Мәдәни җомга

Зиннур МАНСУРОВ: ДӘҮЛӘТКӘ ТОРЫРЛЫК ӨТЕР

Тукайның күптомлыкларын чыгаруда кайчан камиллеккә ирешербез?

Иңендә мөкатдәс җаваплылык той ган иҗат әһеле, әлбәттә, үзенең әсәрләрен мөкәммәллек дәрәҗәсенә күтәрергә омтыла. Ташка басыласы сүз белән эш итүчеләр үз-үзләренә карата аеруча таләпчән булырга тиеш. Гадәттә, андый затлар китапларын да лаеклы югарылыкта чыгара, гомумән, рухи мирасларын да тәртипкә салып калдырырга тырыша. Талант белән бергә бирелүче әлеге хасияттән безнең Габдулла Тукаебыз да мәхрүм калмаган.

Һәрбер әдип әсәрләре өстендә үзенчә эшли. Берәүләр кәгазьгә төшергәнен кат-кат төзәтә, икенчеләр артык үзгәртүләр кертеп тормый. Дөресен әйтергә кирәк, күп тапкыр күчереп язулар Габдулла Тукайга хас түгел. Моның сәбәпләре бар. Әмма аның безгә килеп ирешкән кулъязмалары арасында автор каләме белән чуарланганнарын да очратырга мөмкин. Хәтта яңа әсәрләре инде басмаханәгә тапшырылгач та, ул аларның кайбер сүзләрен төзәтү җаен тапкан. Көндәлек матбугатта чыккан күп кенә тезмә-чәчмәләрен китапларына беркадәр эшкәртеп бирергә дә өлгергән. Юк, Габдулла Тукай сызгалап кына ыргытмаган, язганнарын ахыргача игътибар үзәгендә тоткан. Моны раслаучы мисаллар байтак. Мәсәлән, беренче китабы кулъязмасын бастырып чыгарыр өчен Казанга җибәргәннән соң ул Уральскидан "Шәрәфләр" матбагасы җитәкчесе Гыйльметдин Шәрәфкә хат юллый. Анда мондый искәртү бар: "Зинһар, яхшылап тәсхих итеп (карап-дөресләп. - З.М.) басыңыз... Үзеңез дикъкатьләп карап чыгыңыз". Тәүге җыентыгын бастырганда ук күрсәтелгән таләпчәнлек шагыйрьне гомер ахырына кадәр озатып бара. Әдип аерым гәзит-журнал җитәкчеләренә искәртүле хатлар язгалап тора. Шул исәптән "Ялт-йолт"ка да. "Бу мәкаләләрне дөрест басарга иҗтиһад итеңез", дип, ул редактор Әхмәт Урманчиевнең колагына киртеп куя. "Беренче корректурын үземә күрсәтсәңез икән..." "Аң" журналы сәркәтибе Зәйнәп Хәсәниягә шушындый азаккы үтенечен белдерә автор. Шулай насыйп була, әлеге басмага шагыйрь катнашы белән әзерләнгән өч әсәр (1913 ел, 8 нче сан) "Мәрхүм Габдулла Тукаевның иң соңгы шигырьләре" дип бирелә.

Ачы хакыйкать сүзен әйтер өчен дә йөз төрле киртә аша үтәргә кирәк. Шагыйрь дөрес сукранган: "Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа". Матбугатны күзәтеп барган патша яраннары да аның канына һәрдаим тоз өстәп торган. "... Цензор базар кеби сизәм". Кыюрак тоелган әсәрләрен наширләр хөкеменә тапшырган саен Габдулла Тукайның күңеленә әнә шундый шик-шөбһә килгән. Дөрес, 1905 елгы 17 октябрь манифесты уңаеннан язылган "Хөррият хакында" исемле шигырендә ул, "Кайда китте цензурлык?" дип, күңел түрендә бөялеп торган зур сөенечен бөтен халыкка белдереп калырга ашыга. Чынлыкта катгый күзәтчелек хезмәте беркая да олакмый, киресенчә, кара реакция елларында отыры көчәя генә бара. Аның "нежелательно" дигән мөһере шагыйрьнең байтак әсәренә сугыла.

Язганының халыкка үзе теләгәнчә ирешүе, әйе, шагыйрь өчен бик мөһим саналган. Басмаханәдә җыелган караламаларны да үзе укып-тикшереп барырга тырышкан. Хәтта үлеп ятканда да. "Аң" журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни Клячкин хастаханәсенә хәлен белешергә килгәч тә ул аңа авыз эченнән ишетелер-ишетелмәс зәгыйфь тавыш белән шундый сорау бирә: "Актык корректура кайчан?" Әле кайчан гына "Җырлап торам", дип белдергән шагыйрь ошбу фани дөньядагы соңгы сүзләрен әйткән булып чыга. Шуннан соң инде Габдулла Тукай тәмам телдән кала, биргән сөальләргә ым-ишарә белән генә җавап кайтаргандай итә. Журналда чыгасы шигырьләренең язмышы хакында белешеп, 2 сәгать 15 минут үткәч, "үлем стансасы"нда шагыйрь йөрәге тибүдән туктый. Кем белә, сабый чакта аның теле "Әннә" сүзе белән ачылгандыр, бакыйлыкка күчкәндә исә "корректура" кәлимәсе белән бикләнә. Шушы гыйбрәтле мисаллардан соң янә кабатлап әйтергә телим: Габдулла Тукай соңгы сулышынача насыйп вазифасы турында гамь чиккән, әсәрләрен киләчәк буынга мөмкин кадәр җиренә җиткереп калдырырга омтылган.

Шунысы да ачык, Габдулла Тукайның иҗат гомере шактый җәһәт агышлы булган. Моның сәбәбе дә бик яхшы мәгълүм. "Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм!" дип, ул шигыренә драматик төсмер өстәр өчен генә язмаган. Бизгәк белән интеккән шагыйрь сихәтләнү өчен соңрак берничә җитди талпыныш ясап, кымызга барган, профессорга күренеп, хастаханәдә шәфкать туташы рюмкага салып биргән һәрбер даруны көчләнә-көчләнә эчәргә тырышкан. Гәрчә үлем белән актык чиккә кадәр көрәшсә дә, ул үзенең кыска гомерле булуын интуитив рәвештә тойган. Мондый халәттә язу тизлеге табигый төстә арта торгандыр. Каләмең тәкъдири цейтнотка эләксә, ничек инде ашыкмаска мөмкин?! Шагыйрь күңелендәгесен кәгазьгә тизрәк төшерергә, моң-аһәңле сазын уйнатып калырга ашыккан.

Мин язам, шунда күрәм:
лампам эчендә май кими;

Алда кәгазьгә ташыйлар -
күңлемә уйлар сыймый.


Якты беткәнчә, языйм, дип,
сызгалыйм тиз-тиз генә,

Кәгазь өстендә кала тик
кәкре-бөкре эз генә.


Нокталар да төртмимен,
керсә ярар, дип, киртәгә -

Мин үзем сызганны бик яхшы
таныйм, дип, иртәгә...
("Кичке теләк")

Иҗат серләрен беркадәр ачып күрсәткән әлеге шигырьдә Габдулла Тукайның язу темпын тоймыйча мөмкин түгел. Ничек кенә булмасын, вакыт аны ашыктырган. Хезмәтенең китап рәвешендәге нәтиҗәсен күреп, шагыйрь кайчак үзе дә сөенгән: "Бер-бер артлы рәтләнеп, мәйданга диваным килә..." Нибары 6 ел эчендә ул 32 җыентык бастырып чыгарырга өлгергән. Бармак бөгеп санасаң, 1909 ел дәвамында гына да унга якын китабы дөнья күргән. Йөгерек каләм шундый буладыр! Әмма Габдулла Тукайның тынгысыз күңелендә барыбер канәгатьсезлек юшкыны җыелып килгән.

Тәҗрибәле әдипләр кат-кат искәрткәнчә, каләм әһеле күп язарга тиеш, тик аңа кабатлану төс түгел. Аяныч мисаллар белән расланган әлеге хакыйкатьне Габдулла Тукай да җаны-тәне белән тойган. Аеруча гомеренең соңгы елларында. "Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем", дип, үз укучыларына җае чыкканда сиздергәләп тә куйган. Алай гына түгел, кайвакыт канәгатьсезлеген ачыктан-ачык белдергән: "Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин..." Әле ул үз-үзенә катырак та әйткән.

Төрле чорларда яшәгән күп кенә классикларның беравыздан диярлек кабатлаган кисәтүле сүзләре бар. Дөрестән дә шулай, язганыңны сызып ташлый алу синең чынлыклы зурлыгыңны күрсәтә. Монысы да олы сәнгать. Бездә язу-сызу җыйма исеме тикмәгә генә бергә йөрмидер. Бу җәһәттән Габдулла Тукай да, һичшиксез, үтә таләпчән иҗатчылар җөмләсенә керә. "Уянгач беренче эшем" исемле мәкаләсендә шагыйребез үзен ничек кенә тәнкыйтьләми! Күңеленә хуш килмәгән әсәрләрне мирасханәсеннән себереп түгүгә, алардан бөтенләй ваз кичүгә кадәр барып җитә. Ул үлем белән тартышкан чакта шулай тәвәккәллек итәргә көч таба. "...Тәмам 7 ел мөддәтендә себерү вә пакьләү күрмәгән "такмак бүлмәсе"н себерергә тотындым, - дип язган Габдулла Тукай Клячкин хастаханәсендә уянып киткәч. - Һу, монда чүп-чар! Монда әллә нинди "американизировать" ителгән "Кичке азан"нар, бозаудан ахмак төрек шыгырдаучыларына ишәктән тиле тәкълидләр. "Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф" кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркибләр (сүз тезмәләре. - З.М.), тагы шундый кабахәтләр... Менә шундыйлар минем рухани бүлмәдә 7 ел торганнар. Меңнәр мәртәбә халык күз алдын мәсхәрә итеп, кайсылары бишәр меңнән икешәр кат басылганнар вә, Хода гына белә, күпме укылганнар... Юк, котылдым. Инде мин аларны себердем".

Ачы хакыйкатькә ирешүчеләр хаклы: үзеңнән яхшырак чын тәнкыйтьчене беркайчан да таба алмассың. Берәүләргә мондый таләпчәнлек тумыштан ук бирелә, икенчеләр үз-үзләрен бәяләүгә эзлекле рәвештә ирешә, өченчеләрдә ошбу кыйммәт бөтенләй дә булмый. Тәнкыйтьне баштан ук кирәкле шәйдер итеп санаган Габдулла Тукайның исә һәр язганын иләктән үткәрү гадәте табигый талантына ук салынган. Югыйсә ярты төш мисалында үтеп киткән кыска иҗат гомерендә халкыбызның рухи потенциалын билгеләрлек әсәрләр калдырырга өлгерә алыр идеме? Үз-үзеннән канәгать булмау хисе анда отыры көчәя генә барган, "Уянгач беренче эшем" дигән мәкаләсендә иң-иң югары ноктасына җиткән. Һәм шагыйрь катгый нәтиҗәгә килә: "Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем".

Мин Габдулла Тукайның иҗатка карата мөнәсәбәте турында нилектән болай тәфсилле төстә аңлатырга тырышам әле? Шуны ассызыклап әйтергә, дөресрәге, янәдән искәртергә телим: гәрчә гомеренең санаулы еллары ашыктырса да, ул ордым-бәрдем эшләү ягына авышып китмәгән. Әсәрләренең алдагы язмышы да аны һәрдаим борчып торган. Дөнья күргән һәрбер рисаләсен катгыйлык белән бәяләп барган. "Берәү диваннарымның берсен кесәсеннән чыгарса, калтырый идем", дип, әнә, кайбер шигырьләреннән, хәтта китапларыннан оялырга батырчылык иткән. Мәшһүр затларның кайчак сүзләре дә, гамәлләре дә тәңгәл килгәли икән. Бу уңайдан Максим Горькийның гыйбрәтле көрсенүе хәтергә төшә: "Күпләр җан-тән белән бирелеп китаплар язарга омтыла, әмма соңыннан сирәкләр генә алардан оялуын белдерә". Күргәнебезчә, безнең Тукаебыз мондый хисен сиздереп кенә калмаган, чүп-чар баскан иҗат бакчасын чистартырга да ашкынган. Дөрес, үлем түшәгенә яткач, күпне майтарып булмый. Һәрхәлдә, Клячкин хастаханәсендә язган соңгы мәкаләсен шагыйрь безгә васыять рәвешендә калдырган. Якынлашып килүче Газраил фәрештәнең сулышын тойган хәлдә, үзе "браковать" итмәгән шигырьләреннән сайланма мәҗмугасын төзегән. Тукайча үрнәк күрсәткән. Ошбу фани дөньядагы иң актыккы гамәлләре белән намуслы иҗатына мөмкин кадәр таләпчән килергә чакырган. Үзен "инәсеннән җебенә кадәр тикшереп" чыгачак галимнәргә дә, сүзен ташка бастырып торачак наширләргә дә ишарәт кылган.

Инде катгый сораулар бирергә вакыт җитте. Шагыйрь үзенең әманәтен аңлаешлы итеп, тәэсирле рәвештә, мәңгелеккә китеп барыр алдыннан тапшырган. Әмма без һичшиксез үтәлергә тиешле әлеге үтенечкә дистәләрчә еллар дәвамында хыянәт итеп килмибезме икән?! Гаепне танырга кирәк, Габдулла Тукайның үзе тарафыннан себереп чыгарылган иҗат остаханәсе бер гасырга якын вакыт эчендә ничек кенә чүпләнмәде! Дөрес, шагыйрь хәзерге күптомлыкларын кайтып күрсә, боларның бөтенесен дә мин яздыммы дигәндәй, горурлык белән гаҗәпләнеп куяр иде. Ышанам, китап битләрен берәм-берәм актарып барган мәлдә аның кәефен бозарлык очраклар да булачак. Кайчак чәчләре дә үрә торырга мөмкин. Анда бит мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәрлек хәлләр дә бар. Барысы да күренә: хакимият мәнфәгатьләренә бәйле сәбәпләр аркасында кайбер шигырьләрнең күптомлыкларга кертелмәве дә, халык ятлап алган кадерле сүзләрне җаһил дәһриләрчә кыскартырга тырышулар да, чит-ят әсәрләрне Тукай язганга санап, шагыйрьдән ихтыярсыз плагиат ясаулар да, тыныш билгеләрен күрәләтә үзгәртү нәтиҗәсендә әһәмиятле фикерне тупас бозулар да, тезмә жанрда язылганнарны китапта урнаштырганда әледән-әле композицион төгәлсезлекләр җибәрү дә... Ә инде күптомлыкларның искәрмәләр өлешенә тирәнрәк үтеп керсәң, анда хәтта шайтан аягын сындырырлык урыннар да бар. Табигый ки, төрле иҗтимагый шаукым салынган аңлатмалар белән Габдулла Тукай үзе дә килешмәс иде... Менә шундый хәлләр. Санауны дәвам итсәң, бик озынга китә. Боларга "рухани бүлмә" түренә пычрак итекләр белән узу итеп тә, каләм әһеленең авторлык хокукларына кизәнү галәмәте итеп тә карарга мөмкин. Патша цензурасыннан да арттырып җибәргәнбез. Яңа җәмгыятьтә кызыл кара күпкә актуальрәк булып чыкты. Теге вакыттагы "вөҗдансыз наширләр"нең шагыйрьне төрлечә ваксытуы соңгырак заманнарда кылынган башбаштаклыклар янында бәләкәйрәк күренә. Кыскасы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның күптомлыкларын чыгаруда эреле-ваклы җитешсезлекләр басмадан басмага кабатланып бара. Хәер, татар халкының вазифасына кергән мондый изге бурычны үтәгән чакта без ваграк кимчелекләрне дә зур итеп күрә белергә тиеш. Ә моның өчен вакыт артыгы белән бирелгән иде.

Инде мисалларга күчик. Тукаебыз искәрткәнчә, "Тугъры әйтергә яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә?" Тик расламалар китерүне ниндиеннән башларга соң? Алар бик күп. Әйдәгез, тәртибе буенча барыйк. Шулай итсәк, күптомлыклардагы җитешсезлекләрне бер мантыйкый җепкә тезә алырбыз, мәкаләнең исеменә салынган хикмәткә дә килеп чыгарбыз.

***

Совет хакимияте чорында хөкем сөргән дәһрилек зәхмәте, гомуми канунияткә хилафлык китереп, җәмгыять тормышының үзәк тамырына үтеп керергә өлгерде. Әлбәттә, аның гайре табигый йогынтысы, беренче чиратта, кешенең рухиятенә юнәлтелгән иде. Вөҗдан иреген кысуның гаммәви алымнары яшәү рәвешенең бөтен ягын колачлады. Хәтта орфография кагыйдәләренә дә аң ятсынырлык төзәтмәләр өстәлде. Шуларның иң-иң сәерләреннән берсе Аллаһ исеменең язылышында чагыла. Югыйсә аны баш хәрефтән башлап китәр өчен бөтен шартларның туры килүен бик яхшы беләбез: "Бардыр, Бердер". Коммунистлар партиясе зур хәреф белән хөрмәтләнгән заманда кабатланмас ялгызлык исем юл хәрефеннән генә язылды. Дөрес, бездә элек файдаланылган гарәп әлифбасында да баш хәрефләр күзгә бәрелеп тормый. Бу әлеге графиканың үзенчәлегеннән килеп чыга. Ә инде әдәби мирасыбызның транслитерациясен эшләгән вакытта Аллаһны зурдан язарга идеологик чикләү комачаулык итте. Узган гасырның утызынчы еллары ахырында Габдулла Тукай әсәрләре дә безгә яхшы таныш кириллицага нәкъ менә шул рәвешле күчерелде. Белүебезчә, әлеге орфографик башбаштаклык озак дәвам итте. Шагыйрьнең соңгы биштомлыгында да (Татарстан китап нәшрияте, 1985-1986) аның эзләре ачык күренә. Ни гаҗәп, әлеге җыентыкларда Илаһи затның исемнәрендә олылау график төстә белдерелмәгән, Иблис, Газраил ише затлар исә баш хәрефтән язылып киткән. Адәм белән Хаува да. Ниһаять, Коръәнебезгә дә ихтирам күрсәтелгән. Язылышта менә шундый төрлелек.

Нишлисең бит, совет хакимияте сагында торган әһелләрне "ликбез" аша инде үткәреп булмый. Шулай ук Габдулла Тукайның күптомлыкларын төзеп чыгарган галимнәргә дә сүзләрне дөрес язуның гомуми кабул ителгән кагыйдәләрен өйрәтергә җыенмыйм. Алар орфографияне җитәрлек белгән. Киресенчә, уңайлы вакыт килеп чыккач, шуны әйтеп үтәргә тиешмен: Фатих Сәйфи-Казанлы, Якуб Агишев, Хәй Хисмәтуллин, Рашат Гайнанов кебек әдәбиятчеләребез шагыйрь әсәрләре текстологиясен гамәлгә куюда үзләреннән гаять зур өлеш кертте. Алар бер-берсенә ышанычлы таяныч булган хәлдә, классик күптомлыклар әзерләү мәктәбен барлыкка китерде. Төрле идеологик калыпларга көчләп кертүләр хөкем сөргәндә мондый традициягә нигез салу җиңел түгел иде. Габдулла Тукайның әдәби мирасын барлауда күзәтелгән байтак җитешсезлекләрнең бүгенгәчә дәвам итүе, мөгаен, шул чорларда чынбарлыкны бозып күрсәтергә мәҗбүри төстә этәргән һәртөрле "изм"нардан киләдер. Әмма менә шулар арасында аңлап була торган, ләкин аклап булмый торган нәрсәләр дә бар. Безнең гадәткә үк әйләнгәндер инде - кайвакыт барысын да арттырып үтибез: кирәклесен дә, кирәксезен дә... Әнә, Казанда Октябрь инкыйлабын да алданрак ясап куйганбыз. Гасырлар дәвамында каныбызга отыры сеңә барган чамасызлык чире шагыйрь томлыкларындагы искәрмә һәм аңлатмаларда да күзгә ташлана. Аларның кайбер өлешләрен әйтерсең атеист язган. "Васыятем" исемле шигырьгә нинди шәрехләү бирелгән? Әйдәгез, дүрт-биш җөмләсен укып үтик. "Беренчедән, Тукайның үзенә "Моңарчы аркаңны бирдең", дип әйтерлек "дәһрилек" кылганы юк, - диелә анда. - Ул мәдрәсә, дин дәресләре сеңдергән динлелектән акрынлап арына бара. Икенчедән, "Күр, нә рәсмә, тулган иман берлән Коръән садремә", диярлек иманлы да, Коръән колы да түгел. "Васыятем" шигыренең чын мәгънәсен Мәҗит Гафури бик яхшы аңлаган, шуңа күрә дә ул Тукай үлү белән (1913 ел, 6 апрель) язган шигырендә:

Тар күреп бу чикле тормышны
үзенең башына,

Кайтты "нәфсе мотмәиннәң"
инде үз "алласына", -

дип, алласына сүзен тырнаклар эченә ала. Һәм шуның белән аллага (тәңрегә) кире кайтуның буш хыял икәнлегенә, Тукайның да, үзенең дә Коръәндәге бу уйдырмага ышанмавына ишарә ясый... Кызганычка каршы, М.Гафури әсәрләренең Г.Ибраһимов исемендәге институт басмага әзерләгән дүрттомлыгында бу тырнаклар ни өчендер алып ташланган".

Күрәсез, шушы өзектә генә дә күпме бидгатьлек, күпме көферлек хаксыз рәвештә көчләп тагылган. Болар дәһриләрнең брошюрасында түгел, болар Габдулла Тукай китабында. "Безне урынсыз яманлыйлар" исемле шигырьгә бирелгән искәрмәдә исә хәтта күчереп язарга кул күтәрелмәслек языклы сүзләр бар: "Коръәннең бу 36 нчы сүрәсе эчтәлеге белән дә мәгънәсез, исеме дә берни аңлатмый..." Белүебезчә, монда сүз Изге Китапның "Йәсин" бүлеге хакында бара. Чынлыкта пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әлеге сүрәне Коръән Кәримнең җелеге итеп күргән, чөнки анда астрономия, анатомия, биология, география һ.б. гамәли фәннәр сере яшерелгән. Шигырьгә аңлатма бирүче менә нәрсәгә кизәнә. Бер уйласаң, күпне күргәннәр өчен гаҗәп тә түгел, барысы да теге чорлар өслүбендә язылган. Шунысы аптырашта калдыра: әсәрләрне шушы рәвешле шәрехләү күптомлык төзүчеләрнең вазифасына керәме? Коръән сүрәләрен белдек сатып бәяләргә аларны кем мәҗбүр иткән соң? Якадан еш алучы мәскәүләр, куркыта-куркыта, безләрнең кулыннан тотып яздыртканмы? Аллаһ сүзен ничек шулай шик астына алырга мөмкин?! Фәндә кабул ителгән кагыйдәләр кысасыннан күрәләтә чыгып, шагыйрь өстенә гөнаһ өяргә маташу нигә кирәк? Сәбәбе ачык: болар әлеге дә баягы арттырып җибәрү галәмәтеннән, гомумән, каныбызга гасырлар дәвамында сеңә барган аумакайлыктан килә.

Намус кагыйдәләре буенча катгый билгеләнгән чик-чаманы санга сукмау аерым шәхесләр турында бирелгән мәгълүматларда да чагылыш таба. Әйтик, Йосыф Акчура, Һади Атласи, Муса Бигиев, Гаяз Исхакый, Садри Максуди кебек затлар - татар халкының асыл уллары күптомлыкларны төзүчеләр тарафыннан бирелгән искәрмәләрдә ничек кенә тамгаланмады: кадет, либераль буржуа иделогы, буржуаз тарихчы, буржуаз милләтче әдип... Гүяки боларның бөтенесе дә КГБ досьесыннан күчереп алынган. Әгәр "революцион-демократик әдип дәрәҗәсенә ирешкән" Габдулла Тукай бу шәрехләүләрне укыса, үз әсәрләренә кергән әлеге мәшһүр замандашлары алдында кыенсынып куяр иде. Без шундый инде. Милләт яшәешен сыйнфыйлык нигезеннән чыгып бәяләүдә идеология белән сеңдерелгән йөкләмәне арттырып үтәдек. "Гали белән Кәҗә" шигыреннән генә иҗтимагый каршылыклар эзләп табасы калды.

Совет хакимияте алдында кирәгеннән артык ярарга тырышу аркасында Габдулла Тукайның кайбер әсәрләре хәтта ботарлауга дучар ителде. Татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел"нең соңгы юлларын хәтергә алып үтик әле.

И туган тел! Синдә булган
иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
әткәм-әнкәмне, Ходам!

Илаһи югарылыкка җиткерелгән әлеге строфа аерым җыентыклардан, алай гына түгел, уку-укыту дәреслекләреннән бер дә булмагандай төшереп калдырылды. Өлкәннәрнең исендәдер, илленче елларда дөнья күргән әлифба "Туган тел" белән ачыла иде. Беренче сыйныфтагы тәүге дәреснең дә аны күмәкләп өйрәнүдән башлануы мәгълүм. Һәрбер татар баласының күңеленә уелып калырга тиешле мәдхия тора-бара башлангыч белем китабының алдагы битеннән юкка чыга. Болары инде классик мирас белән үтә саксыз кылану гамәленә керә. Хәтерлим, шәхсән үземә сиксәненче еллар ахырында "Җырларыбыз" китабын әзерләргә туры килде. Әлбәттә инде, анда "Туган тел" җыры бернинди "купюра"сыз, ягъни нәкъ менә автор язганча бирелде.

Рухият биеклеген чагылдыручы бәһаләп бетергесез иҗат үзгәреп торучан төрле идеологик сынаулар кичерде. Утызынчы елларда шушы хәзинәдәге әсәрләрне "кыркып" чыгару очраклары ешайгач, Абдулла Алиш "Төзүче Кыркымбай" дип исемләнгән фельетон язып бастыра. Булды, "Алла гыйшкына", "Кадер кич", "Кичке азан", "Мигъраҗ" кебек шигырьләр Габдулла Тукайның мирасын колачларга тиешле кайбер күптомлыкларга бөтенләй кертелмәде. Дини тематика көчәеп китә, янәсе, шагыйрьнең дөньявилык асылы тоныклана. Хәер, ислам тәгълиматына "дини мифология буенча" дигән сүзләр белән мөнәсәбәт белдерелгән заманда "кеше күңеленең инженерлары"н эчке инанулы тәкъва итеп күрсәтү мөмкин дә булмагандыр. Бу очракта Габдулла Тукайның муллакә икәнлеген белсәк тә. Менә шуңа күрә аның дингә кагылышлы әсәрләрен шәрехләгән чакта "мифология" яки "риваять" ише охшаш мәгънәле аталмалар еш кулланылды. Шагыйрь иҗатын классик нигездә өйрәнүгә зур өлеш керткән Гали Халит та совет идеологиясе күрсәтмәләренә тәңгәл килгән кайбер гомуми нәтиҗәләр чыгарырга мәҗбүр ителде. "Халык, гади кеше өстенә төшкән һәртөрле авырлык һәм явызлыкларның тагын бер реаль чыганагы - дини изү..." Габдулла Тукайның биштомлыгында бирелгән мәкаләсендә галимебез әнә шулай расларга тырышты. Инде хәзер көрсенергә генә кала, хакыйкатькә сыешмаган директиваларны арттырып үтәү котылгысыз төстә бозып күрсәтүләргә китерде.

* * *

Гаҗәпләнеп тә куясың, Габдулла Тукайның бериш шигырьләре күптомлыкларыннан күрәләтә төшереп калдырыла, шул ук вакытта китапларына кайбер чит-ят әсәрләр кертелә. Тәгаенрәк әйткәндә, бөтенләй башка авторлар тарафыннан иҗат ителгән шигъри юллар. Гөнаһ шомлыгы, кыек эшләр кылмаган шагыйрьне әдәби караклыкта гаепләүләре бар. Андыйларны ул үзе дә яратмаган. Әнә бит, ничек язып чыккан: "Бер "шәп мөхәррир" булырга... керешкән кеше плагиатта тотылды".

Мисалларын чамалыйсыздыр. "Сөй гомерне, сөй халыкны..." дип башланган сәрләүхәсез шигырь инде хәзер эчендә җаны булган һәрбер татарга мәгълүм. Ә бит әлеге әсәр чынлыкта Сәгыйть Сүнчәләй тарафыннан иҗат ителгән - текстолог Зөфәр Рәмиев моның шулай икәнлеген матбугатта кат-кат раслап чыкты. Белүебезчә, Ижау шәһәрендә чыгып килгән "Ленин юлы" гәзитендә артист Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская истәлекләре эчендә басылган бу шигырьнең күчермәсен шагыйрь Сибгат Хәким 1941 елның 21 гыйнварында Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты дәфтәрханәсенә тапшыра. Тиешле төпченүчәнлек белән тәфтиш кылынмаган әсәр җиңел җайдан Габдулла Тукайныкы булып китә. Даһилыкның могҗизасыдыр: беренче карашка гадәти тоелган фикри берәмлек, шагыйрьнең халык алдындагы биниһая абруе нәтиҗәсендә, ачык яңгырашлы милли шигарләрнең берсенә әйләнә. Аның таралу юлы бик күпләргә мәгълүм. Табигый төстә үзеннән-үзе киң әдәби әйләнешкә кергән бу кыйтганың башлам юлы кайбер матбугат басмаларында "Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!" өндәмәсе урынына куела башлады. Милли идея таләпләренең берсен чагылдырган ошбу сүзләрнең хәтта дәүләт җитәкчеләре нотыкларында файдаланылуын да беләбез. Сүзнең инерцион көченә каршы тору җиңел түгел - аның авторлыгындагы төгәлсезлек һаман да дәвам итә. Әмма һәйбәт хатаны да бер төзәтергә кирәк ләбаса.

Саный китсәң, авторлык мәсьәләсенә кагылышлы буталыш моның белән генә чикләнми. Тикшеренүләр раслаганча, "Экспромт" шигыре дә Габдулла Тукай өчен хәләл саналмый - монысы инде замандашы Нәҗип Думави күңелендә бөреләнеш алган. "Аһ идәрсәм..." мәснәвие дә башка иҗат бакчасыныкы икән. Дөрес, югарыда атап үтелгән әсәрләр 1985-1986 елларда чыккан биштомлыкта "Тукайга нисбәт ителгән һәм өйрәнчек шигырьләр" кушымтасында бирелгән. Әмма укучыга ни рәвешле генә тәкъдим ителмәсен, Габдулла Тукай аларны үз китабына кертмәс иде. Шагыйрь башкалардан үзләштерелгән әсәрләргә генә түгел, хәтта "урланган мәгънә"ләргә дә нәфрәтләнеп караган. Инде аның борчулы рухы бу җәһәттән тыныч булсын, башка каләм әһелләре тарафыннан язылган әлеге бәхәсле шигырьләр 2011 елда чыга башлаган яңа күптомлыктан төшереп калдырылган.

Күпләрдә сорау туарга мөмкин: якын гасырда гына яшәп киткән классик шагыйрьнең басмаларын әзерләү эшендә әледән-әле кабатланып торган мондый бәйләнешсез хәлләр кайдан килеп чыга соң? Минем карашымча, шактый тупас хаталануга китергән төп сәбәпләрнең берсе Габдулла Тукай иҗатын зурайтып күрсәтергә омтылуда бугай. Ясалма рәвештә зурайтырга омтылуда. Кайчак татарның мантыйгын адәмчә аңлап булмый. Киресенчә, шагыйрьне кечерәйтергә маташулар да төрле чорларда еш күзәтелде. Әле үзе исән чакта ук аны гап-гади тәрҗемәче итеп кенә күрүчеләр, мәҗрух бәгыренә җае чыккан саен ләззәт белән тоз салучылар табылып торган. Хәтта җитмешенче елларда да Габдулла Тукайның аерым шигырендә мөтәрҗимлек эзен күреп, Америка ачкандай, аны гаять зур табыш рәвешендә матбугат аша җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүләр булды. Бер чиктән икенчесенә ташлану безне һәрдаим эзәрлекләп килә... Болай да олы иҗатны көчәнеп күпертү нигә кирәк? Үзебезне гаепле саныйк - булды андый шаукым. Шагыйрьгә нисбәт ителгән кушымтага, катлы-катлы иләк аша үткәрелмичә, байтак табылдыклар кертеп тутырылган: Габдулла Тукайның замандашлары истәлегендә китерелгән шигъри юллар да, аерым матбугат басмаларында имзасыз дөнья күргән әсәрләр дә, төрле мавыктыргыч тәхәллүсләр белән бирелгән иҗат үрнәкләре дә... (Бездә бит күпчелек язма материаллары имзасыз яки псевдоним белән чыккан журналлар да булган.) Әлбәттә, аларны нәкъ менә аныкы итеп, бөек шагыйребезнеке итеп күрергә теләгәннәр. Шул рәвешле аның китаплары беркадәр күләмдә калыная төшкән. Әмма Габдулла Тукайның билгесез әсәрләрен ачыклауда төпченүчән тикшерүчегә хас саклык таләп ителә. Анысы бездә җитеп бетми. Әнә, күпләребез чордашы булган Хәсән Туфанның басмасын чыгарган чакта да аңа бөтенләй башка авторларның шигырьләрен кертеп җибәрү очраклары күзәтелде... Әлеге дә баягы өстәмәләргә әйләнеп кайтсак, шуны искәртеп үтү кирәктер дип саныйм: Габдулла Тукайга нисбәт ителгән әсәрләрнең тәгаен авторлыгын билгеләү эшендә безнең галимнәр берничек тә аклап булмаслык дәрәҗәдә акрын кыймылдый. Инде шагыйрьнең вафатына да бер гасырга якын вакыт үтеп китте, ә теге кушымталар билгесез койрык кебек басмадан-басмага һаман сөйрәлеп бара. Җитмәсә "өйрәнчек шигырьләр" дә шушы ясалма төркемгә кертелгән. Ә чынлыкта классиклар иҗатында зурдан кубып әйтердәй шәкертлек чоры булмый, мондый әсәрләрне башта ук гадәти шигырьләр рәтеннән бирергә кирәк иде. Ошбу юнәлештә дә даими иҗтиһат сорала. Югыйсә, хәзер лингвистик экспертизалар үткәрү өлкәсендә дә бик күптәнге төеннәрне чишәрлек яңадан-яңа мөмкинлекләр ачылды. Инновацияләр заманында яшибез. Андый алымнардан да кыю файдаланырга кирәк. Безнең өчен изге саналган олуг шагыйрьнең әдәби мирасын гайре табигый рәвештә зурайтудан, авторы кычкырып тормаган әсәрләрне озак еллар дәвамында ниндидер "резервация"дә тотудан мәгънә юктыр. Шигъри мәгарәсен чиста итеп күрергә теләгән Габдулла Тукай аларның күбесен үзе дә сукрана-сукрана себереп түгәр иде. Гасырлар аша очкан иҗатны чүп-чар белән авырайтырга ярамый.

Күптомлыкларда шагыйрь әсәрләренең санын тырыша-тырыша арттырырга омтылу шундый бер хәйләле гамәлдә дә күзгә ташлана: ул да булса - мәкаләләрдә очраган тезмә парчаларны мөстәкыйль шигырь итеп урнаштыру. Әйтик, "Бәет" исеме белән беренче томга кертеп җибәрелгән дүртьюллык Габдулла Тукайның "Алай-болай" дигән мәгълүм фельетоныннан йолкып алынган. Әйе, әлеге шигырь үзенең табигый җирлегеннән төбе-тамыры белән куптарып алынган, югыйсә ул контекстта судагы затлы балык сыман күренеп тора. Алай гына түгел, аңа кемдер үз белдеге белән "Бәет" сәрләүхәсен дә өстәп куйган. Минемчә, вазифаңа керми торган мондый үзешчәнлек белән шөгыльләнү авторлык хокукларын тупас бозу буларак бәяләнергә тиештер. Тезмә әсәрләр тупланган томнарда тагын бер "Бәет" бар. Монысының да кайдан тарттырылганы мәгълүм - ул "Казанга кайтыш" дигән юлъязмадан. "Читтәге бик күп өяздә...", "Җырласаң да, җегет...", "Теләрсәң кемне сүк...", "Кыямәт якын килде - җир сораучы ярылды...", "Мөхәммәдия" көе" кебек кыска шигырьләр дә 1-2 нче томнарга "Казанга кайтыш", "Куркынычлы хәбәр. Кыямәт", "Алай-болай" дип исемләнгән әлеге дә баягы проза әсәрләреннән шундый ук ысул белән күчереп утыртылган. Дөрес, Габдулла Тукай "Казанга кайтыш" исемле юлъязмасында китерелгән "Бәет"нең беренче 12 юлына янәдән 4 мисраг өстәп, "Җан азыклары" дигән җыентыгына кертер өчен "Авыл мәдрәсәсе" сәрләүхәсе белән мөстәкыйль шигырь эшләргә ният кылган. Ә менә аның шул ук "Бәет"тәге соңгы 6 юлны, ягъни "Читтәге бик күп өяздә..." дип башланган өлешен, аерым шигырь итеп чыгаруы турында бернинди дә мәгълүмат юк. Күрәбез, автор кирәк санаганын үзе башкарырга өлгергән. Гәрчә шагыйрь иҗаттагы таләпчәнлегенә кат-кат ишарәләсә дә, без еш кына "отсебятина" белән шөгыльләнергә яратабыз. Югыйсә чәчмәдән аерып алынган шигырьләр мәгънәви яктан аңлашылып та бетми, чөнки боларның барысы да контекст таләпләрен күрәләтә санга сукмыйча эшләнә.

Гомумән, дөнья әдәбияте тәҗрибәсе классиклар мирасына шушылай тыкшынуны, аларның иҗатында ясалма кабатланулар китереп чыгаруны хупламый. Безгә исә андый кагыйдәләр берни түгел. "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасына өстәмә итеп язылган "Кисекбаш"ка гыйлавә" дә инде ничә еллар Габдулла Тукай китапларында аерым мөстәкыйль шигырь рәвешендә бирелеп килә. Эчтәлектә дә шулай күрсәтелә. Дөрес, шагыйрь аны беркадәр соңрак язган, "Әлислах" гәзитендә бастырып та чыгарган. Әмма ул үзенең функциональ мәгънәсе ягыннан поэманың аерылгысыз өлеше буларак кабул ителә, шуңа күрә әлеге өстәмәне мөстәкыйль әсәр итеп карау бернинди дә кысага сыймый. Шулай ук "Байроннан" белән "Гыйлавә"не дә китапта аерым шигырьләр шикелле итеп түгел, эчке бәйләнешле кушымтасы булган бербөтен әсәр рәвешендә бер-бер артлы урнаштырырга кирәк.

Янә шундый фикер килә: Габдулла Тукай иҗатының күләмен арттырып күрсәтү эшенә без ниндидер үҗәтлек белән ныклап тотынганбыз төсле. Мин болар хакында шулай төпченү белән сөйләп тә тормас идем, әмма мондый хәлләр аның яңа академик басмасында да дәвам итә. Хак иҗатын һәртөрле хәрәмләшүдән өстен куя белгән шагыйрь үзе безнең чамадан тыш тырышу галәмәтенә һичшиксез каршы чыгар иде. Аның үтергеч фельетонына керүдән безне Аллаһ саклый күрсен.

* * *

Безнең матбугатта элек-электән даими төстә кулланылып килгән, ничектер әдәби сүзлекләргә кертелмәгән язма төре бар. Каләм әһле аны үзара "рәсем асты" дип атый. Әлеге "жанр" кысаларында гади мәгълүматлар гына бирелми, чәчмә белән кыска-кыска әдәби парчалар да языла. Һәм шигъри әсәрләр дә. Гадәттә, аларның югары сыйфатлы башкарылышын тәэмин итәр өчен мондый вазифа редакциядә хезмәт куючы язучыларга йөкләнә. Рәсем асты эшләп бирүдән Габдулла Тукай да тайчынмаган. Нигездә шигъри шәкелдә язган. Рәсем темалары да тәкъдим иткән. Шагыйрь бу шөгылен үзе дә яшерми. Мәсәлән, "Казанга кайтыш" исемле юлъязмасында ул сәфәрдә күргәннәре турында сөйли һәм арадан иң кызыклы хәлне үзенчә игътибар үзәгенә алып куя: "..."Ялт-йолт"ка рәсем итеп ясарга бирдем". Аның мондый юнәлешкә битараф булмавы дус-ишләренә юлланган мәктүпләрендә дә сизелә. "Киләсе хатымда рәсемнәр өчен темалар... җибәрсәм кирәк", дип яза Габдулла Тукай мөхәррир Әхмәт Урманчиевка. Шул ук "Ялт-йолт" журналы җитәкчесенә адресланган икенче бер хатында сурәти бизәлеш белән артык мавыгып китүе дә чагылыш таба: "37 нче номерның беренче сәхифә рәсемен Галиәсгар (Галиәсгар Камал. - З.М.) тагын бозып чыгарган. Аңар да рәхмәт! Остроумныйрак бер темабыз шул иде..." Кыскасы, ярты төш мисалында үтеп киткән 7 еллык иҗат гомерендә шагыйрь рәссамнар белән хезмәттәшлек итүгә шактый вакыт сарыф кылган. Эшнең колачын күзаллап карыйк. Мәгълүм булганча, шул чорда чыккан "Ялт-йолт" һәм "Яшен" журналларындагы текстлы рәсемнәрдә, - барысында да диярлек, - күпчелек әдәби жанрларны үзләштергән Габдулла Тукайның турыдан-туры өлеше бар. Маузугын да тәкъдим иткән, астын да язып биргән. Исәбен алсак, аның рәсем асты рәвешендәге шигырьләре үзләре бер тупламага җыелыр иде. Менә аларның кайберләре: "Балканда", "Бунларның берсе - үз анасы...", "Ике хатын берлә тормыш", "И төрек, иң әүвәл үк...", "Казан мулласы һәм булачак депутат", "Кушмый ишан хилкасендә...", "Руслар эш күрәләр...", "Сәгатьләр келт-келт итәдер..." һ.б. Гомумән алганда, шагыйрьнең шушы кимәлдә иҗат ителгән әсәрләре, төгәлрәк әйткәндә, рәсемнәргә бәйле шигырьләре егермедән артып китә.

Омтылышым дөрес аңлашылсын, мин озынга киткән әлеге санап китүләрем белән ниндидер ачыш ясарга җыенмыйм, шигъри "рәсем аслары"ның күптомлыкларда урнаштырылуы уңаеннан карашымны гына белдереп үтәргә телим. Чынлыкта алар бер-берсенә мәгънәви яктан бәйле рәвештә туган, шунлыктан кайбер шигырьләр рәсемсез хәлдә аңлашылып та бетми. "Ике хатын берлә тормыш"ны игътибар белән укып карыйк.

Биек тауның башындан
күренәдер бер авыл;
Хатын өстенә хатын алсаң,
менә шулай була ул.

Гәрчә авыл җырлары өслүбендә гап-гади итеп язылса да, бу шигырьнең фикри асылына төшенү мөмкин түгел кебек. Хикмәт шунда: ул беренче тапкыр "Ялт-йолт" журналында аерым рәсем белән басылган һәм әлеге икеюллыкны бары шундый бергәлектә генә тиешенчә аңлап була. Шулай ук "Балканда" шигыре дә ялгыз хәлдә аңга барып җитми. "Руслар эш күрәләр...", "Рамазан гаетендә Иблиснең шайтаннарга хитабы", "Һәзад-дөнья әкалле..." ише тезмә әсәрләр дә, гәрчә алар рәссам белән иҗади хезмәттәшлектә язылган булсалар да, Габдулла Тукай китапларында шигъри идеяне сәнгатьчә гәүдәләндерергә ярдәм иткән сурәт-күрсәтмәләрсез генә бирелеп килә. Үзе иллюстрация сорап торган "Таз" исемле шигырь дә. Хәтерлисездер, анда "Белмәгә мөмкин рәсемгә баксагыз" дигән сүзләр бар, чөнки әлеге әсәр беренче мәртәбә рәсем белән басылган. Югыйсә ошбу мавыктыргыч темага күпме рәссам мөрәҗәгать иткән! Мәсәлән, шагыйрь иҗатын өзелеп яраткан Фәйзрахман Әминов "Таз"га менә дигән рәсем ясап калдырган. Шулай ук Харис Якупов та андый образны читләтеп үтә алмаган. Сынчы Рада Нигъмәтуллина остаханәсендә дә бу персонаж скульптурада гәүдәләнеш тапкан. Башка күп кенә танылган осталар да әлеге кызыклы вакыйганы үзләренчә сурәтләргә омтылган. Шигырьне китапка урнаштырган чакта нигә шуларның берсен кулланмаска?! Минем карашымча, Габдулла Тукайның күрсәтмә чарага мохтаҗ әсәрләрен дөньяга чыгарганда бүгенге заман рәссамнарының эшләрен дә өлешчә файдаланырга мөмкин. Элекке иллюстрацияләрдән алынган түбән сыйфатлы күчермәләр шагыйрьнең яңа басмаларын бер дә бизәми. Гомумән, ялгыз хәлдә аңлашылып бетми торган әсәрләрне рәсемсез урнаштыру шагыйрьнең 2011 елда чыга башлаган күптомлыгында да кабатлана. Шушы урында кемдер: "Җитди академик басма балалар китабы түгел", дип аклана башлар. Дөрес, мондый тупламаларны чуп-чуар рәвештә бизәлгән әлифба белән чагыштырып булмый, әмма аларда аеруча кирәкле рәсемнәргә барыбер урын табылырга тиеш. Әнә, Александр Пушкинның сайланма әсәрләре күптомлыгында (Мәскәү, "Правда" нәшрияте, 1981) төп-төгәл 108 рәсем (!) урнаштырылган лабаса. Ике-өч кенә фото бирелгән. Рәсемнәр исә берничә буын осталары тарафыннан төрледән-төрле жанр һәм алымда иҗат ителгән. Шагыйрь кулы белән ясалганнары да очрый. Шуларның берсе дә артык сыман тоелмый, чөнки алар китапларда килешле мәйдан тапкан. Ә Габдулла Тукайның тулылыкка дәгъва иткән басмаларында исә шигырь белән бергә туган рәсемнәргә дә урын юк. Хәтта битләрнең зуррак өлеше буп-буш калган очракта да.

* * *

Сүз артыннан сүз чыга, дигәндәй, инде аерым лексик берәмлекләргә аңлатма бирү тәртибенә, төгәлрәк әйткәндә, төшермәләр китерү тәҗрибәсенә беркадәр тукталып үтәсе килә. Белүебезчә, Габдулла Тукай Уральскидагы "Мотыйгыя" мәдрәсәсендә укыган чакта гарәп, фарсы, төрек телләреннән төпле дәресләр ала. Әлбәттә инде, мондый белемне аңа әлеге уку йортының имамы Мотыйгулла Төхфәтуллин бирә, нәкъ менә ул хаклы рәвештә шагыйрьнең остазларыннан берсе булып санала. Иҗатка тартылган шәкерт биредә гаруз серләренә төшенә, башка күп кенә халыкларның әдәбиятен тирәнтен өйрәнә. Табигый ки, Габдулла Тукайның 1904-1906 елларда язылган байтак әсәрләре ничектер үзеннән-үзе гарәп-фарсы алынмалары белән чуарланып беткән. Госманлы-төрекнеке дә еш кулланылган. Хәер, классик иске татар теленең мондый сүзләреннән егерменче гасыр башы әдипләре әледән-әле файдаланган. Нәкъ менә шушы чорга караган язма әдәбият телен "буталчык вә корама тел" дип атаучылар да булган. Менә шунлыктан Габдулла Тукайның "полиглот хәлендә" иҗат ителгән күп кенә шигырьләрен һәрбер татарга аңлаешлы саналган заманча әдәби телгә күчерү мәҗбүрияте килеп туган. (Тәрҗемәләү дип әйтергә никтер телем әйләнми.) Әмма аның башка әсәрләренә әлеге дә баягы төшермәләр бирү, ягъни аңлашылып бетмәгән кайбер сүзләрне төшендерү ихтыяҗы барыбер кала. Менә монда инде күптомлыкны төзүче галимнәр янәдән чик-чама кагыйдәләрен бозу ягына авыша. Аң-зиһенгә җәһәт барып җитә торган анык лексемаларны нигә инде күрәләтә озын-озын төшермәләр исемлегенә кертергә?! Миннән мисал китерүне сорарсыз. Рәхим итегез - алар бихисап. Кайберләрен санап үтик: җиһан - дөнья; мисал - үрнәк; бәс - димәк; зыялы - укымышлы, интеллигент; рәис - председатель; фасыл - вакыт; шәрран яра - ачыктан-ачык; галилек - бөеклек; һәрдәм - һәрвакыт; баглар - бакчалар; дәһриләр - динсезләр; мәдхияләр - мактау шигырьләре; рәссам - художник; җәллад - баш кисүче, палач; мосафир - юлчы; ширкәт - сәүдә берләшмәсе, компания; фәйләсүф - философ; мәдәни кавем - культуралы кавем; зынҗыр - чылбыр; икътисад - экономика; аркадаш - иптәш; әфсүн - серле дога; абелхәят - тереклек суы; фида булу - корбан булу; санә - ел; хәким - философ; мөэмин - мөселман...

Әйтегез әле, югарыда атап үтелгән сүзләргә шушындый аңлатма бирү кирәкме? Һәркемгә аңлашыла торган "рәссам"ны "художник" дип, ягъни башка телдә ачыклау нигә хаҗәт? Яки шәхси лексиконыбыздагы мөшкел, нәзер, Аурупа, гаед, мәнфәгать, афәрин, мөртәт, мәҗүси, мөфти, мангал, золым, кыямәт, мәркәз, фахишә, хәлаль, фарыз, тәфсир, иганә, мәхкәмә, нәхаклык, вәкарь, рия, имам, маһир, милләтпәрвәр, әүлия, бәддога, шикаять кебек берәмлекләрне барлыйк. Төшенерлек ләбаса. Бу кәлимәләрне еш файдаланган хәзерге язучыларыбыз аларга шәрех төшерүне кирәк санамый бит. Ә Габдулла Тукайның күптомлыкларында әлеге сүзләргә аңлатма бирелгән, җитмәсә моның ише тәфсирләр китап битләрендә кабатланып тора. Мин мыҗык карт шикелле вакланып та тормас идем, әмма шагыйрьнең яңа академик басмасында янәдән шундый күренеш күзгә ташлана. Ихтимал, даһи шагыйребез биеклегенә омтылган бүгенге татар укучысына мантыйк, саба җиле, мәсләк, мөхәррир, мәхшәр, зәмһәрир, хәят, могътәбәр, инсан, һәнүз, хиссият, гареш, табиблек, кабих, матбага, сәгадәт, нашир, тәрәккый, сәҗдә, җәсәд, мәшрикъ, мәгъриб, сачтараш, гыйсъян, гыйффәт, монафикъ, фани, иҗтиһат, итагать, ләгыйнь, биниһая, гөрзи, кыйсса, бакый, рух, тәгам, гөман, хикмәт, мәлгунь, хасият, мәрсия, сөаль, кәгъбә, зөбәрҗәт, гавам, иман, имана, иттифак ише сүзләрне чәйнәп салырга кирәк тә түгелдер. Аларның аерым әсәр тукымасында файдаланылган мәгънәви төсмерләре дә уй йөртә белгән кеше өчен башваткыч кебек тоелмый.


Күрәсез, арттырып җибәрү һәркайда күзәтелә. Сүзлекчә тәкъдим ителгән очракта исә анда дөрес мәгълүмат бирелергә тиеш. Ә шәрехләүләрдә төгәлсезлекләр шактый. Әйтик, эскәнҗәнең ни-нәрсә икәнен аңлатканда нигәдер "кыса" сүзе китерелгән. Югыйсә әлеге кәлимәгә "пресс" мәгънәсе салынмаган. Сыртланны шакалга кайтарып калдыру да без белгән дөреслеккә туры килми. Әгәр аны икенче төрле итеп аңлатырга теләсәк, борынгы грек телендәге "гиена" исемен файдаланырга кирәк. Чынлыкта сыртлан белән шакал - һәркайсы үзбаш ерткыч хайван. Хәер, сыртлан сүзе татарга болай да аңлашыла лабаса, укучыны белер-белмәс ялгыш юлга кертеп җибәрергә ярамый. Аяте Коръән белән Коръән җөмләсе кебек сүз тезмәләрен дә бер мәгънәви тиңдәшлек яссылыгына куеп карау дөрес үк түгел. Сүрәләрдәге бүленеш берәмлеген гәүдәләндергән аятьләрдә җөмләләр саны төрлечә булырга мөмкин. Әле җөмлә атамасының да берничә мәгънәсе бар бит. Мөселманның башын бутаганчы, аларны фикри яктан бербөтен тәшкил иткән өзекләр, яки кыйтгалар дип атау уңышлырак сыман тоела... Мисаллар китереп, укучыны алҗытмыйм. Моның ише төгәлсезлекләр күптомлыкта еш очрый.

Ә төшермәләр китап битеннән түгелердәй күләмдә мыжгып тора - мәкаләдә уптым илаһи тезеп чыгарга тәкать җитмәс күк. Менә шул рәвешле күптомлыкта язу билгеләре ишәя, басма авыраеп, кирәкмәгән тәфсилләүләр хисабына сәхифәләр саны да арта. Болары әле - бер бәла. Бик күп битләрне чуарлап бетергән озын-озын аңлатмалар исемлеге, фәннилек атрибуты буларак, китапка тартылучы яшь буын вәкилләренең гайрәтен сүндерергә мөмкин. Аңга барып җитмәгән кайбер сүзләрнең төгәл мәгънәләрен лөгатьләрдән карау җае да бар бит әле. Мондый зыялылык гамәленә яшьли өйрәнү зарур. Хәзер сүзлекләргә мохтаҗлык юктыр. Үзеңә бик кирәк мәгълүматны Интернеттан да табып була. Татар телен үстерүгә хезмәт иткән шагыйрьнең әсәрләрен басмага әзерләгәндә галимнәребез мәсьәләнең менә шушы ягын да истә тотарга тиеш.

* * *

Себергән саен чүп чыга, сөйләгән саен сүз чыга. Гомере ахырында рухани бүлмәсен чүп-чардан чистарткан чакта, бәлки, Габдулла Тукай да шулай халыкча көрсенеп алгандыр. Ә шагыйрьнең күптомлыкларында күпләрне аптырашта калдырырлык хәлләр, дөресрәге, безнең тарафтан җибәрелгән ялгышлыклар санап бетерерлек түгел. Инде тыныш билгеләренә бәйле төгәлсезлекләрне күрсәтеп үтәргә чират җитте бугай. Тоюымча, кемдер нәкъ менә шушы урында мине артык ваклануда гаепли башлар. Ихластан әйтәм, мәкаләнең исемендә үк сиздереп куелган "өтер мәсьәләсе" кулыма каләм алдырткан төп сәбәпләрнең берсе булды. Юк, тыныш галәмәтләре йөз чытып карарлык вак-төякләр исәбенә керми, алар кешелек тарихында үзләренең мөһимлекләрен әледән-әле раслап тора. Мондый график билгеләрнең кайчак гаять җитди роль уйнавы Габдулла Тукайның "Китмибез!" шигыре мисалында да ачык күренә.

Иң әүвәл әлеге атаклы әсәрнең язылу тарихын искә төшереп үтик. III Дәүләт Думасының 1907 елгы 15 нче утырышында (18 май) империядәге милли азчылыкка мөнәсәбәтне чагылдырган бер җәнҗал килеп чыга. Уфа губернасыннан сайланып килгән депутат Кәлимулла Хәсәнов мөселман мәктәпләренең кыен хәлдә калуы турында сөйли. Аның һәрбер әйткән сүзе хак, чөнки ул үзе дә мөгаллим. Халык хәдименнән хөкүмәткә дә яхшы ук эләгә, хакимиятнең милли мәгарифтә кайгыртучанлык күрсәтмәве искәртеп кителә. Парламентның сул карашлы әгъзалары җан авазы булып яңгыраган әлеге нотыкны хуплап кул чаба, ә В.Пуришкевич, И.Сазонович, А.Клеповский ише уңнар урыннарыннан сикереп торган хәлдә зәһәр чәчәргә керешә. Кесәдәге йодрыклар югарыга чөелә. Кычкырыш кайтавазы ил-көнгә тарала: "... Русиядәге тәртипләр ошамаса, Төркиягә китегез!" Мөселманнарны "персона нон грата" итеп калдырган ошбу сүзләр Русиядәге карагруһчылар һәм реакцион матбугат тарафыннан күтәреп алына. Ачы ишарәле өндәүне талку шактый озак дәвам итә.

Һәрбер иҗтимагый-сәяси вакыйганы йөрәге аша үткәргән Габдулла Тукай "Китмибез!" шигырен иммиграция белән куркытучыларга җавап рәвешендә яза. Гәрчә үзәккә Дәүләт Думасындагы гауга алынса да, төп тема әсәрнең тукымасында беркадәр тармакланып китә. Мәсьәлә эчендәге мәсьәләләрнең һәркайсына тукталып тормастан, шуларның берсенә генә игътибар юнәлтергә телим. Яттан да беләсездер, бу шигырьнең ахыргы өлешендә шундый декларатив белдермә бар:

Иң бөек максат безем:
хөр мәмләкәт, хөр Русия!

Уй-фикер сөрешеннән яхшы аңлашылганча, Габдулла Тукай газиз халкын инде ничәмә-ничә тапкыр азат итеп, тигезләр арасында тулы хокуклы дәүләтчел милләт итеп күрергә тели. "Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем", дип белдергән шагыйрь ифрат мөһим мәсьәләне шулай зурдан кубып күтәрергә тиеш тә. Әлеге мөкатдәс идея нигезсез төстә генә алга сөрелми, дәлилне аның төрледән-төрле әсәрләреннән күпләп табарга мөмкин. "Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?" дип, ул падишаһның үзенә катгый сорау куя, соңгы император Николай IIгә барсын төшендереп бирә. Ә аңарчы безнең тарихи үткәнебезне, фаҗигале югалтуыбызны уфтанып искә ала: "Нә дәүләт калды да, нә шан!.. Аһ, ник соң без булдык вәйран?.. Юк шул безләрдә берләшмәк... Вактында җирне селкеттек..." Шагыйрь үзенчә нәтиҗә чыгара. "Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде, - дип искәртә аның каләме. - Гыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте! Алла гыйшкы хакына..." Хәтта Арчадагы фатирчы урыс карты белән аулак өйдә гәпләшкән чакта да ул сүзне тарихи янәшәлектә яшәүче ике халык арасындагы мөнәсәбәтләргә китереп ялгый: "Без - урыслар белән татарлар - һәр вакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз..."

Күрәсез, Габдулла Тукай әлеге халыкларның һәркайсын үзбаш итеп саный, аларның милли тигезлек шартларында яшәргә тиешлегенә ишарә ясый. "Хөр мәмләкәт, хөр Русия" дигәндә ул нәкъ менә шуны күз алдында тота. Шулаен шулай, әмма күптомлыкларны төзүдә катнашкан филология белгечләре шигырьнең мәгънәсен күрәләтә бозу юлына баса. Ничек дисезме? Иң әүвәл шагыйрьнең 1955-1956 елларда дөнья күргән дүрттомлыгын, аларны әзерләүдә кулланылган кайбер принципларны искә төшереп үтик. Андагы текстларның күпчелеге автор тарафыннан карап чыгарылган басмаларның соңгысыннан алынган, тыныш билгеләре әдәби телебезнең заманча кагыйдәләренә мөмкин кадәр яраклаштырып куелган. Аннан соңгы күптомлыкларда исә "хөр мәмләкәт" белән "хөр Русия" арасындагы өтер сызыкка алыштырылган, нәтиҗәдә тирән эчтәлекле шигъри фразаның татар халкына караган фикри өлеше бөтенләй юкка чыккан. Гүяки шагыйрь әлеге җөмләдә бер генә максатын белдерә, ягъни Русиянең... азат ил-дәүләт булып яши башлавын тели. Ай-һай, башына беренче уй-гамь төшкәннән бирле милләт авыруы белән сырхаулаган тынгысыз зат бу очракта һәрдаим сызлап торган ярасы турында онытып җибәрер иде микән?! Аннары империягә бәйсезлек дәгъва итү гайре табигый гамәл була түгелме? Киресенчә, башында самодержец торган монархистик дәүләт башка халыкларны ирексез хәлдә калдырган. Урыс дәүләте оешуга 1150 ел тула. Аны хөр мәмләкәт итеп күрергә теләү, валлаһи, мантыйк ягыннан бик сәер килеп чыга.

Кайвакыт белдеклегә әйләнгән адәм баласы тыныш билгеләрен артык җитдигә санамый. Ә җөмләдәге сүзләрнең үзара синтаксик мөнәсәбәтләре катгый кагыйдәләргә нигезләнә, аларның табигый бәйләнешен бозарга омтылу аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Әнә, "хөр мәмләкәт" белән "хөр Русия"не сызык аша язу әлеге берәмлекләрне ия белән хәбәргә әйләндерә дә куя. Лингвистиканы аз-маз белүчеләр шуны гына чамалыйдыр: мондый сүзтезмәдә баш кисәкләр бер-берсенә грамматик буйсына, аларның хәбәр дигәне төп предметны аныклап килә. Инде "өтерле вариант"ка кайтыйк. "Иң бөек максат безем" кебек төп бүлектән соң ике нокта торган очракта санау бүлегендәге тиңдәш кисәкләр арасына өтер кую тел белеме тәртибенә ярашлырак була. Ошбу бирелештә "хөр мәмләкәт" һәм "хөр Русия" синтагмалары табигый төстә аергычлы тиңдәш кисәкләр итеп кабул кылына. Тиңлек, тигезлек... Димәк, "хөр мәмләкәт" дип әйтүдә шигырь рухына туры килгән астарлы фикерне, ягъни элек дәүләт тоткан халыкның иң бөек максатын күзалларга мөмкин. Тыныш билгеләре үзләренең әһәмиятен менә нинди хәлләрдә раслый. Чын мәгънәсендә мөһим, алай гына түгел, дәүләткә торырлык өтер!

Яхшы беләбез, милли-азатлык темасына кагылышлы "куркыныч идеяләр" үткәрелгән сәнгать әсәрләре империячел фикер йөртеп гамәл кылган илне һәрдаим өркеткән. Ә Габдулла Тукайның "Китмибез!" исемле шигырендә хакимиятне ярсыта торган мотивлар шактый ук. Шуларның аеруча кыю әйтелгәнен югарыда карап үттек инде. Бу шигъри мөрәҗәгате өчен шагыйрьне патша цензурасы гына түгел, хәтта аның охранкасы да җае чыккан саен эзәрлекләп килгән. "Габдулла Тукаев шигырьләре"нең 4 нче дәфтәрендә ничектер дөнья күрә алган әсәр шул ук исемдәге җыентыкның икенче басмасыннан хәтәр утлы күмердәй читкә ыргытылган. Авторның үзе тарафыннан төзеп калдырылган соңгы мәҗмугада да, башка күп кенә басмаларда да "Китмибез!"гә урын табылмаган. Китаплар чыгу дәвам иткән. Әлеге "гаугалы шигырь"дән башка Габдулла Тукайның иҗаты тулы күренмәс иде - ул халыкка хезмәт итүдә үзенә билгеләнгән вазифасына барыбер әйләнеп кайта. Бу җәһәттән шагыйрь әсәрләренең 1955-1956 елларда басылган дүрттомлыгы, инде әйтеп үткәнемчә, "Китмибез!" әсәренең җиренә җиткереп бирелүе белән аерылып тора. Анда әлеге дә баягы тыныш билгеләре тел кагыйдәләренчә куелган, алар шигырьнең төп интонациясен дөрес итеп чагылдыруга хезмәт итә. Шактый озын-озак тәнәфестән соң, ягъни 1975-1976 һәм 1985-1986 елларда дөнья күргән күптомлыкларда исә бу әсәрнең мәгълүм юлы мәгънәви яктан бозылуга дучар ителгән. Әле быел чыга башлаган академик басмада да "хөр мәмләкәт, хөр Русия" сызык аша язылган. Хаталану кабатлана. Төп фикерләрнең берсен югалту безләрне артык борчымый күк. Их, икеләнергә сәбәп калмас иде, әмма "Китмибез!"нең кулъязмасы сакланмаган. Хәер, шигырь караламасы югалмаган очракта да, без классикларны кайвакыт "төзәткәләргә" хирыс. Юк, Габдулла Тукайның әлеге мөһим җөмләсенә совет цензорлары кул тыкмаган, кызыл каләм ияләре пунктуациянең андый ук нечкәлекләрен белеп бетерми. Өтерне сызыкка алыштырып куегыз, дип, Мәскәү дә күрсәтмә бирмәгән. Үзебез дә оста. Кабатлап әйтәм, кычытмаган җирне кашырга безгә генә куш, бу эштә һәммәсеннән дә уздырып җибәрәбез. Дәүләткә торырлык өтер мәсьәләсендә дә кайбер галимнәребез сәяси уяулык күрсәткәндер. Без бөтенләй деградацияләнеп барабыз бугай. Әгәр "Казнить нельзя помиловать" сүзтезмәсендә кирәкле урынга өтер куегыз, дисәләр, анда да тыныш билгесен үз файдабызга төртә алмас идек. Шайтан алгыры, поляк язучысы Ольгерд Терлецкий дөрес әйткән булып чыга: "Тел - ифрат мөһим нәрсә, аны тел белгечләренә генә ышанып тапшырырга ярамый".

* * *

Безнең өчен кадерле күптомлыклар турында язар сүзләр күп булса да, шагыйребез үзе еш кабатлаганча, бик кызып киткән каләмемне хәзергә "чәнчеп куярга" вакыт җитеп килә. Чынлап та сузыла төшкән мәкаләмне түгәрәкләп куяр алдыннан Габдулла Тукайның "Казанга кайтыш" юлъязмасын искә төшерәсе иттем. Дөресрәге, андагы сәеррәк бер киная кинәт кенә хәтердә яңарды. "... Бисмиллаһ иррәхманир рәхим, - дип башлый автор. - Тырнакларны кәгазьгә төреп, стена җарыгына куйдым". Әлбәттә, шагыйрь әлеге җөмләгә үзенчә мәгънә салган. Шәхсән үзем бу җәһәттән шуны гына әйтергә телим: урыны-урыны белән эзләнүләргә охшап киткән хезмәтемдә шагыйрь тырнакларын актарып чыгаруны максат итмәдем, Аллам сакласын, кайчандыр тәртә башы тидереп үткән кешеләрнең тырнак астыннан кер табарга да омтылмадым. Төчелек кушмыйча белдерәм, Тукаебыз миңа да якын, аны башкалардан ким яратмыйм. Теләгем гап-гади: шагыйрьнең тулы әдәби мирасы тупланган күптомлыкны үзенә лаек биеклектә бастырып чыгаруга ирешү. Ышанасыздыр, зурдан кубып фикер йөрткәндә бурычыбыз хәзергә чаклы үтәлмәгән. Югыйсә Габдулла Тукайның вафатына да 100 елга якын вакыт үтте. Зур мөддәт бу! Насыйп тәкъдире буенча дөньяда нибары 27 ел гына яшәп киткән шагыйрьнең барлы-юклы 7-8 санәлек иҗат гомерендә язганнарын бүгенгәчә тәртипкә китерә алмыйбыз. "Һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле", дип өметләнгән ул, әмма аның күпкырлы өйрәнүне эченә алган ышанычын тулырак итеп аклар өчен бер гасыр гына аз икән. Һәрхәлдә, шулай килеп чыга. Гәрчә бу юнәлештә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты биниһая зур эш башкарса да, татар халкы өчен иң сөекле затның үзен һәм сүзен тикшерүдә төгәлләнеш көткән гамәлләр байтак әле. Әйтик, Габдулла Тукай энциклопедиясен әзерләү турында сөйләп, инде ничә еллар авыз суын корытабыз. Тик бу мөһим проект әлегә ярты юлда гына. Шагыйрьнең әдәби мирасын барлау хакында купшы хисаплар тотсак та, аның әсәрләрен киң җәмәгатьчелеккә тулы библиографиядә күрсәтү һаман кичектерелә. Шулай ук Габдулла Тукайга багышланган мемуар китаплар да мондый башкарылышта реаль күзалланган бөтенлеккә дәгъва итә алмый. Моңарчы чыгарылган басмаларда туплап бирелгән күп кенә хатирәләр утызынчы еллардагы вульгарлаштыру шаукымыннан шактый дәрәҗәдә зыян күргән. Хаксыз кыскартулар эзе күзгә бәрелеп тора. Совет хакимияте чорында хөкем сөргән идеологик басымга бәйле төрле сәбәпләр аркасында, мондый җыентыкларга Муса Бигиев, Гаяз Исхакый кебек мәшһүрләребезнең истәлекләре бөтенләй кертелмәгән. Шөкер, наширлек иреген чикләп торган калыплар инде күптән теге заманнарда калды, әмма узгынчы идеологияләрдән өстен хатирәләр китабы шушы вакытка кадәр күренми. Бу җәһәттән Тукайча әйтергә генә кала: "Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән..."

Сәерсенмәгез, чын аң белән эшләүгә килгәндә, борчулы күңелдә шик тә туа. Без кайвакыт артык көч түкмичә генә, җиңел генә ниндидер уңышка ирешергә телибез. Даими рәвештә кара эш башкару җитми. Әмәленә күрә гамәле. Мөһим бурыч үтәүне беркадәр үзагымына кую Габдулла Тукай иҗатын барлауда да сизелә. Моңа мисаллар хәтсез булды. Ничек гаҗәпләнмисең инде, басмага әзерләнгән өр-яңа күптомлыктагы әсәрләрне бер күздән карап, андагы орфографик, лексик, грамматик төгәлсезлекләрне дә бетерергә теләмибез. Хәтта шайтан кәлимәсе дә ике төрле, ягъни шайтан һәм шәйтан дип язылган. Хаталарны төзәтеп чыгарга нигәдер кул җитми. Әгәр авторга мондый мөмкинлек бирелгән булса, һичшиксез, ул орфографиядәге төрлелеккә юл куймас иде. Шулай ук шагыйрьнең башлангыч иҗатына караган күп кенә шигырьләрен дә, тәгаенрәк әйткәндә, аларның хәзерге әдәби телгә күчермәләрен дә яңадан тәфтишләп чыгарга кирәк. Мондый эштә камил эквивалентлыкка ирешү өчен әле тагын да күбрәк көч салу сорала.

Кайсы гына юнәлешне алмыйк - эреле-ваклы кимчелекләр күзгә төртелә. Гомумән, без даһи шагыйребезнең язганнарын тәртипкә китерү белән бер гасыр дәвамында өзлексез шөгыльләнергә тиеш идек. Әмма әлеге эшчәнлектә катгый даимилек сизелми. Аеруча соңгы чорларда. Әнә, Габдулла Тукайның чираттагы биштомлыгы чыкканнан соң инде 25 ел үтеп киткән ләбаса. Димәк, аның алты томнан торачак яңа академик басмасын әзерләүгә кимендә шушы кадәр вакыт сарыф ителергә тиеш булган. Юк, безләр аска су кергәч кенә кыймылдый башлый, срогы китереп кыскач кына мөһим эшенә тотына. Хәер, бездә мондый зурлыктагы классикларның иҗатын өйрәнүче галимнәр дә сирәгәеп калды, чөнки элгәрләргә лаеклы алмаш хәстәрен күрүдә өзеклек килеп чыкты. Алдан уйланылган кайгыртучанлык җитмәде. Ә һәрбер филолог тукайчы була алмый, ошбу вазифа ниндидер сайланыш таләп итә...

Югарыда әйтелгәннәрдән аңлашылганча, татар халкына шушы максатларны үзәккә алып эшләүче махсус фәнни структура кирәк, иҗат дөньясын ачкан саен зурая баручы шагыйребез мондый кайгыртучанлыкка бик лаек. Әгәр күпкә алга карап гамәл кылуны гәүдәләндергән шундый заманча үзәк төзелә калса, ул әдәбият һәм сәнгатебезнең башка мәшһүрләрен дә әтрафлы өйрәнергә җирлек булыр иде.Ә боларны үтәмәү - гафу ителмәслек хәл. Әсәрләрен күптомлыкка туплап чыгару вазифасы йөкләнгән затлардан Габдулла Тукай үзе дә үтенеп сорый шикелле: "Зинһар, яхшылап... басыңыз... дикъкатьләп карап чыгыңыз". Һәм эшнең сыйфатын тикшерәчәге турында искәрткәндәй, әүвәлге теләгенә зыялы төстә өстәп куя: "Беренче корректурын үземә күрсәтсәңез икән..."

Кыска гына гомер шәме сүнеп барган мәлдә, әйе, Габдулла Тукай иҗат бакчасын чистартып чыгарырга омтылган. Әмма тәртипкә китерергә өлгерә алмаган, безгә дә бихисап эш калдырган. Шагыйрь теләген гамәлгә ашырыр өчен инде ничә еллар иҗтиһат кылабыз. Күрүебезчә, безгә мирас итеп тапшырылган иҗат хәзинәсен кирәкмәгәнчә рәткә салырга тырышулар да булды. Аның образлы рәвештә әйтелгән "рухани бүлмә"сен генә чүпләп калмадык, җан-тән җылысын сеңдергән "Болгар" кунакханәсен дә вәхшиләрчә җимертеп ташладык. Кайчандыр Тукаебыз "Болгар"ымыз бардыр", дип үзенчә шөкер кылган. Кызганыч, хәзер ул юк инде. Алай гынамы әле, хәтта кабер шәрифенә карата да зур мәсхәрәгә охшаш җыйнаксызлык кылынды. "Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы", дип мөрәҗәгать иткән Габдулла Тукай газиз әнисенә. Күзендәге иң ачы һәм татлы яшьнең дә нәкъ менә шушы кадерле башбатага тамуын теләгән. Әйтергә оят, дөньяга китерүчесе өчен гомере буе өзгәләнгән шагыйрь үзенең каберендә, баксаң, ирексездән бөтенләй башка диндәге чит-ят кешенең ташбилгесен сыендырып тоткан. Булдырганбыз, Габдулла Тукайның Яңа Татар бистәсе зиратындагы мемориаль һәйкәлен чираттагы юбилее уңаеннан төзекләндергән чакта аның нигезенә Мария Толстаяның (1827-1893) башка мазарлыктан йолкып алынган кабер ташы салып калдырылган. Бу ханымның кемлеген белгертеп үтик - вице-губернатор Петр Толстойның хатыны ул. Шул рәвешле аның татар зиратына күченгән кабер ташы ярты гасырдан артык сөекле шагыйребезнең җәсәде өстендә яткан. Менә монысы инде чын имансызлык була. Мистикага ышана башларсың. "Китмәсен күңелем очып, бастырып куй таш кына", дип язган Габдулла Тукай, һәм аның дөнья читлегеннән тарсынып очкан күңел кошына таш бастырып куйганнар.

"Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!" Әнә шулай уфтанган шагыйрь әлегәчә кыерсытуга дучар ителә. Үксезнең үпкәсе каты булыр, дип кисәткән борынгы бабаларыбыз. Әгәр бөек ятимне җиренә җиткерелмәгән төрледән-төрле гамәлләребез белән рәнҗетәбез икән, димәк, аның алдында кылган гаеп-гөнаһ үзебез уйлаганнан да зуррак булып чыга. Ә безнең пәйгамбәргә тиң шагыйрьне саксыз үпкәләтергә, иҗадиятен өйрәнүдә начар эшләргә бөтенләй хакыбыз юк. Беренче зурлыктагы рухи символга әверелгән зат үзе дә кайгыртучанлык үзәгендә торырга тиеш. Башкача ярамый, чөнки ул милләт бәгыренең күзәнәкләренә шул дәрәҗәдә үтеп кергән, хәзер инде татарны Габдулла Тукайсыз аңлап та бетереп булмый. Мондый очракта һәммәбез дә, шул исәптән дәүләт тә, аңа мәңге бурычлы кала. Бездән һәрнәрсәдә җаваплылык сорала. Иң бөек максатыбызны белдерергә ярдәм иткән гаять әһәмиятле теге өтер өчен дә.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: