Мәдәни җомга

ОПТИМАЛЬЛӘШЕП БЕТӘРГӘ АШЫКМЫЙК

Мәгариф өлкәсендә оптимальләштерү дәвам итә - мәктәпләр ябыла тора. Бу Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә шулай. Соңгы мәгълүматлар күрсәткәнчә, әлеге процесс кысаларында иң күп ябылган мәктәпләр саны буенча Татарстан беренче, Башкортстан - икенче, Пенза өлкәсе өченче урында тора. Ник дигәндә, әлеге төбәкләрдә татар авыллары күп, Киров өлкәсендә мәктәпләр ябылмый, чөнки...

Шуның беренче сәбәбе - җирләр инвесторларга бирелде. Халыкның хәерчеләнүе исәбенә инвесторлар миллиардерларга әверелә бара. Авыл халкы эшсез калды. Кызлар шәһәрләргә килеп урнашты - педучилищега, медучилищега укырга кереп, сатучылар, кассирлар булып эшкә урнашып, 3-4 кыз бер бүлмәле фатирда «яшәп ята». Ә егетләрне шәһәр бигүк колач җәеп каршы алмый. Бер генә хуҗа да 3-4 егетне фатирга кертми. Шуңа күрә авылда буйдак егетләр күбәйде. Кайберләре эшсезлектән эчкечелеккә бирелде. Авылда гаилә корып яшәүчеләр аз - балалар кимеде. Казанга килеп урнашкан кызларның байтагы башка милләт вәкилләренә кияүгә чыгып, шул милләтнең санын арттыра. Мәктәпләрнең ябылуын демографик вәзгыять кискенләшүе белән аңлатырга тырышалар, ә төп сәбәбен күрсәтмиләр. Демографик кискенлекнең дә сәбәпләре бар бит. Әнә, Чуашстанда урнашкан татар авылларында «демографик» чир юк, чөнки алар бар җирләрен дә инвесторларга бирмәгән. Тукай авылының 600 гектар җире мәчет карамагында калган.

Эшләп торган мәктәпләрне ябу - милләткә карата кылынган башка сыймаслык хыянәт ул. Район чиновниклары тырыша-тырыша мәктәпләрне яба. Әнә, Биектау районында урнашкан Өнсә авылы мәктәбен дә бик ябарга ниятләделәр. Әмма мәктәпне саклап калу өчен авыл халкы күтәрелде, эш судка кадәр барып җитте. Көрәшүләре уңышлы булып чыкты. Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы мәктәбе белән дә шул ук хәл кабатланды.

Татар авылларындагы мәктәп балаларының саны кимүнең икенче сәбәбе - БДИ. 2-3 йорты калган урыс авылында мәктәп ябылмый, чөнки күрше-тирә татар авылларыннан балаларын урысча укытыр өчен шунда йөртәләр, яки район үзәгендә урнашкан мәктәпләргә илтәләр, ә андагы мәктәпләр барысы да диярлек урыс телле.

Район үзәкләрендә татар мохите бетеп бара. Ә инде күпчелек укучылар нәкъ менә район үзәкләрендә укытылачак. РФ Конституциясенең 68 нче маддәсендә «РФ гарантирует всем ее народам право на сохранение родного языка, создание условий для его изучения и развития» диелгән. Моның өчен безнең үз мәгариф системабыз булырга тиеш. Балалар бакчасыннан алып, югары уку йортларына кадәр ана телебездә белем алырга хокукыбыз бар - без шуңа омтылырга тиеш. Бу мәсьәләдә берничек тә битарафлык күрсәтергә ярамый. А.Чехов: «Равнодушие - паралич души», - дип, белмичә генә әйтмәгәндер. Без үз максатыбызга иҗтиһат кылып кына ирешә алачакбыз.

Милләтебез бик авыр хәлдә - аның телен, иманын юк итәр өчен нинди генә ысуллар кулланылмый. Бигрәк тә авыл халкы яклауга мохтаҗ. Ул шәһәргә килеп урнаша алмый, чөнки ярлылык чабудан тота. Элек Казанга 50 чакрым якынрак урнашырга татарларга рөхсәт булмаган. Казан тирәсендә үз йорты белән яшәгән урыслар, өен һәм 15-20 сутый җирен сатып, шәһәрдә фатирлы була ала. Бериш түрәләр дә милли мәнфәгатьләрне кайгыртырга бигүк атлыгып тормый, алар күбрәк читләрнең яшәешен кайгырта. «Юк» дип әйтергә кыюлыклары җитми. Шулай булмаса, ничәмә еллар рәттән Кол Шәриф мәчете эргәсендә «Сотворение мира» дигән «пәри» туе уздырылмас иде. Быелгысын үткәрү өчен чыгымнарны тагын да арттырганнар - 2,5 млн доллар иткәннәр. Безнең акчага күчерсәң бу - 80 млн сумга якын, дигән сүз.

Әлеге «бәйрәм»нең берәр тәрбияви ягы бармы соң? Юк шул, мондый чаралар, киресенчә, әхлаксызлыкка китерә. Шушы чыгымнарны үз талантларыбызны дөньякүләм биеклеккә күтәрүгә тотсак, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Артур Исламовны һ.б. бөтен дөнья халкы белер иде.

Алабуга шәһәрендә Спас ярминкәләре уздыралар, аның тарихы XIX гасырга барып тоташа. Нигә соң ул ярминкәне уздыру урыны итеп нәкъ менә Татарстанны сайлаганнар? Спас ярминкәсе һәм кыңгырау чыңы фестивале киләсе елда тагын да колачлырак итеп үткәреләчәк икән. Бу юлы Алабуга үзенең бөек якташларының дәвамчыларын - Мишкиннарны, Романскийларны, Стахеевларны, Бехтеревларны һәм Цветаеваларны чакырырга ниятли. Цветаева да якташлар рәтенә кергәнме инде? 1000 еллык тарихка ия шәһәрдә татар мәдәниятенә дә лаеклы игътибар булырга тиештер ич инде.

Татарстанга азмы-күпме мөнәсәбәте булган шәхесләргә музейлар ачабыз. В.Аксеновка багышлап фестивальләр үткәрәбез, Чаллыда, белгәнебезчә, В.Высоцкийга монумент куелган. Шул ук мәйданга аның исеме, музее өчен бүлмә бирелгән. Чаллыда Х.Туфан исемен йөрткән проспект та бар. Әмма ни өчендер аның музее юк. Үз милләтебезгә карата мондый битарафлыкны һич тә аңлап булмый.

Мәгълүм булганча, Мәскәү кенәзлеге Казан ханлыгына берничә мәртәбә хәрби поход оештыра. Ниһаять, Зөя елгасында форпост төзергә уйлыйлар. Анда исә Казан ханлыгының Олы Әмир дигән авылы урнашкан булган. Хәрби бәрелештән соң исән калган җирле халык күчеп киткән. Археологик казулар вакытында, чыннан да, анда татар авылының көнкүреш кирәк-яраклары табылган. Гамир Гарифуллин «Җир астында калган татар авылы» дигән язмасында бик урынлы тәкъдим ясый: «Казан ханлыгы ядкәре - шул чор татар авылы экспозициясен торгызу мөмкинлеге бар. Моның өчен нибары ихтыяр көче генә кирәк», - дип яза ул. Әйе, бу - туристлар өчен бик мәгълүматлы, үзенчәлекле экспозиция булыр иде.

Башкалабызның Ульянов урамыннан Петербург урамына төшкән җирдә шундый хәл күзәтелә - юл төзелешендә кабер ташлары кулланыла. Анда элек безнең борынгы бабаларыбыз һәм әрмәннәр зираты булган. Моңа дин әһелләре ничегрәк карый икән? Бусы да безнең битарафлык галәмәтеме?
Мине тагын борчыган бер нәрсә бар, ул да булса - исламофобия. Татарстанда радикаль ислам таралу куркынычы бар, дигән булып, төрле уйдырмалар тараталар. Карнеги үзәге эксперты, профессор Алексей Малашенко Татарстанда террорчылар, экстремистлар эзләп маташуны «охота на ведьм» дип исәпли. Дөнья күләмендә Ислам илләренә каршы террор оештырылган бер заманда без еш кына үз арабыздан дошманнар эзлибез һәм, шулай итеп, исламофобия тегермәненә су коябыз. Ә бездән тормыш дәрьясында йөзеп барган корабыбызны уңга-сулга чайкалдырмыйча, бердәм булып, бер тарафка ишү сорала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: