Мәдәни җомга

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН: ТӘНКЫЙТЬ КИРӘКЛЕ ШӘЙМЕ?

Үткән гасырның башында ук Габдулла Тукай тәнкыйтьне әдәбиятнең мөһим бер тармагы санап, аның нинди юнәлешләрдә үсәргә тиешлеген шәрехләп биргән. Шагыйрьнең "Тәнкыйть кирәкле шәйдер" дигән мәкаләсе язылуга 100 елдан артык вакыт узса да, без бу өлкәдә күкрәк киереп йөрерлек алга китешебез, фикерләү дәрәҗәбез үсүе белән мактана алмыйбыз шикелле. Сүздә, чыгышларда тәнкыйтьнең...

Үткән гасырның башында ук Габдулла Тукай тәнкыйтьне әдәбиятнең мөһим бер тармагы санап, аның нинди юнәлешләрдә үсәргә тиешлеген шәрехләп биргән. Шагыйрьнең "Тәнкыйть кирәкле шәйдер" дигән мәкаләсе язылуга 100 елдан артык вакыт узса да, без бу өлкәдә күкрәк киереп йөрерлек алга китешебез, фикерләү дәрәҗәбез үсүе белән мактана алмыйбыз шикелле.

Сүздә, чыгышларда тәнкыйтьнең кирәклеген таныйбыз, әмма башка жанрларны әйдәп бара алмавын күздә тотып, "бездә чын тәнкыйть юк", дип зарланабыз, ә аны үстерү, һөнәри белгечләр әзерләү җәһәтеннән акрын кыймылдыйбыз. Дөрес, вакыт-вакыт шундый жанр да барын искә төшереп, талпынып та алган булабыз. Әйтик, 2007 елда "Казан утлары" журналы ошбу өлкәгә азмы-күпме катнашы булган каләм әһелләрен җәлеп итеп, зур сөйләшү оештырды, чыгышларыбызны бастырып та чыгарды. Анда тәнкыйтькә туры сүзлелек, фикер-бәя төрлелеге, кыюлык җитми, табыннарда әйтелә торган тост дәрәҗәсендәге мәдхияви рух өстенлек итә, дигән сүзләр әйтелде. Шуннан соң да бу өлкәдә артык җанлану сизелмәде. Тәнкыйтьче исеменә дәгъва иткән затны да аңлап була. Аның да башы ике түгел. Ул яшьрәк, дөнья барышын аңлап җиткермәгән чорда тешләшеп, принципиальлеген күрсәтеп ала да, урыс мәкалендә әйтелгәнчә, кыслаларның кайда кышлавын аңлагач, классиклар иҗатында шигырь төзелешен, вәзен, кафия үзенчәлекләрен өйрәнеп, фикерен Көнбатыштан иңгән атамаларга төреп, үгез каны төсле куе чәен көмеш кашык белән болгатып яшәүнең исәнлеккә файдасы зуррак икәнлеген аңлап, фәнни мәкаләләр сырлап, тыныч кына утыру юлын сайлый. Тәнкыйть сүзен яла ягу, яисә "мине аңламыйлар, бәяләмиләр", дип кабул итәчәк язучы белән дә әчелешле булмый.

Күренекле тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин, Рафаэль Мостафин белән Мансур Вәлиевнең тәүге чыгышларында, кайбер иптәшләрне чеметкәләп, авырткан сөялләренә кагылгач, аларны һау-һаулап ояларына "куып кертүләре" турында ачынып язган иде. Нәтиҗәдә Р.Мостафин Җәлилнең батырлыгы һәм шигърияте, беренче Президентыбыз турында югары өслүбтә язуның отышлырак икәнен аңлап, тиз арада "машинасының көпчәкләрен" уртасы ялтыравык тимерләргә алыштырды. Әҗере озак көттермәде. М.Вәлиев тәнкыйть жанрын бөтенләй ташламаса да, үзен икенче М.Вәлиев белән бутаудан куркып, Барҗылы тәхәллүсен алып, әдәбияткә тәнкыйтьче буларак килгән М.Мәһдиев, Р.Мөхәммәдиев, Т.Галиуллиннар кебек, тынычрак жанрга - прозага күчте.

Һава торышына карап, тунны икенче ягы белән әйләндереп кию очраклары безнең көннәрдә дә булып тора. Чаллы доценты Гомәр Даутов "Мәдәни җомга", "Казан утлары" сәхифәләрендә усал-усал тәнкыйть мәкаләләре белән чыккалап, берише әсәрләрне артык күпертеп мактаулар белән килешмәвен белдергән иде. Башына "гөрзи белән китереп оргач", ул да үзеннән ни-нәрсә таләп ителүенә төшенде. Сыйпап-майлап, эрудицияңне күрсәтеп яшәүнең файдалырак икәнен аңлап, галимебез "Йозак ачкычы" (К.У., 2013, №5) дигән мәкаләсендә Чаллыда яшәүче барлык язучыларны классиклар исемлегенә теркәп, иң соңыннан, жанр кысасы шуны таләп итә, гафу итегез, дигәндәй, балның тәмен алмаслык кына микъдарда бер тамчы дегет тамызып алды.

Бу урында, абзый, син башкалар турында килешле сайрыйсың, ә үз мәкаләләреңдә тәнкыйди фикер еш кунак буламы соң, дигән сорау да туарга мөмкин һәм ул табигый да. Ошбу мәкаләне әзерләгәндә, яшьлегемдә язылган "Яңа үрләр яулаганда", "Еллар юлга чакыра", "Шагыйрьләр һәм шигырьләр" җыентыкларыма күз салып, хәтеремне яңартып, элеккеге тәвәккәллегемә шаклар каттым. И.Юзеевнең "Соңгы сынау", Р.Гаташның "Диңгез эзлим", Ә.Баянның "Сез аңларсыз мине" кебек хәзер дәреслекләр түрендә урын алган әсәрләрендә дә килешеп бетмәгән якларны тапканмын, булачак депутатлар, халык язучылары иҗатына каныгудан өркеп тормаганмын, минем тәнкыйтьтән соң, Х.Камалов, Ф.Батталлар, шигырь язуны башкаларга калдырып, күренекле прозаик, сатирик булып китте. Ә менә хәзерге мәкаләләремдә аналитик фикергә күбрәк өстенлек биреп, алдарак әйткәнчә, тынычта чәй эчүче булып китеп, замана балалары сафын тулыландырганмын икән.

Белем, зәвекъ, интеллект таләп иткән тәнкыйть жанры оештыруны, кайгыртуны да сорый. Аның үз агышына ышанып, язарлар әле, дип көтеп утырып кына әлләни алга китеп булмавын күреп торабыз. Тәнкыйтьчеләрне максатчан әзерләүгә омтылыш та юк түгел. Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында Рифә Рахман җитәкчелегендә берничә ел тәнкыйтьчеләр әзерләү бүлеге эшләп алды. Анда гыйлем эстәгәннәр арасыннан Гомәр Галиләр, Гали Халитләр чыкмаса да, әдәби сизгерлеге, әсәрне аңлавы сизелеп торган, җөмлә төзергә өйрәнгән яшьләр үсте. Аларның күбесе "Идел" журналында, төрле редакцияләрдә хезмәт куя. Кызганыч ки, шундый авырлык белән ачылган татар филологиясе факультеты юкка чыгарылгач, булачак тәнкыйтьчеләр дә, әдәби хезмәткәрләр дә кирәкми башлады, белгечлек яшәүдән туктады.

"Казан утлары"ның әдәби тәнкыйть бүлегенә галим, укытучы Әлфәт Закирҗанов килгәч, бу жанрның үсешенә игътибар артты. Яңа мөдир журналга каләмдәшләрен, күренекле тәнкыйтьчеләрне, фән әһелләрен җәлеп итә башлады. Аерым алганда, Ф.Хатипов, Ф.Ганиева, Р.Ганиева, Р.Сверигин кебек танылган галимнәрнең чыгышлары төрле юнәлешләрне иңләргә омтылуы белән аерылып тора. Бәхәсле мәкаләләр дә күренә башлады. "Казан утлары"ның быелгы 5 нче саны профессор Ф.Яхинның "Шигъри рух тантанасы" (XX гасыр ахыры татар шигърияте мәйданында К.Сибгатуллин һәм Н.Акмал иҗаты) исемле, сүз сәнгатенең бу төренә яңачарак караш дип бәяләнергә тиешле мәкаләсен тәкъдим итә. Юри катлауландырылган җөмләләр, атамалар, мөгез чыгарулар белән булса да, мәкалә үткән гасырның икенче яртысы татар поэзиясен глобаль нәзари схема рәвешендә күзалларга омтылышы белән кызыклы. Авторның төп принцибы - янәшәлек алымы. Күпчелек чагыштырулары ышандырса да, бәхәсле урыннары да җитәрлек. Әйтик, шигъри тукымада һәрдаим яңалык эзләүләре белән бер дулкында иҗат итсәләр дә, Р.Фәйзуллин белән Р.Харис каләмнәре тудырган фикри, хисси дөньялар арасындагы аерманы тою өчен әдәбият галиме булу кирәк түгел. Татар дөньясында җан дуслар буларак танылган, иҗатларында "китапханә" белән "котыпханә" кебек аерылып торган С.Рәмиев, Һ.Такташлар юнәлешен яңача дәвам иткән, коеп куйган романтик кына түгел, экспрессив иҗек тарафдары И.Юзеевне Г.Тукай һәм халык иҗаты мәктәбеннән күтәрелгән, чеп-чи реалист Ш.Галиев белән бер рәткә кую, бер тәртә артына кертү - үзе бер кыюлык.

Ә менә Ф.Яхин схемасының тышында калган интеллектуаль поэзия тарафдары, күптән түгел арабыздан киткән Ә.Баянны, дөнья поэзиясе казанышларын милли җирлеккә утырткан Ш.Анакны, дуамаллыгы белән көчле Роберт Әхмәтҗанны, "җир алмалары" Н.Мәдияр, Р.Гәрәй, Ш.Маннапларны, хатын-кыз керфегеннән сыгылып төшкән шигъриятне кая куясың? Кыскасы, гаять үзенчәлекле структурасы, бай образлар галереясе иҗат иткән "Умырзая" романы авторы тәнкыйди әсәрдә дә теоретик мәсьәләләрне калкытып куярга мөмкин икәнен раслап, стереотип фикерләүдән китеп, эстетик уйлануларга зәмин булырдай мәкалә язган.

Күптән түгел Язучылар берлегендә әдәби тәнкыйть турында зурдан кубып сөйләшү дә әлеге жанрның үсеше турында кайгыртуның бер күрсәткече. Язучылар берлегенең яңа рәисе Р.Корбан үзенең сайлауалды программасында ук тәнкыйтькә зур урын биргән, аны киләчәктә үстерү турында да тәкъдимнәр әйткән иде. Үз гамәлләре белән ул вәгъдәсен үтәргә нияте барлыгын сиздереп килә кебек. Аерым алганда, Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясенә биш тәнкыйтьчене, һәрхәлдә, әдәбияткә шул жанрда эшләп килгән кешеләрне (Т.Галиуллин, Ә.Закирҗанов, Р.Рахман, Мөдәррис Вәлиев, Р.Рахмани) тәкъдим итүе дә шуңа дәлил була ала.

Күренекле тәнкыйтьче, галим И.Нуруллин белән 70 нче еллар уртасында корган бер әңгәмәсендә шагыйрь Р.Фәйзуллин болай дигән иде: "Минемчә, әле тәнкыйть шигъриятебезнең үсү тенденцияләрен ачыклау, барыр юлларын билгеләү процессында үз ролен үтәп җиткерми шикелле".

Бу сүзләрдән соң 40 елга якын вакыт үтте, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр буыны алышынды, әмма Р.Фәйзуллин сүзләре бүгенге халәтебезгә карата әйтелгәндәй тоела. Ә бит шул ук поэзиябез үсешендә дә тәнкыйть үз сүзен әйтергә тиешле җитешсезлекләр җитәрлек. Шигъриятебез көчле, дөнья сүз сәнгате дәрәҗәсендә тора, "һәр шагыйрь - бер дәрья", арка терәгебез нык, борчылырлык урын юк, элек яулаган биеклектән чигенмибез, дип, үзебезне тынычландырып яши бирәбез. Дөрес, шигырьләр языла, китаплар басыла тора.

Сүз дә юк, татар шигърияте халкыбыз олылыгының рухи күрсәткече, үлчәү бизмәне. Әмма үткәндәге үрләрдә кул кушырып, без кем дә, сез кемсә, дип кенә үсеп тә, яшәп тә булмый. Сер түгел, үткән гасырның 90 нчы еллар күтәрелешеннән соң, яңа гасырның икенче унъеллыгында шигърияткә төшенкелек, югалып калу, яктылыктан качу, киләчәккә ышанмау мотивлары үтеп керде. Сәяси лирика бөтенләй диярлек юкка чыкты.

Бу халәтебезне А.Хәлим "Дусларга" шигырендә төгәл әйтеп бирде кебек:

Хат сорашып, хат язып тормагыз,
Хәлне күзгә карап белешербез.
Диктатура кайтты. Озакламый
Без бер камерада күрешербез.

Үткән гасырның 90 нчы елларында Көнчыгыш сүз сәнгатендә туган жанрларга мөрәҗәгать итү мәртәбә, милли җирлеккә якынаю саналды, Р.Гаташ робагыйлары эссе көнне салкын суга тарыгандай кабул ителде. Беренче мәлне мөкиббән киткән робагыйлар тора-бара шигъриятебезне чүп үләне шикелле басып китте, эпидемия төсен алды.

Мәгәр Гомәр Хәйям робагыйларына яңалык өсти алдыкмы, тәкълид дәрәҗәсендә шул бөеклекнең шәүләсендә калмыйбызмы? Газәл, касыйдә, мәснәви, мәрсия, фәрд кебек Шәрекътә күптәннән яшәп килгән шигъри төрләр белән кирәгеннән артык мавыгу жанрлар артына яшеренү генә түгелме? Күпме генә тыпырчынсалар да, кечкенә илләр, аз санлы халыклар белән санашмаган шикелле, югарыда аталган лирик жанр төрләрендә шигъри роман, повесть, поэма, баллада кебек олы лиро-эпик әсәрләр күтәрә алган сәяси-иҗтимагый, милли мәсьәләләрне тиешенчә калкытып куеп булмый. (Бу бусаганы М.Мирза гына "Адәм баласы" бәйләмендә уза алды бугай). Соңгы елларда күләмле жанрда Р.Харис, Ф.Гыйззәтуллина, Сөләйман, З.Мансуров, яшьләрдән Р.Мөхәммәтшин генә җиң сызганып эшли.

Безнең чорга хас борчу тудырган янә бер мәсьәлә.

Бик нык тернәкләнеп киткән үзешчән поэзия белән профессиональ шигърият арасындагы чикне тәгаен ачыклау җиңел түгел. Бу бигрәк тә җыр текстларына карый. Шигърияттә үз сүзен әйтә, индивидуальлекнең ни-нәрсә икәнен дә белмәгән кем генә юк хәзер җыр тексты сырлаучылар арасында. Ә.Фәйзи, Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арсланнарның халык арасында киң танылган җырлары кичереш үсешен үзәккә алган лирик шигырь буларак язылган, шуннан соң гына алар җыр булып икенче яшәеш алган. Хәзер исә җиңел эчтәлекле, күбрәк хиснең тышкы чагылышын күрсәтүгә корылган җыр текстлары эстраданы күмде.

Яшьләрнең иҗатка килүе көтелгән, табигый хәл, әдәбияттә өзеклек булырга тиеш түгел. Әдәбият - ул сулап, яңарып, тормыш җилләреннән дәрт, илһам алып үсәргә тиешле җанлы организм. Шөкер, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах, Алина Бикмуллина, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһимов кебек талантлы яшь шагыйрьләребез иҗатка килә тора. Шулай да беришесенең эзләнүләренә эзлеклелек, милли җирлеккә таяну җитеп бетми. М.Цветаевага ияреп, мәгънәне мәгънәсезлектән эзләүләр, В.Маяковский, Г.Кутуйлар кебек, юлларны кирәксә-кирәкмәсә бүлгәләүләр һәрвакытта да кичереш киеренкелеген тәэмин итми.

Кабул итү коллегиясе һәм Язучылар берлеге идарәсен, бәлки, киләчәгебезне дә кыен хәлгә куячак янә бер мөһим мәсьәлә бар. Ул - берлегебезне яшәртү ихтыяҗы. Хикмәт шунда, язучы булырга, берлектә торырга хыялланган күпчелек, пенсиягә чыккач, эшсезлектән интегеп, каләмгә тотынган затлардан тора. Бу өлкәдә дә тәнкыйть укучыга яхшы әсәрне йомшак язмалардан аерып алырга ярдәм итәргә тиеш иде кебек. Әмма андый тәнкыйть юк дәрәҗәсендә шул. Икенче яктан, әдәби тәнкыйтьнең торышы белән канәгать чорны мин белмим, хәтта аның күгендә Җ.Вәлиди, Г.Гали, Г.Нигъмәти, Г.Сәгъди кебек бөекләребез ялтыраганда да йөзләрен чытып мырлаучылар табылган. Сүземне Г.Тукай мәкаләсенең соңгы җөмләсе белән тәмамлыйсым килә. "Нә исә, тәнкыйть - кирәкле вә лөзүмле бер шәйдер. Әфкаре гомуми (җәмәгать фикере) берлә уйнарга ярамый".


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: