Мәдәни җомга

Сөембикә Кашапова: Сәнгать музее кирәк

Казанда дүрт көн дәвамында “Заман мәдәнияте киңлегендә театр музее” дип исемләнгән V  Бөтенроссия семинары үткәрелде. Ул Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, А.Бахрушин исемендәге үзәк  театр музее тарафыннан оештырылган иде. Семинар эше А.Горький һәм Ф.Шаляпин мемориаль – әдәби музеенда “Музей һәм театр: тере тарих” дигән темага фәнни-гамәли конференция белән башланып китте.

Анда А. Бахрушин исемендәге үзәк театр музее генераль директоры Дмитрий Радионов, шушы ук музейның гыйльми сәркатибе Тамара Бурлакова, Татарстан Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Тел, әдәбият һәм сәнгать  институтының бүлек мөдире Рауза Солтанова, Мәскәү, Киров, Пермь, Саратов, Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләре, Дагстан Республикасы театрларында эшли торган музей хезмәткәрләре, галимнәр катнашты. Алар Казанның барлык театр­лары, музейларында булды, шушы өлкәдәге мәсьәләләре турында ачыктан-ачык сөйләште. 

Ике ел элек сәнгать сөючеләр татар театрына 110 ел тулуны билгеләп үтте. Аны 1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелгән көннән алып исәплиләр. Әмма белгечләр әйтүенчә, бу дөреслеккә туры килми. Татарча спектакльләр Кырымда 1871 елда ук куелган. Бу инде театрыбызның ким дигәндә 140 еллык тарихы бар, дигән сүз. Халкыбыз сәхнә сәнгатен яратып кабул иткән. Драматургларыбыз да театрларыбызны гөрләтерлек әсәрләр язган. Театр сәнгате еллар белән үсә, камилләшә барган. Бүген Казанда гына да алты дәүләт театры бар.  Моннан тыш Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама, Буа  шәһәрләрендә, Әтнә район үзәгендә  татар дәүләт театрлары эшләп тора.  

 Әлбәттә, үткәннәре гасыр ярым вакыт белән исәпләнгән татар сәхнә эшчәнлеге гомерен театр белән бәйләгән күренекле шәхесләргә, димәк ки, аларга кагылышлы ядкәрләргә дә бай. Шуңа да театрларыбыз­ның һәркайсында   соңгы берничә дистә ел эчендә мәшһүр драматурглар, артистларыбыз тормышы һәм иҗаты белән бәйле ядкәрләр саклана торган музейлар үсеп чыкты. Әйтик, Камал театрында Г.Камалга багышланган мемориаль бүлмә һәм музей бүлмәсе бар. Мирасханә белән 35 ел дәвамында Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан җитәкчелек итә. Бу музейда драматургның  шәхси әйберләре: биек затлы көзгесе, буфеты, китап шкафы, язу өстәле, тәмәке сүндерү, кара савытлары килүчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Шулай ук Фатыйма Ильскаяның шәхси әйберләре – кадерле ядкәрләрдән. Тупланмада мәшһүр артистканың фоторәсемнәрен, грим тартмасын, юбилейларына багышланган афишаларны, аңа бүләк ителгән кайбер бүләкләрне күрергә мөмкин. Әмма театр бинасында цехларга һәм музейга да аерым бүлмә каралмаганлыктан, мәшһүр затларыбызга кагылышлы ядкәрләрне саклау шактый уңайсызлыклар белән бәйле. Кайбер кадерле экспонатларны сейфта да тотарга туры килә. Бик күп шәхси ядкәрләр, хәтта кыйммәтле әйберләр куелган бүлмә эш кабинеты да, фонд та, архив буларак та файдаланыла. Шуңа да, ни кызганыч, килгән кунакларны музей бүлмәсенә алып керү мөмкинлеге юк. Театрда барлык экскурсияләр фойе буйлап үтә һәм килүчеләргә Г. Камалга багышланган мемориаль бүлмәне генә күрсәтәләр.

 Әлбәттә, бу хәл театрда мәйдан җитмәүдән дә килә. Чөнки коллективның Кабан күле буендагы бу бинага күченгәненә 30 ел узган. Хәтерләвебезчә, озакка сузып, тиз генә төзелгән корылма ул. Хәзер бинага бик зур реконструкцияләү эшләрен үткәрү, аны төзекләндерү сорала. “Әгәр бина зурайтылса, фондта сакланган ядкәрләрне театр эчендә дә аерым музей бүлмәсе итеп эшләү мөмкин булыр иде”, – ди Луара Шакирҗан. 

Тинчурин музеенда музей ядкәрләреннән корылган күргәзмә залы дүрт бүлектән тора. Аның беренчесе  театрның 1933 елдан 1988 еллардагы эшчәнлеген чагылдыра. Икенчесенә – артистларга, аларның юбилейларына, театр бәйрәмнәренә, фес­тивальләргә багышланган күргәзмәләр куела. Бу зал һәрвакытта үзгәреп тора. Бүгенге көндә ул залда 2017 елда К. Тинчуринның тууына  130 ел тулу уңаеннан куелган  күргәзмә урын алган. Тагын бер экспозициядә К. Тинчуринның шәхси әйберләре – эш документлары, эш кәгазьләре, савыт-сабалары, драматург­ның җәмәгате Заһидә ханымның шәхси әйберләре, сөлгеләр, кулъяулыклар, шкатулкасы, шәхси компасын күрергә мөмкин. Музейда иң кадерле ядкәрләрнең берсе исә – драматург­ның үз куллары белән язган “Хикмәтле доклад”ының төп нөсхәсе. Дүртенче бүлек 1992 елдан бүгенге көнгә кадәр театрда эшләгән артистларга багыш­лана. “Ядкәрләрне туплау эшенең тынып торганы юк”, – ди Розалия Чабатова. Музейчы, театрга эшкә килгәннән соң, үз эшен  лаеклы ялдагы артистлар белән очрашудан башлап җибәргән, истәлекләрен, фоторәсемнәрен сорап алган.  Алты ел эчендә аларның күбесен югалттык та инде. Режиссер Равил Тумашев, артистлар Сания Исмәгыйлева, Фердинанд Фарсин фотографияләре истәлек булып калган. 

Минзәлә татар дәүләт драма театры музеен театрга нигез салучылар Мохит Кичубаев һәм Рабига Шакированың кызы Илһамия  ханым җитәкли. 26 кеше фронтка киткән, аның 13 е генә исән-сау әйләнеп кайткан театр бу. Шуңа да музей истәлекләргә, ядкәрләргә бай. Биредә бик сирәк фоторәсемнәр саклана. Алар килүчеләргә коллективның данлы елларын – С. Өметбаев чорын күзалларга ярдәм итә. Туп­ланган экспонатлар, архив 24 квадрат метрлы бүлмәдә урнаштырылган. Әлбәттә, үзенең эшчәнлеген колхоз-совхоз театры булып башлаган бай тарихлы, халыкчан булуы белән аерылып торган коллектив өчен бу мәйдан бик кечкенә. Шуңа да Илһамия Кичубаевага күп экспонатларны әрҗәләрдә сакларга туры килә.

Дәүләт театры буларак, иң яшь коллективлардан исәпләнгән Әтнә театры да  аерым бүлмәдә афишаларын, макетлар, эскизлар, фотоларын туплап бара. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар бүлеге дә ядкәрләргә бай, биредә 3000 нән артык афиша гына бар.  

Әлмәт татар дәүләт драма театрында музей 1958 елда бер почмак булып кына ачылган булган. Хәзер ул 40 квадрат метрлы бүлмәне били. Анда 1000гә якын экспонат урнаштырылган. Алар арасында 200дән артык спектакльнең, артистлар кичәләренең видеоязмалары бар. Музей бүлмәсендә Зәкия Туишева, Дамира Кузаеваның  ядкәрләре куелган үз почмаклары булдырылган. Театрда эшләп киткән артистларның һәркайсына рольләрне башкарган вакытта төшереп алынган фоторәсемнәрдән портфолиолар төзелгән. Алар аерым папкаларда саклана. Хәзерге вакытта эшли торган артистларның фоторәсемнәре фойеда эленеп тора. “Гомумән, театрның бай тарихын нәкъ менә музей чагылдыра”, – ди аның өлкән саклаучысы Розалия Мөхәммәтҗанова. Әлбәттә, музей тагын да баерак булыр иде. Әмма, ни кызганыч, музейдагы ядкәрләрнең шактые 2007 елда театрга зурдан кубып төзекләндерү үткәргәндә югалган. Розалия Мөхәммәтҗанова  эшли башлагач, аларның шактый өлешен яңадан кайтарган һәм музейны өр-яңадан корган.  

Сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова хәзерге вакытта да театрларыбызның, аларның музейлары  үсештә булуын искәртә. “Экспонатлар, стендлар – кичәге көн. Театр  үзе – динамик рәвештә үсә торган организм. Музейлар да шул таләпләргә туры килергә тиеш”, – ди ул. Әйтик, семинарда кунакларга Камал театрының Шәрык клубында көйләнгән  интерактив мәйдан да тәкъдим ителде. Бүгенге көн технологияләрен кулланып, театрның тарихын күрсәтеп эшләнгән мәйдан яшьләргә, килгән туристларга, урамнан кергән һәр балага яки өлкән кешегә кызыклы. Театрның үзендә спектакльдә киеп уйный торган костюмнарга кагылырга ярамый, аны карап торырга гына рөхсәт ителә. Ә монда теләгән кеше костюмны киеп карый, спектакльдәге образга керә ала. Интерактив мәйданның төрле бүлекләре бар. Аларның берсендә тамашачы үзенә ошаган персонажны сайлап, грим салдыра, үзен спектакльдә уйнаган кебек хис итә ала. Белгәнебезчә, театр кулуарларындагы цехларга гади тамашачыга керү юлы бикле. Чөнки сәхнә киемнәрен  – башмак, костюмнар, эшләпә  тегүчеләргә комачаулыйсың. Декорация ясау цехын да карау мөмкинлеге юк. Тамашачының театрның сәхнә арты тормышын да күрәсе килә. Клубка килүчеләргә театр цехлары эшчәнлегенең бер өлешен булса да күрү, аны күзаллау мөмкинлеге тудырыла. Болар барысы да кеше күңеленә барып җитә торган итеп эшләнгән. Киләчәктә Шәрык клубы сәяхларны җәлеп итә торган үзәк булырга тиеш. Килүчеләр, Иске татар бистәсен караганнан соң, Шәрык клубына керәчәк, аларда үзеннән-үзе спектакльне карау теләге уяныр, дип уйланыла. 

Курчак театрында музей өчен зур мәйдан бирелгән.  Ул – балалар өчен  бүләк. Чөнки кечкенәдән үк театрга мәхәббәт тәрбияләү әһәмиятле. Монда балаларыбызга театрны яраттыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Театрның интерактив мәйданчыгында курчак­ларның төрле эшләнмәләрен күрсәтеп кенә түгел, балаларга аларның һәрберсен кулга тотып карап, уйнап, ширма артына басып, үзләрен дә актер итеп тою мөмкинлеге бар.

Гомумән, театр мирасханәләрен күздән кичергәндә, музейларда фидакяр, матди байлыклар белән артык кызыксынмый торган, ышанычлы кешеләр эшләвенә сокланасың. Алар театрны, сәнгатьне, музей эшен яратып башкара. Әмма театр музейлары җитәкчеләренең күбесен бер мәсьәлә борчый. Аларның көндәлек мәшәкатьләре хәттин ашкан, театрда атна саен диярлек юбилейлар уздыру, күргәзмәләр ясау, кичәләргә әзерләнү һ.б. төрле мәшәкатьләр белән баштанаяк күмелгән.

Шул ук вакытта алар музей тарихына, актерларга  багышланган альбомнар эшли. Шуңа да  музей мөдирләре мирасханә эше белән генә шөгыльләнә алмый, ядкәрләрне тиешле дәрәҗәдә саклауга игътибар да җитеп бетми торгандыр. 

Шул ук вакытта театр музейчыларын үзләреннән  соң кемнәр килере дә уйландыра. Чөнки театр мирасханәләре гаять кыйммәтле, бәһасез ядкәрләргә ия булса да, Качалов исемендәге рус дәүләт драма театры һәм курчак театрыннан тыш, аларның берсенең дә аерым статусы юк. Ә бу инде ядкәрләр исәптә тормый, төгәл исемлекләре дә юк, дигән сүз. Музейчылар белән сөйләшкәндә, аларның күбесе үзләрендә күпме экспонат саклануын әйтә алмады. Әмма татар театр сәнгатенең тарихын чагылдыра, күренекле шәхесләребез турында сөйли торган, тарихи-мәдәни әһәмияткә ия ядкәрләрнең меңнәр белән исәпләнүе мәгълүм. 

Шуңа да семинарда А. Бахрушин исемендәге үзәк театр музее җитәкчеләре исә ядкәрләрне һәркем күрә, куллана алырдай итү, фәнни әйләнешкә кертү өчен аларны цифрлап, уртак порталга урнаштырырга тәкъдим итте. Анда драматургия әсәреннән башлап, репертуарга, спектакльдә уйнаган артистка һәм башкаларга кагылышлы ядкәрләр урын алыр, дип ниятләнә. Алар Россиянең теләсә кайсы төбәгендәге театрларның үзеңә кирәкле афишаларын, мәшһүр артистларның истәлекләрен, документларны тиз табарга мөмкин булачагын әйтә. Татарстандагы М.Җәлил, Г.Камал, В.Качалов, К.Тинчурин театрлары музейлары үзләренең ядкәрләрен, архивларын цифрлаштырып, Мәскәү театр музее порталына урнаштыра башлаган. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында да театрга кагылышлы архивны порталга куюны оештыру эше башланып киткән. 

Белгечләр әйтүенчә, театр музейлары аерым, үзенчә булырга тиеш. Моннан тыш ядкәрләрнең устав буенча аерым шартларда, билгеле бер температурада саклануы кирәк, югыйсә, кыйммәтле, сирәк экспонатлар еллар белән юкка чыгарга, үзеннән-үзе таркалырга мөмкин. Әлбәттә, бу мәсьәләне хәл итүнең иң дөрес бер юлы бар. Ул республикада Сәнгать музее булдырылу. Шулай икән, аның зур бер бүлеге театрларыбызга багышланыр, ядкәрләр дә анда урын алыр иде. Ул белгечләребез хыялланганча, заман технологияләре кулланып эшләнгән, экспонатларының катгый исәбе булдырылган, бер үк вакытта электрон күчермәсе алынган, үсештәге музей итеп күзаллана.  
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: