Мәдәни җомга

НИК ХУРЛЫЙБЫЗ, НИГӘ ЗАРЛАНАБЫЗ?

Әхәт САФИУЛЛИН Бу темага күптән тотынасы килеп йөри иде. Менә хәзер, шуны язарга утыргач, моннан шактый еллар элек булган, шулай да хәтеремә уелып калган бер вакыйга кылт итеп исемә килеп төште... Язучылар җыелышы бара иде. Бер-бер артлы чыгыш ясаучылар үзләренең авыр хәлләре - язганнарына каләм әҗеренең такы-токы гына булуы, китаплар...

Әхәт САФИУЛЛИН


Бу темага күптән тотынасы килеп йөри иде. Менә хәзер, шуны язарга утыргач, моннан шактый еллар элек булган, шулай да хәтеремә уелып калган бер вакыйга кылт итеп исемә килеп төште...

Язучылар җыелышы бара иде. Бер-бер артлы чыгыш ясаучылар үзләренең авыр хәлләре - язганнарына каләм әҗеренең такы-токы гына булуы, китаплар чыгаруның авырлашуы турында сөйли. Шунда Язучылар берлеге идарәсе рәисе үзенең йомгаклау сүзендә, язучыларның хәлләрен аз булса да җиңеләйтү максатыннан, киләчәктә пенсиядәге язучыларга бераз ярдәм итү мөмкинлеге булуы турында әйтте. Бу сүзне ишеткән язучыларга, әлбәттә, сөенергә кирәк иде - ни әйтсәң дә, барыбер азмы-күпме, ярдәм ич инде. Ләкин идарә рәисе колакка ятышлы бу хәбәрне залга җиткерүгә, бер әдип урыныннан күтәрелде дә: "Ул ярдәм барыбызга да тигез булырга тиеш түгел, чөнки бик актив иҗат итүче язучылар бар, пассивлары бар", - дип куйды. Әлбәттә, бу очракта ул үзен актив язучыга саный иде. Әлеге каләмдәшебез, чыннан да, күп язды һәм, шөкер, хәзер дә яза.

Әмма монда әйтәсе килгән сүзем аның активлыгы хакында түгел, ә үзен ничек тә башкалардан аерып куярга тырышуы, "пассив" иҗатташларыннан хөкүмәт бирә торган шул аз акчаны да күпсенүе турында. Әйе, бу язучының сүзләре аның хөсетлеген күрсәтә иде.

Нихәл итмәк кирәк, бар ул безнең милләттә "татарлык" дигән мондый алама сыйфат. Без нигәдер бер-беребезне сөймибез, хөрмәт итмибез, милләтебездә гел начар якларны эзлибез. Әйтик, менә инде ничәмә-ничә еллар буе бертуктаусыз халкыбызга пычрак атып яшибез. Ни кызганыч, сүз һәм дин иреге чорында башланган, хәтта үз алдына изге максатны куйган бу гадәтебез инде хәтта үзенә бертөрле шөгыльгә үк әйләнеп китте шикелле. Әйе, ул, беренче чиратта, динебезгә кайту зарурлыгын, милләтебезне, телебезне саклап калуны күз алдында тотып (моны кем изге максат түгел дияр?) эшләнә сыман. Шушы уңайдан инде үз-үзебезгә нинди генә гаепләр ташлап бетермәдек! Янәсе, асылыбызга, динебезгә бик авырлык белән генә кайтабыз, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне оныта барабыз, сакламыйбыз, кайчак хәтта аларны санга да сукмыйбыз, бүгенге көндә күпләр манкортка әйләнеп бара. Андыйларны үзем дә һич акларга җыенмыйм.

Бәлүебезчә, 2011 елның декабрь аенда Росстат соңгы җанисәп алу нәтиҗәләрен игълан итте. Аннан күренгәнчә, Русиянең 5,6 миллион кешесе үзенең нинди халыктан булуын әйтә алмаган. Алар арасында 2002 һәм 2010 елларда үткәрелгән җанисәп буенча юкка чыккан 240 мең татарның булуы да бик мөмкин. Бик борчылырлык сан, әлбәттә. Бу мәсьәләдә халкыбызга зур гаеп ташларга да мөмкин булыр иде, ләкин һәр нәрсәнең сәбәбе бар бит: Русиядә дәүләт тарафыннан эзлекле рәвештә һәм гасырлар буе алып барылган урыслаштыру сәясәтен кая куясың? Аннары бу процесстан башкасы да бар бит әле: әйтик, Башкортстанда татарларны башкорт итеп яздыру гамәлен дә күреп һәм белеп торабыз. Өстәвенә, аларның бу ысулны башка өлкәләрдә дә бик актив рәвештә кулланганын да ишетә беләбез. Хәтта бу күренешнең дә сәбәбе бар бит: без әлеге мәсьәләдә һәрдаим пассивлык күрсәтеп килдек һәм ул хәзерге көндә дә шулай дәвам итә.

Инде милләтебезне динле һәм денле итүне күз алдында тоткан шушы изге нияттән чыгып, исемнәребезгә дә ябырылдык. Янәсе, күпләребез балаларына мөселман исемнәре бирәсе урынга, әллә ниткән ятышсыз, Көнбатыш илләреннән килгән, моңарчы безнең әби-бабаларыбызның төшенә дә кермәгән ят исемнәр куша. Йа Алла, бу мәсьәлә турында дөньяның иң ялкау татары гына язмый калгандыр инде! Кыскасы, ул язмаларның асылы болай: янәсе, исемең ничек, язмышың да шуңа тәңгәл булачак, шул рәвешле гомер сөрәчәксең. Аларча, барлык татар хатын-кызлары йә Мөзәллия, Хупҗамал, Бибигайшә, ә ир-атлар Ислам, Нурислам, Ходаяр, Мөхәммәтрәхим, Фәйзулла, Миншәех шикеллерәк исем йөртергә тиеш, шул чакта алар динле дә, денле дә булачак, имеш.

Әйтерсең, дөньяда дини исемнәр йөрткән кешеләр арасында үтерүчеләр, көчләүчеләр юк! Ә бит, белүебезчә, кешенең язмышы, дин әһелләре әйтүенчә, туганда ук язылып куела. Моны аксиома дип кабул итсәк, димәк, кешенең язмышы гомере буена үзгәрешсез кала, аңа туганда ук үтерүче дигән ярлык сугылган икән, ул, үсеп җиткәч, һичшиксез, үтерүче булачак, дигән нәтиҗәгә дә килергә мөмкин. Моннан кызык хәл килеп чыга түгелме? Бәс, бу, чыннан да, шулай икән, без инде балаларны тәрбияләүдән туктап, ни булса, шул булыр, дип, кул кушырып утырырга тиеш мени? Юк, мең мәртәбә юк! Без балаларыбызга дөрес тәрбия биреп, иң беренче чиратта, аларны намуслы, кешелекле итеп үстерергә бурычлы. Әлбәттә, алар яшьтән үк дини тәрбия алып үссә, бик яхшы булыр иде дә... Ләкин хәзерге буын яшьләренең әби-бабалары үзләре дә совет заманында, совет идеологиясе йогынтысында тәрбияләнгән, турысын гына әйткәндә, диннән биздерелеп яшәгән кешеләр. Ул вакытта хәзерге кебек (дөресрәге, безгә бераз ирек биреп, татар мәктәп-гимназияләре ачылган чордагы шикелле дип әйтүем) туган телгә дә, дингә дә ишекләр ачык түгел иде бит. Һәм шуның нәтиҗәсендә, үзебез дә, балаларыбыз да динсез булып тәрбияләнде һәм, шул рәвешле,бу динсезлек буыннан-буынга күчә килде. Ул чорда исә татар кешеләренә мөселман исемнәре кушылмавы бер дә гаҗәп түгел - чоры, идеологиясе шундый иде. Дөресен генә әйткәндә, ул чорда ят исемнәр кушуның хәтта культуралылык билгесе булып саналуын да онытмаска кирәк.

Һәм, аңлашыла ки, демократия җилләре исә башлагач, бер селтәнү белән мөселманга әйләнү һич кенә дә мөмкин эш түгеллеге һәркемгә аңлашылырга тиеш иде кебек. Чөнки ул идеология инде берничә буынның канына сеңеп өлгергән иде, ә канны тиз генә чистартып булмый бит аны. Шуңа күрә, хәзерге күзлектән карап, килешсез, Көнбатыштан кергән исемнәр бирүебез өчен үз-үзебезне күпме гаепләргә була? Гәрчә дингә, чын мөселманлыкка, ягъни асылыбызга кайту еллар үткән саен көчәя барган очракта да, бу процесс әле берничә дистә елларга, хәтта гасырларга тиклем дәвам итәчәк. Анысы да Русиядә башка милләтләрне бетерүгә корылган сәясәткә бирешергә теләмәү сәләтебезне саклап кала алган очракта гына.

Аннары шунысы да бар: чор үзгәрә, чор белән бергә кешеләр дә үзгәрә, сәясәт үзгәрә һ.б. Алай гына да түгел, чор белән техника да үзгәрә. Ләкин нигәдер бүгенге көндә беркемнең дә: "Безнең әби-бабаларыбыз җәяү, яисә җигүле арбада йөргән, ә ни өчен без машинада йөрибез?!" - дип әйткәне юк. Ә исемнәребезгә бәйләнәбез... Эш исемдә генә булса икән!.. Йә, хуш, совет чорында язучыларыбыз идеологиягә яраклашып иҗат итмәдемени? Итте! Нәрсә, хәзер без совет идеологиясен каты тәнкыйтьләп язылган "кыю" әсәрләребезнең күбесе ул чорда түгел, ә хәзерге вакытта гына язылуын белеп тормыйбызмыни?! Әйе, "кыю" каләм белән язылган ул әсәрләр демократия җилләре совет идеологиясен туздырып ташлагач кына пәйда булды. Ни өчен икәне, кем әйтмешли, кәҗәгә дә аңлашыла. Нәрсә, без ул совет заманын, юлбашчыларыбызга мәдхияләр укып язган шул чор язучыларыбызны хәзер гаепләп, каһәрләп утырырга тиешме? Юк, чөнки аның чоры шундый иде, чоры!

Менә хәзер үз телен белмәгән милләттәшләребезне дә бик каты тәнкыйть утына тотабыз. Кызганыч, андыйлар күбәя бара бит. Сәбәбе дә билгеле: телне саклау мәсьәләсендә бирелгән ирек чорында ирешкән позицияләребездән дә бик күпкә чигендек һәм чигенүне дәвам итәбез, хәтта үз республикабызда да туган телебезгә ихтыяҗ тудыра алмадык. Ни өчен тумады ул ихтыяҗ? Моны, беренче чиратта, өстәгеләр теләмәде, телне саклап калу бурычы халыкның үзенә генә кайтып калды. Янәсе, өйдә гел татарча гына сөйләшегез! Бу инде телебезне кухня теленә әйләндереп калдыруны күздә тоткан фәлсәфә иде. Ә телгә хаҗәт булмадымы, ул әкренләп сүнәчәк, тора-бара башка тел тарафыннан йотылачак. Элекке СССРда гына да күпме тел шулай юкка чыкты.

Исемнәребез мәсьәләсендә үзебезне мәсхәрәләүне дәвам итәбез. Ә башка милләт кешеләренең үз халкына шулай ташлануын, һаман гаепләп торуын кемнең укыганы-күргәне бар?! Юк андый нәрсә башка халыкларда! Мин кайчандыр "Казремстрой" трестында эшләгәндә бер яһүд егете безнең милләт кызына өйләнде һәм үзенә шуның... фамилиясен алды, Хәйруллин булып йөри башлады. Ләкин ник бер яһүд аны моның өчен гәзит битләрендә төкрек чәчә-чәчә яманлап-хурлап чыксын! Мине дөрес аңлагыз: шәхсән үзем һич тә катнаш никахлар яклы түгел. Ләкин кемгәдер ошыймы бу, юкмы, күреп торабыз бит - чынбарлык шундый. Һич тә яхшы күренеш түгел, әлбәттә. Ләкин шунысы ачык: бу күренеш алга таба да дәвам итәчәк. Ә аны ни рәвешле акрынайтып була - төп мәсьәлә әнә шунда.

Кыскасы, без бер-беребезгә карата хөрмәтлерәк, түземлерәк булсак иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: