли хәрәкәтендә зур ризасызлык тудыр­ды, Татарстанның дәүләт суверенитетына куркыныч янавын аңлап, алар республика җитәкчеләреннән бу юнәлештә катгый адымнар ясавын таләп итте. Милли хәрәкәтнең көчле басымы астында, 1991 елның 24 октябрендә Татарстан Югары Советы «Татарстан Респуб­ликасының дәүләт бәйсезлеге турында Акт» кабул итте.

«Об Акте государственной независимости Республики Татарстан»

Постановление Верховного Совета Татарской ССР

Основываясь на Декларации о государственном суверенитете Татарской ССР, принимая во внимание создавшуюся ситуацию, при которой Республика Татарстан лишена квоты в Верховном Совете СССР и Права участия в подписании Договора об экономическом сообществе независимых государств, Верховный Совет Татарской ССР постановляет:

1. Верховный Совет Республики Татарстан подтверждает свою приверженность принципам Декларации о государственном суверенитете Татарской ССР, не подлежащим какой-либо ревизии. Реализация этих принципов, реальное наполнение суверенитета является обязанностью всех органов государственной власти и управления.

2. Республика Татарстан, как суверенное государство, выражает волю и решимость иметь полноправное непосредственное представительство в Верховном Совете СССР, других государственных и межреспубликанских органах Союза ССР, их структурах, а также заявляет о своем праве участвовать в подготовке и заключении соглашений между рес­публиками, затрагивающих интересы Республики Татарстан.

3. Учитывая чрезвычайную важность Акта о государственной независимости Татарстана, сознавая ответственность, которая возлагается в связи с этим на высшие органы власти республики, на ее многонациональный народ, поручить Кабинету Министров в месячный срок представить на рассмотрение Верховного Совета ТССР анализ-прогноз изменения политико-правового, социально-экономического положения Республики Татарстан в результате принятия Акта о государственной независимости.

4. На основе рассмотрения представленных материалов Верховному Совету подготовить и провести всенародное голосование (референдум) граждан Республики Татарстан по вопросу о государственном статусе Республики Татарстан.

Председатель Верховного Совета ТССР  Ф. МУХАМЕТШИН.

Казань, 24 октября 1991 г.»

(Республика Татарстан: Новейшая история. События. Комментарии. Оценки. /авторы-составители Ф.Х.Мухаметшин и Л.В.Агеева. – Казань, 2000, стр.265.)


Дөрес, бу әле дәүләт бәйсезлеге турында Акт үзе түгел, ә аны әзерләү буенча карар гына иде, әмма ул тормышка ашырылмады. Югыйсә, Советлар Союзы җимерелеп барган, алдагысы билгесез булган бу катлаулы чорда күп кенә союздаш республикалар дәүләт бәйсезлеге турында актлар кабул итеп куйды, Татарстан бу мөһим эшне ярты юлда калдырды. Ул гына да түгел, Татарстанның Россия белән төрле өлкәләрдә килешүләр төзү буенча сөйләшүләр алып баруы ачыкланды. Моның нәтиҗәсендә суверенитетка куркыныч янавын аңлаган татар милли-азатлык хәрәкәте ашыгыч рәвештә корылтай җыярга һәм Милли Мәҗлес сайларга, дигән карарга килә. Аны оештыру эшләрендә «Иттифак» партиясе, «Суверенитет» комитеты, «Азатлык» татар яшьләре берлеге, «Мәрҗани» җәмгыяте, Татар иҗтимагый үзәгенең* Чаллы һәм кайбер бүлекләре катнаша. Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең* төп оешмасы Милли Мәҗлесне оештыру эшләрендә катнашмый, безгә билгеле булганча, алар хакимият белән берләшеп, үз Милли Мәҗлесләрен төзәргә уйлаганнар, соңыннан бу проект Бөтендөнья татар конгрессын оештыруда чагылыш таба. 

Әйе, ул чорда СССРның ил буларак юкка чыгуы, миллионлаган татарның читтә аерылып калуы, Татарстан җитәкчеләренең үз милләтенә карата битарафлыгы, зур авырлыклар белән яулап алган бәйсезлекнең юкка чыга баруы татар милләтчеләрен Халык Парламенты – Милли Мәҗлес төзүгә этәрде. Мондый катлаулы сәяси шартларда татар халкының язмышын үз кулына алырлык экстерриториаль милли идарә органы кирәк иде, һәм Милли Мәҗлес шул эшкә алынды. Корылтай, беренче эше итеп, үзенең вәкаләтләре турында Дек­ларация кабул итте, 6 пункттан торган бу документта корылтай татар халкының мәнфәгатьләрен чагылдыручы бердәнбер орган, дип игълан ителде, аңа татар халкы исеменнән үзбилгеләнергә вәкаләт бирелде, шулай ук корылтайга татар халкы исеменнән дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итәргә хокук бирелде, корылтай араларында эшләргә Милли Мәҗлес сайларга рөхсәт ителде.

Татар халкының беренче милли корылтае утызга якын мөһим документ кабул итте, шулар арасында «Милли Мәҗлес турында закон», «Халык җыеннары һәм Милли Мәҗлеснең җирле үзидарә органнары турында закон», «Татар халкының Милли Нәзарәте турында закон», «Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге турында закон», шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Ислам Конференциясенә, дөнья илләренә һәм халыкларына Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеген тануны сорап кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне әйтергә була.

Корылтай шулай ук Милли Мәҗлескә 100 депутат сайлап куйды, Мәҗлеснең беренче рәисе итеп Татарстан Югары Советы депутаты Тәлгать Абдуллин сайланды. Мәҗлес депутатлары арасында Татарстан Югары Советы депутатлары да шактый иде, шулардан Фәүзия Бәйрәмова, Җәмил Сафиуллин, Раиф Галиев, Тәлгать Шиһабиев, Мөдәррис Шәйхиев һ.б. Милли Мәҗлеснең беренче сессиясендә үк, Башкарма орган буларак, Милли Нәзарәт төзелде, аның рәисе итеп Илгиз Бариев билгеләнде. Мәҗлес каршында милли мәдәният, милли мәгариф, халыкара эшләр, хокук, милли икътисад, дин, экология буенча комиссияләр төзелде, шундый ук комитетлар Милли Нәзарәт каршында да эшли башлады.

Әмма Татарстан җитәкчеләре, хокук саклау органнары Милли Мәҗлес төзелүне тыныч кына кабул итмәде. Иртәгә корылтай буласы, дигән көнне, 31 гыйнварда Татарстан президенты М.Шәймиев иҗтимагый оешмаларга каршы указ чыгарды, аларны дәүләт эшләренә тыкшынсалар, җәза көтәсен кисәтте. Ә инде корылтай узып, Милли Мәҗлес төзелгәч, бу мәсьәлә хәтта 7 февраль көнне Татарстан Югары Советы сессиясендә дә каралды, «федералист» рус депутатлары Милли Мәҗлесне дәүләткә каршы оешма дип гаеп­ләп чыкты. Нәтиҗәдә, Югары Совет Милли Мәҗлеснең корылтайда кабул иткән карарларын законсыз, дип тапты һәм үз карарын кабул итте. Тарих өчен әһәмиятле булганга, бу карарны укучыларга да тәкъдим итәбез:

«Из постановления Верховного Совета РТ:

На состоявшемся в городе Казани 1-2 февраля 1992 года курултае представителей части татарского народа образован Милли меджлис (Национальное собрание) Татарстана и приняты ряд актов, не имеющих юридической силы.

Учитывая, что в соответствии с Законом РТ «Об основах народовластия Республики Татарстан» ни одна партия, ни одна общественная организация не могут присвоить себе право на осуществление государственной власти в РТ, Верховный Совет РТ постановляет:

1. Признать недопустимыми попытки решения кем бы то ни было неконституционным путем вопросов национально-государственного, экономического и социального развития многонационального народа РТ.

Ф.Мухаметшин, Председатель Верховного Совета Республики Татарстан.

7 февраля 1992 года.»

Күрәсез, Татарстан җитәкчеләре Милли Мәҗлеснең хакимияткә килүеннән уттан курыккан кебек курыккан, аңа каршы хәтта дәүләт дәрәҗәсендә карар кабул иткән. Әйе, Милли Мәҗлес дәүләтчелек һәм милли мәсьәләләрдә Татарстан җитәкчеләренә көчле басым ясады, чигенүләр булса, Югары Советны үзләре белән алыштырасыларын белдерде. Милли хәрәкәтнең шушы көчле басымы астында, Югары Совет Татарстанда бәйсезлек буенча референдум үткәрү турында 20 февральдә карар кабул итте, ул референдум 21 март көнне үтте һәм Татарстан файдасына булды. Шулай ук Милли Мәҗлеснең, Татарстан Югары Советындагы милләтче депутатларның көчле басымы астында, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанның яңа Конституциясе кабул ителде. Болар – татар милли хәрәкәтенең һәм Татарстан хакимиятенең уртак башкарган соңгы зур эшләре иде, моннан соң алар бер-берләренә каршы оппозициягә басты. Мондый шартларда Татарстан җитәкчелегенә, хакимияткә, ихтыяҗ чыкканда таяну өчен яңа милли оешма кирәк иде, Бөтендөнья татар конгрессы менә шундый вәзгыятьтә барлыкка килде. Милли Мәҗлес астан, халык арасыннан үсеп чыкса, татар конгрессы Татарстан Президенты фәрманы белән туды, югарыдан оештырылды. Инде күпләр таныганча, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Мәҗлескә алмашка, альтернатива буларак оешты.

Шушы аермалыкларга һәм каршылыкларга карамастан, Милли Мәҗлес һәм Бөтендөнья татар конгрессы чирек гасырга якын янәшә барды, чөнки милләт бер иде. Бу елларда Милли Мәҗлес эчке сәясәт өчен «Татар Кануны», «Гаилә кодексы», «Милли мәгариф концепциясе», «Милли мәхәллә һәм җирле үзидарә программасы» кабул итте, аны халыкка таратты, шулай ук тышкы сәясәттә Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларациясен тануны сорап, Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Халыкара хокук яклау оешмаларына, дөнья парламентларына мөрәҗәгать итте. Бөтендөнья татар конгрессы урыннарда үзенең структураларын, бүлекчәләрен барлыкка китерде, алар барысы да диярлек татар милли хәрәкәтенең элеккеге оешмалары иде. Һәм төбәкләрдәге күпчелек милли лидерлар Бөтендөнья татар конгрессы эшендә дә катнашып китте. Асылда татар конгрессы зур сәясәткә катнашмады, нигездә мәдәни юнәлештә эшләде, төрле тармаклар буенча комитетлар төзеп, аларны зур форум-җыеннар дәрәҗәсенә хәтле үстерә алды. Иң мөһиме, Бөтендөнья татар конгрессының милләт алдында иң зур эше – ул төрле өлкәдәге белгечләрне барлый һәм берләштерә алды.

Безнең Бөтендөнья татар конгрессын милләтнең хокук яклаучысы итеп күрәсе, Татарстанның дәүләт суверенитетын, татар телен, милли мәктәпләрне, хаксызга рәнҗетелгән милләттәшләребезне яклап, үз сүзен әйтүен ишетәсебез килде. Әмма татар конгрессы хакимият куйган чикләрдән үтә алмады, чөнки ул ирекле, мөстәкыйль оешма түгел иде.

Кызганычка, бүген элеккеге милли хәрәкәт юк инде – туктау­сыз хөкем ителеп, ул бастырылды, туздырылды, таркатылды, вакыт та үзенекен эшләде. Әмма алар күтәргән идеяләр, милләтнең бәйсезлеккә омтылуы – үлемсез, алар хыялланган гадел тормыш – җәмгыятьнең нигезе, һәм яңа буын үз вакыты җиткәч бу идеяләрне тормышка ашырачак әле, иншаллаһ! Һәм Татарстанның, милләтнең бу утыз еллык үзгәрешләр чорына нәкъ менә татар милли-азатлык хәрәкәте гамәлләренә карап бәя биреләчәк. Ә Бөтендөнья татар конгрессы – мондый болганчык чорда, милләт бөтенләй юкка чык­масын, төпкә китмәсен өчен бер таяныч-мәйдан булып тора. Аның язмышы Татарстан язмышы белән бик нык бәйләнгән, алга таба Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан булганда гына яши алачак. Шуңа күрә татар конгрессы берничек тә сәясәттән читтә кала алмый, ул Татарстанның дәүләт суверенитетын күкрәген куеп якларга тиеш булачак, чөнки башка оешмалар калмады. Һәм татар конгрессы татар тормышына, милләт яшәешенә тагын да якынаерга тиеш, югыйсә ул моңа кадәр иҗтимагый-икътисади мәсьәләләр белән шөгыльләнмәде, җәмгыятьтән шактый ерак торды. Татар конгрессы һәр татар өчен ачык булганда гына ул милләт тормышына үтеп керә алачак. Татар конгрессы йөзендә милләт үзенең яклаучысын таба икән, ул аның артыннан китәчәк, Татарстанның дәүләтчелеген саклап, тагын мәйданнарга чыгачак, көрәшкә күтәреләчәк. Татар язмышы үзенең милли азатлыгы өчен туктаусыз көрәштән гыйбарәт, ул тарих бүген дә языла... Бөтендөнья татар конгрессы өстендә менә шундый олы җаваплылык: милләтебез һәм дәүләтчелек өчен гасырларга сузылган көрәшне дәвам итү. Дөнья яңадан бүленеп ятканда, Бөтендөнья татар конгрессының төп стратегиясе шул. 

*Экстремистлык эшчәнлеге өчен оешманың эше суд тарафыннан туктатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев