Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Җан авазы

Җәлил хәзрәт Фазлыев: Нәрсә җитә ана булуга!..

Безнең илдә ике зур проблемабыз бар: берсе – кысыр җирләр, икенчесе – кысыр хатыннар.

Газиз дин кардәшләрем, әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллааһи вә бәракәәтүһү!

Ни өчен хатын-кызларны гүзәл зат дип йөртәләр? Чибәр булганнары өченме? Әллә күлмәкләре, бизәнүләре матур булгангамы? Тагын бер сорау: дөньяда иң матур, күпләрне сөендерә торган әйбер нәрсә? Ул – дөньяга сабый бала туу. Яңа туган сабыйдан да күркәмрәк бер нәрсә юк. Бөтен кеше көтеп ала, сөенә, бер-берсен котлый, шатлыктан күзләр яшьләнә. Менә шушы матурлыкны дөньяга кем тудыра – әлбәттә, әни кеше. Бала үзе елап дөньяга килә, тирә-юньдәгеләр сөенә, гүзәллекне тудыручылар булган өчен хатын-кызларыбызны «гүзәл зат» дип йөртәбез. 

Балаларыбызны рәхмәт фәрештәләренең сүзен ишетерлек итеп үстерү – барыбызның да, беренче чиратта әниләрнең бурычы. Кешелек дөньясы чишәргә тиешле бердәнбер мәсьәлә – камил кеше тәрбияләү. Әгәр җәмгыять бу мәсьәләне хәл итә алса, җир шарында эчүчелек, наркомания, фахишәлек, җинаятьчелек кебек мәсьәләләр үзеннән-үзе хәл ителә. Әгәр кешелек дөньясы тәрбия мәсьәләсен чишә алмаса, ул туплаган матди байлык сөенеч урынына көенеч кенә китерәчәк.

Без (һәм без яшәгән җәмгыять) бүген әниләрне зурлыйбызмы, балаларыбызны әни булырга әзерлибезме? Соңгы елларда календарьга кергән Әниләр көнен генә алыйк. Аны чын итеп бәйрәм иткәнебез дә юк. Ә 8 Март бәйрәмендә бөтен кеше ыгы-зыгы килә, чабыша. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Бүләк бирешегез, араларыгыз якынаер», – ди. Кешелекнең гүзәл яртысы булган хатын-кызларны котлап бүләк бирүдән куркырга да, аннан гөнаһ эзләргә дә кирәк түгел. Әмма статусы – дәрәҗәсе ягыннан Әниләр көне бик күпкә өстенрәк, югарырак булырга тиеш. Хатын-кыз әни булсын өчен ким дигәндә бер бала табып үстерүе зарур. Әниләребезне зурларга, хөрмәтләргә вакыт җитте дип акылыбызга килгәндә инде алар арабыздан китеп барган була. 

Җәмгыятебездә бу мәсьәлә, чыннан да, дөрес куелмаган: хатын-кызны без, беренче чиратта, ана булганы өчен кадерләргә тиеш. Аның төп вазифасы – бала алып кайту, бала үстерү. Ә без бүген, кыз бала башта бердәм дәүләт имтиханын бирсен, дибез. Аннары югары уку йортына керсен, яхшы эшкә урнашсын, дибез. Анда инде ул утыз-кырыкка җиткән, вакыты үтеп киткән була. Инде кияүгә чыкса да, бер бала да алып кайтмый. Җәмгыять дөрес булсын дисәк, кызларыбызны булачак ана итеп тәрбияләргә кирәк. Моның өчен хөкүмәтебез әни хезмәтен зурларга, бәяләргә тиеш. Безнең илдә ана хезмәте, җирдә эшләүче хезмәте тиешенчә бәяләнми. Менә шуңа күрә ике зур проблемабыз бар: берсе – кысыр җирләр, икенчесе – кысыр хатыннар.

Авылда шәҗәрәләр буенча чара бара. «Без тимерче хатын-кызны чакырдык, шофёр хатын-кызны, тагын фәләнне чакырдык», – дип сөйли берсе. Соң бит шәҗәрәне дәвам итәр өчен тимерче дә, шофёр да кирәк түгел, анда әни кирәк! Иң күп оныклы дәү әни авылда кем – белмибез бит, иң күп балалы әни дип, аны бер бәйрәмгә дә чакырмыйбыз. Монысы – язучы хатын-кыз, монысы – композитор, дип чакырабыз. Ул эшне ирләр дә эшли ала, ә бит ирләр бала таба алмый. Ә кызларыбыз тормышка чыгып, бала тәрбияләп утырасы урынга, эшкә бару ягын карый. Күбесе ачка үлүдән куркып эшләми бит, үзен күрсәтәсе, күлмәген күрсәтәсе килә. Әлбәттә, хатыны акча таба икән, ир ялкаулана инде ул, җитмәсә, уллары да шуны күреп үсә. Менә хатын-кыз нинди начарлык эшли җәмгыятькә! Без хәзер инде ничә буын хатын-кыз җилкәсенә салынып ята торган җебегән ирләр тәрбиялибез.

Ватан сугышыннан ирләр аз кайтты, йөкне хатын-кыз тартты – аның башлангычы шуннандыр инде. Хәзер дә берни үзгәрмәде: өйдә – әни, балалар бакчасында – тәрбияче апа, мәктәптә укытучы апа тәрбиясе... Аллаһы Тәгалә гаиләнең матди ягын ир кешегә йөкләгән. Ир кеше хатынын ашатырга, киендерергә, яшәү урыны белән тәэмин итәргә, өйләнгәндә яхшы мәһәр бирергә тиеш. Көньяк халыклары бик тырыш, әнә, корт шикелле эшләп яталар. Ни өчен шулай? Чөнки ул белә: гаиләсен алып бара алмаса, ватанында аңа үзен хөрмәт иткән бер кеше дә кызын бирми. Безнең татарлар бирергә мөмкин, анысы. Менә Гарәбстанда мәһәр 20-30 мең доллар. Кияү никахта фәлән кадәр акча бирә, 5-10 ел эчендә фәлән хәтлесен, калганын – әгәр аерса. Ә бездә ничек? Мәһәрне күбрәк сорарга дигәч, ул егет андый мәһәрне ничек бирә алсын, кысмагыз, азапламагыз инде, дип каршы төшәләр. Бөтен кешедә шундый фикер. Әгәр синең кызыңа өйләнгәндә лаеклы мәһәр дә бирә алмаган ир киләчәктә ничек гаилә тормышын алып барыр икән? Ә без, кемгә чыкса да чыксын, кияүгә генә чыксын, дибез. Шуңа аерылышучылар күп бездә. Әти кеше, үз дәрәҗәсенә карап, кызы өчен мәһәр сорарга тиеш. 

Кайберәүләр шәригатьтә яратуга урын аз, ди. Ә тормышта яратуга урын каралмаганмы соң? Нәрсә ул ярату? Ярату ул – үзең турында онытып, яраткан кешеңә хезмәт итүдән тәм табу. 

Хатыныңны яратасың икән, аңа уңайлык тудырудан син тәм табарга тиеш. Хатын ирен ярата икән – иренә уңайлык тудырудан тәм табарга тиеш. Бер акыл иясе: «Әгәр хатын ире өчен, ире хатыны өчен уңайлык тудырырга бөтен сәләтен куйса, ул йорттан бәхет беркайчан да чыгып китми», – дигән. Ә бездә ничек? Бездә өйләнешәләр дә, ире: «Син миңа шуны эшләргә тиеш», – ди. Хатын да: «Син миңа шушындый шартлар тудырырга тиеш», – ди. Һәркем үзенә шартлар тудырылырга тиеш, дип саный. Шулай итеп, каршы яктан уңайлык таләп итеп, талашып үтә гомерләре. Өйләнешкәндә егеттән ник бу кызны алуын сорасаң: «Мин аны яратам, аның белән бәхетле булырмын кебек», – ди. Кыз да шулай ди. Өйләнешәләр – теге виртуаль бәхет юк. Тотыналар бер-берсен гаепләргә. Ә бит дөрес җавап болай булырга тиеш иде: «Мин аны яратам, аны бәхетле итәр өчен бөтенесен эшләргә әзермен». Ике як та шулай дисә, бөтен сәләтләрен бер-берсенә уңайлык тудыруга юнәлт­сә, ул гаилә бик бәхетле булыр иде. Адәм баласы ярату дигән хисе булганга күрә бәхетле. Ярату – Аллаһы Тәгалә адәм баласына биргән иң зур нигъмәтнең берсе ул. Кеше илен ярата икән – иле өчен, милләтен ярата икән – милләте өчен, хатынын ярата икән – хатыны өчен бөтенесен эшләргә әзер. Хатын-кызның ана буларак дәрәҗәсен күтәрү дә гаиләдән, ир тарафыннан башланырга тиеш. Әти-әни бала алдында беркайчан да берсен-берсе кимсетә торган сүз әйтергә тиеш түгел. Мин никахта да: «Ачуыгыз чыкса, берәр җиргә кереп талашыгыз, әмма бала алдында берегез әйткәнне икенчегез җөпләп торырга тиеш», – дим. Безнең әти тракторда эшләде, ул вакытта бөтен авылның эше шул тракторчыларда иде. Печәнен-саламын алып кайтып, көне буе кешедә булды. Әти ни хәлдә булса да, әни аңа бер сүз әйттертмәде. Әти дә «әниегез» дип кенә торды. Хәзер менә шушы әйбер – балалар алдында бер-береңнең дәрәҗәсен саклау җуелып бара. Чөнки без дини яктан дөрес яшәмибез. Хайванны карагыз: бала таба, ашата-эчертә, үз гомерен куркыныч астына куеп аны үстерә, үзенчә сөйләшергә, ауга өйрәтә. «Бала» дигән хис хайваннарда юк, дип әйтә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә безгә Коръәнне яшәү инструкциясе итеп биргән. Табигатькә каршы килсәң, катастрофа чыга. Дин безнең табигатебезгә салынган, аңа каршы киләбез икән – без юкка чыгабыз. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйткән: «Әгәр дә сез диннән бизсәгез, сезне юк итеп, сездән дә хәерлерәк кавемне китерермен».  

Дин бит ул – намаз уку гына түгел, ә яшәү рәвеше дә. 

Кызларыбыз белән гаиләдән тыш та эшләргә кирәк. Хәтта мәдрәсәләрдә укучы, дини белеме булган кызларыбыз да тормыш итәргә әзер түгел бит. Кияүгә чык­канда ирнең хатыны алдындагы бурычларын яхшы беләләр. Ә менә гаиләгә бәхет керсен өчен яраткан кешеңне бәхетле итәргә тырышырга кирәклекне аңлап бетермиләр. Бүгенге көндә мәдрәсә бетергән яшь парлар арасында да аерылышулар бик күп. Алар, бернәрсәгә карамыйча, «намаз укыймы – укый» дип кенә өйләнешкәннәр инде. 

Әлбәттә, матур итеп, шәригать кушканча яшәүче гаиләләр дә бар, шөкер. Менә шундый гаиләләрне үрнәк итеп күрсәтергә кирәк безгә. Мәктәптә очрашулар оештырганда күп балалы әниләрне чакырырга кирәк, аларны зурларга: бүләкләр, ял йортларына юлламалар бирергә кирәк.

Хәзер шундый мода – тоталар да җырчыларны ярыштыралар, бу җиңде дип зур-зур бүләкләр, машина ачкычы бирәләр. Ә ниш­ләп әле төп йорт киленнәрен ярыштырып, аларга ачкыч бирмәскә? Мин булсам, төп йорт киленнәре конкурсын үткәрер идем. Аларга бүләкләр биреп, зурлап кичәләргә чакырыр идем, күрсәтер идем халыкка. Телевизордан гаилә турындагы тапшыруны карый башласаң, анда кемнәрне үрнәк итеп күрсәтәләр – менә бу гаиләдә икесе дә биюче, менә болар икесе дә җырчы, булдыралар. Ә әби-бабайлы, килен-каенаналы тулы гаиләләрне, күп балалы ишле гаиләләрне күрсәткәннәре юк. Димәк, җәмгыятьнең һәм гаиләнең төп вазифасы – ил терәге, гаилә тоткасы булырлык ир-егетләр, төп нигезне сак­ларлык, нәселне дәвам итәрлек кызлар – әниләр тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев