Мәдәни җомга

Рүзәл ЮСУПОВ: Безнең телебез – Конституциядә тигез

Республикабызның мәгариф һәм фән буенча яңа министры Рафис Борһанов «вазифаларымны үти башлавыма йөз көн булганда татар телен өйрәтүдә соңгы вакытлардагы хәл җирлегендә барлыкка килгән бурычларны гамәлгә ашыру программасын бәян итәрмен», дип вәгъдә биргән иде. Шул уңайдан, республикабыз мәктәпләрендә татар телен укытуны оештыруда тиз арада үзгәрешләр булыр дип өметләнәбез, ләкин... Татарстан...

Республикабызның мәгариф һәм фән буенча яңа министры Рафис Борһанов «вазифаларымны үти башлавыма йөз көн булганда татар телен өйрәтүдә соңгы вакытлардагы хәл җирлегендә барлыкка килгән бурычларны гамәлгә ашыру программасын бәян итәрмен», дип вәгъдә биргән иде. Шул уңайдан, республикабыз мәктәпләрендә татар телен укытуны оештыруда тиз арада үзгәрешләр булыр дип өметләнәбез, ләкин...
Татарстан парламентының тел өлкәсендәге соңгы карары нигезендә укучыларга татар телен факультатив рәвештә һәм атнасына ике сәгать күләмендә генә укытырга дигән күрсәтмәсе мантыйкка һич сыймый. Бу проб­леманы шулай ордым-бәрдем рәвешендә генә хәл итеп кую да мәсьәләне барлык укучыларның һәм ата-аналарының мәнфәгатьләрен, шулай ук республика халыкларының рухи-мәдәни үсеше перспективалары үсешен исәпкә алып, объектив хәл итәргә мөмкинлек бирми.
Татар теленә өйрәтү мәсьәлә­ләрендә, һичшиксез, республикада гомум белем бирү уку йортларының төп ике төре - мәктәп, гимназия, лицейларның татар телендә укытыла һәм рус телендә эшли торганнары булуын исәпкә алынырга тиеш. Аларда татар телен укыту бер үлчәм, бер үрнәк буенча һәм бертөрле нәтиҗәләр белән башкарыла алмый. Респуб­лика парламентының, үзәк хакимият органнарының күрсәтмәсен үтәргә ашкынып, мәсьәләне тикшереп тә тормыйча дәррәү кабул иткән карары да татар мәктәпләрендә кулланылырга тиеш түгел. Милли мәктәптә туган тел укытуны ике сәгать белән чикләү - бу мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын мыскыл итү.
Татар мәктәпләренең статусы, Россиядәге башка милли уку йортларыныкы кебек үк, кагылгысыз: ул Россия Федерациясе Конституциясе һәм Россиянең "Мәгариф турында"гы законы белән беркетелгән. РФ Конституциясе үзенең 68 нче маддәсендә "барлык халыкларның да туган телләрен саклау, аларны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар булдыру хокукын гарантияли". РФнең "Мәгариф турында"гы законы исә, "Россия Федерациясе гражданнарының төп гомуми белемне аларның туган телләрендә алу хокукын раслый" (6 нчы маддә). Димәк, республика, укучыларның ата-аналары теләгенә карап, кирәк кадәр санда милли уку йортлары булдырырга хокуклы, һәм аның гражданнары дәүләт тарафыннан "кирәкле күләмдә тиешле мәгариф учреждениеләре, класслар, группалар белән тәэмин ителүгә һәм аларның гамәлдә булуы өчен шартлар тудырылуына" исәп тота ала (РФнең "Мәгариф турында"гы законы, 6 нчы маддә, 2 нче пункт).
Татарстандагы милли уку йортларының уңышлы эшләвенә ирешү өчен, Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт мәгариф стандартларындагы федераль һәм милли-региональ компонентларының шулай ук мәгариф учреждениесе компонентының нисбәтен ачык һәм катгый итеп билгеләве бик әһәмиятле. Бу мәсьәлә аеруча бүген - Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Мәгариф турында"гы законны бозып һәм дәүләт стандартларыннан региональ компонентны юкка чыгарып, хәтта Россия Федерациясе халыкларының һәм этносларының туган телләре, әдәбиятлары, тарихлары буенча уку программаларын, дәреслекләрен төзү һәм чыгару хокукын да үзенә талап алган чакта нык актуаль. Үзәк хакимият чиксез тоталитаризм, үзәкләштерү һәм вертикальлек стиле белән эш итә! Россиядәге уннарча халык­ларның телләрен, әдәбиятларын, тарихларын укытуны оештыру мәсьәләләренең бары тик федераль Мәгариф министрлыгы тарафыннан гына хәл ителүе бу халыкларны кимсетү, аларның законлы мәнфәгатьләре белән исәпләшмәү галәмәте!
Бу хурлыктан котылу өчен, рес­публика һәм федераль министрлыкларның дәүләт мәгариф стандартлары белән бәйләнешле вазифаларын үзара бүлешү тәртибен үзгәртергә, төгәлрәк итеп әйткәндә, дәүләт стандартларындагы милли-региональ компонентларны торгызып, аларны республика мәгариф министрлыкларына бирер вакыт җитте. Туган телләрне, әдәбиятларны һәм җирле тарихны өйрәнүгә бирелә торган вакытны билгеләү, бу предметларның структурасын һәм эчтәлеген төзү белән республика Мәгариф һәм фән министрлыгы мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнергә тиеш. Татарстанның яңа мәгариф һәм фән минис­тры, республика җитәкчелеге ярдәме белән, мәктәптә татар халкының теле, мәдәниятенә һәм тарихына караган дисциплиналарны укытуны оештыруда, элекке заманнарда булганча, элементар мөстәкыйльлеккә ирешмичә ярамый. Чөнки респуб­ликабыздагы татар мәктәпләре, гимназия һәм лицейларының эшләве өчен мөмкинлекләр көннән-көн кими бара. Татарстаннан читтәге андый уку йортларының хәлен сөйләп тә торырлык түгел. Бу күренешнең сәбәпләре ниләрдән гыйбарәт соң?
Соңгы елларда татар мәктәп­ләренең исәбе оптимизация аркасында нык кимеде: аз санлы балалар укыган татар уку йортын рус мәктәбенә кушып куялар да, элекке татар мәктәбе укучыларын русча укыта башлыйлар. Җитмәсә, Мәскәү әмере белән, милли мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарын рус телендә тапшыру һәм абитуриентларны шул билгеләре буенча югары уку йортына кабул итү тәртибе кертелү аркасында, татар мәктәпләрендә русча укуга күчә башладылар. Билгеле, хакимиятнең милли мәктәпләргә салкын карашта торуы ата-аналарның балаларын укырга татар мәктәпләренә бирү теләкләрен бетерә. Әгәр яман һөҗүм болай дәвам итсә, Татарстан хакимияте, рус мәктәп­ләрендә татар теле укытудагы кебек, битарафлык кылса, татар мәктәпләренең юкка чыгуы көне дә килеп җитәргә мөмкин. Бу исә татар әдәби теленең, татар мәдәниятенең һәм шуның белән бергә татарларның да милләт буларак яшәүдән туктавына китерәчәк.
Хәзерге вакытта Татарстан дәүләтенең һәм гражданнарының иң әһәмиятле, хәлиткеч бурычы ул - татарча уку йортларын сак­лап калу һәм җәелдерү. Бу төп бурычны гамәлгә ашыру өчен, иң әүвәл, оптимизация сылтавы белән татар мәктәпләрен ябып куюны туктатырга кирәк. Аларны укучылар саны дәүләт нормативларына туры килмәгән очракта да саклап калу зарур. Андый мәктәпләрне эшләтү өчен, дәүләтнекеннән тыш финанслау чыганакларыннан: төрле фондлардан, инвесторларның, зур материаль байлыкларга ия булган кешеләрнең ярдәменнән, хәтта чит ил фондларыннан да файдалану урынлы. Чит илләрдә, мәсәлән, Финляндиядә, балаларны туган телләренә класста хәтта ике-өч кенә бала булганда да өйрәтүләрен үрнәк итеп алырга кирәк. Татар мәктәпләрен саклап калу һәм аларның санын арттыру бигрәк тә авыллар өчен әһәмиятле, чөнки мәктәп ул - мәгърифәт, мәдәният үзәге һәм татар теле, культурасы, нигездә, татар авыллары аркасында сакланып килә. Татар мәктәпләренең материаль базасын ныгыту, аларны иң яхшы укытучылар белән тәэмин итү өчен, шулай ук татар телендә укытыла торган абруйлы яңа, мәктәп­ләр булдыру юлларын табарга, бу максатларда миллиардлаган, күп миллионлаган долларга ия булган хәлле кешеләрнең капиталларын җәлеп итәргә кирәк.
Республика парламенты, шулай ук Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларының мөмкинлекләрен бергә туплап, Россиядәге башка өлкә җитәкчеләре, депутатлары белән бер фикергә килеп, милли уку йортларында чыгарылыш имтиханнарын рус телендә тапшырту тәртибеннән котылуга ирешү зарур. Мондый хәлнең хәтта кансыз Сталин заманында да булганы юк иде.
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына татар мәктәпләрендә укыту эшенең структурасын һәм эчтәлеген камилләштерү, шулай ук барлык дисциплиналарны да укытуның сыйфатын күтәрү иң төп бурычларның берсе булып тора. Шул ук вакытта бу мәктәпләрдә укучыларны туган телгә, рус һәм инглиз телләренә өйрәтүне игътибар үзәгендә тоту зарур. Байтак татарларда үзләренең телләренә, культураларына карата патриотлык рухы җитәрлек булмавын истә тотып, республика җитәкчелегенә халыкның төрле катлауларында, бигрәк тә яшь буында үз халкыңны зурлау, аның үткәне һәм хәзергесе белән горурлану сыйфатлары тәрбияләү ихтыяҗын гамәлгә ашыру турында уйларга кирәк. Татарлар - күркәм тарихлы, алдынгы культуралы, хезмәт сөючән, игелекле традицияләре, гореф-гадәтләре, уңай сыйфатлары булган халык. Милләтнең дөньяга танылган галимнәре, сәнгать эшлеклеләре, спорт осталары, зур хәрби сәрдәрләре, сугыш һәм хезмәт батырлары бар. Төбәк һәм милләт тарихы сәгатьләрен арттыру яшь буында туган теленә мәхәббәт уятыр иде.
Татарларга үз халкының алга баруына ирешү өчен тагын бер резерв ул - укучыларының яртысын татар балалары тәшкил иткән рус мәктәпләре. Телләр турында закон кабул ителүнең икенче көнендә үк яңа татар мәктәпләре өчен көрәшмичә һәм чирек гасыр буена газиз телебезнең киләчәк язмышы турында кайгыртмыйча яшәп, республика җитәкчелеге зур хата җибәрде. Әгәр һәрбер район саен тиешле күләмдә татар мәктәпләре калкып чыкса, безнең йөз меңләгән балаларыбыз күршедәге рус мәктәбенә йөрер­гә дә мәҗбүр ителмәс, ә иң мөһиме - үзенең туган теленнән аерылмас иде. Ни үкенеч, безнең татар балалары рус мәктәпләреннән дә "чиста россиянлы" булып чыга алмады, буранда адашкан юлчыдай буталып кына калды.
Рус мәктәпләрендә татар теле укытуны өр-яңа бизмәннәргә салып үлчәмичә булмый. Катнаш мәктәпләрнең һәрбер классында укучылар - төрле милләтләрдән. Татар теле дәресләре вакытында классны ике төркемгә бүлеп укыту, көчләп ятлатудан арындыру фарыз. Балаларын үз телләренә өйрәтү - һәр халык, һәр этнос вәкилләренең изге бурычы. Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законында да, балаларын туган телләренә өйрәтү һәр ата-­ананың гражданлык бурычы дип язылган.
Әйтелгән төркемнәр өчен татар телен өйрәтүнең мәҗбүри яки ихтыяри (факультатив) булуы төрлечә: нигездә рус һәм башка милләт балаларыннан торган башлангыч төркемнәрдә бу предметны укыту ата-аналар теләге буенча (парламент кушканча) башкарылса, икенче - дәвам итеп өйрәнүчеләр төркемендә татар телен укыту да факультатив була алмый, чөнки ул бу төркемдәге укучыларның туган теле. Факультативлык статусы туган телләрдән башка телләргә генә карый. Бу мәсьәләдә Президент В.Путин сүзләренә таянырга кирәк: "Үзеңнең туган телең булмаган телне көчләп өйрәтергә дә, шул ук вакытта рус телен укытуның дәрәҗәсен һәм вакытын киметергә дә ярамый".
Безнең республикада, бөтен Россиядәге кебек үк, рус телен өйрәтүнең проблемалары юк, аны күп һәм яхшы итеп укыталар. Туган телләрне өйрәтү эшендә исә хәлләр яхшыдан түгел. Татар телен яңа кертелгән система буенча атнасына ике сәгать кенә һәм факультатив рәвештә укытканда, татар балалары туган телләрен яхшы итеп өйрәнәчәк түгел. Шуңа күрә Татарстан Республикасының телләр турындагы законына рус мәктәпләрендә татар балалары өчен туган тел дәресләре башка предмет дәресләре белән беррәттән расписаниегә кертеп укытылырга тиеш дигән үзгәреш кертергә кирәк. Балалар мәктәптә туган телләрен кирәкле күләмдә һәм нәтиҗәле итеп өйрәнсен. Бу - аларның конституцион хокуклары. Бу хокукны гамәлгә ашыру - республика эше.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: