Мәдәни җомга

Рәис Сафин: Татар телле татар бул!

Фәндәс әфәнде Сафиуллин “Мәдәни җомга” газетасының 16 март санында басылып чыккан “Крепостной тигез хокуклылык” исемле мәкаләсендә, бичара ана телебезнең бүгенге аяныч хәлен тирән анализлап, аның, балалары ташлап киткән ана кебек, нәүмиз һәм яклаучысыз, саклаучысыз калуының сәбәпләрен күрсәтә, бу афәттән чыгу юлларын ачыклый.

Аларның барысы да соңгы еллардагы үзебезнең битарафлыктан, тел яшергән килен кебек булуыбыздан оста файдаланган Мәскәү түрәләренең, Казандагы монафыйкларның икейөзлелегеннән килә. Җаннарыбызны җәрәхәтләгән, йөрәкләребезне парә-парә итеп телгәләгән, милләтебезнең киләчәк язмышын нигезләүче бу мәсьәлә тик дәүләт күләмендә генә хәл ителергә тиеш бит!

Шушы илдә аның барча халкы белән бергә кайгы-хәсрәт кичереп яшәгән татар милләте һәм аның җитәкчеләре үзләренең дәүләткүләм хак сүзен әйтмәсә, барысы да файдасыз һава тетрәтү генә булып калачак. Ә янә алты елга тәхеттә калган илбашка бернинди дә өмет юк, чөнки Мәскәү кан-яшь коеп басып алган җирләрдә яшәүче халыкларның язмышы белән кызыксынмады, тормышларын яхшырту өчен игелекле изге гамәл кылмады. Ә менә һәртөрле салымнар түләтеп, соңгы кисәк икмәгеңне таларга булдыра ул. Шуңа күрә үзебез хаталарыбызны төзәтеп, милләт киләчәге хакына яңа көрәш башлыйк. Без – дөнья базарында гасырлар буе бил тоткан халык. 

Менә, “Таяну ноктасы” тап­шыруында катнашкан милләтпәрвәр затларыбыз сүзләренә генә колак салыйк әле:

– Мәскәү түрәләренең башка халыкларга карата кылган гаделсез гамәлләре артканнан арта бара. Бу – ил дәрәҗәсендәге фаҗига; 

– халык референдумында кабул ителгән ил конституциясе бозыла;

– Мәскәү даирәләре урыс халкының гына мәнфәгатьләрен кайгырта;

– татар мәктәпләре, гимназияләре бүгенге көн таләпләренә җавап бирми. Алар һаман да иске биналарда калырга мәҗбүр;

– татар балаларына да үз мөмкинлекләрен ачарлык мохит тудыру мөһим;

– мәктәпләрдә ике телдә укыта алырлык укытучылар аз;

– татар мәктәпләрендә бөтен яктан әзерлекле укытучылар җитешми;

– күпчелек район үзәкләрендә әлегә кадәр татар мәктәпләре булмавы кызганыч;

– ислам диненә, милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән уку системасы булдыру зарур;

– Бу изге эш-гамәлләргә татар байлары да үз өлешләрен кертсен иде;

– милләтебезнең теле кыл өстендә торганда, Президент Миңнеханов, хөкүмәт җитәкчеләренең лидер булып алга чыгуы мөһим;

– кичекмәстән милли татар партиясе булдыру кирәк.

Милләтпәрвәр затларыбызның ачынулы, күңел түрләреннән ташып чыккан уй-фикерләре бу. Әлбәттә, уку йортларында кичекмәстән тормышка ашыруны көткән, халкыбызның гасырлар буе татлы хыялларында йөртеп, үтенеч кәгазьләре язса да, Мәскәү түрәләре хәл итәргә ирек бирмәүдән җыелган проблемалар баштан ашкан. Ә аларның табигый чишелешләре ике дәүләтнең Конституцияләрендә акка кара белән язып куелган бит! Бөтен бәла – Төп законда язылган таләпләрне шовинистик рәвештә бозулардан килә.

Боларның барысын да барлыкка китерүгә без юл куйдык. Үзебезнең җинаятьчел ваемсызлыгыбыз, гамьсезлегебез аркасында, һаман саен артка чигендек, колларча буйсындык без. Ата-бабалар мәшһүр мирас итеп калдырган, дөнья халыкларына да өлге булган мәдәни-мәгърифәтле халык булуыбызны оныттык. Халкыбызның изге дини йолаларын, саф-инсафлы рухи сыйфатларын һәм, ниһаять, милли асыл горурлыгыбызны тарих юлларында чәчеп, югалтып бетерә язганбыз түгелме соң?..

Шушы аяныч хәлләргә битараф калган замандаш татарны кем дип атыйк? Нигә без һаман гаепле кеше сыман, этенә дә, бетенә дә ярарга тырышабыз? Үз кадеребезне үзебез җуя торгач, илсез калдык, инде телсез дә калып барабыз. Һаман да шулай “олы туган” көенә ләббәйкә дип койрык болгаган берьяклы толерантлык безне упкынга илтүче мәкерле чараларның берсе икәнен дә аңлау кирәктер бит!

“Без капчыкта ятмас” – дигән, зирәк халкыбыз. Мәскәү түрәләре төрледән-төрле хәйләле-мәкерле алымнар кулланып, рус булмаган халыкларның ана телләрен укытуны мәктәпләрдән кысып чыгарырга, аны ихтыярый рәвештә, атнасына ике сәгать факультатив итеп калдырырга тырышса да, мәсьәлә 22 милли республика һәм башка рус булмаган халык­ларның кисәтүле һәм кискен авазларын ишетергә мәҗбүр итте кебек. 

Һәр халыкның авыр чагында таянырлык зур терәге була. Татар халкының да хыянәтсез ислам дине бар. Үз милли мәнфәгатьләребезне яклау өчен көрәшкә әзер булу – һәр татарның бурычына әверелсен иде. Милләтнең үзеннән һәм илаһи динебездән башка, иркен һәм бәхетле киләчәккә җитәкләүче милләтпәрвәр юлбашчысы юк. Бик кызганыч. Тормышны затлы, әхлаклы, асыл гореф-гадәтләребез белән бизәп яшәү – көндәлек кануннарга әверелсә генә исән калачакбыз. Уйлан, татар!

Әлбәттә, татар теленә каршы дәүләт күләмендә һөҗүм башлаган Ильминский да, аның геноцид тамашаларын зур тырышлык белән дәвам иткән Столыпин да, уку-укыту прог­раммасыннан милли компонентны алып ташлауны таләп иткән 309 нчы законга кул куючы да, рус булмаган халыкларга карата шовинистик алымнар кулланып кимсеткән, хур-мәсхәрә иткән, шул ахмак канунны тормышка ашыру өчен тиреләреннән чыгардай булып тырышкан эреле-ваклы чиновниклар да үзләрен гаепле итеп санамый. Ләкин аларның барысын да тарих мәхкәмәсе көтеп тора. Чөнки һәр милләт, һәр кеше үз ана телләрен үзләре теләгәнчә укырга-өйрәтергә хокуклы. Бу табигый гамәл урыс халкына бернинди дә зыян китерми. Алар үзләренең “Дурь и бред”лы булуларын раслый. “Хур-мәсхәрә буласың килсә – атның койрыгына ябыш”, – дип әйтмәгән шул юкка безнең халык.

Ә безгә максатка ирешү өчен иярле булу кирәк, шовинистик һөҗүмнәренә каршы тору өчен бердәмлек кирәк. Кубрат хан васыять итеп әйткән милли бердәмлек. Халкыңны сөеп, аңа тугры булу бердәмлеге. Олуг Мөхәммәт бабабыз сәрдарларына хас булган – гаярь батырлык кирәк.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: