Мәдәни җомга

Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН: ТҮБӘНГӘ КАРАП ШӨКЕР ИТ

Безгә, мәчеткә, туганыннан, иреннән-хатыныннан, күршесеннән зыян-зәүрәт күргән кешеләр күп килә. Беренче мәлдә кеше моны хаксызга рәнҗетелү дип кабул итәргә дә мөмкин. Ләкин, ике якны ды тыңлый башласаң, гаепнең атта да, тәртәдә дә икәне ачыклана. Гомумән, Аллаһы Тәгалә тормыш дигәнен шулай төзегән, кешегә килгән һәр борчуның, афәтнең нигезендә ниндидер гыйбрәт, хикмәт...

Безгә, мәчеткә, туганыннан, иреннән-хатыныннан, күршесеннән зыян-зәүрәт күргән кешеләр күп килә. Беренче мәлдә кеше моны хаксызга рәнҗетелү дип кабул итәргә дә мөмкин. Ләкин, ике якны ды тыңлый башласаң, гаепнең атта да, тәртәдә дә икәне ачыклана. Гомумән, Аллаһы Тәгалә тормыш дигәнен шулай төзегән, кешегә килгән һәр борчуның, афәтнең нигезендә ниндидер гыйбрәт, хикмәт ята. Шул хикмәтләрнең берсе турында Аллаһы Тәгалә "Шура" сүрәсенең 30 нчы аятендә: "Сезгә килгән һәрбер авырлык сезнең үз кулыгыз белән кәсеп иткәнегезнең бер нәтиҗәсе", - дип әйтә. Үзем кешеләргә күбрәк шушы аятькә нигезләнеп аңлатырга тырышам. Чөнки кешедән гаеп эзләү иң җиңеле. Ә инде үзеңдә булганын күрәсең килми.

Халыкта "Ни чәчсәң, шуны урырсың", дигән мәкаль бар. Аллаһ һәр кешегә ике кул насыйп иткән, ике кулга ике төрле орлыгын да биргән. Берсендә - чиста бодай бөртекләре, икенчесендә - алабута орлыгы. Кеше исә, калебендәге иманына, намусына, акылына нигезләнеп, кайсы орлыкны чәчәсен үзе сайлый. Әмма язын бакчаңа алабута чәчеп, көзен бодай җыеп булмый. Алабута орлыгын кулыңнан төшереп кенә җибәр, ул бик әрсез, тиз үсә, бөтен бакчаңны баса. Аны карыйсы да, тәрбиялисе дә юк. Ләкин, чиста бодай үстерим, дисәң, анысы зур көч таләп итә. Шуның кебек, тормышта уйламыйча, аңламыйча да кылынган гөнаһлар, бармак арасыннан сизелми төшеп калган алабута орлыклары кебек, көннәрдән бер көнне гел көтмәгәндә тормыш юлыңда үсә дә чыга. Кылган гөнаһларын онытып өлгергән кеше: "Бу афәтләр нигә миңа гына килә икән?" - дигән сораулар бирергә тотына. Кайчандыр, кайдадыр кылган гөнаһлы гамәлен чүп үләненең орлыгы кебек, җир куенына урнашкан да, үз вакытын көтеп яткан. Чыннан да, кылган гөнаһыңның җәзасы кайчан һәм кайдан килеп чыгасын белмисең. Бу - Аллаһ куйган канун, моны беркем дә үзгәртә дә, моннан кача да алмый.

Бервакыт, төнге 11ләрдә Чаллы шәһәрендә бер кибеттән чыктым да, боҗрага кадәр бик ерак барасы булгач, ярамаса да якындагы борылышта гына борылырга булдым. Төнлә машиналар юк, як-ягыма карадым да, бисмилламны әйтеп, тиешсез урында борылып юлымны кыскарттым. Ярты чакрымлап юл үттем микән, мине ДАИ хезмәткәрләре туктатты. Антирадар да кычкырмады, шулай да тизлекне арттырган өчен туктатканнар икән. Минем көлә-көлә яннарына килүемне күреп, алар: "Ник көләсең?" - дип сорады. "Менә, - мин әйтәм. - Аллаһы Тәгалә барыбер тота икән. Теге киселештә кагыйдәне бозган идем, анда инспекторлар юк иде. Шуның өчен монда барыбер туктаттыгыз". Шулай икән ул тормыш юллары, теге киселештә бозганың өчен бу киселештә түләргә туры килә.

Бер көнне мәчеткә бер ир кеше килде. "Эштә бер әхлаксыз хатын-кызны өстебездән җитәкче итеп куйдылар, - ди. - Тәрбиясез, сүгенә, тәмәке тарта... Бу хәлгә ничек түзәргә инде?"- ди. Мин: "Өегездә хәлләр ничек соң, абый?" - дип сорадым. Ул, бераз сәерсенеп: "Аллага шөкер, хатыным, балаларым бик әйбәт", - диде. Шуннан соң мин аңа бер китаптан укыган кыйссаны сөйләдем: "Бер бик хөрмәтле остаз яшәгән икән. Аны шәкертләре шулхәтле хөрмәт иткән, хәтта кулларында күтәреп йөртергә дә әзер булган. Ләкин остазның хатыны бик әдәпсез икән. Шәкертләр бу хәлне күреп бик борчылган. Хатынның иренә карата хөрмәтсезлеге әйләнә-тирәдәгеләргә бик тиз сизелә бит. Көннәрдән бер көнне алар, кыюлыкларын җыеп, бу хакта остазның үзенә сүз кузгатасы иткән: "Ий, остазыбыз, без сезне шулкадәр хөрмәт итәбез, ләкин сезнең хатыныгызга бик ачуыбыз килә. Ул бер дә кадерегезне белми бит. Әгәр башка бер хатынга өйләнсәгез, ул сезне өрмәгән җиргә дә утыртмас иде", - дигән.

Остаз боларны тыңлап-тыңлап торган да: "Аллаһы Тәгалә һәркемгә тормышында кайсы да булса бер яктан сынау бирә, - дигән. - Кемдер саулык-сәламәтлеккә туймый, кемдер фәкыйрь булып, ачлы-туклы яши, ә кемнеңдер иманы зәгыйфь. Кемнеңдер хатыны, яисә ире, яки баласы борчый. Ә менә миңа Аллаһы Тәгалә бу сынауны хатынымнан биргән. Әгәр Аллаһыдан килгән шушы сынаудан баш тартсам, ул аны башка яктан бирер, дип куркам. Шуңа күрә мин сабыр итәм".

Тормыш бар яктан да түгәрәк булалмый. Кемнеңдер җитәкчесе бик яхшы, ә өендә тынычлык юк. Яисә киресенчә. Әгәр бар да тигез икән, ул дөнья түгел, ә оҗмах булыр иде. Әгәр без бер яктан килгән җитешсезлеккә сабыр итсәк, Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, нигъмәтне башка тарафтан бирәчәк. Минем өлкән яшьтәге бер дус абзыем бар. Еш кына без аның белән бергә юлга чыгабыз. Бервакыт, юл киселешенә килеп кергәч, тәрәзәләре каралтылган бер «Жигули» юл бирмәде. Югыйсә, юл кагыйдәсе буенча ул мине үткәреп җибәрергә тиеш иде. Моңа ачуым килеп, аны сүгә башлагач, янымда утырган абзый тыныч кына: "Хәзрәт, син юл бир, сиңа да башкалар юл бирер", - дип әйтеп куйды.

Тормышта юл куя белмәсәң, сиңа да куймыйлар икән. Һәм киресенчә, кайдадыр хаклы булсаң да, юл куясың икән, бер бик кирәк вакытта сиңа да юл куярлар. Бер гади генә мөселман гаиләсенә дин әһеле кунакка килгән. Гаилә башлыгы кунак белән табын корып утыра. Алар янәшәсендә бала-чагалары чабышып йөри. Ул балаларның әтиләренә шулкадәрле ихтирам һәм хөрмәт күрсәтүенә кунакның исе китә. Тегеләр әтиләренең күзенә генә карап тора икән. Шулвакыт кунак түзми: "Мондый тәрбияле балалар күргәнем юк иде, син аларны ничек шулай тәрбияли алдың?" - дип сорый. Әти кеше ничек җавап бирергә дә белмичә, уйлап торгач, әйтеп куя: "Ий, остазым, үзем дә бу хәлгә күптәннән гаҗәпләнәм. Ни сәбәпле мине балаларым шулкадәр ихтирам итәләр икән, дим. Мин аларның әниләре белән ничә ел бергә яшәп, аның миңа бер тапкыр да елмайганы булмады. Бәлки, шуңа сабыр иткәнем өчен, Аллаһы Тәгалә хөрмәтне балаларымнан биргәндер", - ди.

Мине дөрес аңлагыз, моң-зар белән килгән бөтен кешегә: «Син үзең гаепле», - дип әйтүем түгел бу. Әгәр берәүне нахакка рәнҗетсәләр, без ярдәм итәргә тиеш. Сүз монда тормышыңның кадерен, рәхәтен күрә белмәү, рәхмәтсезлек турында бара. Бу бик зур бәла. Андый кеше иң элек үзенә зыян сала. Зарлана башласаң, бөтен кешедә дә проблема бар. "Зарлану - монафыйклык билгесе", - ди Коръәни Кәрим. Аллаһы Тәгалә кешегә зарланып йөрмәскә куша. Зар-моңыңны бары Аллаһы Тәгаләгә генә әйтеп, догада булырга кирәк, һәм сиңа ярдәм итә алырдай кешегә генә зарыңны ачарга ярый.

Чынлыкта, без еш кына каршыбызда торган зиннәтле сарайларны күрмичә, янган хәрабәләрне генә күреп кайгырабыз. Шайтан дигән дошманыбыз бөтен кешене дә начар итеп күрсәтә белә, ләкин күзеңә кешедә булган кимчелек күренсә, аның яхшы якларын да күрә белергә кирәк. Югарыга карап фикер йөрт, түбәнгә карап шөкер ит, дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Аллаһка шөкер, бик күп тормыш дәресләрен бабамнан алырга насыйп булды. Ул безгә гел үзенең тормышын, күргәннәрен, кичергәннәрен сөйли иде. Ләкин колагымда һаман да аның: "Без күргәнне сезгә күрергә язмасын", - дигән сүзләре яңгырап тора. Чөнки алар үз гомерләрендә ниләр генә күрмәгән: сугышын да, ачлык-ялангачлыгын да, ятимлеген дә. Шуларны уйлап утырасың да: «Ий, Раббым, безнең борчу-мәшәкатьләребез әби-бабаларыбыз өстенә төшкән сынаулар белән чагыштырганда кысыр хәсрәт кенә», - дип куясың. Әбиемнең дә 1932 елда районнан килеп, бөтен әйберләрен талап чыгып киткән көннәре турында сөйләгәнен тыңлыйм да, алар ул вакытта кичергән белән безнең вак-төяк борчуларны якын да куярлык түгел, дим. Бүгенге көннең кадерен белү өчен, безгә кичәге көнебезне онытырга ярамый. Аллаһка шөкер, әле сугыш афәтләрен күргән, черек бәрәңге ашаган әби-бабайларыбыз исән. Аларның сөйләгәннәре хәзер безгә бер әкият кебек кенә тоела. Әгәр әби-бабаларыбыз күргәнне онытмасак, бүгенгесенә шөкер итәргә, рәхмәтле булырга өйрәнсәк, тормыш күпкә матур һәм күңеллерәк булыр иде. Аллаһы Тәгалә: "Миңа рәхмәтле була белсәгез, мин сезнең тормышыгызның куанычын, бәрәкәтен арттырырмын", - дигән бит.

Сарманда эшләгәндә, балаларның җәйге ялын үткәрү нияте белән, бераз иганәчеләргә мөрәҗәгать итеп йөрим... Кайбер җитәкчеләрнең кабинетларына керүгә, синең ник килгәнеңне сизеп, шундук үзләренең моң-зарларын сөйли башлыйлар: "Ий, хәзрәт, хәлләр авыр бит әле, - диләр. - Менә Ак Барс банкына 7 миллион кредит түлисе бар. Әле Сбербанктан биш миллион алган идек. Кергән акчасы да юк бит әле..." Кайвакыт, аны тыңлап торасың да, валлаһи, үзең аңа кесәңнән чыгарып бирердәй буласың. Бервакыт шулай күңелем төшеп, мәчеткә кайтып керүемә, телефон шылтырый. Бер әби икән. "Улым, балаларга лагерьга бер капчык бәрәңге әзерләп куйдым, кишерем дә бар. Кереп алыгыз әле, хәердән китсен", - ди. Әбекәй барлы-юклы пенсиясенә яши, әмма аның ярдәм итәсе килә. Шулай шул, изгелек кылганда иң элек кесә байлыгы түгел, күңел байлыгы кирәк.

Үзем кайвакыт спорт залына йөрим. Анда атнасына ике көн саулыкларын югалткан инвалидлар да килә. Аларның ничек итеп яшәргә тырышканын карап торасың да, кайвакыт оят булып китә. Янәшәмдә, 30 яшендә суга сикереп, умыртка баганасын сындырган бер егет шөгыльләнә. Бер көнне нәрсәгәдер бик куанган бу. Баксаң - күрәсең, аяк бармагын селкетә ала башлаган икән. Ә без иртән торабыз, кулыбыз-аягыбыз исән. Балалар, әти-әни, дип йөгерешеп йөри. Шул куаныч түгелмени? Шөкер итә белсәк иде, җәмәгать!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: