Мәдәни җомга

Разил ВӘЛИЕВ: МИРАСТА КИЛӘЧӘК ХАКЫ БАР

Мәдәни мирас корылмаларын саклау буенча федераль законнардан тыш Татарстанның үзенең дә ике база законы гамәлдә. Аларның беренчесе - «Мәдәният турында», икенчесе - «Татарстан Республикасында мәдәни мирас корылмалары турында». Әгәр беренче канун тулаем мәдәният тармагында төбәк сәясәтен җайга салса, икенчесе республика территориясендә мәдәни мирас корылмалары сакланышы мәсьәләләрен көйли. Әмма тиешле закон...

Мәдәни мирас корылмаларын саклау буенча федераль законнардан тыш Татарстанның үзенең дә ике база законы гамәлдә. Аларның беренчесе - «Мәдәният турында», икенчесе - «Татарстан Республикасында мәдәни мирас корылмалары турында». Әгәр беренче канун тулаем мәдәният тармагында төбәк сәясәтен җайга салса, икенчесе республика территориясендә мәдәни мирас корылмалары сакланышы мәсьәләләрен көйли.

Әмма тиешле закон актларыннан, программалардан һәм финанс чыганакларыннан башка законның көтелгән нәтиҗәне бирмәве дә яхшы мәгълүм. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, шунысын әйтергә мөмкин, соңгы ун елда мәдәни мирас корылмаларын ремонтлауга, консервацияләүгә һәм куллануга 8 миллиард 887 миллион сум акча тотылды. Аның 5 миллиард 167 миллион сумы федераль, 2 миллиард 895 миллион сумы республика бюджетларыннан бирелде, 825 миллион сумы бюджеттан тыш чыганаклардан килде.

Мондый дәрәҗәдә финанслау «Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Аңарчы әлеге максатларга акча бик аз бирелә иде. Шул рәвешле шактый мәдәни мирас корылмалары саклап калынды.

Казан һәм Алабуга шәһәрләренең 1000 еллыгына әзерлек чорында мәдәни мирасны саклауга комплекслы якын килү үзен тулысынча аклады, һәм ул 2010 елда да «Зөя утрау-шәһәр һәм борынгы Болгар-мәдәни мирасыбыз» уникаль проектны гамәлгә ашыра башлау белән дәвам иттерелде.

Казан шәһәрендә үтәчәк Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек чорында республикада мәдәни мирас корылмаларын торгызу, саклау, алардан файдалану мәсьәләсе тагын да актуаль булып әверелде. Бу эшне Татарстан Президенты шәхси күзәтчелегенә алды. Казан шәһәрендә мәдәни мирас корылмаларын торгызу эшенә агымдагы ел башыннан Дәүләт Советы депутатлары да актив рәвештә керештеләр, 14 корылманы торгызуны үз күзәтчелекләренә алдылар. Депутатларның тырышлыгы, Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин катнашында үткән ике киңәшмә нәтиҗәсендә милек ияләренең корылмаларда төзекләндерү эшләрен тиешле дәрәҗәдә алып баруларына ирешелде. Безнең комитет әлеге мәсьәләләр буенча ике киңәшмә үткәрде, ул шулай ук барлык депутатлар эшчәнлеген бер юнәлештә тупларга тырыша.

2011 елның 21 маенда кабул ителгән «Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга теләктәшлек фонды турында» 185 нче федераль закон кысаларында ел башыннан авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү программасы гамәлгә керде. Программаны үтәү барышында республиканың тарихи шәһәрләре Чистай һәм Алабуганың яшәү өчен куркыныч булган авария хәлендәге йортларыннан кешеләрне күчерү, биналарны сүтү планлаштырыла. Сүтелергә тиешле йортларның 26сы мәдәни мирас корылмасы булып исәпләнә. Шул рәвешле хокукый капма-каршылык килеп чыга. «Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга теләктәшлек фонды турында» федераль закон мәдәни мирас һәйкәле булу-булмавына карамастан иске йортларны сүтәргә куша, ә «Русия Федерациясендә мәдәни мирас корылмалары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) турында» закон исә аларны сүтүне тыя. Шуны истә тотып, агымдагы елның апрелендә Татарстан Дәүләт Советы «Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга теләктәшлек фонды турында» федераль законга төзәтмәләр кертү проекты әзерләп, аны РФ Дәүләт Думасына җибәрде. Әлеге төзәтмәнең төп мәгънәсе нинди генә очракта да мәдәни мирас корылмасын сүтеп ташларга ярамавын, чөнки аннары аны яңадан кире кайтарып булмаячагын раслаудан, шуны законлаштырудан гыйбарәт.

Президент Рөстәм Миңнеханов 2012 елны республикада тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итте. Илбаш Указында күрсәтелгәнчә, бу чара мәдәни мирас корылмаларын төзекләндерүгә һәм популярлаштыруга гына түгел, җәмгыятьнең игътибарын Татарстанда яшәүче халыкларның тарихи һәм рухи традицияләрен, мәдәниятләрен, телләрен саклау, үстерү мәсьәләләренә юнәлтү өчен дә кирәк. Шуның белән бергә, укучыларның игътибарын тарихи-мәдәни мирасыбызның тагын бер мөһим өлешенә - язма мирасыбызга юнәлтергә телим. Агымдагы елның 13 апрелендә безнең мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты республикада язма мирасны саклау мәсьәләләренә багышлап махсус утырыш үткәрде.

Бүген республикабызда гаҗәеп зур күләмдә язма һәйкәлләр фонды саклана: 100 меңгә якын уникаль, аеруча кыйммәтле басма китаплар, 150дән артык исемдәге революциягә кадәр чыккан гәзит-журналлар, 20 меңгә якын кулъязмалар. Татарстан Республикасының архив фондында 5 миллион берәмлек төрле документлар тупланган, аларның 44 меңе аеруча кыйммәтле, уникаль документлар. Әлеге документларның иң борынгылары XII гасырга карый. Кулъязмалар һәм иске гәзитләрнең сакланышы аеруча борчу тудыра. Кулъязмалар фондының 70 процентына бүген үк реставрация һәм консервация эшләре үткәрергә кирәк.

Әмма зур уңайсызлыклар да килеп чыга. Эш шунда ки, XIX-XX гасырларның башында чыккан гәзитләр дымлылык җитмәгәнлектән кибеп таркала, кисәкләргә ваклана. Ә кулъязмаларның проблемасы башка: дөрес сакланмаганда аларны төрле гөмбәчекләр зарарлый. 10 ел эчендә алар кәгазьне комга әйләндерә, шунлыктан кулъязма бөтенләй юкка чыга, аларны яңартып та, торгызып та булмый инде. Шунлыктан хәл бүген бик аяныч. Чыганаклар белән эш итүче белгечләр фикеренчә, әгәр якындагы 5-7 елда Казанда язма документларны һәм кулъязмаларны реставрацияләү һәм консервацияләү үзәге булдырмасак, ашыгыч рәвештә реставрация эшләрен башламасак,өч елга ким дигәндә ике иске гәзит-журнал тупланмасын, ел саен уртача 10 кулъязманы мәңгелеккә югалтачакбыз.

Шунлыктан ашыгыч рәвештә махсус җиһазлар ярдәмендә бу уникаль фондның электрон вариантын эшләү, мәсьәләне комплекслы хәл итү өчен кадрлар әзерләү, шулай ук тарихи документларны реставрацияләү һәм консервацияләү үзәге булдыру бүген бик мөһим.

Кызганыч ки, федераль закон «мәдәни мирас корылмасы» төшенчәсенә бары күчемсез мәдәни мирас корылмасын гына кертә. Юридик яктан караганда, бу төшенчәгә язма яисә халыкларыбызның матди булмаган мәдәни һәйкәлләрен кертеп булмый. Татарларның «Сабан туе», урысларның «Каравон», чуашларның «Уяв», мордваларның «Балтай» һәм республика территориясендә яшәүче башка халыкларның милли бәйрәмнәре турында да кайгыртырга, аларны сакларга, якларга да кирәк бит әле. Шуңа күрә безнең комитет депутатлары «Мәдәният турында»гы законга төзәтмәләр проекты әзерләргә кирәк дип саный. Законда «Язма мәдәни һәйкәлләр», «Матди булмаган мәдәни һәйкәлләр» төшенчәләренә төгәл билгеләмәләр бирергә, аларны төбәк дәрәҗәсендә саклау һәм үстерү тәртибен ачык күрсәтергә кирәк булачак.

Киләчәктә дә Дәүләт Советының депутатлар корпусы республика территориясендәге мәдәни мирас корылмаларын һәм һәйкәлләрен саклау буенча законнарны, парламент кабул иткән карарларны үтәүгә көчен кызганмаячагына ышанам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: