Мәдәни җомга

РашатСАФИН: ИСЛАМ ШӘРИГАТЬ БЕЛӘН ЧИКЛӘНӘМЕ?

Ихтимал, кайберәүләр уйлап куяр, мондый мәгънәсез сорау кяфер җан башында гына туарга мөмкин, мөселманнарга билгеле бит инде, шәригать ул - ислам, ислам - ул шәригать, алар бер үк дин исемнәренең синонимнары, дияр. Вәләкин метафизик кануннарга таянып һәм Муса пәйгамбәр китабындагы хакыйкый хәбәрне исәпкә алып, куелган сорауга тискәре җавап бирергә җөрьәт...

Ихтимал, кайберәүләр уйлап куяр, мондый мәгънәсез сорау кяфер җан башында гына туарга мөмкин, мөселманнарга билгеле бит инде, шәригать ул - ислам, ислам - ул шәригать, алар бер үк дин исемнәренең синонимнары, дияр. Вәләкин метафизик кануннарга таянып һәм Муса пәйгамбәр китабындагы хакыйкый хәбәрне исәпкә алып, куелган сорауга тискәре җавап бирергә җөрьәт итик. Һәм менә ни өчен.

Мәгълүм ки, үзенең килеп чыгышы хакында кешелек хәзергәчә уртак фикергә килә алмаган. Мәсьәләгә фәнни караш дарвинизмга нигезләнә: имеш, без минералдан алып, неандерталецка кадәрге эволюцион юл үтеп, тереклекнең төрле формаларында гәүдәләнеп, бүгенге хәлебезгә кадәр үсеп җиткәнбез. Дин өйрәтүенчә исә, без адәми зат; янәсе, шәҗәрәбез "атамыз Адәм вә анамыз Һаувадан" башлана. Боларның кайсы дөрес? Ышануы авыр булганга, җавап "тузга язмаган"чарак яңгырый: алар икесе дә чынбарлыкка якын килә, тик аерым-аерым тулы картина бирми. Әгәр Аллаһ Җиһанны парлылар дөньясы илтеп яралтканы турындагы метафизик канунны истә тотып һәм Муса пәйгамбәрнең Беренче Китабындагы ("Яралтылыш"тагы) хәбәргә таянып, әлеге карашларның икесен бергә кушсаң, нәкъ дөресе килеп чыга. Хәзерге кешелек, яки адәми зат ике токымның, ягъни эволюциясе минералдан башланган кыргый Кеше балалары белән Адәмнеке никахлашуы (кушылуы) нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Аллаһның тәкъдире буенча, Кеше бар ителүенә туры китереп, эманацион хәрәкәт белән җиргә Адәм дә төшерелә. Аларның гәүдәләре - кыяфәтләре үзара охшаш, мәгәр аңнары буенча бер-берләреннән бик ерак. Коръәнчә әйтсәк, Кеше залим һәм надан. Ул Аллаһны белми дә, танымый да һәм үзенең тән ихтыяҗлары колы булып яши; арткы аякларына басып, башын күккә таба күтәргән булса да, дөньяны күзаллауда аяк асты күренешләре белән чикләнә - аңарда Җир аңы. Адәмдә исә Күк аңы: ул үзенең Аллаһ колы, Җирдә Аның илчесе икәнен дә, аңа Аллаһка кайту тәкъдир ителгәнен дә, Җиргә нинди миссия белән җибәрелгәнен дә яхшы белә, аның нәселе әлеге Кеше токымыннан җәмгыять корып һәм аны Җир аңыннан арындырып, Аллаһка кайту юлына бастырырга тиеш.

Әйе, белүен-белә, ләкин моңа ничек ирешергә? Аллаһ Бөек, Аның тәкъдирендә бар нәрсә дә төгәл каралган. Бу максатта илаһи идарәчелек (Күктәге Иерархия) тарафыннан диннәр иңдерелеп тора...

Хәер, әүвәл теге ике токымның кушылуы нәрсәгә китергәнен ачыклап үтик. Бу уңайдан борынгы мисырлылар мифологиясенә мөрәҗәгать итик: анда Осирис хакындагы риваятьтә безне кызыксындырган мәгълүмат бирелә сыман. Кайчандыр Җирдә кешеләр бәхетенә иңдерелгән Осирис исемле хәким яшәгән. Аны ир туганы Тифон үтергән һәм, әрҗәгә салып, диңгезгә ташлаган. Осирисның кыз туганы һәм хатыны Исида аның җәсәден табып, терелтмәкче булган, ләкин гәүдәсен Тифон кисәкләргә бүлгәләп бетергән. Исида Осиристан Горны тапкан. Һәм ул Тифоннан әтисе үчен алган - Осирис янә илаһи затлар рәтенә кайткан, тик инде Җирдә калмаган, ә кешеләр белән аралашу мөмкинлеге Күктә генә (вафат булганнан алып, кабат туганчы) сакланган.

Биредә Адәм һәм Кеше токымнары кушылганнан соң туган вазгыять тасвирлана. Әйтик, Осирис - адәми токымдагы Күк аңы, Тифон-Кеше балаларына хас Җир аңы (исламча әйтергә теләсәк, шайтан була инде). Исида исә - эзотерик гыйлем өйрәтүче мистерияләр (яшерен мәктәпләр) системасы. (Сүз уңаеннан искәртеп үтик, хәнифләр исеме белән йөртелгән борынгы болгар бабаларыбыз шушы системада тәрбияләнә торган булган, дип фаразларга нигез бар). Ул тудырган Гор - мистерияләрдә илаһи Ислам тәгълиматын үзләштергән һәм, Күк капусы ачылып, әүлиялеккә ирешкән шәхес, ягъни ачылып алган Күк аңлы гариф ("посвященный"); мөселманнар аны Идрис пәйгамбәр буларак белә. Тифон тарафыннан Осирисның гәүдәсе бүлгәләнүенә килгәндә, анысы Җир аңы басымы астында кешелек җәмгыятендә Күк аңлы бердәй илаһи исламга алмашка күп төрле экзотерик диннәр барлыкка килүен аңлата.

Диннәр иңдерелүе мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк. Аның гыйбрәтен Аллаһ безгә чыршы мисалында күрсәтә. Бу агач җәен-кышын, язын-көзен үзенең яшеллеген саклап, никадәр тормышчан икәнлеген раслап тора һәм шуның белән безне сокландыра. Чыршының тамырлары бар икәнен чамалыйбыз; гәрчә күрмәсәк тә, алар агачны кирәкле матдәләр белән тәэмин итеп торганын беләбез. Бу процесс агачның тамырларыннан, кәүсәсе аркылы, ботакларына таба бара. Диннәр дә шулай: конфессиональ тәгълиматны маңгай күзенә күренмәгән Илаһи Иерархия ирештереп тора. Ул аны диннәрнең "кәүсә"се, ягъни Исида нигез салган яшерен мистерияләр (суфичылык һәм масонлык кебек илаһи ислам общиналары) аша башкара. Әлеге Иерархия халыкларның иҗтимагый аңы үсешенә туры китереп, рәсүлләр аркылы яңа диннәрне дә иңдерә. Шул сәбәпле, кешелектә Җир аңы өстенлек иткән чорда табигать күренешләренә табынуга корылган мәҗүсилек йолалары гамәлдә булса, адәми зат Күк аңын тирәнрәк үзләштергән саен, Ибраһим пәйгамбәр диннәре ирештерелә килгән. Чыршы үсешендә дә моңа охшашлык күзәтәбез - аның ботаклары да төрле бит: искеләре (астагылары) җиргә якын һәм түбәнгә таба иелгән; яңалары (өстәгеләре) исә күккә омтыла.

Ботакларның иң югарыдагысы экзотерик исламны, ягъни шәригатьне хәтерләтә. Ул юанлыгы һәм вертикальлеккә якынлыгы белән кәүсәдән нык аерылмый, мәгәр шулай да аны агачның очы (кәүсәнең дәвамы) дип тә булмый. Шәригать тә нәкъ шулай: исламның (гавам өчен иңдерелгән) өлеше булуына карамастан, ул әле Илаһи Ислам түгел. Шәригатьчә фикерләү Күк аңына якынайта, әлбәттә, тик аңа Җир аңы элементлары да хас (әйтик, хаҗ кылу йолаларының кайберләрендә). Шәригать белән Илаһи Ислам арасында төп аерма, мөгаен, Аллаһ төшенчәсен төрлечә аңлаудадыр: беренчесе Аны абсолютлаштыра, икенчесендә исә, чынбарлыктагыча, абсолют юк. Шуңа бәйле рәвештә, шәригатьтә шаһәдәтне аңлау да берьяклы, ягъни тәүхиди мәгънәсе таныла һәм мотлаклаштырыла, ә иҗтиһатка кагылышлысы инкяр ителә. Бу, үз чиратында, иҗтиһат капкасын ябуга һәм мөселманнар дөньясында эволюцион сөрешне тоткарлауга китергән, чөнки ул Күк аңына омтылуны тыю, дигән сүз (ягъни шайтани гамәл). Югыйсә бит Илаһи Исламның төп таләбе - кешелекне Аллаһка кайту юлына бастырып, иҗтимагый аң үсешен тәэмин итү, һәрдаим аның камиллеккә тартылуын кайгырту.

Ислам диненең Мөхәммәд пәйгамбәр аркылы иңдерелгәнен беләбез. Шул ук вакытта күпләрнең бик абруйлы дин белгечләре авызыннан, Ислам Мөхәммәд (с.г.с.)нән түгел, бәлки, Адәм (г.с.)нән үк килә, дигән гыйбарә дә ишеткәне бар. Шәригать белән Илаһи Ислам аермасын белмәгәндә, ул күңелләрдә каршылык тудыра. Баксаң, моңа бернинди урын юк икән. Чынлап та, Күк аңлы эзотерик ислам Адәм (г.с.)нән башлана, ә Җир аңыннан арына төшкәннәрне Илаһи Исламга тарту өчен тәгаенләнгән экзотерик исламга Рәсүлебез (Мөхәммәд пәйгамбәр) нигез салган.

Әлеге аерманы белмәү яки танырга теләмәү аркасында иҗтимагый фикерләүдә дә урынсыз бәхәсләр туып тора. Әйтик, берәү эзотерик гыйлемгә кагылышлы фикер әйтә. Карашлары экзотерик белем белән чикләнгән икенчеләр исә аны шәригатьне белмәүдә гаепләп, "надан", "кяфер" һ.б. ярлыклар тагарга ашыга. Ә бит бу очракта үзара зурдан кубып гаепләшергә бернинди нигез юк - аларның һәркайсы дөрес булырга мөмкин, тик уй-фикерләре төрле диапазоннарда сәяхәт кыла. Без радио тыңлаганда һәм телевизор караганда да охшаш күренеш күзәтәбез: һәр диапазонда аларның үз программасы, һәркайсында үз хәбәрләре. Хәлбуки аларның бердәй түгеллеге күңелләребездә каршылык тудырмый, аны табигый әйбер дип кабул итәбез. Ә нигә соң танып-белү мәсьәләсендә һәм шәхесара мөнәсәбәтләрдә бер-беребезгә карата түземлегебез җитми? Күрәсең, шуңадыр - Җир аңы өстенлек иткән кешеләрдә тәкәбберлек көчле һәм толерантлыкка әзерлек түбән.

Аңларга тиешбез, шәригать һәм ислам синоним сүзләр түгел, аларның мәгънәләрен үзара тәңгәл дип булмый. Шәригать динебезнең башлангыч адымын тәшкил итә. Суфичылык өйрәтүенчә, Күк аңына ирешү өчен исламның тагын тарикать, мәгърифәт һәм хакыйкать дигән баскычларын да үтәргә кирәк. Соңгы экзотерик дин буларак, шәригатьнең максаты - кеше кальбен Илаһи Ислам ягына юнәлтү вә якынайту; ислам исә күпкә колачлырак - ул шәригатьне үз эченә алса да, аның белән генә чикләнми, чөнки адәм баласына Күк аңы ирештерүне күздә тота.

Шулай итеп, тырыша торгач, мәкаләбез алдына куелган сорауга җавап бирдек шикелле. Димәк, сүзне озакка сузмыйча, соңгы ноктаны куярга да була сыман. Ләкин болай эшләсәк, укучылар күңеле, кемгә кирәк мондый суган сату, дип, канәгатьсезлек халәтендә калырга да мөмкин. Моны исәпкә алып, тагын бер сорау куйыйк: әлеге теманың актуальлеге бармы; булса, нидән гыйбарәт?

Яшәгән чорыбыз тенденцияләрен, заманыбыз таләпләрен истә тотсак, каралган мәсьәлә киләчәгебез өчен (һәм эчке, һәм тышкы сәясәттә) гаять зур әһәмияткә ия. Күреп торабыз, глобальләшү процессы көннән-көн активлаша, әмма халыкларга җиңеллек китерми. Бу бигрәк тә мөселман дөньясына кагыла. Фәләстин, Гыйрак, Әфганстан һ.б. инде ничәмә еллар иудо-нәсари цивилизация таккан сугышларда кан коя? Койсыннар, анда бит, ике яктан да Җир аңлылар катнаша, кырсыннар бер-берсен, дип, проблемага күз йомарга да булыр иде. Хәлбуки алар да бит кешеләр; барыбызга да Аллаһ хозурына кайту хәрәкәте тәгаенләнгән. Һәм Күк аңлыларның вазифасы - юлыбызның тугрысын саклау ниятендә үзара уртак тел табарга һәм ярдәмләшеп яшәргә өйрәтү. Пәйгамбәрләр нәселеннән булган татар милләтенә килгәндә, бу - безнең тәкъдири миссиябез. Тикшерелгән тема аның гамәлияте, ничек башкарылырга тиешлеге турында уйларга этәрә түгелме?

Әйтелгәннәрдән күргәнебезчә, бөтен экзотерик диннәрнең "тамырлары" һәм "кәүсә"се уртак. Эзотерик телдә әлеге уртаклык Илаһи Ислам дип атала. Һәм ул диннәр арасында, гавами карашка, килештерә алмаслык каршылыклар булуына карамастан, динара мөнәсәбәтләрдә (димәк, милләтара вә халыкара багланышларда да) һәм милләтебез бердәмлеге мәсьәләсендә дә толерантлык саклау өчен объектив нигез булып тора.

Шөкер, соңгы елларда Татарстаныбыз бу юнәлештә әйдәп баручы көч икәнлеген таныта башлады.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: