Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ЮРАГАН ЮШ КИЛӘ

Элек-электән кешеләр төрле хорафатларга, фаразларга һәм сынамышларга ышанып яшәгән. Дингә бүтән караш булган совет заманында да безнең әби, әниләрнең бу хакта һаман искә төшереп торганы хәтердә. Без сабыйларга шул җитә калган. Кайберсенә ышанган, кайсыберсен колак артыннан гына уздырып җибәргән. Мәсәлән, юлга чыгар алдыннан тырнак кисәргә, өйдән чыгып киткән кешеләр артыннан...

Элек-электән кешеләр төрле хорафатларга, фаразларга һәм сынамышларга ышанып яшәгән. Дингә бүтән караш булган совет заманында да безнең әби, әниләрнең бу хакта һаман искә төшереп торганы хәтердә. Без сабыйларга шул җитә калган. Кайберсенә ышанган, кайсыберсен колак артыннан гына уздырып җибәргән. Мәсәлән, юлга чыгар алдыннан тырнак кисәргә, өйдән чыгып киткән кешеләр артыннан идән себерергә ярамый. Иягеңә таянма, якын кешең үләр, дия иделәр. Сул кулыңның уч төбе кычытса, акча керер, уңы кычытса - күрешергә булыр. Тоз түгелсә, йортта тавыш чыгар. Өстәлдә буш шешә калдырмагыз, акча кермәс. Өстәлне кәгазь белән сөртмәгез, көтелмәгән чыгымнарга тарырсыз.

Хорафатлар һәм юрамаларның башка төрлеләре дә бар. Әйтик, элек яшелчә уңышы бәла-казалардан зыян күрмәсен өчен түтәлгә иске себерке кадап куйганнар. Кая да булса баргач, кешеләр, күз тимәсен, дип, үзләренең битләрен өч тапкыр салкын су белән юган.

Хорафатларга, юк-барга ышану, нигездә, тормыш тәҗрибәсеннән алынган, кайчандыр кайбер кешеләрнең башыннан үткән, аларның язмышына йогынты ясаган. Хорафатларга ышану бигрәк тә артистлар, спортчылар арасында киң таралган. Берәүләр ниндидер бер максатка ирешкәнгә кадәр кырынмый, икенчеләр оекбашларын алыштырмый. Мәсәлән, Канада хоккейчысы Гардинер уен алдыннан кәшәкә таягын унитазга тыгып ала торган булган.

Билгеле, юк-барга ышану гаепкә саналмый. Бу - һәркемнең шәхси эше. Галимнәр дә моны начарга юрамый. Алар фикеренчә, хорафатларга ышану кешенең эчке киеренкелеген бераз йомшартырга булыша. Кайвакытта тормыш, яшәү шартлары үзе моны таләп итә. Мәсәлән, кешеләр бер-берсен мактарга керешсә, яисә синең турыда кем дә булса яхшы гадәтләреңне күзеңә карап әйтсә, күз тимәсен, дип өстәлгә сугып алу гадәте бар.

Норвегия галимнәренең тикшеренүләреннән күренгәнчә, хорафатларга ышану психотерапевтика ролен үти. Алар меңгә якын студент белән үткәрелгән тәҗрибә нәтиҗәләреннән чыгып, шундый фикергә килгән: юк-барга өлешчә ышанучы студентларның 32 проценты бөтенләй ышанмаучы студентларга (алар 23 процент) караганда имтиханны уңышлырак тапшырган. Ә хорафатларга чын күңеленнән ышанучы 45 процент студент имтиханны тагын да яхшырак биргән. Хикмәт шунда, юк-барга ышанмаучы студентларның имтиханга барганда башкаларга караганда нервлары ныграк какшаган. Шул аларны бераз кыен хәлдә калдырган. Студентлар имтиханга яхшы әзерләнеп килсә дә начаррак җавап биргән. Юк-барга ышанучы студентлар имтиханга тыныч күңел белән килгән. Ә менә монгол студентлары имтихан тапшырганчы башларын юмый. Су бөтен тәҗрибәңне, аң-белемеңне һәм даныңны юып чыгарырга мөмкин, ди алар.

Шунысы мәгълүм, хорафатларның килеп чыгуына ниндидер сәбәпләр дә булган. Мәсәлән, әгәр дә көзге ватылса, моны бәхетсезлек килер, дип юрыйлар. Беренче пыяла көзгеләрне Венециядә XV гасырда ясый башлаганнар. Асрау шундый кыйммәтле җиһаз белән сак эш итсен өчен бай хуҗа мондый нәрсә уйлап тапкан: көзгене ваткан кеше җиде ел буена кайгы-хәсрәт кичерәчәк. Менә шуңа күрә көзге ватылуны начарга юрыйлар.

Кайбер илләрдә борынгыдан килгән хорафатлар яши. Мәсәлән, борынгы Грециядә янып торган учакка сумала ташлаганнар. Аннары моны күзәтеп торганнар. Әгәр дә ялкын тигез булса, эшең, юлың уңар, дигәннәр. Әгәр дә учак очкынлап янса, күңелсез хәлләргә юлыгырсың. Сумала шунда ук янып бетсә - бу хәерлегә булыр. Төтенләп янса, бәла-каза килер, дигәннәр.

Төрле һөнәр ияләренең үзләренә генә хас ышанулары, сынамышлары, юрамалары бар. Юк-барга иң ышанучы халык - космонавтлар. Бу яктан атаклы конструктор Сергей Королев "үрнәк" күрсәткән. Ул дүшәмбе көнне стартларны яратмаган. Сергей Королев үзе моны, урыс халкы ял көнне эчә, ә дүшәмбе көнне башы "төзек" булмый, дип аңлаткан. Космонавтлар космодромга барганда ни дә булса онытып калдырса, өйләренә кире әйләнеп кайтмый. Юрий Гагарин соңгы тапкыр самолетка утырыр алдыннан пропускасы юклыгын белгән. Аны алырга өенә кайтып килә һәм шул көнне һәлак була. Операция вакытында кайсыдыр инструмент идәнгә төшә икән, хирурглар аны операция беткәнче алмый. Югыйсә, күңелсезлеккә очрарга мөмкинсең, дип саный. Табибләр тагын бер хорафатка ышана. Алар үзләренең туганнарын дәваларга яратмый, дәваласаң, көтелмәгән хәлләргә таруың бар, ди.

Музыкантлар исә концерт алдыннан урын-җирләрен җыймый. Диңгезчеләр, диңгезгә чыгар алдыннан күккә бармак белән төртеп күрсәтергә ярамый, ди. Югыйсә, диңгездә давыл чыгуы бар. Корабка да бармак белән күрсәтү тыела. Чөнки корабның бату ихтималы бар. Ә менә саперлар беркайчан да эшкә киткәндә саубуллашмый.

Хорафатлар арасында иң кызыгы 13 саны белән бәйле. Бу сан бәхетсезлек кенә китерә, диләр. Кайбер илләрдә 13 санына бик сак карыйлар. Франциянең кайсы да булса бер фирмасында 13 хезмәткәр була икән, тагын берне эшкә алалар. АКШта кайбер кунакханәләрнең 13 нче каты да, 13 нче бүлмәсе дә юк. Франциядә шундый гадәт бар: төшке ашка 13 кеше җыелса, 14 нче урындыкка манекен куялар. Англия кинотеатрларында 13 санлы утыргычлар, кайбер илләрнең хастаханәләрендә 13 санлы палаталар юк. Шул ук Англиядә хорафатларга ышанмаучылар да бар. Мәсәлән, Лондонда "Эксцентриклар клубы" эшли. Аның әгъзалары һәр айның унөченче көнендә шунда очраша. Алар баш өсләрендә зонтиклар тотып утыра, баскыч асларында йөри, чите кителгән яки ярык бокаллардан төрле эчемлекләр эчә. Без барыбыз да исән-сау, безгә берни дә комачауламый, бернинди дә куркыныч янамый, дип хорафатларга үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерә.

Мин үзем Русиядә 13 саны белән бәйле юрамаларны, сынамышларны белмим. Безнең татар халкы да бу санга алай сагаеп карамый. Шулай да 13 саны атнаның җомга көненә туры килсә, юлга чыкмаучы яки зур эшләр башлап җибәрүдән тыелып торучы кешеләр бар. 13 саны белән бәйле хорафатларга ышану бик күптәннән килә. Ни өчен соң аннан шулай шүрлиләр?

Скандинавия халыклары фаразына караганда, христиан дине барлыкка килгәнче үк 12 алла Один алласы сараенда ашап-эчеп утырганда Локи исемле 13 нче зат килеп керә. Болар арасында бәхәс куба. Әлеге бәхәс көч куллануга китерә һәм нәтиҗәдә бу хәл бөтен кешенең яраткан алласы Бальдрның үлеменә сәбәпче була. Тагын бер фараз. Иисус Христосның 12 апостол белән бергә үткән соңгы кичендә 13 кешенең берсе үләргә тиеш булган. Кайбер психоаналитиклар әйткәнчә, 13 санына шундый карашның, чыннан да, бик борынгы заманнардан килү ихтималы бар. Борынгы грек шагыйре Гесиод үзенең бер поэмасында крәстиән хезмәтенә дан җырлаган. Әмма ул чәчүне айның 13 нче көнендә башламаска өндәгән. Тик ул моның сәбәбен аңлатмаган. Ә менә Вавилонда 12 изге сан дип саналган. Ел 12 айга, ә көн һәм төн 12 сәгатькә бүленгән. Шуннан артса, начарга юраганнар.

Бу фикерләрнең һәм фаразларның берсе дә фәнни яктан нигезләнмәгән һәм тулысынча исбат та ителмәгән. Шул ук вакытта кайбер кешеләрнең ышануларын да аңлату кыен. АКШ Президенты Рузвельт айның 13 нче көнендә беркая да бармаган. Һете бу көнне хәтта юрган астыннан чыкмаган. АКШның Массачусетс штатыннан бер әфәнде айның 13 нче көнендә өеннән беркая да чыгып йөрми. Ул моны үзе бәхетсезлек очрагына юлыгу ихтималы белән аңлата. Бу әфәнде журналлар, китаплар укый, әмма 13 нче битен укымый.

Кайбер илләрнең туристлык фирмалары айның 13 нче көнендә клиентларны сәяхәткә җибәрми. Алар статистик мәгълүматларга таянып эш итә. Ә статистикага ышансак, нәкъ менә шул көнне юл-транспорт һәлакәте 60 процентка арта икән.

Кайбер илләрнең психологлары да айның 13 нче көнендә һәлакәтләр һәм бәхетсезлек очракларының күбәеп китүен әйтә. Ләкин моны фәнни нигезләп аңлатмый. Психологлар фәкать шунысын гына искәртә: адәм баласы шушы көнне андый-мондый хәл булмагае дип күңеленә салып, бәхетсезлек очракларына тару ихтималы бар, дип алдан юрап, фараз итеп куя. Ә бит тормышта теләсә нинди вакытта көтелмәгән хәлләрнең, хәвеф-хәтәрләрнең килеп чыгу ихтималы зур.

Алман галимнәре исә, шундый ышанулар, талисманнар кешенең үз алдына куйган максатына ирешергә ярдәм итә, ми эшчәнлеген, зиһенне яхшырта, ди.

Әмма 13 саны бөтен кешегә дә бәхетсезлек һәм күңелсезлек китерми. Мәсәлән, бу санны Франция короле Людвиг XIII үлеп яраткан. Бәлки, үзе 13 нче король булгангадыр. Ул 13 яшьлек Анна исемле кызга өйләнгән. СССР ватандашлары өчен дә 13 саны шатлык кына китереп торды. Предприятиеләр 13 нче хезмәт хакы түләде.

Тагын бер хорафат турында. Кайбер атаклы кешеләр үзләре хорафатларга бик артык ышанып бетмәсә дә кайвакытта үзләрен сәеррәк тота, хәтта куркуга сабыша. Мәсәлән, Уинстон Черчилль көн саен йокларга яткач, төнлә уянып, урын-җирен алыштырган. Кунакханәләрдә кунганда ике караватлы бүлмәгә урнаштыруларын сораган. Төнлә бер караваттан икенчесенә күчеп ята торган булган. Язучы Хармс урамда бөкре кеше очратса, шунда ук өенә борылып кайтып киткән. Ишеген бикләгән, тәрәзәләрне каплаган һәм бер стакан сөт эчкән.

Ышансаң - ышан, ышанмасаң - юк. Ә мин әби, әниләрнең әйткән сүзләрен кабат искә төшерәм: табан асты кычытса - кунак килер; өеңнән чыгып китеп, кире кайтсаң, юлың уңмас; өйдә сызгырма, янгын чыгар...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: