Мәдәни җомга

Рашат Низами: Теле барның – иле бар

Тел – тормышыбызны әйдәп-бизәп торган могҗизалы, кодрәтле бөек сер. Туган телне саклау, кадерли белү, аны түкми-чәчми буыннан буынга тапшыра килү – бик тә әһәмиятле бурыч. Телең бетсә – илең дә, милләтең дә юкка чыга,  башка халыклар тарафыннан йотыла.

Туган телем – диңгез. Ә сүзләр әнә шул диңгездән бер тамчы.

Сүзләрнең алмаз кырыдай балкышын, мәрмәрдәй катылыгын яисә икмәктәй йомшаклыгын күпмедер дәрәҗәдә аңлатыр өчен ике сүзгә  тукталып китик әле. Татар һәм рус телләрендәге “сүз” һәм  “мәхәббәт”не алмаштырырлык синоним табып булмый. “Сөю” дияр идең, ләкин бу сүз бүтәнчәрәк мәгънәне – биопсихологик халәтне аңлата. “Мәхәббәт” дигән сүз исә кешелек тарихындагы бөек,  илаһи күренешнең иң асыл сыйфатларын бер фокуска тупланган калку һәм зуррак төшенчә. Ә менә “сүз” төшенчәсен алмаштырырлык бүтән сүзнең бөтенләй дә булмавы үзе үк серле-кызыклы күренеш.

Югыйсә, синонимнарның муллыгы буенча безнең татар теле – чемпионнар рәтендә. Әле боларга парлы сүзләрне дә китереп өстәсәкме!.. Татар телендә (һәм кайбер төрки телләрдә) сүзләр пар-пар булып янәшә килә. Кайбер үрнәкләр белән чикләник: җир-су, дус-иш, моң-зар, ипи-тоз, йорт-җир һ.б. Болар үзләре – синонимнарның яңача бер төре.

Чукчаларның “кар” сүзен кырык төрле диярлек сүз-синоним белән әйтеп бирүләре – рекордка тиң. Бу аңлашыла да – аларда бит тоташ кар диңгезе... Ә менә африкалылар яисә кубалылар (кар күрмәгән кавем) алар белән ярыша алмый инде.

Инде килик телебездәге “моң” сүзенә. Гаҗәп бит, аны башка телләргә берничек тә тәрҗемә итеп булмый. “Моң” сүзенә аңлатма, билгеләмә бирүе дә кыен. Аңа синоним табу да мөмкин түгел. Татар милли музыкасына, сәнгатенә, кеше күңеле тирбәлешенә кагылышлы бу сүзне музыка белгече Г.Әхмәров, эстетик кына түгел, әхлакый категория дип тә бәяли.

Иң борынгы Ватаныңны, аның табигатен, тормыш-көнкүрешен каның, күзәнәкләрең белән сагыну, юксыну – код, ностальгия рәвешендә буыннан буынга күчә барган, әлбәттә. “Моң”ның этногенетик тамырлары менә кая барып тоташа!.. Моңны, икенче төрле итеп, халыкның коллектив эмоциональ хәтере дип тә атарга мөмкин.

Безнең халыкның күңел төпкелендә әнә шундый аваз дулкыннары ята.

* * *
Иҗатын 1920-30 елларда башлаган Ленинград прозаигы Илья Бражнин язучылык хезмәте турындагы бер китабында (“Сумка волшебника”) сүзне очар кышка тиңли. Бу урында ничек инде Мостай Кәримнең “Күкрәгемнән кошлар очырам...” дигән канатлы сүзләрен искә төшермисең ди!

Хәтерлик әле: Татарстанның дәүләт суверенитетын дәгъвалаган көннәрдә без кемнәрнең генә ялкынлы чыгышларын тыңламадык... Ләкин шушы ораторлар арасында ут яндырып сөйли һәм гавамны авызына карата алган берничә шәхес кенә истә: болар – Зәки Зәйнуллин, Батулла, Фәүзия Бәйрәмова, Әзһәр Шакиров, Фәндәс Сафиуллин... Ни әйтсәң дә, ораторлык – тел байлыгы һәм уй-фикерләрнең тыгызлыгы, актуальлеге.

Белгәнебезчә, биология фәнендә конкуренция дигән төшенчә бар. Никадәр сәер тоелмасын, хәтта телләр арасында да менә шушы конкуренция яшәп килә. 

Бездә рус теле, гомумән, “киллер”га әйләнеп бара. Алман драматургы Г.Лаубе бик тә хаклы сүзләр әйтә: “Халыкның теленә һөҗүм итү – аның йөрәгенә кизәнүгә тиң”, – ди ул. Конституциябездә дәүләт теле дип саналган татар телен атнага нибары 2 сәгатькә калдыру, анысын да факультатив – ягъни ирекле дип игълан итү – Россия киңлегендә иң алдынгылардан саналган Татарстан Республикасын ачыктан-ачык мыскыл итү бу! Җир-суларны, табигатебезне рәнҗетеп, Мәскәү һәм Европа тарафына бихисап нефть куабыз – рәхмәт әйтүче, канатландырып торучы күренми. 

Бер генә диндә дә дини бәйрәмнәрне чит телдә уздыру юктыр дип беләм. Ә менә без гает һәм Корбан бәйрәмнәрендә дә рус телен бик еш эшкә җигәбез хәзер: янәсе, вәгазь вә үгет-нәсихәтләр бүгенге яшьләргә һәм татарчаны яхшы белмәүчеләр аңына барып җитсен... Дөнья мәйданында да тын һәм гаугасыз ярыш дәвам итә: инглиз теле рус теленең функцияләрен көннән-көн, елдан-ел кыс­рыклый бара. 

Безнең язмыш-яшәешкә Табигать Ана тарафыннан бай һәм тылсымлы татар теле бүләк ителгән. Ул – безгә бушлай бирелгән хәзинә. Онытмыйк: туган тел бездән зур төгәллек,  нәфис­лек, сакчыллык, мәхәббәтнең сафын һәм дәвамлысын тели. Без аның кадерен белсәк, килер буыннар михрабына кадәр саклый алсак иде, иншалла.
Хәлбуки, халкыбызның бөек бер казанышы буларак, татар теле – рус теле һәм башка чит телләрнең әдәби-мәдәни байлыгын бөтен тулылыгы белән мөлдерәмә итеп әдәбият сөючеләр күңеленә илтеп җиткерә ала. Бездә моның мисаллары бихисап.

Ватаныңа, туган ягыңа һәм аның кешеләренә булган мәхәббәтне туган телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Могҗиза. Сер. Тылсым. Татар теле хәзинәсендә болар өчесе дә тирән, илаһи төстә чагылыш тапкан. Безнең ана телебез талгын чишмәдәй челтери, тулы елгадай горур ага, карурмандай моңлы шаулый. Алга таба да, амин, шулай була күрсен!

* * *
Без хәзер һәр Яңа елның җилкәсенә атамалы җилән салабыз. Әйтик, 2015 ел – парк һәм скверлар елы иде. 2016 ел – Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы булды һ.б. 

Парклар беркая да качып китмәс, сулар-сулыклар үз агышы белән яшәвен дәвам итәр. Ә менә туган телебезнең баш очында һәм милли мәгариф челтәрендә яшеннәрнең уйнавы дәвам итә! Ике башлы козгын бездән корбан сорый. Мәскәүнең ачык яисә яшерен институтлары, Дәүләт Думасы татар телен йомдыру, гамәлдән төшереп калдыру өчен тузга язмаган законнар уйлап чыгара, җимергеч проектлар әзерли. Аларның кайберләре инде гамәлгә дә кереп китте (309 маддә, ЕГЭ, татар филологиясе кафедрасын бөтенләйгә ябу һ.б.).

Шушы вәзгыятьне истә тотып, тәкъдим кертәсе килә: 2020 елны Татарстан Республикасында Туган тел елы дип игълан итәргә. Бу  бернинди кануннарга да каршы килми. Туган телебезне саклау, үстерү һәм абруен күтәрү өчен халыкта рух, республикабызда арсенал җитәрлек. Мондый гуманистик адым ясарга безнең тулысынча хакыбыз бар.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: