Мәдәни җомга

Мөнир Абдуллин: Закон кемне яклый?

Башкалабызның кайбер гражданнары Казан – яшәү өчен иң тыныч шәһәр, дип саный. Бу – башкалабызда барган вакыйгалардан ерак торган кешеләр сүзе.  Югыйсә, Казанда нинди генә җинаятьләр кылынмый. Көн саен радио-телевидениедән, матбугат чаралары аша үтерү, талау, урлау һ.б. хәерсез гамәлләр турында ишетеп торабыз лабаса.

Әнә, үзенең йорты янында бер ир-атны талаган юньсез үсмерне “Росгвардия” хезмәткәрләре тоткарлаган. “Агропромпарк”тан миллион сумлык җиләк-җимеш, яшелчә урлаган каракны хөкем иткәннәр. Кафеда берәүнең сумкасыннан берничә миллион сум акча чәлдергән мигрант тикшерү органнары кармагына эләккән. Константиновка поселогында фатиры янында бер ирне бандит атып үтереп, акчасын алып качкан. Банкоматларны ватып акчасын урлап китәләр, “ашыгыч ярдәм” машинасы табибләренә һөҗүм итәләр, фатирларны басалар, кибетләргә кереп, сатучыларны талыйлар. Казан каласында алтмыш яшендәге бер ирне шешәдәше пычак кадап үтергән. Мондый бандитлар белән шәһәребез тулган. 

Ил буенча кылынган җинаятьләр турында ишетеп, исең-акылың китә. Россиянең баш прокуратурасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган елда мошенниклык очраклары гына да 200 меңнән артып киткән. Соңгы биш елда бу төр җинаять 7,5 проценттан 10,7 процентка арткан.  Россиядә ришвәтчелек тә, мошенниклык та, караклык та бетәргә охшамаган, чөнки безнең йомшак законнар белән уңышка ирешү кыен.

Безнекеләр чит илләр тәҗри­бәсенә күз салырга теләми. Алардан өйрәнү безнең закон сагында торучыларның да эшен җиңеләйтәчәк, җинаятьләр дә тиешле җәзасын алачак. Мәсәлән, Сингапурда үтерү, ришвәт алу, наркотиклар белән эш йөртү очраклары өчен үлем җәзасы каралган. Кемнең кем булуына карамастан, законда каралган җәза бирелә. Австралия гражданы наркотик белән тотыла. Аның гомерен саклап калу өчен кемнәр генә Сингапур хөкүмәтенә мөрәҗәгать итми. Хәтта Рим папасы, Австралия премьер-министры кебек билгеле кешеләрнең дә сүзе үтми. Наркотик белән тотылган Австралия студентын үлем җәзасына хөкем итәләр. Бу илдә синнән ярты кило кокаин тапсалар да асып куялар. Монда бездәге кебек теләсә кая буш шешәләр, пакетлар, сигарет каплары һәм тәмәке төпчеге ташлап калдырмыйлар. Ә ташлаган кешегә каты җәза бирелә. Урамда күгәрченнәр ашатып йөргән өчен дә зур штраф салына. Сингапурда, Россиядәге кебек, салмыш килеш автомобиль йөртеп кара, фатир алырга җитәрлек штраф түлисең яки берничә ел “утырып” чыгасың. Бу илнең башкаласы Җир шарында иң чиста, иң тыныч шәһәрләрдән санала.

Гарәп Әмирлегендә дә законнар бик кырыс. Сигарет төпчеген беркем дә җиргә ташламый. Кемнең 150 доллар штраф  түлисе килсен? Бу безнең акча белән 10000 сумга якын. Күпчелек җинаятьләрне исерек бәндәләр кыла. Гарәп Әмирлегендә исә бер исерек тә күрмәссең. Бу илдә урлашу, талау кебек яман гадәтләр юк,  чөнки берәүнең дә кулсыз каласы килми.

Безнең урамнарга күз салыгыз. Казаныбыз чүп-чарга күмелгән. Йортларның әйләнә-тирәсе балконнардан ташланган сигарет төпчекләре белән тулган. Тротуарларда пакетлар, буш шешәләр, иске-москы ята. Ир-атлар, хатын-кызлар офистан яки кибеттән чыгып сигарет тарта да шул урында ташлап калдыра. Лифтләрдә янып торган сигарет төпчекләре калдыру гадәти хәлгә әйләнде. Законсызлык яки булган законнарның үтәлмәве аркасында без әнә шундый әхлаксыз, адәм балаларына әверелдек. 

Әллә безнең тәртип урнаштырырга булышырдай законнар юкмы? Бар да, юк та. Булганнары заман рухына туры килеп бетми. Кайбер төр җинаятьләр өчен яңалары юк, булса да, җинаятьне бетерүгә ярдәм итми. Берничә мисал. Кайчаннан бирле педофилларга катырак җәза бирү турында сөйлибез, әле безнең аларны акылга утыртырлык законыбыз да юк икән. Ә илдә педофиллар тарафыннан никадәр җинаять эшләнә. 2017 елда педофилларга карата 7 меңнән артык эш кузгатылган. Бу имгәкләрдән катырак  җәза биреп кенә котылырга мөмкин. Ниһаять, депутатлар да моны аңлады. Дәүләт Думасында педофилларны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында Закон проекты укып тикшерелгән.

Россиядә самолетларда җәнҗал куптаручыларга да катырак җәза бирү турында уйлый башладылар. Әле анда да стюардесса президентка җәзаны көчәйтү турында сорап мөрәҗәгать иткәч кенә, моңа тотындылар. Законда 50 мең сумга кадәр штрафка тарту каралган. Ә менә АКШта штраф белән вакланып маташмыйлар. Самолетта җәнҗал куптарасың икән, төрмә җәзасы көтә. 

Безнең законнар кайвакытта хәйран калдыра. Кайбыч районында бер хатын-кыз полицейскийларга ташлана. Берсенә йодрыгы белән бәрә, икенчесенең эченә тибә. Бу исерекбаш хөкемгә тартыла. Ел ярым шартлы җәза ала. Америка Кушма Штатларында җинаятьчене тоткарлаганда полицейскийның тормышына куркыныч янаса, ул аны атып үтерергә дә мөмкин. Бездә полицейский бандитның маңгаена чиертеп кенә карасын, тикшерүчеләр кабинетына чакырып сорау алып интектерәчәкләр.

Үлем җәзасын кире кайтармый торып, Россиядә җинаятьчелекне киметүгә өметләр бик чамалы. Һич югында гамәлдәге законнарның кайбер маддәләренә үзгәрешләр, төзәтмәләр кертергә  вакыт. Адәм баласын яшәү  бәхетеннән мәхрүм иткән гаиләсенә, туган-тумачаларына кайгы-хәс­рәт китергән бандит яшәргә тиешмени? Тагын шул Америка законнарын искә төшерәм. Кушма Штатларында бер спорт командасы табибен хатын-кызлар белән җенси мөнәсәбәтләргә бәйле кыңгыр эшләре өчен 175 елга хөкем иткәннәр.

Шушы көнгә кадәр Россиянең исерек килеш машина йөрткән, таптатып адәм баласының гомерен өзгән яки авария ясаган кешене хөкем итәрдәй катгый законнары да юк. Еш кына исерекбашлар штраф, шартлы хөкем җәзасы белән котыла. Берничә елга ирегеннән мәхрүм итү дә берни бирми. Исерек шоферның үтерү коралы – автомобиль. Статистика буенча юл-транспорт һәлакәтендә гаепле шоферларның 21 проценты исерткеч эчемлекләр кулланган. Шулай булгач, аларны күпмедер вакытка машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яки штраф салу-җәза бирүнең бердәнбер юлы  түгел. Проблема шунда: алга таба мондый кешеләргә машина йөртү хокукы бирергәме, әллә бөтенләйгә аннан мәхрүм итәргәме?

Безгә кырыс законнар кирәк. Моны тормыш үзе таләп итә. Әйтик, чит илләрдәге кебек Россиянең үзендә дә мәктәпләрдә җинаять кылу фактлары булды. АКШта инде күптән атышалар. Пермь, Улан-Удэ, Чиләбе шәһәрендәге мәктәпләр канлы бәрелешләр урыны булыр дип кем уйлаган? Хәзер ил буенча мәктәпләрдә  сакчылар санын арттыру өчен акча эзлиләр. Әгәр дә законнарны көчәйтү юнәлешендә эш алып барылмаса, мәктәп саен ун сакчы куйсаң да, хәл яхшырмаячак, балаларның тормышына куркыныч янаячак.

Кибетләрдә утлы корал сатылган илдә яхшылык көтеп булмый. Аны кемгә һәм ни өчен сатарга рөхсәт итте икән хөкүмәт? Россия кибетләрендә ату коралы сату дәвам итсә, безнең Америка көненә калуыбыз бик тиз. Әй, совет заманында тыныч булган икән! Милиционер төнлә бер үзе буш кобура белән йөрде, ә хәзер әби - бабайларга пенсиясен өйләренә сакчы белән китерәләр.

Без инде ничә еллар буена ришвәтчелеккә каршы көрәш турында сөйлибез. Түрәләр дә, депутатлар да, сәясәтчеләр дә сөйли, тик хәл үзгәрми.  Ришвәтчелектә, мошенниклыкта гаепләнеп, зур урыннар биләгән абзыйларны кулга алу турында ишетеп торабыз. Хөкем дә итеп карыйлар. Инде беткәндер дип уйлыйсың. Озак та үтми, әле бер төбәктә, әле икенчесендә яңалары “баш калкыта”. Россиядә ришвәтчелек тиз генә бетәргә охшамаган. Чөнки бу афәткә каршы көрәш алымнары заман таләпләренә җавап бирми. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, 2017 елда Россиядә ришвәт алуның 29634 очрагы теркәлгән. Шуның 163 очрагында гаеплеләр акланган. 516 сы штраф түләп котылган. 780 енә карата эш туктатылган.

Совет заманнарын искә төшерсәк, ришвәтчеләрнең аркасын сыйпап тормадылар. Мисалга, 1961 елда ришвәтчелектә гаеп­ләнеп, 700 кеше кулга алына. Аларның 28 ен атарга хөкем итәләр. Соңыннан бишесенә үлем җәзасын башка төрле җәзага алыштыралар.  1978 елда “Океан” эше буенча балык хуҗалыгы министр урынбасарына үлем җәзасы бирелә. Эчке эшләр министры Щелоков ришвәт алуда гаепләнеп, аңа карата тикшерү эшләре башлана. Эш судка кадәр барып җитми. Министр үз-үзенә кул сала. Россиядә исә ришвәтчеләр суда да батмый, утта да янмый.

Законнарның камил булмавы җаваплы урындагы кешеләрнең җавапсызлыгына китерә. Мәсәлән, ел саен ил буенча меңләгән гектарда урманнар яна. Кемдер учак якканмы? Тәмәке төпчеген сүндермичә ташлап калдырганмы? Бәлки, явызлар ут төрткәндер?  Миллионнарча гектардагы урманнарны саклау өчен адым саен каравылчы куеп булмый.  Әмма законнар урманнарны саклауга хезмәт итәргә тиеш. Тик бу эш бездә җайга салынмаган. Еш кына урманнарның януында, кара көлгә әйләнүендә гаеплеләрнең җәзага тартылганы юк. Урман сакчылары булмаган урыннарда алар эзләрен тиз суыта.

Күпме кешене яшәү бәхетеннән мәхрүм  иткән террорчыларга да законда каты җәза бирү каралмаган. Санкт-Петербургта бер бандит метрога кереп, бомба шартлатып, дистәдән артык кешенең гомерен өзде. Моңа катнашы булган исәннәрен төрмә куркытмый. Андыйлар хөкем ителеп, тиешле җәзасын алса да, кайчан да булса бер иреккә чыгасын белеп яши. Россиянең кайбер шәһәрләрендә мәкерле эшләрен гамәлгә ашырыр­га әзерләнеп яткан террорчылар тотылды. Бездә үлем җәзасы юклыктан файдаланып, террорчылар коточкыч җинаять­ләр кылырга мөмкин.

 Кырыс законнар белән генә Россиядә тәртип урнаштырып була.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: