Мәдәни җомга

Ренат ХАРИС: АКЫЛГА КИЛЕГЕЗ!

Планета температурасын сугышлар күтәрәме, әллә канкоешлар җир температурасы күтәрелгән урында башланамы? Мөгаен, икесе дә дөрестер... Әмма бу мөһим түгел. Иң мөһиме - "кайнар нокта"ларның ничек һәм ни өчен барлыкка килүе, температураның күтәрелү сәбәбе нидә булу. Болар кем эше? Әмма тагын да мөһимрәк нәрсә - температураны ничек төшерергә соң? Мәгълүм ки,...

Планета температурасын сугышлар күтәрәме, әллә канкоешлар җир температурасы күтәрелгән урында башланамы? Мөгаен, икесе дә дөрестер... Әмма бу мөһим түгел. Иң мөһиме - "кайнар нокта"ларның ничек һәм ни өчен барлыкка килүе, температураның күтәрелү сәбәбе нидә булу. Болар кем эше? Әмма тагын да мөһимрәк нәрсә - температураны ничек төшерергә соң?

Мәгълүм ки, "Илиада", "Слово о полку Игореве" яки "Идегәй" дастаны чорыннан бирле әдәбият кешелек яшәешенең иң четерекле бу мәсьәләләрен йөзләрчә мең тапкыр төшенергә азапланды. Асылда, бөтен дөнья әдәбиятенең үсеш юлы күп очракта - ул сугыш һәм солых проблемаларын аңларга тырышу юлы, һәм әлеге процесста халыкларның иң олуг талантлары катнаша һәм шуның нәтиҗәсендә Лев Толстой, Михаил Шолохов, Эрнест Хемингуэй, Анри Барбюс, Иван Вазов, Алексей Толстой, Ярослав Гашек һәм башка күп шәхесләр кебек, кешелекнең бөек акыл иясенә әйләнә. Ни өчен алар шул дәрәҗәгә күтәрелгән соң? Барысына да өстәп, тагын шунысы өчен дә - аларның әсәрләре кешелеккә һәм дөньяның көч-куәт ияләренә искәртү, кисәтү булганга да, глобаль акылсызлыклар эшләүдән тыйганга да. Барлык дәвер һәм халыкларның сугышлар турындагы бөек әсәрләре бүген дә: "Акылга килегез!" - дип чаң суга. Әмма без аларны ишетәбезме соң? Әллә ишетмибезме?.. Хәзерге планета масштабындагы сәяси амбицияләрнең колагы юктыр шикелле, булган очракта да, һәрвакыттагыча, алар затлы металл яңгыравыннан башка бернәрсәне дә ишетмидер... Нәтиҗәдә исә: кичә - бөтендөнья сугышлары, революцияләр, төрле дәүләтләрдә гражданнар сугышлары, Кавказ сугышлары (кайчандыр аларда Лермонтов та, Толстой да катнашкан), ә бүген - Әфганстан, Балкан, Гыйрак, Абхазия, Көньяк Осетия һәм, әлбәттә инде, Чечня, аларда безнең балалар, туганнар, дуслар катнаша...

Моңа бәйле рәвештә Чечнягә соңгы тапкыр баруымны искә төшерәсем килә. Ике кампания арасындагы сугыш тынып торган чакта мин, Татарстан парламенты вице-спикеры буларак, Грозныйга эшлекле сәфәрем вакытында үземнең күптәнге танышымны - чечен язучысы Мөхәммәд Мусаевны табуда ярдәм итүләрен үтендем. Без аның белән хат алыша идек. Ул Казанда миндә кунак та булгалады, үзебезне дә гел кунакка чакырды. Тыныч вакытта һаман аның янына барып чыгып булмады. Аның иске адресы буенча Иваново тыкрыгындагы 4 нче йортны эзләп киттек. Анда Мөхәммәд Муса улы хатларында сурәтләнгәнчә бик матур йорт булырга тиеш иде, тик без аның урынында әллә бомба, әллә снаряд шартлаудан калган гаять зур чокыр гына күрдек... Әмма белгән кешеләр язучының исән калуын әйтте, ул тауларга киткән булган, аннары кире әйләнеп кайткан, диделәр. Чыннан да, шулай булып чыкты. Без аны икенче көнне могҗиза белән генә исән калган "хрущевка"дагы бер бүлмәле фатирда таптык. Ул ярымбуш фатирда, аягын сындырып, урын өстендә ята иде. Аның архивы, китаплары, басылмаган әсәрләренең кулъязмалары - барысы да янып көлгә әйләнгән. "Минем белән мондый хәл инде икенче тапкыр кабатлана, - диде ул, - беренче тапкыр 1944 елда фронтта яраланып, Грозныйга тулысынча сихәтләнергә җибәрелгән чакта мине, яралы килеш, 24 сәгать эчендә Казахстанга сөрделәр. Һәм менә кабат..."

Әмма бүген минем сүзем бу турыда түгел. Ә менә нәрсә турында: әсәрләре мәктәпләрдә өйрәнелгән 80 яшьлек фронтовик-язучы ул чакта ачынып болай дигән иде: "Алар Лев Николаевич Толстойның "Хаҗи Морат" повестен онытты микәнни? Әллә бөтенләй укымадылар микән?.." "Алар" дигәндә, ул илнең һәм Чечен Републикасының ул чактагы җитәкчеләрен күздә тота иде. Ә дустымның Лев Толстой повестеннан сөзеп алган төп идеясе мондыйрак: командующий Воронцовның эшлексезлеге һәм буш вәгъдәләре русларга Кавказ сугышын тизрәк төгәлләргә булышмакчы булган Хаҗи Моратның мәгънәсез үлеменә китерә. Мусаевның хәтеренә уелып калган тагын бер нәрсә - Хаҗи Моратның икесе дә ач калган ишәк һәм эт турында сөйләгән мәсәле: ишәк этне печән белән, ә эт ишәкне ит белән сыйлаган. Без ул чакта күпмилләтле, күпконфессияле Русиядә халыкларның теленә, гореф-гадәтләренә, тамырларына, мәдәниятенә хөрмәтнең һичшиксез зарурлыгы хакында, кешенең нәкъ менә шул югары кыйммәтләрне санга сукмавының конкрет территориядә вазгыятьне кискенләштерүе һәм амбициоз икътисади сәясәткә аны планетаның "кайнар нокта"сына әйләндерергә мөмкинлек бирүе хакында сөйләштек.

Ахыр чиктә теләсә кайсы "кайнар нокта"ны да суытып була. Моның өчен кешелек тәҗрибәсе хәзинәсендә алым һәм ысуллар күп: хәрбиләре дә, сәясиләре дә, икътисадилары да җитәрлек. Кайчан да булса барыбер Балканда да, Гыйракта да, Көньяк Осетиядә дә, Днестр буенда да, Чечнядә дә тәртип урнаштырылачак - Конституция буенчамы, әллә башка юл беләнме, барысы да җайга салыначак, рәтләнәчәк. Әмма әлләни күзгә ташланмый торган бер проблема барыбер калачак - ачу, үч белән йогышланган куркыныч, чирле хәтер. Нәкъ менә "кайнар нокта"ларда кеше хәтере (һәм халык хәтере дә дияргә җөрьәт итәм) шушы коточкыч бациллалар белән йогышлана. Кайвакыт ачу һәм үчлелек заманча террорчылык кебек явыз монстрга әверелә. Һәм, минем фикеремчә, нәкъ менә шул Төньяк Кавказдагы куркыныч яраның шулкадәр озак төзәлмәве сәбәпләреннән берсе булып тора.

Хәтерне әлеге йогышлы чирдән ничек чистартырга соң? Бу җәһәттән президентлар, корольләр, дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләре ни эшли ала? Алар элек ни эшләгән, һаман шуны эшли, артыгын тырышмый. Әлеге юнәлештә бөек диннәр ни кыла? Нәтиҗәсе шулай ук күренми. Әлеге контекстта матбугат ниләр майтара? Минем фикеремчә, матбугат суытуга караганда күбрәк кыздыра, чөнки ул артык сәясиләштерелгән һәм җаваплылыктан чамадан тыш азат ителгән. Әмма гаммәви мәгълүмат чаралары бик күп уңай үзгәрешләргә дә сәләтле. Әгәр рөхсәт ителсә. Әгәр чаманы белсә... Әлеге юнәлештә нәтиҗәле гамәл кылырлык тагын берәр көч бармы соң? Әлбәттә, бар, һәм бу көч - әдәбият, билгеле инде - чын, югары сәнгатьле, сәяси яки икътисади конъюнктурадан азат, көндәлек хаҗәтләрдән өстенрәк торган, җәмгыятькә укытучы, табиб, төзүче кебек үк бик кирәк булган әдәбият!.. Ә әдәбият җәмгыятьнең дәвалаучысы һәм тәрбиячесе сыйфатында озакка сузылган социаль-икътисади тетрәнүләрдән арына алмаган, Аллаһның һәр бирмеш көнен хафаланып каршы ала торган бүгенге Русия җәмгыятенә кирәкме соң? Безнең җәмгыятебезнең дилбегә тотучыларына "Сугыш һәм солых", "Хаҗи Морат", "Тын Дон", "Михнәтле заман", "Качу" һәм башка бөек әсәрләрнең бөек дәресләре кирәкме соң? Әйтүе кыен...

Әйе, әдәбият - чиргә сабышкан хәтерне иң бөек дәвалау остасы, тик ул озак вакыт дәвамында савыктыра һәм, ихтимал, тулысынча сихәтләндереп тә бетермидер. Әмма мондый хәтердә агрессия калмый инде. Мәсәлән, татар халкының Явыз Иванның Казанны яулавы һәм татар дәүләтчелеген җимерүе белән бәйле хатирәләре күптән инде агрессив түгел, һәм, димәк, куркыныч та түгел. Һәм монда татар әдәбиятенең дә өлеше шактый. Кавказ халыкларының XIX гасырдагы Кавказ сугышлары турындагы хатирәләре дә мәгълүм вакыйгаларга кадәр тоныкланган, агрессиядән арынган иде инде. Ә хәзер ул нинди? Минемчә, моңа бүген бер генә сүз белән җавап биреп булмый. Һәм ул шуңа хафаландыра да.

Инде килеп, тикшерер өчен тема буларак куелган "Акылга килегез!" гыйбарәсе хакында. Искиткеч куәткә ия гыйбарә ул һәм көнүзәк тема. Һәм бу сүзтезмә-җөмләне "Җиде кат үлчә, бер кат кис!" дигән даһи әйтем белән дәвам итәсе килә, чөнки нәкъ менә кеше тәҗрибәсенең әлеге васыяте иң кирәкле вакытта хәтергә төшмәгәнгә күрә "кайнар нокта"лар барлыкка килә дә инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: