Мәдәни җомга

Рүзәл ЮСУПОВ: ТАРИХИ ХӘТЕРЕБЕЗНЕ ҖУЙМЫЙК

Күп тапкырлар үзгәртелгәннән соң, Татарстан Конституциясенең эчтәлеге Русия Конституциясе маддәләренең өстенлегенә нигезләнеп калган. Бу хәл яңартылган Конституциянең иң әһәмиятле маддәләрендә ачыктан-ачык күренеп тора. Менә 4 нче маддә: "Россия Федерациясенең идарә итүе, Россия Федерациясе белән аның субъектларының бергәләп идарә итүе чикләреннән тыш, Татарстан Республикасы үз хокукларын җайга салуны, шул исәптән законнар...

Күп тапкырлар үзгәртелгәннән соң, Татарстан Конституциясенең эчтәлеге Русия Конституциясе маддәләренең өстенлегенә нигезләнеп калган. Бу хәл яңартылган Конституциянең иң әһәмиятле маддәләрендә ачыктан-ачык күренеп тора. Менә 4 нче маддә: "Россия Федерациясенең идарә итүе, Россия Федерациясе белән аның субъектларының бергәләп идарә итүе чикләреннән тыш, Татарстан Республикасы үз хокукларын җайга салуны, шул исәптән законнар һәм башка төрле норматив хокук актларын кабул итүне, үзе хәл итә".

Башка күп кенә маддәләрдәге кебек, бу маддәдә дә Татарстанның үзенә хокуклар Русиянең һәм аның субъектлары белән бергәләп идарә итүеннән тыш чикләрдә генә бирелә.

Конституциянең беренче вариантында, Татарстанның җир һәм җир асты байлыклары, урман-сулары, хайваннар һәм үсемлек дөньясы Татарстанның бөтен халкы милке, дип язылган булса, үзгәртелгән вариантында исә җир, җир асты байлыклары, су, урман һәм башка төрле табигать ресурслары, хайваннар һәм үсемлек дөньясы Татарстан Республикасында халыкның яшәвенең һәм эшләвенең нигезе буларак файдаланыла һәм саклана, диелгән. Әмма аларның Татарстан халкының милке булып саналуы турында бер нәрсә дә әйтелми.

Татарстан Конституциясенең беренче тапкыр (1992 елның 6 ноябрендә) кабул ителгән һәм, минемчә, иң дөрес вариантының 21 нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, Татарстан гражданнарының хокуклары һәм иреге, цивилизацияле дәүләтләрдәгечә, беренче чиратта, Татарстанның үз Конституциясе нигезендә билгеләнә һәм гарантияләнә: "Татарстан Республикасының бөтен гражданнарына Татарстан Конституциясе тарафыннан каралган хокуклар һәм ирек халыкара хокукның гомуми танылган нормаларындагыча һәм Татарстан Республикасының халыкара договорларындагыча гарантияләнә".

Конституциянең соңгы (2012 елгы) вариантында исә Татарстандагы кешеләр һәм гражданнарның хокукларын һәм иреген тануда һәм гарантияләүдә Татарстан Республикасы Конституциясенә соңгы урын бирелә: "Татарстан Республикасында кешенең һәм гражданның хокуклары һәм иреге халыкара хокукның гомум танылган принциплары, нормалары буенча һәм Россия Федерациясе Конституциясендәгечә, Татарстан Республикасы Конституциясендәгечә таныла һәм гарантияләнә" (27 нче маддә).

Дөресен әйткәндә, Татарстан Конституциясенең соңгы тапкыр төзәтелгәнен укыган саен кәеф ныграк кырыла бара: аның һәр маддәсендә, һәр пунктында Татарстанның роле, дәрәҗәсе кечерәйтелгән. Анда Татарстанның үзенә генә хас, аның үз халкының ихтыяҗларын күздә тоткан маддәләр аз.

Минем белүемчә, Татарстан парламенты депутатларын республикабыз Конституциясен үзгәртергә Русиянең Конституция суды һәм тагын ниндидер органнар мәҗбүр иткән. Әмма шулай да безнең депутатларыбыз Татарстан Конституциясен Русиянеке белән тәңгәлләштерә-тәңгәлләштерә артык тырышып җибәргән бугай. Бу очракта алар иң әһәмиятле нәрсәне онытып җибәргән шикелле. 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Конституциянең иң беренче пунктында болай дип язылган иде: "Бу Конституция Татарстан Республикасының дәүләт (суверен дәүләт күздә тотыла иде - Р.Ю.) статусы турында халыкның тавыш бирүе (референдум) нәтиҗәләре буенча кабул ителде һәм игълан ителә".

1992 елның 21 мартында уздырылган референдумда Татарстан ватандашлары (татарлар да, урыслар да һәм башка милләт кешеләре дә) республикабызның дәүләт суверенитеты өчен тавыш биргән иде. Референдум нәтиҗәләре исә, мәгълүм булганча, иң зур хокукка ия. Димәк, референдумның төп нәтиҗәсен - халыкның суверен дәүләт өчен тавыш бирүен беркем дә - хәтта Президент та, парламент та үз карары белән генә юкка чыгара алмый. Татарстан халкы, беренче чиратта, республиканың үз Төп Законы - референдум нәтиҗәләре нигезендә кабул ителгән Конституциясе буенча яшәргә тиеш.

Бу хакыйкатьне безгә беркайчан да онытырга ярамый. Бүген федераль хакимияттә республикабызның суверенлыгын искә төшереп торган Татарстан Республикасы һәм Татарстан Президенты статусларын юкка чыгарырга кыҗрап йөрүчеләрнең барлыгы да билгеле. Шунлыктан безнең республика халкына, хакимият ияләренә Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы Декларация, суверенитет хакындагы референдум нәтиҗәләрен һәм суверенитет рухы белән сугарылган 1992 елгы Татарстан Конституциясен янә искә төшерергә һәм бу чиксез кыйммәтле документларны кабат гамәлгә ашыру белән шөгыльләнергә дә туры килмәгәе әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: