Мәдәни җомга

Замир НИЗАМЕТДИНОВ: АСРАМАГА БАЛА САТАБЫЗ...

Бу язмамны мин бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар" дигән автобиографик хикәятеннән өзекләр китерү белән башламак булдым: "... Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам карьянең имамына кияүгә чыкмыштыр. Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай...

Бу язмамны мин бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар" дигән автобиографик хикәятеннән өзекләр китерү белән башламак булдым: "... Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам карьянең имамына кияүгә чыкмыштыр.

Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән...

... Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч кирәк булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән.

Карчык исә үзенең: "Кадалмас әле, килмешәк!" - дигән "шәфкатьле" фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән...

... Мин монда (Саснада - З.Н.), әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый йөгереп чыгып: "Әнкәйне кайтарыңыз, әнкәйне биреңез!" - дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәәсаттыр иткәнемне язамын...

... Бу гаиләдә (Габдулла-Апушның әнисенең атасы булган Өчиледәге бабасының гаиләсе - З.Н.) һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗидә исемле кыздан башкасы) минем авыруыма: "Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде", - дип кенә караганнар...

... Ямщик Казанга килеп җиткәч, безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым, Печән базарында: "Асрарга бала бирәм, кем ала?" - дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган. Ул мине мөддәтсез бер асрау бала итеп өенә алып кайткан..."

Үзәкне өзгәләрлек, күңел-бәгырьне телгәләрлек бу хатирәдә, минемчә, үксез-ятимлекнең һәм үгилек-ялгызлыкның меңәрләгән сәбәпләренең берсе һәм андый сабый балаларның каһәрле язмышы бик төгәл-ачык сурәтләнгән. Ятим-үги бала нинди генә шатлыклар кичермәсен, нинди генә кайгы-хәсрәтләргә дучар булмасын, аны шул үксезлек язмышы һәм хис-тойгысы гомере буе озата бара. "Кара шәле килә сөйрәлеп" дигәндәй...

Сугыштан соңгы авыр балачак елларында безнең Сәрән авылында да, берән-сәрән булса да, хәллерәк йортларга кереп, хәер сорап йөрүчеләр дә бар иде. Туймазыдан бер аксак урыс абзые да сирәк-мирәк авылга килеп чыга һәм, арба-чанасын тартып, урам буйлап "Самавар тузатырга бармы?" дип кычкырып йөреп, самавыр төзәтеп, казан-чүлмәк ямап йөри иде. Ә читтән килгән бер мөселман бабае исә яңа туган сабый малайларны, нәни-нарасыйларны сөннәткә утыртып китә иде (бу хезмәтнең һәммәсенә йорт хуҗалары ипи, он һәм бәрәңге белән "эш хакы" түли иде).

Сугыштан соң авылда тол хатыннар һәм ятим балалар бик күп иде (күбесенең ирләре һәм әтиләре сугышта һәлак булган). Тормыш ифрат авыр, шәхси хуҗалыклардан барлы-юклы ит-сөт һәм май-йомырка гына түгел, хәтта көл, сөяк һәм тавык тизәге дә җыела. Күпчелек эш күмәк хуҗалыкларда да кул көче һәм көрәк-сәнәк, урак-чалгы, кәйлә-лом, пычкы-балта белән башкарыла. Тормыш йөген нигездә бәләкәй арба һәм кул чанасы тартып бара, шуңа күрә авылдагы карт-корының күбесенең бөкересе чыга иде...

Тормыш ничек кенә авыр булмасын, авылдагы тол хатыннарның берсе дә газиз балаларыннан баш тартмады, аларны балалар йортына тапшырмады. Авыл халкы түзә һәм күтәрә алмаслык авырлыкларны күмәк көч - өмәләр ярдәмендә җиңеп чыга, бер-берсенә ярдәмләшә иде. Авырлыгын да бергә күтәрә, кайгысын да бергә кичерә, шатлыгын да бергә бүлешә иде ул вакытта авылдашлар. Җырдагыча "бер телем икмәкне бишкә-унга бүлеп авыз итә иде". Алар һәр яңа туган сабыйга чиксез шатлана, "бәби ашы" китерә, "бәбәй мунчасы" яга, бала тапкан ананы кунак итә, кадерли, хөрмәтли. Ә инде кемдер вафат булса, кадерләп-зурлап соңгы юлга озата, шул гаиләнең кайгысын уртаклаша.

Әле дә хәтеремдә: Сталин бабай дөнья куйгач, безнең очка читтән бер гаилә кайтып урнашты. Колхоз аңа кышын яшелчә-җимеш саклый, ә язын үсентеләр үстерә торган бер йортны бирде. Тиздән гаилә башлыгы вафат булды, озакламый хатыны да җан тәслим кылды. Фәкыйрьлектә көн күргән гаиләдә ике сабый тома ятим калды. Рәхмәт яугыры, авыл халкы аларны читләтмәде, үз канаты астына алды: Ришатны минем балачак-яшүсмерлек еллары дустым Әхтәмнең әтисе-әнисе Хәертдин абзый белән Миңнегаян апа үзләренең 4 баласы арасына сыендырды һәм тәрбияләп үстерде. Ә Альбертны исә гомере буе ярымҗимерек йортта ялгызы яшәүче Гайнафа апа үз кочагына алды.

Ике бертуган ике йорт-гаиләдә исән-сау үсте, белем алды һәм үз юллары белән атлап китте. Шунысы шатлыклы: авылыбыз халкы, нинди генә авыр чорлар булмасын, бер генә ятим баланы да читкә асрамага, балалар йортына тәрбиягә дә бирмәде, үз кочак-куенына сыендырды...

Соңгы елларда ил-дәүләт җитәкчеләре демография, халык санын арттыру турында күп сөйли, хәтта бу максатка ирешү өчен бик күп зур акчалар да сарыф ителә (ни аяныч һәм оят, соңгы елларда "ана капиталы" алу өчен генә бала табу отышлы кәсепкә әйләнеп бара, ул баланың киләчәге кайбер аналарны борчымый да шикелле: бары тик кесәгә акча гына керсен). Нинди мәгънәсезлек: дәүләт үзе халык санын арттыру турында кайгырта, шул ук вакытта ятим-үги балаларын чит илләргә тарата. Йә, әйтегез, кайсы гына ил үзенең газиз балаларын читкә җибәрә - сата икән? Бу зур гөнаһ һәм җинаять ич. Хәзер байтак хатын-кызлар суррогат ана вазифасын гына үти түгелме соң? Шуны да онытмаска кирәк: балалар йортындагы ятим бала үз ата-анасының тәрбиясеннән һәм иркә-назыннан гына мәхрүм булса, чит илгә тәрбиягә бирелгән үги бала исә Туган илен, Ватанын да гомерлеккә югалта. Адәм баласын, бигрәк тә нарасый-сабыйларны, сары сагыш баса...

Бала туу - күп гаиләләр өчен зарыгып көтеп алынган шатлыклы вакыйга, зур бәйрәм. Күпләр аны - сабыйны - туй үткәреп, "салют" биреп, фейерверк атып каршы ала. Әмма күп кенә яшь аналар өчен яңа бала туу, теләк белән мөмкинлек бергә кисешеп, күтәрә алмаслык борчу-мәшәкатьләр тудыра. Нәтиҗәдә яшь аналарның җиңел-җилбәзәк холыклылары җинаятькә бара, вәхшилек кыла: сабыйдан баш тарта, ә кайчак аны үтерә дә. Бу инде безнең капитализм юлыннан китеп адашуыбызның нәтиҗәсе: хәзер күп кенә яшьләр өчен беренче урында сөю-мәхәббәт түгел, ә секс - кем белән булса да, ничек һәм кайда булса да, җенси мөнәсәбәткә керү. Кыскасы, "ирекле мәхәббәт" - йөгәнсезлек, оятсызлык һәм әхлаксызлык! Әйтергә-язарга да оят: шәһәрләребез һәм балалар йортлары... ташландык, сукбай һәм ятим-үги балалар белән тулып бара.

Русия елдан-ел бала тудырып, аларны уңга-сулга һәм чит илләргә таратучы инкубаторга әйләнеп бара. Безнең ил рәсми рәвештә, законлаштырып, үзенең "көндәше" һәм "партнеры" Америкага 60 меңнән артык ташландык һәм ятим-үксез баласын асрамага - тәрбиягә бирә (турысын гына әйткәндә, шул өлкәдә махсуслашкан мафия ул сабыйларны АКШка сата һәм акчасын үзләштерә). Шул рәвешле АКШ безнең ил халкы алдында матур, тәүфыйклы, игелекле,ярдәмчел кыяфәттә килеп баса. Ләкин шуны истән чыгармыйк: Америкага сатылган ул 60 меңнән артык бала беркайчан да безгә мәхәббәт һәм рәхмәт белән карамаячак, чөнки алардан газиз ата-анасы һәм Туган иле баш тарткан, чит илгә саткан. Шуңа күрә аларда гомере буе Русиягә карата нәфрәт яшәячәк. Бу инде иң зур югалту. Русиядән асрамага бала алу Америка өчен, беренче чиратта, шул ягы белән отышлы да.

Аның исә тактик-стратегик максаты көн кебек ачык: Русияне таркату һәм үзенә буйсындыру. Ни гаҗәп, безнең җәмгыять моңа бик тиз бирешә. Әлеге максатка ирешүнең иң отышлы юлы, әлбәттә, гаиләне таркату: йә ир белән хатын арасын бозу, аларны талаштыру-сугыштыру; йә гаиләдән, юлдан яздырып, баланы тартып алу (хәзер ир һәм хатын ике-өч көн сөяркәсе кочагында ятып кайтса да, бала әти-әнисен һәм укытучыны тыңламаса да, тәртип бозса да - һичкайчан да тавышыңны һәм кулыңны күтәрергә ярамый, кулларыңа чәчәк бәйләме тотып, елмаеп торырга гына кирәк, югыйсә, ата-ана хокукыннан мәхрүм итүләре бар). Әлегә кадәр дәүләтнең гаиләгә ярдәме, нигездә, шуңардан артмады. Биредә шунысы ачык: гаилә эчендәге, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне беркайчан да дәүләт җайга сала, хәл итә алганы юк әле (ир белән хатынны аеру һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм итүдән кала, әлбәттә)...

Илебез көннән-көн үз кыйбласын, иманын югалта бара. Русия кая бара, нинди җәмгыять төзибез, киләчәктә ничек яшәрбез - бу беркемне дә кызыксындырмый һәм борчымый бугай. Илнең хәтта анык идеологиясе дә юк. Идеологик һәм әхлак тәрбиясен бүген дин - чиркәү һәм мәчетләр башкарырга тырыша. Әмма Русиядә барлык гражданнар да диндар булмаганлыктан, поп һәм мулла сүзе һәркемгә дә барып җитми һәм йөрәк-бәгыренә үтеп керми.

Иксез-чиксез бай һәм зур Русиянең Америкага балалар озатып ятуы - оят һәм җинаять, әлбәттә. Сабыйларны - балалар йортына, ә өлкәннәрне картлар йортына җибәрү бездә гадәти күренешкә әйләнеп бара. Хәтта череп баеган кешеләрнең, зур түрәләрнең дә ата-анасыннан баш тарту очракларын беләм мин. Бу очракта: "Йа Хода, бәндәләреңә мөддәт бир", - дип ялварырга гына кала инде...

Туймазы каласы.
Башкортстан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: