Мәдәни җомга

Роберт МИҢНУЛЛИН: ҮЗ ХАЛКЫҢНЫ ЯРАТСАҢ ГЫНА...

2012 ел да төгәлләнеп, тарих хозурына китеп бара. Монысы да гап-гади бер ел гына шикелле иде, узган вакыйгаларга, кылган гамәлләргә күз салгач, быел да шактый киеренке, тынгысыз, каршылыклы һәм катлаулы тормышта яшәгәнбез икән дигән фикергә киләсең. Һәркемнең үз язмышы, үз тарихы, һәркемнең үз биографиясе. Әгәр дә һәрберебез гомеренең һәр елын...

2012 ел да төгәлләнеп, тарих хозурына китеп бара. Монысы да гап-гади бер ел гына шикелле иде, узган вакыйгаларга, кылган гамәлләргә күз салгач, быел да шактый киеренке, тынгысыз, каршылыклы һәм катлаулы тормышта яшәгәнбез икән дигән фикергә киләсең. Һәркемнең үз язмышы, үз тарихы, һәркемнең үз биографиясе. Әгәр дә һәрберебез гомеренең һәр елын 365 битлек китап итеп бастырып чыгара барса, шактый үзенчәлекле, кызыклы һәм гыйбрәтле елъязмалар барлыкка килер иде. Ә инде Казанныкын, Татарстанныкын, гомумән, татар халкының шундый еллык язмаларын туплап барсаң, тарихи кыйммәткә ия нинди хәзинә тупланыр иде! Хәер, алары инде төрле рәвешләрдә җыелып та бара шикелле. Ә безнең гади хәтергә исә әлләни ышаныч юк. Күп очракта бер кирәксез хәбәр-информация белән шыплап тутырылган баштан иң кирәклеләрен генә сайлап искә төшерә башласаң, иң мөһимнәрен еш кына онытып та калдыргалыйсың.

Аннары кайсы вакыйгаларның кирәксез, файдасыз, кайсыларының файдалы, әһәмиятле икәнен бүгенге күзлектән караганда бик аерып та бетереп булмый. Барысын да тарих үзе сайлап, аерып алачак, һәр гамәлгә үзе бәя бирәчәк. Безнең дә, әлбәттә инде, үз фикеребез, үз бәябез бар. Карашларыбыз, мөнәсәбәтләребез объективмы, түгелме, анысы башка мәсьәлә. Иң мөһиме, турыдан-туры үзебез катнашкан, үзебез шаһит булган хәлләр, эшләр, үзебез кичергән шатлык-борчылулар...

Узган 2011 ел Татарстан Президенты Указы белән бөек шагыйребезнең 125 еллык юбилее уңаеннан Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан язылган бер мәкаләмдә "Тукай елы, Тукай гасыры булып, киләсе елларда да дәвам итәчәк" дигән фикер әйткәнем исемдә. Фаразларым фәрештәләрнең "амин" дигәненә туры килде бугай. Тукай елының шаукымы быел да шактый сизелерлек дәрәҗәдә дәвам итте, Тукай исеме ел дәвамында һәрдаим искә алынды, төрле төбәкләрдә, төрле кыйтгаларда аңа багышланган чаралар узып торды. Шуларның берничәсен генә атап китим. Белүебезчә, юбилей мөнәсәбәтеннән, бөек шагыйребезнең китаплары моңа кадәр булмаганча күп кенә телләргә тәрҗемә ителде. Быел да, мәсәлән, Тукайның күренекле әзәрбәйҗан галиме һәм тәрҗемәчесе Рәмис Әскәр тәрҗемә итеп чыгарган "Милләтемә" дигән китабын тәкъдим итү мәҗлесе булды. Фарсы телендә чыккан Тукай китабын тәкъдим итү дә бик матур тәэсирләр калдырган иде. Әле генә миңа Бакудан өр-яңа бер китап җибәрделәр. Ул Әзәрбәйҗан матбугатында Габдулла Тукайга, аның иҗатына багышлап бастырылган, фәнни-гамәли конференцияләрдә яңгыраган мәкаләләрдән, фәнни хезмәтләрдән гыйбарәт җыентык булып чыкты. Әлеге китап белән танышып чыкканнан соң, Әзәрбәйҗанда да Тукайга һәрвакыт игътибарлы булганнар икән, дигән нәтиҗәгә киләсең. Яңа ел алдыннан гына Татарстан китап нәшрияте дә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре әзерләгән "Габдулла Тукай сүзлеге" исемле энциклопедик характердагы күләмле хезмәтне бастырып чыгарды.

Башкортстанда яшәүче татар рәссамнары Салават Гыйләҗетдинов һәм Вәсил Ханнанов башлангычы белән оештырылган "Шүрәле һәм мин" исемле күчмә күргәзмә дә үзенең милләткә хезмәт итүен туктатмый: Русия буйлап шәһәрдән-шәһәргә күчеп йөри, Тукай иҗатын халыкка җиткерүдә әйтеп бетергесез әһәмиятле, игелекле эш башкара. Балалар өчен оештырылган "Сөйкемле Шүрәле" исемле Бөтенрусия конкурсы да җәмәгатьчелектә киң яклау тапты. Тукайга әле һаман төрле илләрдә, төрле калаларда яңа һәйкәлләр ачылып тора, Әтнә театрына Габдулла Тукай исеме бирелде...

Боларны ни өчен искә төшерәм соң әле? Хикмәт шунда ки, соңгы чорда Русиядә дә, Татарстанда да һәрбер елыбызны нинди дә булса бер вакыйгага, яисә берәр шәхескә багышлап уздыру гадәткә кереп китте. Һәм шуларның иң уңышлысы, иң истә калганы, миңа калса, нәкъ менә Тукай елы булды да. Калганнарының күбесе, дөресен әйтергә кирәк, бик формаль төстә, исем өчен генә, "галочка" куяр өчен генә эшләнгән иде шикелле.

Менә быел да Русия Президенты фәрманы белән 2012 ел "Тарих елы" дип, Татарстан Президенты Указы белән "Тарихи-мәдәни мирас елы" дип игълан ителгән иде. Катлаулы да, аянычлы да тарихыбызны тагын бер тапкыр барлап чыгу өчен, чын татар тарихын үзебезнең милләттәшләребезгә дә, башкаларга да ныклабрак җиткерү өчен, тарихи һәм мәдәни мирасыбызга мөнәсәбәтне тамырыннан үзгәртү өчен менә дигән сәбәп иде бит, югыйсә. Русия империясе үсешенә, илнең бүгенгесенә безме өлеш кертмәгән, 1812 елгы Ватан сугышында, 1941-45 елгы Бөек Ватан сугышы кырларында безме аяусыз сугышмаган да, безме тиңдәшсез батырлыклар күрсәтмәгән? Ничә гасырлык тарихыбызда данлыклы җиңүләребез дә, хурлыклы җиңелүләребез дә җитәрлек булган. Телевидение экраннарыннан менә шулар турында күңелгә үтеп керерлек тапшырулар күрсәтергә, радио эфирларыннан шулар хакында сөйләргә, көндәлек матбугат басмалары битләрендә ел буена шулар хакында күпләп язарга кирәк иде безгә. Ләкин, ни кызганыч, андый тапшырулар, андый язмалар бөтенләй диярлек булмады. Совет чорында исә, гәзит-журналларда сан саен биреп барыла торган махсус рубрикалар уйлап табылыр, аерым серияләрдән, цикллардан торган тапшырулар эшләнер иде...

Тарихка, мәдәни мираска турыдан-туры кагылышы булган күпсанлы оешмаларыбыз ел саен оештырыла торган көндәлек чаралардан ары китә алмады шикелле. Дөрес, тыйнак кына, качып-посып кына диярлек ниндидер "түгәрәк өстәл"ләр дә, төрле дәрәҗәдәге сөйләшүләр дә, утырышлар да, семинар кебек ел да үтә торган гадәти чаралар да булды анысы. Ләкин аларның күбесен җәмәгатьчелек белми дә калды, дисәң дә ярый.

Шулай да ике зур вакыйга турында әйтми китә алмыйм. Аның беренчесе - тәүге төрки-татар китабы басылып чыгуга 400 ел тулуга багышланган "Дөньякүләм рухи мәдәният мәйданында төрки телле китап" исемле халыкара фәнни-гамәли конференция. Халыкара "ТЮРКСОЙ" оешмасы белән берлектә югары дәрәҗәдә оештырылган бик тә әһәмиятле әлеге чара төрки дөньясында соңгы вакыттагы иң мөһим вакыйгаларның берсе булгандыр, мөгаен. Конференция эшендә чит мәмләкәтләрдән, бигрәк тә элеккеге союздаш төрки республикалардан килгән кунакларның күпләп катнашуы шул хакта ачык сөйли булса кирәк. Бу форум барышында без тагын бер тапкыр олыдан кубып, тәфсилле итеп татарның олы тарихлы, гыйлемле, китаплы халык булуын дәлилли алдык.

Шушындый ук зур вакыйгаларның икенчесе - Татарстан Республикасы Конституциясенең кабул ителүенә 20 ел тулуга багышланган "Яңа федератив Русиянең үсеше: Татарстан Республикасының конституцион закон чыгару тәҗрибәсе" исемле халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башлангычы белән оештырылган әлеге югары дәрәҗәдәге гыйльми-сәяси мәҗлестәге чыгышларның күбесе бүгенге Русиянең иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тормышында республикабызның алдынгы роле, яңа федератив дәүләт төзелешенә керткән сизелерлек өлеше турында иде. Бигрәк тә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең югары мөнбәрдән әйткән тирән мәгънәле, шул ук вакытта кискен сүзләре истә калды. Үзенең әтрафлы чыгышында ул Русиядәге бүгенге катлаулы милли, сәяси вәзгыятькә төгәл һәм гадел бәя бирде, бик күпләр әйтергә курыккан бүгенге хакыйкатьне турыдан-туры ярып салды. Кызганыч, анда Русия Федерациясенең зур җитәкчеләреннән берсе дә катнашмады, хәтта котлау да җибәрмәде. Моннан шундый гына нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Димәк, Татарстан Конституциясе, чыннан да, Русиядәге федерализмны булдыруда зур роль уйнаучы тарихи документ. Ул федераль хакимиятнең милли республикаларны таркату планына киртә булып тора. Конституциябезнең көче дә шунда: ул әлегә безнең дәүләтчелегебез сагында бик нык тора. Татарстан Конституциясе үзе дә безнең яклавыбызга мохтаҗ!

Ярый әле безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев бар. "Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирас елы"н да, нигездә, ул коткарып калды. Минтимер Шәрип улы җитәкләгән "Яңарыш" фондының эшчәнлеге һәм тырышлыгы безнең булдыксызлыгыбызны, ялкаулыгыбызны, битарафлыгыбызны каплап китте. Бөек Болгарда барган тарихи яңарышларны, тарихи үзгәрешләрне күреп, һәрбер татар кешесе горурлык хисләре кичерәдер, биредә булган, чит төбәкләрдән, ерак илләрдән килгән һәрбер кунакның күңелендә татар милләтенә, татар тарихына булган мөнәсәбәте һичшиксез уңай якка үзгәрәдер. Минтимер ага тотынса, эшли дә белә, башкарган эшләрен дөньяга таныта да белә...

Ә республикаңны, халкыңны бөтен илгә, дөньяга таныту һич кенә дә җиңел эш түгел. Аның өчен акыллы сәясәт, куәтле икътисад, ышанычлы, көчле кадрлар, үз халкыңның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән кыю адымнар кирәк. Иң мөһиме, үз халкыңны яратсаң гына, аның хәлен аңласаң гына, үз халкыңның тарихын, гореф-гадәтләрен, телен, моңын яратсаң гына әлеге максатларга ирешеп булачак! Тарихыбыз шул хакта сөйли. Президентларыбыз үзләренең указлары белән алдагы елларга нинди генә исемнәр кушса да, аларның һәркайсы безнең халкыбыз өчен "Муллык елы", "Шатлык елы", "Бәхет елы", "Иминлек елы" булсын иде!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: