Мәдәни җомга

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА: ЫШАНЫГЫЗ БЕЗГӘ, БАЛАКАЙЛАР!..

Быел кышыбыз дөньяда балаларга карата кылынган җинаятьләрдән тетрәнеп узды. Үз республикабызда юньсез адәмнәр кыз балаларыбызны харап итте. Америкага уллыкка биреп җибәрелгән 3 яшьлек урыс малае Максим Кузьминны асрамага алган хатын кыйнап үтерде, диделәр. Бу ил кешеләренең еш кына үз балаларына, үги балаларга карата да төрле рәхимсезлекләр кылып торуы хакында да...

Быел кышыбыз дөньяда балаларга карата кылынган җинаятьләрдән тетрәнеп узды. Үз республикабызда юньсез адәмнәр кыз балаларыбызны харап итте. Америкага уллыкка биреп җибәрелгән 3 яшьлек урыс малае Максим Кузьминны асрамага алган хатын кыйнап үтерде, диделәр. Бу ил кешеләренең еш кына үз балаларына, үги балаларга карата да төрле рәхимсезлекләр кылып торуы хакында да укып, ишетеп торабыз. Сәер, хәтта череп баеган бу илдә дә әллә нинди авыр җинаятьләр кылына. Югыйсә, үзебез адым саен, дөньядагы иң демократик законнар Америкада, сүз иреге дә шунда, дип тәкрарлыйбыз. Анда хәтта балалар да әти-әниләрен мәхкәмәгә бирә, бер суккан өчен дә штраф түләтә дип сокланабыз. Күптән түгел Интернеттан укып белдем: Американың бер штатында яшәүчеләрнең илдәге сайлауларда катнашу хокукы юк икән. Бу кабилә үз хокуклары өчен гасырлар дәвамында көрәшеп килсә дә, теләгенә ирешә алганы юк, ди.

Белгәнебезчә, Җир шарының теге ягында безнең ятимнәребезгә карата җинаять кылу очраклары ешайгач, Русия Дәүләт Думасында балаларыбызны Америкага уллыкка-кызлыкка бирмәү турында закон булдыру тәкъдиме каралган иде. Әмма ул кабул ителмәде. Дөрестән дә, ятимне үз туганнары, туганнары булмаса, күршеләре, үз милләте, алай да булмаса, үз дәүләтенең байлары карарга-тәрбияләргә тиеш. Кешелек кануннары шулай куша. Өстәвенә, үз илебездә ятим балаларны гаиләләргә бирүне стимуллаштыру турында закон кабул ителергә тора. Бу җәһәттән "Русиягә һәр бала кадерле" дигән программа да булдырылды. Аның нигезендә үз гаиләсенә балалар алучыларга дәүләттән сизелерлек зур ярдәм биреләчәк.

Инде үз илебездәге җанны әрнеткән җинаятьләргә килик. Чаллы кызы, ерткычларча үтерелгән 8 яшьлек Василиса Галицинаның гәүдәсе табылгач, бар халык тетрәнде. Чит җөмһүрияттән килгән гастрабайтерның көпә-көндез ялгызы мәктәптән кайтып баручы балага һөҗүм итүе берьюлы әлләничә төрле мәсьәләне хәл итәргә кирәклеген күрсәтте. Беренчедән, акча эшләү максаты белән килгән ялгыз кешеләрне илгә кертергә ярыймы, килгән очракта гаиләләре белән килсеннәрме? Тулы канлы гаиләдә яшәүчеләр, гадәттә, балаларны көчләү кебек җинаятьләргә бармый. Икенчедән, илебез балаларының яклаучысыз, караучысыз икәнлеге һәм күп балалы гаиләләрнең ярдәмчесез, ялгыз булуы ачыкланды.

Василисаның олы юл читеннән мәктәптән кайтып килүе булган. Әңгәмә вакытында кызның әнисе: "Безгә мәктәп ерак шул. Якындарак мәктәп булса икән", - дип әйтте. Моннан чыгып, соңгы елларда кечерәк авыллардагы, шәһәр яны бистәләрендәге мәктәпләрне ябуның хата икәнен танырга кирәк. Ничек кенә булмасын, һәр әти-әни баласының үз авылында, үз ишегалдында гына укуын тели. Баланың юлда йөрүе - көндәлек борчу, мәшәкать. Юкка гына халык, юл газабы - гүр газабы, димәгәндер. Бу юлы да, баласын мәктәптән каршы алырга бармаган, дип, кызларның әниләрен гаепләүчеләр дә булды. Әлеге дә баягы шул юл газабы инде. Кечкенә балалар белән өйдә утыручы әнигә, аларны киендереп, автобуска утыртып, мәктәпкә барып кайту нинди зур мәшәкать. Әгәр мәктәп якында гына икән, 5-10 минутка күрше апасы да кереп, күз-колак булып тора ала. Мин ул аналарны хупламасам да, хәлләренә керәм. Аларга ярдәм кирәк. Менә шулай кайбер балаларны мәктәптән махсус ялланган машина килеп ала, ә күп балалы, аз керемле гаиләдә үсүчеләр җәяү йөри. Василисаның әнисе дә әнә: "Кая инде безгә такси яллау", - дип кулын гына селти. Кыскасы, күп балалы гаилә белән хәерчелек арасында тигезлек билгесе торганда, бу балаларга авырлык төшә дә төшә инде.

Әмма күңелне әрнеткәне бу гына түгел әле. Иң яманы - без хәзер ялгыз гына урамга чыгарга да куркыныч илдә яши башладык. Безнең җәмгыять бер генә минутка да бала ышанып тапшырып булмый торган ышанычсыз, куркыныч, җәмгыятькә әйләнде микәнни? Бу фаҗигале хәлләр булган көннәрдә Русия Президенты каршында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов интервьюлар бирде. Менә ул китергән кайбер саннар. Русиядә бер ел эчендә 128 мең бала өлкәннәр тарафыннан җәбер-золымга дучар булган. Шуларның яртысы - җенси характердагы көчләүләр, ә калганы - тән җәрәхәтләре, сыну, баш ярылулар. Бу хәлләрне өйрәнгән психологлар, төп бәла - гаиләләрдәге гауга, тынычсыз, бәхетсез тормышта, диләр. Даими стресс халәтендә яшәүчеләр кызып киткән мәлләрдә бар ачуын балалардан ала. Эчкечелеккә бирелеп, балаларын җылыдан, наздан мәхрүм итүчеләрнең дә юл башы - тормышта үз урынын тапмаудан, чарасызлыктан. Өлкәннәргә ышанырга ярамавын соңгы вакытта балалар белән булган хәвефле вакыйгалар тагын бер кат искәртте. Әнә, март башында Мәскәү янындагы бер бистәдән шәһәргә килеп укучы баланы, автобуска түләргә акчасы җитмәгәнлектән, кичкә каршы, салкында урамда төшереп калдырганнар. Кыз бала шәһәр урамнары буйлап 7 сәгать адашып йөргән. Мондый ваемсызлык өчен автобус йөртүче һичшиксез җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш иде. Ул гына түгел, автобус тулы пассажирлар да җәзага лаек бу очракта. Сүзнең ни турында баруы, күпме акча җитмәве белән дә кызыксынмаган бит алар, ичмасам. 8-9 яшьлек балага карата шултиклем ваемсыз булырга ярыймы соң? Ярый әле каңгырап йөрүче баланы полиция хезмәткәре табып алган. Ә тапмаса, шәһәр уртасында өшеп үлгән булыр иде.

Бу вакыйгадан айнырга да өлгермәдек, тагын бер гыйбрәт йөрәкне тетрәндерде. Алтай төбәгендәге Бийски шәһәрендә автобуска утырып мәктәптән кайтып килүче 12 яшьлек үсмер малайга шунда ук эштән кайтып баручы исерек ирләр бәйләнгән. Акча сораганнар. Бирмәгәч, борынын сугып канатканнар. Автобусның билет сатучысы канга баткан малайга салоннан чыгарга кушкан. Малай чыгуга, автобус ишекләрен ябып, китеп тә барган. Укучы бала ката-туңа җәяүләп өенә көчкә кайтып җиткән.

Менә шушы хәлләрдән соң кайсы ата-ана баласын ышанып юлга чыгарып җибәрергә теләсен. Юк, җәмәгать. Үз авылларыбыздагы мәктәпләрне ябып, балаларны юлга чыгарып җибәргәнче, җимерек юлларны гына түгел, ә өлкәннәрнең кешелеген, намусын төзәтәсе, миһербан-шәфкать уятасы бар әле. Шунсыз булмас.
Үсеп килүче балаларыбыз тыныч һәм бәхетле җәмгыятьтә яшәсен, дисәк, иң элек дәүләт кешенең кадерен белергә, тормышта үз урынын табарга ярдәм итәргә бурычлы, минемчә. Әнә, бер акыл иясе дә: "Бәхетле ата-анадан гына бәхетле бала туа" - дигән бит.

Ахыр чиктә, мәсьәлә тормыш авырлыгында гына да түгел. Анысын 101 нче сәбәп итеп кенә язуым. Русиядә тормыш кайчан җиңел булган? Иң авыр ачлык елларында да балаларны ачтан үтермәс өчен утка-суга кергәннәр. Хикмәт байлыкта гына булса, Америка ранчоларында, мәктәпләрендә нигә балалар һәлак була? Бөтен хикмәт кешеләрдә! Кешеләр миһербанлы, шәфкатьле, сабыр һәм иманлы булырга тиеш. Чаллыда Василиса югалгач, меңләгән шәһәрдәшләре аны эзләргә чыкты. Димәк, халкыбыз җинаятьчелеккә, гаделсезлеккә каршы тупланды һәм кеше кайгысына битараф калмады. Нәтиҗәдә, җинаятьче тотылды, тиешле җәзасын да алыр. Әгәр без һәрвакыт шулай бердәм булсак, балаларыбызга ил байлыгы, картларыбызга ил акылы итеп карасак, безнең арада җинаятьчеләргә дә урын калмас, булганнары да акылына килер, иншаллаһ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: