Мәдәни җомга

Роберт МИҢНУЛЛИН: КАНУН ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ

Без Мәгариф турындагы өр-яңа закон проектын тикшерәбез. Бу безгә балаларыбызны белемле итеп тәрбияләү өчен, халкыбызның гыйлем дәрәҗәсен югары тотар өчен, рухи яшәешебезне, Русиядә тоткан урыныбызны саклап калыр өчен су һәм һава кебек кирәк. Русиядәге мәгариф системасының бүгенге хәлен барыбыз да белә. Совет чорындагысын әкренләп җимереп бетердек, дисәң дә була. Яңасын...

Без Мәгариф турындагы өр-яңа закон проектын тикшерәбез. Бу безгә балаларыбызны белемле итеп тәрбияләү өчен, халкыбызның гыйлем дәрәҗәсен югары тотар өчен, рухи яшәешебезне, Русиядә тоткан урыныбызны саклап калыр өчен су һәм һава кебек кирәк. Русиядәге мәгариф системасының бүгенге хәлен барыбыз да белә. Совет чорындагысын әкренләп җимереп бетердек, дисәң дә була. Яңасын әле һаман булдыра алганыбыз юк. Тырышуларыбыз шулкадәр авырлыклар, каршылыклар, ялгышлар белән бара, ничә дистә еллар дәвам иткән реформаларның уңай нәтиҗәләре әле һаман күренми. Мәктәпләргә барсаң, укытучылар зарлана, директор зарлана, ата-аналарны әйткән дә юк. Русия Мәгариф һәм фән министрлыгыннан фәкать негатив хәбәрләр генә килеп тора. Җәнҗал арты җәнҗал! Анда, миңа калса, мәктәп кайгысы юк, алар күбрәк башкалардан урланган, плагиат диссертацияләр язган затларга кандидатлык һәм докторлык исемнәре-дәрәҗәләре тарату белән мәшгуль шикелле. БДИ белән дә шул ук хәл: урлашу, хәрәмләшү, судлашу... Быел да иртәгә урыс теле буенча имтихан буласы дигән көнне кич белән БДИның җаваплары Интернетка эленде. Русия балаларының күпчелеге имтихан җавапларын шуннан күчереп язды, дип хәбәр иттеләр. Хәер, мондый күренешләр безнең өчен яңалык түгел. Мәктәпләрдә еш булганга күрә, белеп торабыз: башка елларда да БДИны тапшыру һәр имтиханда үзенә күрә бер спектакльгә әйләнә. Республика буенча берничә укучының имтихан нәтиҗәләрен, төрле сәбәпләр тапкан булып, юкка чыгару да көлке генә тудыра. Кызганычка, безне имтиханнарның гадел бирелүе кызыксындырмый, безгә әйбәт нәтиҗә, югары процентлар кирәк. Укытучыларның да, мәктәпнең дә, түрәләрнең дә йөзе "ак" булырга тиеш. Ә инде исәп-хисап бирү механизмы бездә күптән эшләнгән. Анысы өчен курыкмаска була.

Безнең бу закон проектыбыз, әлбәттә, өр-яңадан язылган. Ләкин анда яңалыклар әлләни күп түгел: реформалар законы булып чыкмаган. Чөнки ул, нигездә, күптән түгел кабул ителгән федераль законга яраклаштырыр өчен, тәңгәлләштерер өчен кабул ителә. Булган яңалыклары, нигездә, шул законнан, калган өлеше моннан 20 ел элек кабул ителгән иске законнан алынган. Әлеге федераль законны без бик яхшы беләбез. Дөрес, анда безнең тәкъдимнәрнең дә бер-икесе керде, дип мактанырга яратабыз- яратуын. Ләкин кабул ителмәгән тәкъдимнәребез күбрәк шул.

Закон проектында республикага бирелгән вәкаләтләребез дә ул кадәр күп түгел икән. Туган телне укытуга кагылышлы берничә маддәне исәпләмәгәндә, безнең бу законыбыз башка өлкәләр кабул иткән мәгариф турындагы устав-кануннардан әлләни аерылып та тормый. Безгә, милли республика буларак, бирелгән вәкаләтләр 4 нче һәм 8 нче маддәләрдәге берничә бүлеккә генә кайтып кала. Мәсәлән, төп гомуми белем бирүнең якынча программаларына аларның дәрәҗәсен һәм юнәлешен исәпкә алып уздыруда без дә катнаша алабыз. Катнаша алабыз, ләкин региональ, милли һәм этномәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алу өлешендә генә. Калганын, әлбәттә инде, федераллар бездән башка гына эшли.

Дәреслекләр мәсьәләсендә дә шул ук хәл. Экспертизаны Мәскәүдәге татар теле, татар мәгарифе "белгечләре" уздыра. Безнең белгечләр дә шунда катнаша ала. Катнаштырсалар, әлбәттә.

Закон проектында милли мәгариф дигән төшенчә бөтенләй юк һәм, күрәсең, безнең шартларда була да алмыйдыр. Әмма шуңа да карамастан, "Белем алу теле" исемле 8 нче маддә шартлы рәвештә генә булса да милли мәгарифкә азмы-күпме карый шикелле. Бу бүлек безнең өчен аеруча мөһим һәм законның бәясен шактый арттырадыр, дип уйлыйм. 5 нче бүлекне генә, миңа калса, үзгәртергә кирәк. Ул менә болай яңгырый: "Татарстан Республикасы урта һөнәри һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларында һөнәри уку-укыту программалары татар телендә гамәлгә ашырылырга мөмкин". Мөмкин, ягъни мәсәлән, может дигән сүз безнең законнарыбызда бик еш очрый һәм ул - иң паразит сүзләрнең берсе. Мондый сүз бу законга да әлеге маддә эшләмәсен өчен махсус кертелгәндер. Мантыйк буенча "татар телендә гамәлгә ашырылырга мөмкин" булгач, димәк, "татар телендә гамәлгә ашырылмаска да мөмкин".

Шулай ук 8 нче маддәнең 6 нчы бүлеге дә безнең өчен бик әһәмиятле. Анда сүз Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә белемне ана телендә алуга булышлык итү турында бара. Ләкин ул декларатив характерда язылган. Нинди булышлык турында сүз бара: финанс ярдәмеме, методик ярдәмме, кадрлар белән ярдәм итүме? Нинди оешмалар ярдәм итәргә тиеш? Кайсы министрлык? Аларга җавап юк.

Бу маддәгә, миңа калса, тагын бер бүлек өстәргә кирәк. Ул да булса, республикабызда яшәүче чуаш, удмурт, мари һ.б. милләтләрнең туган телләрендә белем алу мәсьәләсе. Бу безнең үзебезне дә, законыбызны да бизәр генә иде.

8 нче маддәнең 2 нче бүлегендә "Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында татар теле 1992 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында"гы закон нигезендә укытыла һәм өйрәнелә" диелгән. Элекке законда да шулайрак әйтелгән иде. Һәм менә 20 ел инде без мәктәпләрдә балаларыбызга татар теле укытабыз. Формаль яктан. Ә нәтиҗә бик кызганыч. Менә безнең арабызда яшь коллегаларыбыз - яшь депутатлар утыра. Аларның барысы да диярлек шушы закон нигезендә белем алган, татар телен дә, һичшиксез, укыгандыр. Аттестатларында "5"ле дә "4"ледер әле. Әмма без аларның авызыннан ничә еллар инде бер генә татар сүзе дә ишеткәнебез юк. Әйбәт мисалмы? Миңа калса, бик тә гыйбрәтле мисал!

Моннан соң ничек укытырбыз? Нәтиҗәсе булырмы? Булмаса, нишләргә?.. Аның өчен, иң элек, бөтен мәктәпләрдә дә дәресләрдән тыш та татар теле мохите булдырырга кирәк. Күз алдына китереп карагыз: татар баласы белән урыс баласы бер партада 11 ел буена янәшә утыра. Көн буе! Көн саен! Урыс баласы 11 ел буена бер сүз дә татарча өйрәнми. Ә татар баласы белгән татар телен дә оныта һәм урысча гына сөйләшә башлый. Ә бит көнгә бер генә татар сүзе өйрәнсәң дә, берничә айда ипилек-тозлык татарчага өйрәнергә булыр иде... Биредә, әлбәттә, татар теле предметы турында гына түгел, мәктәпләрдәге класстан тыш эшләр, тәрбия, иҗади мохит турында да сүз бара. Бу законда, билгеле, тәрбия, педагогика турында бер сүз дә юк. Кызганыч! Мәктәпләрнең күбесе күптән инде тәрбия белән шөгыльләнүдән туктады. Аны югарыдагылар таләп тә итми. Укытучыларыбыз педагог булудан бигрәк предметникларга гына әйләнеп калды. Менә бит хикмәт нидә! Тәрбияне ноутбуклар гына, Интернет һәм кесә телефоннары гына алыштыра алмаячак. Киресенчә булуы бик мөмкин.

Бәхетебезгә, соңгы елларда мәктәпләргә игътибар бик нык артты. Техник яктан да ярдәм бик зур. Яңа мәктәпләр дә төзелә башлады. Мин әле берничә көн элек кенә Балтач районының Борбаш авылындагы өр-яңа мәктәптә булып кайттым. Менә мәктәп, ичмасам! Шаккатмалы! Казанда да аз андый мәктәпләр. Укытучыларыбызның хезмәт хакы да бермә-бер артты. Без алар өчен шатланабыз. Алар хәзер безнең академик институтларда эшләүче галимнәребездән ике тапкыр күбрәк хезмәт хакы алып эшли. Болай барса, озакламый доцентлар, профессорлар мәктәпләргә күчеп бетәчәк, шунда укыта башлаячак. Андый мисаллар да җитәрлек хәзер. Ә фәнгә, бигрәк тә гуманитар фәннәргә талантлы яшьләр болай да аз килә иде. Моннан соң бөтенләй дә килмәскә мөмкин.

Иманым камил, Татарстан мәктәпләренә хөкүмәт тарафыннан финанс ярдәме моннан соң да зур булачак. Хәзер инде белем бирүнең эчтәлеге турында күбрәк борчылырга кирәк, белемне тәрбия белән бергә бирү турында уйларга кирәк.

Безнең коллегабыз Марат Хәйруллин әйткәнчә, "закон ул только бумажка". Эшләмәгән закон, чыннан да, кәгазьдә генә калырга мөмкин. Ә закон эшләргә тиеш! Безнең әлеге закон проектыбыз да икенче укылышка әзерләгәндә яхшырыр, милли яшәешебезгә якынаер һәм кабул ителгәннән соң халкыбызга хезмәт итәр, дип ышаныйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: