Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ЯРЛЫЛЫК – ГАЕП ТҮГЕЛ

Федераль статистика үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда ярлылар саны бераз кими төшкән икән. Бу - күп яктан пенсияләрнең артуы, хәрби хезмәткәрләргә, полицейскийларга хезмәт хакы күтәрелүе белән бәйле. Шуның белән бергә, Татарстан Идел буе федераль округындагы башка төбәкләргә караганда,тормыш шартлары буенча яхшылардан санала. Әмма ярлыларның кабат артуы да ихтимал, ник дигәндә, торак-коммуналь...

Федераль статистика үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда ярлылар саны бераз кими төшкән икән. Бу - күп яктан пенсияләрнең артуы, хәрби хезмәткәрләргә, полицейскийларга хезмәт хакы күтәрелүе белән бәйле. Шуның белән бергә, Татарстан Идел буе федераль округындагы башка төбәкләргә караганда,тормыш шартлары буенча яхшылардан санала. Әмма ярлыларның кабат артуы да ихтимал, ник дигәндә, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның, кайбер төр ашамлыкларга бәяләрнең үсүе халыкның бер өлешен ике ут арасында калдырды. 2013 елда күтәреләчәк пенсияләр дә өлкәннәрнең хәлен әлләни яхшыртмаячак, чөнки барысын да инфляция йотып бара.

Хезмәт халкын бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалыгындагы башбаштаклык борчуга сала. Коммуналчылар бик азынды, хезмәт ияләрен төрлечә мыскыллый. Хәтта югары дәрәҗәдәге түрәләрнең дә аларга тешләре үтми. Идарәче компанияләр җитәкчеләре утта да янмый, суда да батмый, үзләре байый барган саен ярлы халыкның хәленә керә белми, аппетитларына да зарланмый. 2012 елда җылылык өчен, дигән сылтау белән тарифларны ике тапкыр күтәрүләре җитмәгән, күп тә узмады, гомуми йорт ихтыяҗлары өчен, дип янәдән «Счет-фактура»га яңа графалар өстәделәр. Бу - акчага туймаган торак-коммуналь хуҗалыгындагы түрәләрнең чираттагы «уены», билгеле. Нәрсә соң ул гомуми йорт ихтыяҗлары? Күрәсең, аларга исәпләгечләр буенча түләнә торган акчалар аз тоелган, димәк, халык суны бүтән максатларда файдаланучылар өчен дә, фатирларда пропискасыз торучы квартирантлар, исәпләгечләр куйдырмаган кешеләр өчен дә, фатирларны арендага алып торучы мигрантлар өчен дә түләргә тиеш була.

Ачның хәлен тук белми. Миллионнар белән эш иткән коммуналчыларның нәфесе арта бара. 2013 елда да утка, газга, башка коммуналь хезмәтләргә тарифларның артуы көтелә. Бу тагын хезмәт иясенең гаилә бюджетына китереп сугачак.

Ярлы кешенең тагын бер җитди проблемасы - ул уңайлы, иркен фатир алу турында хыялланып яши. Байлар инде күптән зиннәтле йортларда тора. Шул ук вакытта Казанда 50 ел һәм аннан да күбрәк вакыт ремонт күрмәгән, ишелергә торган йортларда яшәүчеләр дә аз түгел. Кайбер гаиләләр тулай торакларда, баракларда, кысан фатирларда җан асрый. Ипотека дигәннәре дә кайбер гаиләләр өчен каты чикләвек булып чыкты. Русия хөкүмәте, кешеләрнең хәленә кереп, аларны торак белән тәэмин итү чарасын күрсә, начар булыр идемени?!. Русиядә ярлылар булса да, ил үзе ярлы түгел бит. Совет хакимиятен күпме генә сүксәк тә, ул халыкны бушлай фатир белән тәэмин итте. Байлар бүген моңа мохтаҗ түгел. Ләкин гаиләләрнең төрлесе бар. Ялгыз аналар да, авыру кешеләр дә, ветераннар да, ишле балалы гаиләләр дә, очын-очка ялгап көн күрүчеләр дә җитәрлек. Түрәләр акча юк, ди. Элек тапканнар бит!

Гомер буена бил бөгеп тә, бүген Русиядә фатир алу җиңел түгел. Кайвакытта аптырап та куясың. Кайбер кешеләр ничек шулай тиз генә берничә фатирлы булып ала. Саклану министрлыгындагы хәлләргә чәчләрең үрә торырлык. Үзәк матбугат язмаларыннан аңлашылганча, элекке министрның кыз туганының Мәскәүдә, Санкт-Петербургта фатирлары бар. Аның ире шулай ук Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Анапада берничә фатир алган.

Әлбәттә, мондый бәхет һәркемгә дә тәтеми. Тәтергә дә охшамаган. Алда халыкны тагын да зуррак чыгымнар көтә. Дәүләт Думасы каравына закон проектлары кертелгән: якын киләчәктә безнең торак йортлар урнашкан җиргә һәм фатирга, ягъни күчемсез милеккә салым күләме нык артачак икән.

Менә шуңа күрә дә экспертлар халыкның ашау-эчү белән бәйләнмәгән чыгымнары якын елларда уртача пенсия куләменә җитәчәк, дип саный. Димәк, кешеләр уйлый башларга тиеш була: хосусыйлаштырылган фатир кирәкме, юкмы? Аның өчен нигә шулкадәр күп акча түләп торырга? Хосусыйлаштырудан баш тартып, хөкүмәт фатирында яшәсәң дә, сине беркем дә куып чыгара алмый. Чыгымнары да күпкә кимрәк булачак.

Ике, өч фатиры, берничә коттеджы, автомашиналары, чит илләрдә йортлары, чит ил банкларында акчалары булган кешеләргә карап фикер йөртсәк, Русия халкы бай яши икән, дип тә уйларга мөмкин. Әлбәттә, бер уйлаганда, Русиянең байлыгы белән аның халкының күпчелеге рәхәттә яшәргә тиеш анысы.

Хикмәт шунда, Русия үз байлыгын тигез итеп бүлмәү буенча Җир шарында беренче урында тора. Белгечләр мондый хәлне 20 ел чамасы элек үткәрелгән уңышсыз хосусыйлаштыру нәтиҗәсе дип аңлата. СССР таралып, Русиядә ыгы-зыгы башланган бер чорда бериш акыллы башлар предприятиеләрне арзанга гына сатып алып, үз бизнесларын башлап җибәрде. Хәзер инде ил байлыгын аяк терәп чит-ятларга сатып, баеп яталар. Ә бит Рокфеллерлар, Дюпоннар, Фордлар, Морганнар, Гейтслар бизнесларын үз акчаларына яки бурычка алып оештырган. Безнекеләр исә әзергә килде. Шуңа да карамастан, алар керемнәрен халык белән бүлешергә теләми. Мәсәлән, «Газпром» бер елда 880 миллиард сум саф табыш алган. Ә менә статистикага ышансак, әле Русия авылларында баллонлы газдан файдаланучылар да, утын ягып газап чигүчеләр дә шактый икән! Ә «Газпром» агайлары, без газ запаслары һәм аны чыгару буенча Җир шарында беренче урында, дип шапырына. Ә «Газпром» үзе рекламага һәм спортчыларны асрауга миллионнарча сум акча тотса да, газга тарифларны киметү турында уйлап та карамый.

Ярлылыкка китергән тагын бер сәбәп - ул кайбер тармакларда хезмәт хакының түбән булуы. Бүген Русиядә уртача айлык хезмәт хакы 26,5 мең сум тәшкил итә икән. Татарстанда исә - 23 мең сумга якын. Сез табибләрдән, укытучылардан, китапханә һәм музей хезмәткәрләреннән, социаль өлкәдә эшләүчеләрдән сорап карагыз: алар шушы кадәр хезмәт хакы ала микән? Ә түрәләр үзләрен алдатмый. Мәсәлән, Русия Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыкларында уртача айлык хезмәт хакы 63,9-61,2 мең сум икән.

Русия хөкүмәте 2013 елда бюджеттагыларның эш хакын күтәрергә исәп тота. Ул моның өчен 2013-2018 елларда 4,6 триллион сум акча бирергә әзер. Аның 3,39 триллионын төбәкләр түләргә тиеш була икән. Алар инде тагын акча юк, дияр. Димәк, табибләрнең, укытучыларның, аз хезмәт хакына эшләүче бүтән һөнәр ияләренең кереме янә артмаячак, дигән сүз. Ә Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгындагы түрәләр исә, хезмәткәрләрнең бер өлешен кыскартып, кайбер оешмаларны ябып, «реструктуризация», «модернизация», «оптимизация» кебек, түрәләр теленнән төшми торган сүзләргә ышыкланып, күп кенә кешеләрне эшсез калдырырга маташа. Шулай итеп, эштә калганнарның хезмәт хакына бераз өстәмә булачак икән. Ләкин ни өчендер министрлыклар аппаратындагы түрәләрне кыскарту турында ләм-мим. Итәк кисеп, җиң ялгаганчы, эшне нәкъ менә шуннан башлау хәерлерәктер дә. Аппараттагыларның яртысын кыскартсаң да, урыннарда эш гөрләп барачак.

Америка галимнәре 28 ил буенча профессорларның күпме хезмәт хакы алуын өйрәнгән. Әлеге исемлектә Русия 27 нче урынны биләгән. Безнең профессорларның хезмәт хакы хәтта Нигерия, Эфиопия галимнәренекеннән дә кимрәк икән. Бездә вуз профессорының хезмәт хакы илдәге уртача хезмәт хакыннан 2 мең сумга кимрәк. СССРда профессор ун яшәү минимумы күләмендә акча алса, хәзер ул өч тапкырга калган. Әгәр дә хөкүмәт югары квалификацияле галимгә тиешлесен түләми икән, димәк, фән үсми, дигән сүз. Кешеләр озак вакыт хезмәт хакын тиешле күләмдә алмый яшәсә, аларның җитәкчеләргә ышанычы да кими бара. Ә түрәләр күбрәк үз мәнфәгатен кайгыртып яши. Хәзер түрә-кара халкы акча белән шулкадәр уйный, әйтерсең, ул су кебек краннан агып тора. «Оборонсервис»ның подрядчысы - «Славянка» акционерлык җәмгыяте генераль директоры кулга алыныр алдыннан гына 50 яшьлеген үткәрергә җыенган. Юбилеена Америка Кушма Штатларыннан танылган бер актрисаны да чакырган. Һәм аңа бер миллион доллар акча түләргә тиеш булган. Бай кешегә бер миллион доллар акчамыни! Саклану министрлыгының милек мөнәсәбәтләре департаменты экс-директорының 13 бүлмәле фатиры үзе генә дә ни тора! Менә, ичмасам, байлар яши белә.

Русиядә иң ярлы кешеләр, мөгаен, картлык буенча хезмәт пенсиясе алучылардыр. Русия пенсионерын цивилизацияле бүтән бер ил пенсионеры белән дә чагыштыра торган түгел. Мәсәлән, Швециядә пенсия күләме - 11,4 мең крон, безнең акчага әйләндерсәк, 53,7 мең сум килеп чыга. Ягъни Русиядәгедән биш тапкыр артык. Моннан тыш, Швециядә 65 яшьтән узган пенсионерларның торак чыгымнарын түләү өчен дәүләттән ярдәм сорарга хокукы бар. Ә Русиядә «Счет-фактура» килгәч, пенсионерның күзләре шар була яки йөрәге тота.

Ярлылык - гаеп түгел. Ләкин берәүнең дә ярлы исемен күтәреп йөрисе килми. Һәркайсыбызның муллык, барлык белән рәхәттә, алдагы көненә ышаныч белән яшисе килә. Дөрес, без әле авызыбызны ачсак, үпкәбез күренерлек хәлдә үк түгел. Ләкин Русия кебек бай илдә тагын да яхшырак, матуррак яшисебез килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: