Мәдәни җомга

Фәүзия Бәйрәмова: Без тарих каршында җаваплы

Милли инкыйразның сәбәпчесе итеп татарның үзен дә атадык. Әйе, ни кызганыч – милләтнең бетүенә татар үзе дә гаепле.

Соңгы елларда зур җыеннарга чакырмыйлар иде, бу юлы барыр­га булдым. Әлбәттә, сак астында үткән мондый җыенда фикер әйтү турында сүз дә була алмый иде, моңа омтылмадым да. Ә әйтер сүзем бар иде... Шуны, биредә булса да, халыкка җиткерәсем килә.

Бу юлы Милләт җыенында чыгышлар саф татарча һәм бик хисле булды – өстәгеләр дәртләнеп сөйләде, астагылар ду килеп кул чапты. Кәгазьдән карап укучылар булмады диярлек – телдә милләт, уйда милләт, җанда милләт! Әйе, сүздә барысы да яхшы, ә нәтиҗә начар. Бүгенге вәзгыять татар файдасына түгел, милләт коточкыч тизлек белән үзенең бетүенә таба бара! Сәбәбе нәрсәдә? Бу милли инкыйразны туктатыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Милләт җыены, иң беренче чиратта, әнә шул кискен сорауларга җавап эзләргә тиеш иде.

Милләтнең зур тизлек белән инкыйраз упкынына очуында ике төп сәбәпче бар – бу илнең татарга каршы хакимияте һәм татар үзе. Рәсәй хакимияте гасырлар буе татарга каршы булды, ул аңа тарихи дошманы итеп карады, физик яктан юк итеп бетерә алмаган татарны рухи яктан бетерүне үзенең төп максаты итеп куйды. Башта ул аның динен бетерергә тырышты, аннан теленә ябышты, тарихын бозып, түбәнәйтеп күрсәтте, рухын кимсетте. Бернигә карамый, татар һаман аякта калды, милләтнең бер өлешен урыс чоңгылына салып булса да, калганнары белән бүгенге көнгә хәтле килеп җитә алды. Әмма Рәсәй хакимияте дә татарга каршы берсеннән-берсе мәкерле тозакларын кора бирде, милләт аңа төшә торды, чәбәләнде, ярдәм көтте, ә ярдәм булмады. Шулай итеп, соңгы елларда гына да без ил буйлап соңгы татар мәктәпләрен югалттык, югары уку йортларында татар бүлекләре юкка чыкты, милли мәгарифнең тамырына балта чабылды. Тагын берничә буын – һәм татарча укый-яза белүчеләр булмаячак, ана телен белгән картлар үлеп бетәр, мәктәптә укытылмагач, яшьләр аны белмәячәк. Милли инкыйраз менә шушы булачак инде...

Милләт өстенә ябырылып килгән бу афәтне кем туктата ала? Әлбәттә, бары тик милләт үзе! Ул Татарстан хакимиятеннән татар халкының рухи ихтыяҗларын тәэмин итүен таләп итәргә тиеш. Чөнки Татарстан хакимияте – татарга каршы Мәскәү хакимияте белән милләт арасындагы арадашчы. Татарның хокукларын алар якларга тиеш. Әмма бу эш эшләнми, чөнки Татарстан хакимияте үзе дә шул Рәсәй хакимиятенең урындагы дәвамчылары гына. Мәскәү кулындагы балта сабы. Үз халкыңа каршы балта сабы. Бу кешеләрне Мәскәү куя, Мәскәү ала. Халык түгел. Шуңа күрә, алар милләткә түгел, Мәскәүгә хезмәт итә. Димәк, алардан ярдәм көтү урынсыз эш, үз-үзеңне алдау. Алардан аяк терәп таләп итү кирәк. Милләткә каршы эшләнгән гамәлләре фаш ителергә, тарих битләренә ничек бар – шулай кереп калырга тиеш. Югыйсә, милләт аталары булып йөрергә яраталар, ә шул милләт җан биреп ятканда, авызына су салучы юк...

Милли инкыйразның сәбәпчесе итеп татарның үзен дә атадык. Әйе, ни кызганыч – милләтнең бетүенә татар үзе дә гаепле. Ул яраклашып яшәргә җайлашты. Ана телен алалар икән – ул тиз генә урыс теленә күчә, диненә кагылалар икән – диннән китә, тарихына тияләр икән – аннан баш тарта. Татар урыс арасында – урыс, башкорт арасында – башкорт, үзбәк арасында үзбәк булып яшәп, һаман иярдә калырга тырыша, җайлы, рәхәт яшәү өчен үз милләтен корбан итә. Аның татарлыгы хәзергә милли моңда һәм милли ризыкта гына эленеп тора, аларның манкорт нәселенә болары да кирәк булмаячак. Әйе, бу инде – аянычлы нәтиҗә, беркем тарафыннан да яклау булмаганга, замана каршылыкларын җиңә алмаганга, милләтнең бер өлеше менә шулай үз ихтыяры белән манкортка әйләнде.

... Матур залларда милләт турында матур сүзләр сөйләнде. Әмма бу сүзләр шушы залларда гына калачак бит, ишекнең теге ягына чыкмаячак. Ишекнең теге ягында дөнья буенча җыелган бу милли лидерларның күпчелеген урыс-марҗа кияү-киленнәре, казах-башкорт кода-кодагыйлары, алман-инглиз оныклары көтеп тора... Анда – башка тормыш, анда татарлыкка урын юк. Үз гаиләсен һәм нәселен дә инкыйраздан коткара алмаган татарлардан ничек милләтне коткаруны өмет итмәк кирәк?!

Без халыкка бары тик дөреслекне сөйләп кенә әле нидер үзгәртә алабыз, ягъни, милләт үзенең юкка чыгу чигенә килеп җитүен белергә тиеш. Аны очсыз-кырыйсыз җыр-биюләр, “син мәңгелек!” дигән татлы ялганнар белән изрәтергә ярамый. Милләт үзенең хак хәлен белергә тиеш. Әгәр шушы берничә буында без милләт буларак юкка чыгабыз икән, моның өчен барыбыз да гаепле булачакбыз. Әлбәттә, беренче чиратта милләтне сакларга һәм якларга тиешле Татарстан хакимияте бу хәлләргә җаваплы булачак, тарих алдында җавап тотачак...

Татарстан хакимияте, татар халкы өч көнгә дә алдан күрә алмавы белән бәхетсез. 2017 елның августында гөрләтеп Бөтендөнья татар конгрессының корылтаен уздырдылар, аннан таралуга, татар теленә һөҗүм башланды, аны мәктәпләрдән куып чыгардылар. Милләт җыеныннан таралып өлгермәдек, Мәскәүдә төбәкләр өчен “башлык” дигән исем уйлап тапканнар, бу исә Татарстанда президент атамасы бетә, дигән сүз. Милләт җыены алдыннан гына Татарстанның төп иганәчесе ТАИФ юкка чыкты, аны СИБУР дип аталган аждаһа чәйнәмичә дә йотты, хәзер Татнефтьне дә шул хәл көтә. Инде милли респуб­ликаларның үзләренең дә язмыш­лары кыл өстендә, икътисади агломерация, дигән сылтау белән, аларны әвеш-тәвеш китереп, бутап бетермәкчеләр. Әмма Милләт җыены бу турыда сүз кузгатырга батырчылык итмәде.

Әле күптән түгел генә Мордовиянең Темников районын Түбән Новгородта урнашкан Саров ябык зонасына куштылар. Яшерен атом зонасына! Татар-мишәрләрнең борынгы үзәге булган Төмән-Темниковны һәм дистәләгән татар авылын, бернинди референдумсыз, керү-чыгу чикләнгән зонага яптылар. Путин указы белән. Димәк, Татарстан белән дә шундый ук хәл килеп чыгарга мөмкин? Әмма Милләт җыенында бу мәсьәләләрне күтәрүче булмады, монда төп тема булып халык саны алу торды. Хәер, аны да артык кычкырып әйтмәделәр, татарлыкны куертырга тырышу җанисәпкә әзерлек, дип аңлашылды. Милләт җыенында бу мәсьәләдә җәяләрне ачарга кирәк иде – татарның татар булып язылуына кем каршы? Әйе, һаман да шул татарга каршы хакимият һәм татар үзе каршы...

Әйе, Мәскәү хакимияте Рәсәйдә татарны киметү өчен барысын да эшли һәм бу халык санын алу чарасын ул тулысынча үз файдасына кулланачак. Әйтик, татарны төрле төркемнәргә бүлеп, Башкортстанда аерым мишәр үзәге төзергә юл биреп, Себер татарларын аерым халык итеп язылырга котыртып, Төмәндә “себертатар теле үзәге” оештырып, халык санын алуда катнашмаган татарларны урыс дип язып, ул татарларны киметеп күрсәтү өчен барысын да эшли. Башкортстан аның кармагына капты, башкортлар Мәскәүгә аркаланып, татар хисабына исән калырга тырыша. Барып чыкмас, дустар, сез татар халкы булганга гына башкорт, гәүдә бетсә, шәүлә дә бетә, шуны онытмагыз! Безгә килгән хәлләр сезгә дә килеп җиткән, әмма татарга карата нәфрәт сезнең күзләрне томалаган, сукырайткан... Тарих алдында ничек җавап бирерсез?!

Башкортстан татарлары да җирле хакимиятнең очсызлы вәгъдәләренә алданмасыннар иде. Әйе, кемгәдер эш кирәк, кемгәдер күтәрелергә, балаларын урнаштырырга кирәк, ә болар милләтеңне саткан очракта гына булырга мөмкин. Сез авыр сайлау алдында торасыз. Бер якта – хакимият белән каршылыксыз җайлы тормыш, икенче якта – милләт язмышы. Һәм сез япа-ялгыз. Сезнең һәрберегез – бүген милләт газие, татар көрәшчесе! Бернигә карамыйча, бернигә алданмыйча, ахыргача татар булып калыгыз! Милләт байрагы хәзер сезнең кулда. Бу җанисәптә фронт сызыгы сезнең аша үтә, Башкортстан татарлары! Сез татар булып кала алсагыз, без милләт булып кала алырбыз, ин ша Аллаһ!

Себер татарларына да сүзем бар, чөнки сезне дә “аерым халык”, дип котырталар. Әмма сезнең аерым халык булуыгыз аларга кирәкми, сезне зур татар милләтеннән аерып алу гына кирәк. Сезнең татар арбасыннан төшеп калуыгызны казахлар да, башкортлар да көтеп кенә тора. Татардан аерылу белән, сез башкорт яки казахның бер кабиләсе генә булып калачаксыз, милләт булып түгел! Бөек Татар тарихы сездән – Себер-Алтайлардан башлана, әмма ул сездә юкка чыгарга тиеш түгел. Гаярь татар Күчем Хан, дөньяның акыл иясе Габдрәшит Ибраһимның рухлары моны кичермәс. Казаннан килгән мәгърифәт нурыннан баш тартып, милләт бөтенлегеннән йөз чөереп, сез язмышның кара урманнарында япа-ялгыз калачаксыз бит! Ялгыша күрмәгез. Без аерым халык түгел, без бер халык!

Без бүген барыбыз да зур сынау алдында торабыз... Милләт каршында, тарих алдында, Аллаһ каршында... Безнең милләт булып, өммәт булып исән калуыбыз үзебездән тора. Үзебезнең ныклыгыбыздан, иманыбыздан, гайрәтебездән, белемебездән, намусыбыздан тора. Әгәр без татар булып, бер милләт булып, мөселман өммәте булып калырга телибез икән, безне бернинди хакимият тә, сәяси режимнар да җиңә алмаячак, татар тарихы моңа шаһит! Һәм без, бүгенге татарлар, ул бөек тарихка тугры булып калырга, лаек булырга тиеш...
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: