Мәдәни җомга

ТУКАЙ ЕЛЫ БЕЛӘН ХУШЛАШМЫЙБЫЗ

Роберт МИҢНУЛЛИН Әллә бераз картайта башлады инде, әллә вакыт дигәннәренең тизлеге үзгәрде, - елның узганы хәзер нигәдер сизелми дә кала. Әле кайчан гына зур өметләр белән, теләк-максатлар белән, "Тегесен эшләргә кирәк, монысына өлгерергә кирәк", дип, өр-яңа 2011 елны матур гына итеп башлаган идек, инде менә төгәлләнеп тә килә икән. Кай...

Роберт МИҢНУЛЛИН


Әллә бераз картайта башлады инде, әллә вакыт дигәннәренең тизлеге үзгәрде, - елның узганы хәзер нигәдер сизелми дә кала. Әле кайчан гына зур өметләр белән, теләк-максатлар белән, "Тегесен эшләргә кирәк, монысына өлгерергә кирәк", дип, өр-яңа 2011 елны матур гына итеп башлаган идек, инде менә төгәлләнеп тә килә икән. Кай арада өлгергәндер... Ә без монда өметләнгәннәребезнең күбесенә өлгермичә дә калдык. Элегрәк, без бала чакта, яшьрәк чакта башкачарак иде шикелле. Мостай Кәрим юкка гына "Озын-озак балачак" дип язмагандыр, күрәсең.

Аннары дөньясы да әллә ниндигә әйләнде бит: яңа көн тууга ыгы-зыгы башлана. Бу хәтта табигатьтә дә нык сизелә. Элекке кебек атналарга, айларга сузылган бер халәттәге һава торышлары сагынып сөйләргә генә калды. Атнасына гына түгел, көненә йөз төрлегә әйләнә. Һава басымы, температура, явым-төшем иртән бер төрле, кичкә бөтенләй башка. Җәмгыяте дә шул: яшәү, тормыш итү бермә-бер катлауланды, ул торган саен мәшәкатьлерәк була бара. Хәтта өйдәге эшләргә дә җитешеп булмый: балалар, оныклар… Краннан су ага, слесарьне, электрикны чакырырга кирәк. Почта тартмасын ачып карыйсың: ул йөз төрле салым түләр өчен квитанцияләр белән тулы. Аларны күтәреп, почтага чабасың: почта йә ремонтта, йә су буе чират, йә кабул итү көне түгел. Һәрхәлдә, бер генә тапкыр барып, йомышыңны үтәрмен димә. Бөтен җирдә дә шулай. Нидер эшләргә тотынасың, йөз төрле справка кирәк. Тагын шәһәр буйлап чабарга туры килә.

Эштә дә шул ук хәл. Төп эшеңнән тыш, килүеңә дистәләгән чакыру көтеп тора: фәлән көнне фәлән сәгатьтә фәлән чара. Чара дигәнең йә киңәшмә, йә очрашу, йә түгәрәк өстәл, йә фестиваль, конференция, семинар, сессия, утырыш, форум, кичә, юбилей… Барысына да барырга, барысында да катнашырга, чыгыш ясарга кирәк. Ә аларның күбесе бер кирәге булмаган формаль чаралар булып чыга. Отчет бирер өчен, "птичка" куяр өчен, ягъни мәсәлән, эш күрсәтер өчен уйлап табылган, дөресрәге, аларның күбесе конкрет эш эшләмәс өчен уйлап табылган әйберләр. Ә чараларны һәрбер оешма, һәрбер предприятие, һәрбер министрлык, район, шәһәр оештыра. Республика күләмендәгеләрне әйтеп тә торасы юк. Казанда уздырылган һәртөрле бөтенрусия җыеннары, бөтен дөнья әһәмиятенә ия халыкара сәяси чаралар күпме? Буа буарлык. Әгәр дә андый чараларны саный китсәң, ис китмәле сан килеп чыгар иде. Бер караганда, болар барысы да безнең Татарстанның, Казанның дөньякүләм абруен күтәрә, дөнья җәмәгатьчелеге алдында безнең кемлегебезне күрсәтә. Икенче караганда, чараларның күбесе акча туздыру, вакыт уздыру өчен генә уздырыла дигән тәэсир калдыра. Мин моны үзем шул чараларның шактыенда катнашкан кеше буларак әйтәм. Күпме кешенең алтындай кадерле вакытлары шул чараларда уза. Шул утырышларда утыра-утыра кайбер чиновникларның гомерләре әрәм була. Тарта-суза булса да, үземне дә шулар исәбенә кертергә туры килә. Ә бит кампитрлар заманы, электрон хөкүмәт, дибез, модернизация, дибез… Һәрбер чиновникның кулында телефон да ноутбук, iPаd та iphone, тагын әллә нинди техник әкәмәтләр. Бөтен мәсьәләләрне эш урынында утырган килеш тә хәл итәргә мөмкин дә бит, югыйсә…

Менә әле ел буена эшләргә өлгергән кайбер эшләремне, кылган гамәлләремне барлап утырам. Аларның бөтенесе дә республикабыз тормышы, Дәүләт Советы эшчәнлеге, әдәби һәм мәдәни чаралар белән, дөнья буйлап сибелеп, чәчелеп яшәгән халкыбызның мәнфәгатьләре белән турыдан-туры бәйләнгән.

Парламентта башкарылган эшләр дә җитәрлек. Татарстан законнарының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе буларак, ел дәвамында йөзләгән законның урыс һәм татар телендәге вариантларын укып чыгып, аларның тәңгәллеген тикшерү, бердәйлеген тәэмин итү. Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы буларак, кергән законнарны беренче, икенче, өченче укылышка әзерләшү, комитет әгъзалары белән районнарга чыгып, җирле үзидарәгә кагылышлы яңа законнарның үтәлешен тикшерү, сайлаучылар белән очрашу, сайлаучылардан килгән гозернамәләр белән эшләү, фракция эшендә катнашу, В.Путинның Казандагы кабул итү бүлмәсендә сайлаучыларны кабул итү, мәктәпләрдә парламент дәресләре уздыру... Депутатның күзгә күренмәгән, әмма закон һәм регламент буенча эшләргә тиеш эшләре бихисап.

Әлбәттә, минем депутатлыгым язучылыгым белән һәрвакыт бергә үрелеп бара. Авылларда халык белән, мәктәпләрдә укучылар белән, югары уку йортларында студентлар белән очрашулар вакытында Дәүләт Советы исеменнән дә, әдип буларак та чыгыш ясарга туры килә. Сораулар биргәндә сайлаучылар да, укучы балалар да, һичшиксез, республикадагы вакыйгаларга, социаль проблемаларга, Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләренә, законнарның үтәлешенә, мәдәният һәм мәгариф мәсьәләләренә, авылларның киләчәгенә, телләр язмышына кагылмыйча калганнары юк. Республика җитәкчелеге өчен дә, федераль хакимиятнең эшләмәгән эшләре өчен дә, тирләп-пешеп булса да, сиңа җавап бирергә кирәк...

2011 ел тарихка кереп бара. Аңа төгәл бәяне соңрак бирерләр. Миңа калса, ул соңгы берничә елдагыдан әлләни аерылып тормады шикелле. Шул ук бер темалар, бер үк төрле хәбәрләр, бер-берсенә охшаган яңалыклар. Ел дәвамында булган бик күп вакыйгаларның, югалту-табышларның һәммәсе дә минем үземә дә йә уңай яктан, йә булмаса, тискәре яктан тәэсир иткән, минем күңелем аша узган, минем хис-тойгыларымны кузгаткан. Мин биредә дөнья хәлләрен дә, Русиядә булып яткан вакыйгаларны да күз алдында тотам, билгеле. Дөньяда бигрәк тә соңгы елларда табигый һәм техноген катастрофалар булып кына тора. Аларның исәбе-хисабы юк. Әмма безне иң тетрәндергән вакыйга, мөгаен, "Булгария" теплоходының үзебезнең Иделдәге һәлакәте булгандыр. Әлеге коточкыч фаҗиганең яралары безнең күңелләрдә озак еллар сыкрар әле.

Шулай ук арабыздан балаларыбызның бөек шагыйре, остазыбыз Шәүкәт Галиев, күренекле балалар язучысы Ләбибә Ихсанова, халык шагыйре, легендар шәхесебез Фәнис Яруллин, әдәбиятебезнең, фәнебезнең кадерле вәкилләре Рафаэль Мостафин, Миркасыйм Госманов китеп барды. Нинди асыл затлар иде бит! Алар безнең рухи тормышыбызны, булмышыбызны баетып, тулыландырып, яктыртып тора иде. Алар халкыбызга хезмәт итүнең матур үрнәген күрсәтеп китте. Әлеге шәхесләрне алыштырырлык яңа яшь буын тиз генә килерме? Булганнары алар кебек яши, иҗат итә алырмы? Уйландыра, күңелне моңсу хисләр биләп ала…

2011 ел бөегебез Габдулла Тукай исеме астында узды. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Указы бик вакытлы һәм бик урынлы булды. Ел дәвамында безнең милләт буларак урыныбызны, дәрәҗәбезне билгели торган Тукай рухы илә яшәвебез белән халкыбызның милли хисләрен, милли үзаңын, ниһаять, милли горурлыгын күтәрүдә зур эш эшләдек, дип исәплим. Тырышсаң, була икән! Эшләсәң, эш чыдамый икән! Без, чыннан да, Тукай елын һич булмаганча югары дәрәҗәдә уздыруга ирештек. Аның бөеклеген күршеләребезгә, дөнья халыкларына мөмкин кадәр җиткерә алдык.

Беренчедән, ул Татарстанда гына түгел, ә бөтен татар дөньясында, шулай ук халыкара "ТЮРКСОЙ" оешмасы башлангычы белән, бөтен төрки илләрдә дә киң билгеләп үтелде. Икенчедән, Тукай елын уздыруда халыкара ЮНЕСКО оешмасы да актив катнашты. Ел дәвамында төрки илләрнең күбесендә Тукайга багышланган төрледән-төрле чаралар уздырылды. Русиянең бик күп төбәкләрендә, шул исәптән, Мәскәү белән Санкт-Петербугта, Димитровградта, Төркия, Әзәрбәйҗан, Казахстан кебек илләрдә Тукай исемендәге парклар ачылды, һәйкәлләр куелды, фәнни-гамәли конференцияләр, әдәби кичәләр үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер: боларның һәммәсе дә бөек Тукайга һәм, әлбәттә инде, татар халкына мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән, аларның олылыгына инанып, аларның дөнья алдындагы абруен икърар итеп башкарылды. Моның ачык мисалы Казанда Тукайның туган көннәрендә узган тантаналы чаралар булгандыр, мөгаен. Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздырган халыкара фәнни-гамәли конференциягә 11 илдән дөньякүләм билгеле зур-зур галимнәр, әдипләр җыелды. Аларның һәрбер сүзе Тукайга, татар халкына җылы, ихлас хисләр белән сугарылган иде.

Тукай елы уңаеннан чаралар бик күп булды. Шундыйларның кайберләрендә минем үземә дә катнашу насыйп булды. Ижау шәһәрендә узган әдәби-музыкаль кичәләрдә, Рәдиф Гаташ белән икәү Уфада узган кичәдә катнаштык, чыгышлар ясадык. "Кызыл таң" гәзите оештырган түгәрәк өстәл утырышында без башкорт шагыйре Ирек Киньябулатов белән икәү Уфада да Тукайга һәйкәл куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыктык. Әлеге тәкъдимне Уфада яшәүче башкорт һәм татар зыялылары да күтәреп алды. Алар Башкортстан Президентына мөрәҗәгать итте. Ризалык бирелде шикелле. Киләсе елда, Тукайның Уфага баруына 100 ел тулган елда ул һәйкәл "Нур" Татар дәүләт театры бинасы каршында балкып торыр, дигән ышаныч бар. Һәйкәл дигәннән, Чаллыда да Тукайга искиткеч матур мәһабәт һәйкәл куелды. Аны ачу тантанасында миңа да катнашырга һәм чыгыш ясарга туры килде.

Иң истә калганы Тукай елы кысаларында Аргентинага барып кайту булды бугай. Мин анда Аргентина Язучылар ассоциациясендә язучылар белән, Аргентинаның Әдәбият һәм тел академиясе галимнәре белән, студентлар һәм укучылар белән очраштым. Очрашулар вакытында аларга татарлар, Татарстан, әдәбиятебез турында, һәм, әлбәттә инде, газизебез Габдулла Тукай хакында да сөйләдем. Үзем белән аның чит телләрдә чыккан берничә яңа китабын, шулай ук Тукай турында фильм да алып барган идем. Аларны алып баруым бик әйбәт булды, аргентиналылар аны зур кызыксыну белән карады. Моңа кадәр татарлар турында гына түгел, Русия турында да бик аз ишетеп белгән халыкка, чыннан да, кызык булды шикелле. Тик шунысы, Тукайның испан теленә тәрҗемә ителгән бер генә шигырен дә таба алмадым. Шуңа күрә татардан урыска, урыстан испанчага тәрҗемә итеп ишеттерергә туры килде. Анысы ярап куйды, тәрҗемәчеләре әйбәт иде.

Тукай елы кысаларында уздырылган башка әдәби вакыйгалар да истә калырлык булды. Әле күптән түгел генә барыбызның да остазы, олуг шагыйребез Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан Камал театрында искә алу кичәсе күңелгә уелып калды. Тукай елында бигрәк тә әдәбиятебезнең 41нче елгылары аерылып торды. 70 яшьлекләрен олылап, матурлап уздырган атаклы шагыйрьләребез Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, күренекле проза остасы Фоат Садриев, үзенчәлекле драматургыбыз Ризван Хәмид, әдәбиятебезгә армый-талмый хезмәт итүче галимебез Фоат Галимуллин... Арабыздан бик иртә киткән талантлы каләмдәшебез Рәшит Әхмәтҗанов та онытылмады. Алар үзләренең кабатланмас иҗатлары белән чын мәгънәсендә Тукай варислары булуын кат-кат раслаган әдипләребез...

Мине иң нык куандырганы - Тукай китапларының юбилей елында күпләп чыгуы булды. Биредә Татарстан китап нәшрияте дә, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да, Язучылар берлеге дә, Мәдәният министрлыгы да күңел биреп тырышты. Тукайның "Газпром трансгаз Казан"ның генераль директоры Рәфкат Кантюков ярдәме белән дөнья күргән ике телдәге калын, затлы басмасы; академик алтытомлыгының беренче ике томы, Мәскәү шагыйрьләре тәрҗемә иткән "Фаэтон весны" исемле урысча китабы, татарча, урысча, башкортча, удмуртча, марича тәрҗемәләрне туплаган китап, Тукайның ПЭН-үзәк әзерләгән дүрт телдәге әкиятләре, Равил Бохараев тырышлыгы белән Лондонда инглиз телендә чыккан шигырьләр җыентыгы... Татарстан китап нәшриятенең балалар өчен төсле рәсемнәр белән бизәп чыгарган тагын берничә китабы... Болары инде оештырылып, планлаштырылып, Татарстан бюджеты акчасына басылган үз китапларыбыз.

Мине тагын да ныграк сөендергәне - чит-ят җирләрдә яшәүче милләттәшләребезнең, каләмдәшләребезнең Тукайга булган олуг ихтирамы. Уйлап кына карагыз: ерак Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез Фазыйла Насретдин белән Фәридә Низаметдин үз тырышлыклары белән, үзләре чын тәрҗемәче табып, Тукайның "Су анасы"н фин теленә тәрҗемә иттереп, үз акчаларына балалар өчен менә дигән китап бастырды. Рәхмәт дими, ни дисең аларга! Ә Чуашиянең халык шагыйре Валери Тургай олуг юбилей алдыннан беренчеләрдән булып Г. Тукай шигырьләрен тәрҗемә итте. Тукайның чуаш телендәге китабын тәкъдим итү мәҗлесе Казанда да булды. Аның химаячесе шулай ук безнең милләттәшебез, Чабаксарда яшәүче меценат К.Пахалов булып чыкты. Тагын бер милләттәшебезне атап китәсем килә. Ул - Ижауда яшәгән Ирек Шәрипов. Минем дустым, Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Серги тәрҗемә иткән Тукай шигырьләрен китап итеп бастыруда ул турыдан-туры катнашты. Нәтиҗәдә Тукай шигырьләре удмурт телендә дә яңгыраш тапты. Китапка кереш сүзне мин фәкыйрегездән яздырып алдылар.

Тагын бер тәрҗемәче дустымны телгә алмый китә алмыйм. Әзәрбәйҗанның өлкән шагыйре Мәмәд Казыйм узган ел минем китабымны Бакыда әзәрбәйҗан телендә бастырып чыгарды. Тукайның юбилее җитә, дигәч, ул миннән Тукай китапларын да соратып алды, тәрҗемә итәргә теләге барлыгын белдерде. Һәм эшкә дә тотынды. Ул Казанга бөек шагыйрьнең юбилеена да килде. Үзе белән Тукайның әзәрбәйҗан теленә үзе тәрҗемә иткән, зур кереш сүзен дә үзе язган бик матур яңа китабын да алып килгән иде. Афәрин, Мәмәд муаллим, дими ни дисең?! Ә китапны чыгаруда Казанда яшәүче туганыбыз, Татарстан әзәриләренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Зияфәт Гасыймов булышлык күрсәтте. Иң гаҗәпләндергәне - Әзәрбәйҗанның күренекле галиме, тәрҗемәче Рәмиз Әскәрнең беркем кушмыйча, үзе теләп Тукайның шигырьләрен тәрҗемә итүе, аны үз телендә китап итеп бастырып чыгаруы булды. Иганәчесе исә - Канадада яшәүче әзәри кешесе Әли Әскәр. Ә без аны Тукай бәйрәменә дә чакырмаганбыз... Ярый әле соң булса да, ялгышыбызны күпмедер дәрәҗәдә төзәттек: әле күптән түгел генә Бакыда Тукайга багышлап уздырылган узган фәнни-гамәли конференциядә Рәмиз Әскәрнең әлеге китабын тәкъдим итү дә булды, аның үзенә Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияткә күрсәткән хезмәтләре өчен" билгесе тапшырылды. Ә калганнарга рәхмәтләребез кайда? Югыйсә, мин моннан берничә ай элек Язучылар берлеге идарәсендә дә, Мәдәният министрлыгында да Тукай иҗатын актив пропагандалаганнары, аның әсәрләрен үз телләренә тәрҗемә иткәннәре өчен Мәмәд Казыймга, Рәмиз Әскәргә, төрек шагыйре Али Акбашка, башкорт шагыйре Ирек Киньябулатовка, удмурт шагыйре Вячеслав Ар-Сергига, чуаш шагыйре Валери Тургайга, Мәскәүдә яшәүче Венера Вәлиева-Думаевага (ул да Тукайның шигырьләрен урыс теленә тәрҗемә итеп бастырды), Чиләбенең урыс телле күренекле язучысы Рөстәм Вәлиевкә (ул Тукай турында "Земные заботы" дигән роман язды) "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирергә кирәк, дигән фикер әйткән идем. Әмма әлегә кадәр кузгалучы юк. Югыйсә, идарә бу тәкъдимне бертавыштан хуплаган иде, Мәдәният министрлыгында да хуплап баш какканнар иде... Әгәр дә татар милләтен дөньяга танытасыбыз килә икән, Тукайлы татар әдәбиятен дөньяга чыгарасыбыз килә икән, рәхмәтле дә була белергә кирәк безгә. Дөнья бүгенге белән генә бетми бит әле...

Менә дүртенче ел рәттән мин ТНВ каналыннан "Китап" дигән тапшырулар циклы алып барам. Әлеге тапшыруларның берничәсендә Тукай елы уңаеннан чыккан китаплар турында да сүз булган иде. Атна саен экраннарга чыга торган ярты сәгатьлек "Китап" тапшыруын тамашачыларыбыз быел да вакытында карап бара алды. Вакыты бик үк уңайлы булмауга да карамастан, тапшыруны көтеп алалар. Бигрәк тә Татарстаннан читтә, Казаннан китаплар барып җитмәгән, татар китабы тансык булган төбәкләрдә яратып карыйлар. Без инде йөзгә якын тапшыру күрсәттек. Әгәр дә һәр тапшыру икешәр-өчәр тапкыр күрсәтелгәнне дә исәпкә алсак, шактый җыела икән. Мин инде үземчә, изге эш эшлим, татар китабы игътибарга, рекламага мохтаҗ, дип уйлаган булам. Әмма гади тамашачыларыбыздан бик күп тапкырлар хуплау сүзләре ишетсәм дә, үзебезнең каләмдәшләрдән бер җылы сүз дә ишеткәнем юк дияргә була. Шулай ук безнең хөрмәтле гәзитләребез дә әлеге тапшырулар турында ләм-мим. Монда инде икенең берседер: яисә безнең язучылар, журналистларыбыз "попсовый" концертлардан башканы карамый, яисә аларга татар китабы бөтенләй кирәк түгел... Икенчесе чынгарак охшаган.

Казанда мин дүртенче ел инде үземнең бер китабымны да чыгарганым юк. Шулай да быел "Наҗар Нәҗми. Милли җаным" дигән бик әйбәт бер китап чыгаруга ирештем. Ул китап дөньясында, әдәби тормышыбызда олы бер вакыйга булды. Мин аны һич кыенсынусыз 2011 елның иң уңышлы китабы, дип исәплим. Белүемчә, Уфада аны татары да, башкорты да чират торып укый. Бездә дә укыганнар күрер: Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең бөтен иҗаты, тормышы, татар әдәбияте, татар язучылары, Казан белән ихлас мөнәсәбәте бөтен тулылыгында чагыла анда. Без Наҗар ага алдында күпмедер дәрәҗәдә бурычлы идек. Мин шул уртак бурычыбызны үтәдем. Шуны аңлаган өчен Татарстан китап нәшриятенә дә ихластан рәхмәт әйтәм.

Тукай елы минем үземә дә шактый гына әдәби куанычлар алып килде. Иң элек Черногориядән матур бер хәбәр килеп иреште. Минем дустым, шул илнең күренекле шагыйре Душан Джуришич минем балалар өчен шигырьләремне тәрҗемә иткән һәм китабымны бастырып чыгарган. Аннары Ижау шәһәрендә "Ближние родники" сериясендә "Звездные узоры" дигән кечкенә лирик шигырьләр китабым дөнья күрде. Әле күптән түгел Чабаксар шәһәрендә "Пылак сапантуй" исемле матур рәсемнәр белән бизәлгән балалар китабымның исем туен уздырдылар. Аны Чуашиянең халык шагыйре Юрий Семендер тәрҗемә иткән иде. Күрәсез, Тукай елы минем өчен дә истәлекле вакыйгаларга бай булды...

Быелгы ел турындагы уйлануларым ничектер Тукай һәм китаплар тирәсеннән ерак китмәде шикелле. Булсын! Бу, миңа калса, бик табигый. Тукайга багышланган ел узып та бара, ә менә аның яңа чыккан китаплары киләсе елларда да укылачак, укучыларыбызның кулыннан төшмәячәк. Яңадан-яңа Тукай китаплары чыгып торачак. Алдагы елларда да, алдагы гасырларда да!

Китап дигәннән, 2012 елны "Китап елы" дип игълан итү турында да сүз бара бит. Әгәр шулай була калса, без Тукай елыннан матур гына итеп Китап елына, Тукай китаплары елына, татар китаплары елына күчеп китәр идек. Тукай елы үзеннән-үзе Тукай гасырына әверелер иде. Мөгаен, шулай булыр да әле ул!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: