Мәдәни җомга

Рәзилә КУКУШКИНА: ИЗГЕ ҖИРЛӘР УЙЛАНЫРГА БОЕРА

"Идел Хаҗ" оешмасы, Рамазан аенда изге Мәккә-Мәдинә шәһәрләренә барып, Гөмрә Хаҗы ("Кече Хаҗ") гыйбадәтен кылып кайтуны оештырды. Коръән Шәриф иңдерелгән изге җирләрдә сәхәр-ураза-ифтар тәртипләре ниндирәк икәнен бик беләсем килә иде; шуңа күрә, Аллага тапшырып, мин дә юлга чыгарга тәвәккәлләдем. Коръән Кәримдә Мәккә шәһәренең берничә исеме бар: ул "иң борынгы шәһәр"...

"Идел Хаҗ" оешмасы, Рамазан аенда изге Мәккә-Мәдинә шәһәрләренә барып, Гөмрә Хаҗы ("Кече Хаҗ") гыйбадәтен кылып кайтуны оештырды. Коръән Шәриф иңдерелгән изге җирләрдә сәхәр-ураза-ифтар тәртипләре ниндирәк икәнен бик беләсем килә иде; шуңа күрә, Аллага тапшырып, мин дә юлга чыгарга тәвәккәлләдем.

Коръән Кәримдә Мәккә шәһәренең берничә исеме бар: ул "иң борынгы шәһәр" дип тә, "шәһәрләрнең анасы" дип тә атала; димәк, Мәккә - Җир йөзендә барлыкка килгән шәһәрләрнең иң беренчесе. Мәккәнең Коръәндәге тагын бер исеме - Бәккә һәм бу, мөгаен, аның иң мөһим исемедер, чөнки бу атаманың тәрҗемәсе "барча кешеләр бергә җыелып, Бер Аллаһны зурлый-хөрмәтли торган урын" дигән мәгънәгә ия икән.

Мәккәдә сәхәр тәртибе болайрак: гарәп календаренда "сәхәр тәмам", "иртәнге намаз" дигән күрсәтмәләр юк, аларның арасы "фәҗер" дигән сүз белән чикләнгән. "Фәҗер"нең тәрҗемәсе "иртәнге эңгер" ("утренняя заря") - 89 нчы сүрә; бу мизгелнең нинди вакыт икәнен Коръән Хәким бик ачык итеп болай билгели: "Иртәнге якта, аксыл-соры ("чал") җепне кара җептән аера алганга кадәр ашагыз-эчегез" (2:187). Гарәп кешесе нәкъ шулай эшли дә: иртәнге намазның азанына кадәр сәхәрне дәвам итә - Олуг Коръән күрсәтмәсенә таянган хәлдә, "фәҗер"гә кадәр ашый да, эчә дә.

Алай гына да түгел, әле тагын бер җиңеллек өстәлгән. Эш шунда, Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында да ике азан әйтүче булган: берсе - Билал, берсе - Мәхдүм. Азанны Билал әйткән (халык арасында аны "Билал азаны" дип атаганнар), камәтне Мәхдүм башкарган ("Мәхдүм азаны"). Ике азан арасында халыкка беркадәр вакыт бирелгән (15-20 минут). Хәзрәтләрнең аңлатуы буенча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу вакыттан болай файдаланырга өйрәткән: әгәр кешенең үтәлеп бетмәгән, казага калган намазлары бар икән, ул сәхәрне Билал азанына тәмамлый һәм намазларына керешә; әгәр адәм баласы һәр гыйбадәтен вакытында үтәгән, өстендә бурычы юк икән, аңа сәхәрен Мәхдүм азанына кадәр дәвам итү рөхсәт ителгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда: "Сезнең өчен икенчесе беренчесеннән хәерлерәк", - дип әйтеп калдырган икән.

Димәк, гыйбадәтләребезне вакытында үтәп барырга тырышу - зурлану-хөрмәтләнүнең, Аллаһ бүләгенә лаек булуның тагын бер мөмкинлеге. Бу хакта Коръән Кәримдә дә аңлатма бар: соңгы мизгелегезнең ("сәгать") кайчан киләсе сезгә билгеле түгел; шуңа күрә игелек кылуны, намаз-гыйбадәтләрегезне вакытында башкарырга тырышыгыз; Бер Раббыгыз каршысына басканда, өстегездә бурыч булмавы хәерле, дип өйрәтә Бөек Китап.

Хәзер дә азан ике тапкыр әйтелә, бирелгән вакыт аралыгы да шундый - 15-20 минут чамасы. Без ул вакытны иртәнге намазның сөннәтенә һәм салаватларга багышладык. Мәккә-Мәдинә шул рәвешле сәхәрне тәмам итә һәм шунда ук иртәнге намазның фарызына керешә. Вакыты - "фәҗер" (иртәнге эңгер); Коръән Кәримнең соргылт битләрендәге кара хәрефләр шәйләнә башланган мизгел; нәкъ уразабызны ниятләгәндә әйтелгәнчә - "мин әл Фәҗри (!) ил әл Мәгъриби" ("иртәнге эңгердән кояш баеганга кадәр").

Без еш кына мәчет-мәдрәсәләрдә эшләүче мулла-абыстайларыбызга бәйләнәбез, нигә безнең җирлектә сәхәрне таң белән үк ("әл Фәләкъ") тәмам итәбез соң, дибез. Ә алар, ата-баба горефе шундый, дип аклана. Югыйсә, Коръән Кәримнең бу вәзгыять турында аңлатмасы болай бит: "Сез уйлап карадыгызмы соң - алар кулында шулай ачык итеп аңлатып бирә торган Китап-җитәкчелек юк иде бит", - диелә Бөек Аллаһ күрсәтмәсендә. Көн дәвамында (ураза булган хәлдә), Кәгъбәтуллаһны 7 тапкыр әйләнү башкарыла, бу - "таваф" гыйбадәте. Таваф вакытында, хәленнән килгән кеше, Ибраһим пәйгамбәрнең Кәгъбәне төзегәндә басып торган һәм аның аяк эзләре калган ташны ("мәкам Ибраһим") сыпырып уза; "Исмәгыйль Хиҗре" дигән ярымтүгәрәк мәйданчыкка кереп, "Рәхмәт улагы" астында 2 рәкәгать намаз укый, теләкләрен тели; бик тырышканнар Кәгъбәтуллаһның көнчыгыш почмагына урнаштырылган Кара Ташка ("Әл Һаҗәр әл Әсвәд") кагылу бәхетенә дә ирешә. Тавафтан соң 2 рәкәгать намаз укыла ("таваф намазы") һәм хаҗи "Зәмзәм чишмәсе"нә юнәлә. Битне-кулны юу, авызны чайкау уразалы хәлдә дә рөхсәт ителгән; ир-ат башын да юешли, ә хатын-кыз башына суны яулык аркылы сала. Мәдинә-Мәккәдә бик эссе, 55-60 градус; шуңа күрә, көндез урамга чыгучылар башны чылату өчен үзләре белән бераз су ала. Гомумән, барысы да нәкъ сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендәгечә: "Җиңеләйтегез, авырайтмагыз; сөендерегез, нәфрәтләндермәгез!"

Өйлә намазы тәмам булуга, мәчетне, аның тирә-юнен ифтарга хәзерләү башлана: җыештыралар-юалар; сәхәрдән соң алып куелган Зәмзәм суы мичкәләрен (алар термос рәвешендә эшләнгән, фил сөяге төсендә, яннарында багана-багана итеп, бер генә тапкыр кулланыла торган стаканнар тезелгән) яңадан үз урыннарына урнаштыралар. Мәчет эчендә, тирә-юнендә озын-озын пленка ашъяулыклар җәеп, һәр урынга аерым савыт белән (ашаган ашый, ашап бетермәгәне үзе белән алып китә) бер үк төрле ризык куеп, ифтар табыны әзерләнә. Табыннарны, сәдака рәвешендә, аерым кешеләр әзерли, диләр. Сәдаканы болай өләшеп йөрүче дә күп - кайсы күмәч тоттыра, кайсы тәсбих тарата, реал өләшеп йөрүчеләр дә байтак. Миңа сәдаканың иң зурысы насыйп булды - янымда намаз укыган гарәп ханым үз намазлыгын миңа тоттырып китте.

Ифтар да сәхәр кебек оештырылган: азаннан соң 15-20 минут вакыт бирелә, халык авыз ача, ашап ала, зәмзәм эчә. Аннан соң камәт башкарыла һәм ахшам намазы башлана. Гомумән, барысы да нәкъ сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисе буенча: "Ифтарны ашыктырыгыз, тоткарламагыз; ә сәхәрне ашыктырмагыз!"

Намазларны үтәү рәвешендә беркадәр аерымлыклар да бар; тик бер генә кеше дә "синең кулың өстә, яисә аста, синең аягың мондарак түгел" дип, бер-берсен битәрләми - һәркем үз гыйбадәтендә, үз ялваруында.

Мәккәдәге чисталыкка исең-акылың китәрлек - урамнарда 10-15 метр саен соскыч белән себерке тоткан эшчеләр басып тора, барысы да матур-җыйнак бертөрле киемнән. Ә мәчетнең үзен һәм аның тирә-юнен (анда ап-ак плитә җәелгән) берөзлексез хуш исле гель белән юып торалар - мәчеткә сыймаган халык, намазларын шул юылган урыннарга утырып башкара.

Ә Мәдинәдә халык үзе "әдәп-әхлак полициясе" оештырган. Чүп-чар ташлаучы, пычратучы, тәртипсезлек-әдәпсезлек күрсәтүчене генә түгел, хәтта намаз вакытында кибетенең ишеген ачык калдырган хуҗаларны да әлеге полиция җаваплылыкка тарта икән. Бу илдә тәмәке-сыра-исерткеч кебек әйберләрнең үзләре түгел, исләре дә юк; ә без, шулардан кергән керемгә таянып, тормыш-көнкүрешебезне алга таба өстерәргә азапланабыз.

Каберлекләрнең ничек хөрмәтләнүе турында да әйтми калу мөмкин түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.), Әбү Бәкер (р.г.) һәм Гомәр (р.г.) Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчетендә җирләнгән. Каберләр бик матур койма белән уратып алынган, алар өстенә керү тыела. Намаз укырга, дога кылырга теләүчеләр, озак кына чират торып, койма янына килә, шунда Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәм сәхабәләр рухына дога кыла.

Безне Өхед тавында булган сугыш шәһидләре каберлегенә дә алып бардылар. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) абыйсы Хәмзә дә шул сугышта һәлак булган, аның кабере дә шушында. Биредә 70 сәхабә җирләнгән. Каберлек шулай ук челтәрләп эшләнгән бик матур тимер койма белән әйләндереп алынган.

Пәйгамбәр (с.г.в.) мәчете янында Бакый каберлеге урнашкан. Анда 10 меңнән артык сәхабә җирләнгән, диләр. Пәйгамбәребез заманында нигез салынган бу каберлек, бүген дә үз вазифасын үтәп тора икән. Шуңа күрә тиешенчә киенгән-тәһарәтле-госелле кешегә, эчкә кереп дога кылу-намаз уку рөхсәт ителә. Хатын-кызларны да кертәләр. Билгеле, әгәр аның янында озатып баручы ир заты булса һәм ул хатын-кызның пакьлеге өчен җаваплылыкны үз өстенә алса.

Каберлек өсләре тип-тигез, чиста; агач-үлән-чәчәк-һәйкәл кебек нәрсәләр юк; һәр каберне кечкенә генә таш куеп тамгалаганнар; алар барысы да бертигез, бертөсле.

Әйе, бу изге җирләрдә барысы да үз урынында, барча тормыш-көнкүреш Бөек Коръән күрсәтмәләренә буйсындырылган. Һәм нәтиҗә - 55-65 градус эсселектә, ком-таш, чуер кыялар арасында урнашкан илдәге гүзәллек-матурлык, муллык-байлык, иминлек-тынычлык таң калдыра. Бу - "Аллаһның рәхмәте иңгән" дигән гыйбарәнең үзедер инде, мөгаен.

Әмма хөрмәтле хаҗиларыбызны үз илебезнең, үз җиребезнең проблемалары һәрдаим хафага салып тора. Әйтик, аларны борчыган бер мәсьәлә: халык арасында сүз чыккан - Болгарда ниндидер таш урнаштырылачак, халык монда шуңа табынырга киләчәк, имеш. Мәккәдәге Кара Таш адәм балаларына (безгә) бер Раббыбыз тарафыннан бүләк ителгән; ул утта да янмый, суда да батмый. Кара Таш - киләчәк буыннарга Хаҗ кылу урынын белгертеп торучы тамга - атабыз Адәм заманында ук булдырылган ("Әл Һаҗәр Әл Әсвәд" - "Хиҗрәт кылучылар Ташы"). Шундый изге, бердәнбер булса да, Хаҗ кылучы аңа табынырга түгел, ә Җир йөзендә төзелгән иң беренче Аллаһ Йортында (Кәгъбәтуллаһ) гыйбадәт кылып, бер Раббысының ризалыгын алырга өметләнеп бара. Хаҗилар фикеренчә, "дини"-"изге" булып уйнап, ташка табынып йөрисе килгән бәндәгә, Биләрдә урнаштырылган таш кантарлары да бик җиткән, югыйсә.

Тагын бер бик мөһим фикер бар хаҗиларыбызда. Каза-хәвеф килгәч, Аллаһны искә төшерергә барыбыз да бик остарып киттек - кайсыларыбыз, шәм күтәреп, чиркәүгә чаба; икенчеләребез, намазлык кыстырып, мәчеткә йөгерә. Ә эш узгач, моннан кемгә җиңел соң? Харап булучыларгамы? Иң кадерле, иң якын йөрәк җимешләрен югалтучыларгамы? Иксез-чиксез чыгымнар күтәрергә мәҗбүр булган дәүләткәме? Ә бер Раббыбызның аңлатмасы мондый бит: "Газап-каза килгәнче үзегезне Бердәнбер хуҗагызга тапшырып, тәүбәгә килегез! Хәвеф-хәтәр өстегезгә төшкәч, ярдәм сораудан инде файда юк" (39:54). Шушы Хакыйкатьне генә (!) булса да аңлату кирәктер бит инде безнең хөрмәтле халкыбызга, җәмәгать.

Бу вәзгыятьтә хаҗиларыбыз болай уй йөртә: әйе, Болгар - илебез өчен бик изге урын. Аллаһ күрсәтмәләре - Ислам дине барча кешелеккә Мәккә биләмәләрендә иңдерелгән булса, Болгар Илендә Ислам кануннары безнең җирлеккә, безнең милләткә бүләк ителгән. Шуңа күрә, шул кара-караңгы-кыргыйлык заманнарында да Аллаһ динен кабул итеп, үзләрендә Исламга тугры кала алырлык көч-куәт тапкан, алай гына да түгел, Исламның барча символларын безнең көннәргә кадәр китереп җиткерерлек искиткеч корылмалар торгызып калдыра алган зирәк бабаларыбызның каберләре, Мәккә-Мәдинә каберләре кебек үк, зур игътибар-хөрмәткә лаек. Булдыклы, зирәк җитәкчеләребезгә, хөрмәтле дин әһелләребезгә хаҗиларыбыз зур үтенеч белән мөрәҗәгать итә: әле төзелеш эшләре тәмамланмаган; бәлки, эш бөтенләй үк узмагандыр; безнең өчен, күпмедер дәрәҗәдә, төзәлү-төзәтү мөмкинлеге бардыр, дип исәпли алар. Тәкъдим-үтенечләре мондый: 1) иң беренче чиратта, Болгарның корылмаларын гына түгел, ә аның изгелеген сакларга-күтәрергә; 2) каберлекләрне, мәчет-манараларны (борынгыларын гына булса да) койма белән уратып алырга; 3) алар кырыенда, Мәккә-Кәгъбәтуллаһ ягына ("кыйбла") караган намаз уку мәйданчыклары булдырырга; 4) изге хәрабәләрнең эченә кереп, гыйбадәт кылырга теләүче югары дәрәҗәле кунаклар өчен, аерым тәһарәт-госел-кием алыштыру урыны ("микат") булдырырга; 5) экскурсия маршрутларын музейлар, мунчалар, Кара Пулат (Суд-Хөкем йорты) аркылы уза торган итеп төзергә; алар аркылы узганда, кешеләрнең игътибарын анда булган Ислам символикасына юнәлдерергә. Дауд пәйгамбәр йолдызының нигә алты почмаклы булуын, Аурупада ул йолдызның нигә "Тормыш йолдызы" дип аталуын; Мәрьям исемле кыз баланың яулык бөркәнеп, кием киеп, үзенең сафлыгын яманлыктан-азгынлыктан саклап кала алганын; Гайсә пәйгамбәрнең нигә "Мәсих" дип исемләнүен; Кече Манарадагы баскычларның 40 булуы нәрсәгә ишарә икәнен; аның диварына уелган, көймәләп эшләнгән бик матур уентының Мәккә-Кәгъбәтуллаһ юнәлешен ("кыйбла") билгеләп торган тамга булуын Болгарның изге җиренә аяк баскан кеше бераз чамалап китәргә тиешле.

Сүз дә юк, Болгарны торгызу-күтәрү - әйтеп бетергесез зур, мөһим эш; Болгар Иле - җиребезнең асылташы. Тик безнең төп эшебез аның изгелеген күтәрү, безнең җирлеккә Аллаһ кануннары бүләк ителгән урын икәнлеген күрсәтү булырга тиеш. Шушы бихисап җаваплы, изге эшне башкарып чыга алмасак, уң ягындагы (!) таяну ноктасын югалтып, кыңгырайган-кыегайган кораб кебек, татар милләтенең дә проблемалар чоңгылында батып-югалып калуы бик ихтимал.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: