Мәдәни җомга

Рафис КОРБАН: ТӘНКЫЙТЬ – КИРӘКЛЕ ШӘЙДЕР

Тәнкыйть - кирәкле шәйдер... Бөек Тукаебыз әйткән сүзләр бу. Дөресрәге, шагыйрьнең бер мәкаләсенең исеме. Без бу мәкаләне, аерым бер биткә чыгарып, Татарстан язучыларының ел йомгакларына багышлап, бүген узачак җыелышына килгән һәр язучының кулына тоттырырга, дигән карарга килдек. Тукай тәнкыйтьнең ни-нәрсә икәнен, аның ни өчен кирәкле булуын шушы язмасында гади генә,...

Тәнкыйть - кирәкле шәйдер... Бөек Тукаебыз әйткән сүзләр бу. Дөресрәге, шагыйрьнең бер мәкаләсенең исеме. Без бу мәкаләне, аерым бер биткә чыгарып, Татарстан язучыларының ел йомгакларына багышлап, бүген узачак җыелышына килгән һәр язучының кулына тоттырырга, дигән карарга килдек.

Тукай тәнкыйтьнең ни-нәрсә икәнен, аның ни өчен кирәкле булуын шушы язмасында гади генә, шул ук вакытта бик тә аңлаешлы итеп әйтеп бирә. Тәнкыйтьнең, халык мәкалендә әйтелгәнчә, кибәкне орлыктан аерып бирү өчен бик тә кирәкле бер нәрсә икәненә төшендерә. Ә бит Габдулла Тукайның бу мәкаләсе бүгенге көндә аеруча мөһим, әйтергә кирәк, программ язма булып тора, дисәк тә ялгышмабыз. Чөнки әдәбиятебез соңгы елларда гаять тә чүпләнде, чын орлыклары бик азайды. Ә ул чүп дигәне, тау-тау өемнәр булып, артканнан-арта, ишәйгәннән-ишәя бара. Орлыкны әнә шул чүп өемнәреннән аерып алыр чак җитте. Кызганыч ки, офыкта аерып алырдай тәнкыйтьчеләребез дә күренми бугай инде. Ә бит аерып алырга кирәк. Әгәр шуны эшләмәсәк, безнең әдәбиятебез генә түгел, ана телебез дә ярлыланачак. Бүген мәктәпләребездә туган телне укыту тиешле дәрәҗәдә түгел, дип чаң сугабыз икән, әдәбиятебезнең ярлылануы мәгарифебездәге әнә шул тискәре процессның тагын да көчәюе өчен утка утын өстәү белән бер булачак.

Соңгы 20 елда китап укучылар саны нык кимеде, дибез. Элек китапларыбызның тиражы нигездә 10-20 мең данә булса, бүген алар 2-3 мең данәгә калды. Аларын да халыкка таратып бетерү өчен берничә ел вакыт кирәк. Ярый инде, соңгы елларда Татарстан китап нәшрияте бастырып чыгарган китапларның 85 проценты китапханәләргә тапшырыла. Ләкин бу әле халык китап укый, дигән сүз түгел. Үз-үзебезне алдамыйк, китапханәләрнең бүгенге хәле турында китапханәчеләрдән сорарга кирәк. Бик мөшкел аларның хәле. Ә китаплар күп чыгарыла, чөнки Татарстан китап нәшриятеннән тыш та, йөзләгән шәхси нәшриятләр бар. Алар акча таба алган һәр «язучы»ның каләм очыннан төшкән язмаларны китап итеп бастырып чыгарырга чират көтеп тора. Әйе, китаплар күп языла. Ләкин аларның якынча уннан берен генә Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торган каләм әһелләре иҗат итә.

Миңа вазифам буенча районнарда күп йөрергә туры килә. Кая гына барып төшсәм дә, мине кулларына 5әр - 10ар китап тоткан өлкән яшьтәге агай-апалар уратып ала. Барысының да телендә бер сүз - Язучылар берлегенә керергә телиләр. Ләкин китапларына күз төшерү белән, әдәбилектән шактый ерак торган үзешчән язмалар күреп, күңел әрни. Араларында бик күптәннән кулына каләм алган авторлар да бар. Гомер буе нидер язып йөрсәләр дә, үсмәгәннәр, беренче, өйрәнчек язмалары дәрәҗәсендә калганнар. Вакытында күрүче, киңәш бирүче, ярдәм итүче булмагандыр инде. Икенчедән, шул язмаларын дөньяга чыгарабыз, дип, күпме акча сарыф иткәннәр. Үзләренеке булмаса, иганәчеләргә ялынып, күпме түбәнчелеккә төшкәннәр. Ә бит ялынудан да түбән нәрсә юк дөньяда. Өченчедән, һәр районда шушы авторлар хөрмәт казанган үз язучылары булып йөри. Рәхмәт инде, нәкъ менә шушы язучылар - районнарда мәдәни тормышны җанландыручылар да. Ләкин күп очракта аларның күрсәткән хезмәте халыкны чын мәгънәсендә зәвекъле итеп тәрбиялисе урында, киресенчә, зәвекъсезлек, яисә түбән зәвекъле итеп тәрбияләү булып чыга. Шуны танырга кирәк, әлеге каләм ияләре белән эшләү, дөресрәге, эшләмәү, ул безнең Татарстан Язучылар берлеге эшчәнлегендәге җитешсезлек булып тора. Урыннардагы бу язучылар мине дөрес аңлый күрсен, мин аларны һич кенә дә кимсетергә теләмим. Киресенчә, үзләренә ярдәм итәсе килә. Шуңа күрә киләчәктә районнарда әдәби берләшмәләрнең эшчәнлегенә игътибарны арттырырга, аларны җыеп сөйләшү, тәҗрибә уртаклашулар үткәрергә, алар белән эшләү өчен шул төбәкләрдән чыккан профессиональ язучыларны куратор итеп билгеләргә кирәк, дигән уй-теләк тә бар.

Язмамны тәнкыйтьнең кирәклеге хакында сүз белән башлап җибәргән идем бит. Төбәк язучыларына ярдәм дигәндә, нәкъ менә тәнкыйтьчеләр ярдәменнән файдаланырга кирәк, дип уйлыйм мин. Аларның язмаларын, китапларын укып, алар турында төпле сүзне тәнкыйтьчеләребез әйтсә, җитешсезлекләрдән ничек итеп арыну юлын күрсәтүче булса, файдасы, һичшиксез, тими калмас дип уйларга кирәк.

Тәнкыйть, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торган язучыларның әсәрләренә бәя бирү өчен дә бик кирәк. Бездә бу юнәлештә дә эш аксый. Соңгы елларда безнең тәнкыйть дигәнебез әдәбият белеме фәне өчен язылган мәкаләләр рәвешен алды. Андый мәкаләләр дә кирәк. Ләкин әдәбият үссен өчен, әсәрләребезнең әдәбилек дәрәҗәсе югары булсын өчен профессиональ әдипләргә дә киңәш-табыш итү, җитешсезлекләрне күрсәтү дигән нәрсә дә булырга тиеш һәм бик кирәк. Кызганычка, бездә тәнкыйтьне күтәрә алмау чире барлыкка килде. Тәнкыйтьнең үзенең дә төп максатыннан читкә тайпылу галәмәте күзәтелә. Бу урында Габдулла Тукайның мәкаләсеннән бер өзек китерү урынлы булыр: "Ләкин тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр. Тәнкыйтьче булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы таләп ителәдер. Югыйсә, бер шәхси файданы күздә тоту максаты белән тәнкыйть итүчеләр күптер».

Күрәсез, тәнкыйтьчеләр алдына бик җитди, җаваплы һәм мөһим бурыч куя Габдулла Тукай. Әйе, тәнкыйть - бик кирәкле нәрсә. Бу юлы Татарстан язучыларының ел йомгакларына багышланган җыелышын без тәнкыйтькә тәгаенләргә булдык. Тәнкыйтьнең безгә никадәр кирәклеген һәм җитешмәвен күрсәтергә исәп. Шул ук вакытта аны ничек булдыру турында да уртага салып сөйләшү мөһим. Әдәбиятебезнең, әдипләребезнең җәмгыять алдында абруен күтәрик, дисәк, мондый сөйләшү бүген бик вакытлы һәм бик кирәк.

Без моннан алдагы ике җыелышыбызны яшьләр иҗатына һәм балалар әдәбиятенә багышлап үткәргән идек. Һәр икесе дә бик кирәкле, эшлекле сөйләшү булып тарихта калды. Әдәбияткә яшь язучылар килүе бик күркәм күренеш булды. Бүген берлегебездә 35 яшькә кадәрге 10нан артык егет һәм кызыбыз бар. Язучыларның XVII корылтаена баглап, дистәдән артык яшь каләмдәшебезнең әсәрләре тупланган «Ак юл» дигән китап дөнья күргән иде. Корылтайдан соң тагын да шул кадәр үк егет һәм кызыбызның шигырьләреннән һәм хикәяләреннән «Дәвам» дигән җыентык туплап чыгара алдык. 2013 ел башында Язучылар берлегендә «Яшьләр» клубы эшли башлады. Казан федераль университетында укучы студентлар берлек бинасында җыйналып, үз иҗатлары турында сөйләшә, тәҗрибәле язучылар белән осталык дәресләре оештыра. Шагыйрь Зиннур Мансуров, язучы Рабит Батулла катнашында үткән шундый остаханәләрнең яшьләргә файдасы тимичә калмагандыр, дип уйларга кирәк.

Әлбәттә, язучыларыбызның җыелып сөйләшүе, фикер алышуы, киңәш-табыш итешүе бик кирәкле нәрсә. Кайберәүләр бәхәсләшеп, пар чыгарып алырга да сусагандыр. Ләкин сөйләшү тәнкыйть өчен тәнкыйтькә генә кайтып калмаска тиеш. Югыйсә, безнең арада шундыйлар да бар. Аларга нинди генә җыелыш булса да - әдәби-музыкаль кичәме ул, кемне дә булса искә алумы, китап тәкъдим итүме - барыбер, бары тик сүз бирелсен дә, пар чыгарып алсыннар. Милләт хакына алар гына көрәшә дә, алар гына ничек итеп милләтне саклап калу юлын белә. Бигрәк тә Нәҗибә Сафина акыллы, Айдар Хәлим хак, Зәки Зәйнуллин туры юлны күрсәтә.

Ә бит без язучылар дип аталабыз. Һәм бездән әдәби әсәр, замандашыбызга аеруча хас булган сыйфатларны туплаган герой образын иҗат итү сорала. Кызганыч ки, безнең андый образны күптән инде тудыра алганыбыз юк.

Без быел Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә бүгенге авыл тормышын чагылдырган проза әсәрләренә республика конкурсы игълан иттек. Конкурсның приз фонды да шактый саллы гына - бер миллион сумнан артык. Өстәвенә, җиңүче әсәрләрне туплап, китап чыгару мөмкинлеге дә бар. Язучыларыбыз өчен иҗат итәргә, замандашыбыз образын гәүдәләндергән әсәрләр язарга стимул, иң мөһиме, форсаттан файдаланып, җиң сызганып эшләп алу мөмкинлеге бар. Конкурска әсәрләр тапшыруның соңгы көне - 1 август - инде таулар артында да түгел. Ләкин мине ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры алдында оятка калмабызмы, дигән уй борчый башлады. Конкурс өчен әсәр язам дигән каләм әһелләре бик сирәк.

Без быел шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, республика «Сәләт» оешмасы белән берлектә, шигырь язучы мәктәп балалары арасында да республика конкурсы үткәрдек. Язучыларыбыз бу конкурсны үткәрүдә актив катнашыр, үз туган районнарында аны үткәрү буенча жюри башында торыр дип өметләнгән идек. Ни кызганыч, 6-7 язучыдан кала әлеге эшкә алынучы да табылмады. Ә бит җыелышларда, корылтайларда яшь алмаш турында сөйләнергә яратабыз. Шул юнәлештә эшләрбез, дигән вәгъдә сүзләребез үткән корылтаебызның резолюциясенә дә кертелде.

Язучыларыбызның иҗатта гына түгел, җәмгыять тормышында пассивлыгы да борчый. Бүгенге көндә берлектә әгъза булып торган 325 язучының 210ы - пенсионер. Язучыларыбызның уртача яше 65 яшь тәшкил итә. Күпләр социаль ярдәмгә мохтаҗ. Рәхмәт Президентыбызга, хөкүмәтебезгә - быел берлегебезнең финанс хәле узгандагыдан күпкә яхшырак. Соңгы идарә утырышында без аеруча мохтаҗ 30 язучыбызга матди ярдәм күрсәтергә, дигән карар чыгардык. Президент Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда пенсиядәге язучыларыбызга быелның икенче яртысыннан ай саен бер мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә башлау турында килешенде.

Ә бездән, язучылардан, бүген элгәрләребез казанган абруйны кабат кайтару өчен заман сулышы белән сугарылган саллы әсәрләр иҗат итү сорала.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: