Мәдәни җомга

Рабит БАТУЛЛА: НУРГА ТӨРЕНГӘН ТУКАЙ

«Тукай» дигән фән булырга тиеш! - дигән иде мәрхүм галимебез Альберт Фәтхи. - Тукайның һәр сүзенә, һәр шөгыленә тарихи-гыйльми аңлатма, шәрех булырга тиеш киләчәктә...» Галимнәрнең даими эзләнүләренә карамастан, Тукайның иҗаты һәм шәхси тормышы турында әле соңгы сүз әйтелмәгән һәм әйтелмәячәк тә, чөнки фән - ул чиксез дәвам итү дигәнне дә...

«Тукай» дигән фән булырга тиеш! - дигән иде мәрхүм галимебез Альберт Фәтхи. - Тукайның һәр сүзенә, һәр шөгыленә тарихи-гыйльми аңлатма, шәрех булырга тиеш киләчәктә...»

Галимнәрнең даими эзләнүләренә карамастан, Тукайның иҗаты һәм шәхси тормышы турында әле соңгы сүз әйтелмәгән һәм әйтелмәячәк тә, чөнки фән - ул чиксез дәвам итү дигәнне дә аңлата.

Пушкин иҗатына калын-калын фәнни хезмәтләр багышланган; аерым сүзлекләр төзелгән; аның дуэль вакыты көне, сәгате-минутына чаклы өйрәнелгән, тәфсилләп язылган. Урыс матбагасы Пушкин турында инде кабат яңалык әйтә алмас кебек, ләкин яңадан-яңа табышлар була, яңа фаразлар туа тора.

Галимнәребез, язучыларыбызның мактауга лаек хезмәтләре булса да, кызганыч ки, күп кенә шәхесләребезнең иҗаты, тормышы тәфсилләп өйрәнелмәгән. Тукаебызның да әле әллә никадәр серләре ачылмыйча ята булыр.

«Тукайның кайсы күзенә ак төшкән булган?» - дигән сорауга да әлегә галимнәребезнең төгәл җавабы юк. Кемдер, сул күзенә, ди. Галиәсгар Камал исә, уң күзенә, дип яза. Кайсысы дөрес?

Бер фоторәсемдә Тукай янында мөлаем, озын җегет басып тора. Берәүләр аны, Габделвәли Әмрулла, ди. Мотыйгулла хәзрәтнең хатына нигезләнеп, Ибраһим Нуруллин ул җегетне Габделвәли, дип яза да. Тукай белән бер ятакханәдә яшәгән Шәриф Каюмов исә, Мөхәммәтвәли, Төрек Вәли, дип хәтерли. Икенче бер галимнәр Тукай янындагы бу кешене «Габдулла Кариев», дип,Тукай музеена куйган. Кайсысы дөрес?

Тагын бер рәсемдә Камил Мотыйгый белән янәшә тәбәнәк кенә бер шәкерт басып тора. Китаптан-китапка күчә торган бу рәсемне без Мотыйгый белән Тукай сурәте дип беләбез. Хәзер бәхәс купты: юк, бу - Тукай түгел, янәсе. Тукай булмаса, ул кем? Кәттә кыяфәтле, шөһрәтле вә мәгърур Камил бәй очраклы вә гади «шәкерт салмасы» белән кулга-кул тотышып, фотога төшәрме?

Әлбәттә, бер караганда, боларның барысы да бик вак мәсьәлә кебек күренер. Барыбер түгелмени соң: сул күзенә ак төшкәнме, әллә уң күзенәме? Әмрулламы ул, әллә Кариевмы? Моның ни әһәмияте бар?

Тукай турында фән бар икән, аның иҗаты вә шәхесенә кагылышлы һәр «вак нәрсә»гә җавап табылырга тиеш. Тукайның үзе өчен дә күзен каплаган, үзе язганча, «печать проклятия» («каргыш мөһере») бер дә вак нәрсә булмаган. Бу зәгыйфьлек аның рухына нык тәэсир иткән; рухына тәэсир иткән икән, иҗатына да көчле йогынты ясаган, дигән сүз. Һич шик юк ки, күзенә төшкән бу ак Тукайның кимсенүен арттырган.

Язучы буларак, мине Тукайның күз агы гына түгел, аның тәмәке тартканы-тармаганы да (ә ул мәдрәсә ятакханәсендәге тәһарәтханәдә, хәзрәтләрдән качып, тәмәке тарта торган булган), бала-чага белән бишташлы, кузналы уйнаганы, сәхраларга чыкканда гел кубыз чирткәне дә, моңлы итеп озын көйләрне, шаян такмакларны җырлаганы да һәм аның кайбер «назик эшләре» дә - барысы да кызыксындыра.

Тукай - ул чагыштырмача бик якын тарих. Узар заманнар, Тукай ерак тарих вәкиле булыр; әдәбият-сәнгать-фән Тукайны өйрәнүдән, яңа ачышларга омтылудан, шәрех вә фаразлардан туктамас. Рәссамнар, әдипләр, композиторлар Тукайны үз мәсләкләреннән чыгып сурәтләр. Аны күзенә ак төшкән, зәгыйфь бәдәнле, кимсенү чире йоккан, ярты үпкәле, үпкәчел итеп түгел, ә бәлки, мәһабәт гәүдәле каһарман итеп тасвирлар. Сәхнәдә, кинода аны баһадир гәүдәле актер уйнар. Без Тукайдан ерагая барган саен, аның бөеклеге арта барыр; ул киләчәк буыннар өчен Алып батырдай биек-калку булып күренер, чөнки Тукай - үз иҗаты белән Алып, үз шигыре белән каһарман. Төп һәм чын образ - аның иҗаты.

Татар шагыйрьләре (сәнгатьчеләре) үз иҗаты, хәяте белән, миңа калса, биш сыйфатка иядер.

Илаһи куә. Ягъни кабилият, олуг сәләт, бүгенгечә әйтсәк, табигать (Аллаһ) биргән талант.

Фәлсәфә. Акыл ияләренә хас, бөек суфиларча фикерләү; моңа кадәр без күргәннәрне иҗатта күрсәтә белү; моңа кадәр башыбызга да килмәгән төшенчәләрне ачып салу; моңа кадәр канун-кагыйдә дип йөргәннәребезнең хата икәнен исбатлау куәсе.

Әүлиялек. Шәхес иҗаты белән үз кавеменнән сизгеррәк, акыллырак булып, алда халыкны ни көткәнен юрый алса, әсәрләрендә шуңарга ишарәләр ясаса, һич югында, болай барсагыз, сезне алда һәлакәт көтә, дип кисәтә алса, ул әүлияләр рәтендә булыр.

Фидаилек. Бар фидакяр җаннар, ягъни тырышып эшләүчеләр, хезмәт батырлары - алар күпчелек. Фидаилек - ул каһарманлык, ватанпәрвәрлек, ил-халык өчен үзеңне корбан итәргә әзер булу, үзеңне корбан итү.

Фаҗигале финал. Алда саналган сыйфатлары булган кешенең шәхси хәяте гаять катлаулы, кыен һәм, гадәттә, фаҗига белән тәмамлана.

Кол Гали (сугышта һәлак булган), Сәйф Сараи (горбәттә вафат) Мисырда җирләнгән, Кол Шәриф (сугышта шәһит киткән), Акмулла (үтерелгән), Бабич (үтерелгән), Такташ (агуланган), Җәлил (үтерелгән), Кәрим (сугышта һәлак булган) һәм башка бик күп татар шагыйрьләре һәм сәнгатьчеләренең фаҗигасе моңа дәлил. Үз әҗәле белән дөньядан кичкән Сәйдәш тә, чынлыкта, үтерелде, аның иҗатын, рухын сындырдылар. Ул шәхес буларак иҗат итүдән, яшәүдән туктарга мәҗбүр булды.

Мин үзем дә шәхесләребез турында әсәрләр язам. Тарихтагы мәшһүр шәхес турында әдәби әсәр язу - ул гаять четерекле мәсьәлә. Тарихчылар синнән төгәллек таләп итәчәк, бер-ике елга түтел, бер-ике сәгатькә генә ялгышсаң да, сине тарих бозуда гаепләрләр кебек; әдәбиятчеләр синнән әдәби образ, егылып укырлык маҗара-хикмәтләр көтә. Документлар булмаганда рәссам, әдип ни кылырга тиеш? Әлбәттә, иң беренче документ, иң мөһим шаһит - ул шәхеснең иҗаты, риваятьләр.

Мәшһүр шәхес истәлегенә коелган һәйкәлне күреп яки рәсемгә карап, без сынчыларны, рәссамнарны тәнкыйтьлибез. Янәсе, бу әсәр шәхеснең үзенә охшамаган. Охшаса - әйбәт, охшамаса - начар. Сынның, рәсемнең шәхескә охшаган булуы шарт, әлбәттә, ләкин рәссамның үз күзаллавы да бар бит әле. Шагыйрьнең иҗатыннан чыгып, рәссам Лотфи Насыйров Такташны ясады. Аның бу «Такташ»ы Такташның үзенә охшаган иде, ләкин Лотфи Такташны ут янган күзле, чәчләре кысага сыймый торган итеп, сынык сызыклар белән иҗат итте. Бу рәсем Такташның символы буларак, тарихта калачак, дип уйлыйм мин. Шагыйрьнең тарихи фотолары түгел, рәссам «Такташ»ы алдан йөриячәк. Чөнки бу рәсемдә Такташның гыйсъянчылыгы да, символчылыгы да, калыпка сыеша алмаганлыгы да ачык күренә. Бу - рәссамның иҗади табышы, ачышы.

Шуннан соң Лотфи Насыйров Тукайны ясап карады. Уңышсыз әсәр килеп чыкты. Тукайның иҗатын, рухын белмәве аркасында, ялган, буржуй Тукай образы барлыкка килде. Рәссам шагыйрьнең бердәнбер тук-симез кыяфәтле рәсемен алган да шуны турыдан-туры күчергән генә. Тукайның әнә шул тук, Тукайга хас булмаган сурәте китаптан-китапка, альбомнан-альбомга күчеп йөри, әйтерсең лә, шагыйрьнең башка, тирән мәгънәле рәсемнәре юк. Бу - Тукайның типик сурәте түгел. Тукайның фоторәсемнәре бер-берсенә һич тә охшамаган. Һәр фотода аерым кеше сурәтләнгән кебек. Тукай шулай әледән-әле үзгәрә торганмы, фотографлар аны шулай төрлечә төшергәнме?

Мин үзем рәссамнарга Тукайның сурәти символын 1912 елда алынган, «Аң» журналында басылган, кырыс карашлы рәсеменнән һәм хастаханәдә мендәргә яткан сурәтеннән, үлеменә бер тәүлек элек төшерелгән тезен кочаклап утырган рәсеменнән эзләргә киңәш итәр идем.

Рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов нәкъ мин бая әйткән - уң иңөсте аша кырын карап төшкән рәсемне нигез итеп алып, шагыйрьнең портретын ясады. Рәссамнар тарафыннан иҗат ителгән «Тукай»ларның иң уңышлысы шушы эштер, дим. Ләкин монда да ризасызлык уята торган бик мөһим бер чатаклык күренеп тора. Тукайның күз карашы борчулы түгел: сабыр, хәтта битараф. Тукайның бөтен иҗаты борчылу, халкы өчен җан ату, кыйналудан гыйбарәт, шул хәвефләнү, халык кайгысы шагыйрь күзләре аша безгә карамый.

Тарихи шәхесләрнең рәссамнарыбыз тарафыннан ясалган сурәтләрендә «күз, күз карашы» мәсьәләсе аерым бер бәхәс мәузугы була алыр иде. Күз - күңел көзгесе. Күз дөрес ясалмаса, шәхеснең рухын ачып бирә алмаса, әсәр юкка чыга. Хаҗи-Морат Казаковның «Бәләкәй Тукай» исемле картинасындагы сабый Апушның күзләре, акыл иясенеке кебек, мәгънәле бага.

Кол Галинең символы итеп тә мин Бакый Урманченың агач тамырыннан иҗат ителгән «Сагыш» сынын яки «Кол Гали» исемле мәрмәр әсәрен алыр идем. Бу ике акыл иясе халык кайгысы, ил язмышы турында уйлана түгелме? Алар, миңа калса, Огюст Роденның «Акыл иясе» дигән мәшһүр сыныннан бер дә ким түгел.

Мәшһүр шәхесләребезнең кабер ташындагы сурәтләре турында да аерым сөйләшергә кирәктер, мөгаен. Мөселман зиратында сурәт, сын, рәсем куелырга тиеш түгел, дип беләм. Ярый, без инде Ислам кануннары буенча яшәмибез икән, хет, ичмасам, сәнгать кануннарын тотыйк. Юкса, еш кына адәм әйтеп, адәм ышанмаслык, гарип чырайлар галереясенә килеп керәбез ләбаса. Кабер өстенә куелган һәйкәл, барельефлар гүр иясенә бераз гына булса да охшарга тиештер бит инде! Бәс, андый халтураны, мәрхүмнең рухын рәнҗетеп, кабер өстенә куймаска гына кирәктер.

Каюм Насыйриның сурәтен рәссам Байназар Әлминев ясады. Каюм абзыйның авылдашлары да, рәсемне күргәч, менә бу безнең Каюм, ул нәкъ шулай кылый күзле иде, дигән.

Әмма мин гомерем буе Байназар аганың бу эше белән ризалашмыйча яшәдем. Аның үзенә дә бу турыда әйткәләгәнем булды. Ул үзе, беренче чиратта, рәсемнең оригиналы белән охшашлыгын алга сөрә иде. К. Насыйри замандашларының сүзе рәссамга иң олы мактау булып калды. Сукырлыктамыни хикмәт! Дөрес, замандашлары аны «Сукыр Каюм», «Урыс Каюм» дип йөрткән. «Сукыр» дигәне аның бер күзе зәгыйфь булганы, «Урыс» дигән кушамат исә урысча яхшы белгәне, урыс галимнәре белән иркен аралашканы, татарларны урысча өйрәтергә тырышканы өчен бирелгән. Дөньяның киләчәктә урыс теленнән башка баралмаячагын 150 ел алдан күргән кеше сукыр була аламыни инде?! Мин аны кылый күзле итеп ясамас идем.

Тукайны да күзенә ак төшереп ясаучылар табылыр. Әмма шагыйрьнең күңел күзе сукыр булмаган. Ике күзе дә сәламәт Тукайның рәсеме сәнгати дөреслеккә күбрәк туры килә. Күптәннән инде без Тукайның символик сурәтен Байназар Әлминев ясаган рәсемнән күрә килдек. Буй-буй якалы ак күлмәк, пөхтә галстук; тәти Тукай безгә һични сөйләми торган күзләре белән карап тора. Бу рәсемдә дә Тукайның катлаулы рухы чагылыш тапмаган. Димәк, тарихи шәхеснең сурәтен ясаганда рәссамнарыбыз шул шәхеснең вөҗүден, максатын аңламыйча эш итә. Яки коры тышкы охшашлыкка гына басым ясый кебек. Еш кына ул охшашлык та барып чыкмый кала.

Тукайның бик матур бер рәсеме бар. Шагыйрь үзе исән чакта ук аны «Гасыр» нәшрияте бастырып тараткан. Дикъкать белән карасак, бу рәсемдә без Тукайның уң күзе сулыннан зуррак икәнен күрәбез. Ак төшкәнгә күрә уң күз, караңгыда ныграк ачылган бәбәк кеби, яктылык күрергә омтылып, ачылганмы, әллә сулына ак төшкәнгә, уң күз икесе өчен дә күрергә теләп зурайганмы? Күз табибләренең фикеренчә дә, сукыр күз ныграк ачылырга мәҗбүр була икән.

Шулай озын гына сүз куертканнан соң, мин дә Тукайның рәсемен, әдәби сурәтен ясарга җөрьәт иттем. Тарихи әсәрме бу? Тарихи әсәр! Әдәби әсәрме бу? Әдәби әсәр! Тукай Зәйтүнә туташ белән очрашканмы? Очрашкан! Нәрсә турында сөйләшкән алар? Һичкем белми. Димәк, аларны ничек җанландыру язучының үз иркендә кала. Иҗат максатларыннан чыгып, автор хәтта тарихи чынбарлыктан күрәләтә читкә дә китә ала. Моңа мисаллар бихисап.

Яшәгән мәшһүр шагыйрь Сирано де Бержерак: сугыш чукмары, мәхәббәттә бәхетсез, ямьсез-зур борынлы бер француз җегете. Күп үлемнәрне җиңеп, ул тыныч тормышта, 36 яшендә үз әҗәле белән, үз түшәгендә җан бирә.

Яшәгән мәшһүр драматург Ростан. Ул «Сирано де Бержерак» исемле пьеса язган. Әсәрдә Сирано ватанын саклар өчен кулына кылыч ала, илбасарларга каршы сугышта каһарманнарча һәлак була. Бу пьеса бөтен дөньяда инде 100 ел дәвамында зур уңыш белән уйнала килә.

«Нигә син тарихны бозасың, дөресен язмыйсың?» - дип, Ростанны тарихчылар, әдәбиятчеләр сүгәме? Юк!

Менә монда без «әдәби-сәнгати хакыйкать» дигән төшенчәгә килеп төртеләбез. Сираноның ватан азатлыгы өчен көрәштә һәлак булуы тарихи дөреслектән дөресрәк, кирәгрәк икән. Шундый кайнар холыклы сугыш чукмары, дуэлянт Сирано түшәккә ятып үлә алмый, ул, һичшиксез, йә дуэльдә, йә сугышта һәлак булырга тиеш иде. Тарихның бу «ялгышын» Ростан үз фаразы белән «төзәтергә» алынгандыр да.

Сөембикәнең углы Үтәмеш белән әсирлеккә китеп барганын бөтен татар халкы күргән, белгән бит. Әмма сөекле ханбикәне дошман кулына бирергә теләмәгән халык аны «Сөембикә бәете»ндә углы белән манарадан ташлап һәлак итә. Халык өчен Сөембикәнең әсирлектә саргаеп үлүе түгел, каһарманнарча манарадан ташланып шәһит китүе кирәгрәк булган, димәк.

Төртмә холыклы, әче телле, жандармериянең «авырткан сөяле» булган, күпме мәшһүрләрне «чәнчегән» Тукай үз үлеме белән үлә аламы? Юк! Киләчәк буын язган әсәрләрдә Тукай нәкъ менә бөек каһарман-баһадир буларак, карагруһчыларга, шовинистларга каршы сугышта һәлак булачак! Бу - Тукайның иҗат символы.

Тукай үз чорыннан ераклаша барган саен, ул зурая гына барачак. Тукай чир зәгыйфьләткән гәүдәсе белән ажгырып упкынга бара торган халкын туктатканда имгәнсә дә, рухы белән даһи булып калды. 7 ел янган Тукай җылысында татар халкы инде 100 ел буе җылына.

Тукай - ул шовинизм белән милләтчелек арасындагы миллион киловаттлы көчәнешкә куелган саклагыч, башкаларны яндырмас өчен үзе янган кеше. Тукай - ул шәм. Шәмнең төбенә яктылык төшми. Шәм ераграк араны яхшы яктырта. Ераккарак киткән саен, Тукайның нурланышы арта барачак!

Ничәмә-ничә галим, ничәмә-ничә шагыйрь, ничәмә-ничә драматург, ничәмә-ничә рәссам Тукайдан илһам алган, җанын Тукайга багышлаган. Ләкин Тукай рухына, Тукай иҗатына, Тукай бөеклегенә тиң әсәр әле һаман үз иҗатчысын көтә.

Ышанамын ки, андый әсәрләр бу гасырда пәйда булыр! Иншалла! Амин!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: