Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ТӨПСЕЗ КОЕ

Татарстан халкы шушы елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар буенча түли башлады. Бу әле бәяләр артуның соңгысы түгел. Тарифлар 2013, 2014 һәм 2015 елларда да күтәреләчәк. Аларның ничә процентка артачагын исәпләп тә куйганнар. Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар алдагы өч елда 10-15 процентка артачак. Мондый хәлгә кайчан да булса бер чик...

Татарстан халкы шушы елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар буенча түли башлады. Бу әле бәяләр артуның соңгысы түгел. Тарифлар 2013, 2014 һәм 2015 елларда да күтәреләчәк. Аларның ничә процентка артачагын исәпләп тә куйганнар. Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар алдагы өч елда 10-15 процентка артачак.

Мондый хәлгә кайчан да булса бер чик куелырмы? Күрәсең, торак-коммуналь хуҗалык чыгымнарын тулысынча халык җилкәсенә салырга тырышалар. Моның сәбәпләрен дә яшермиләр. Илнең коммуналь хуҗалыгында хәлләр бик мөшкел. Моны җайга салу, тәртипкә китерү өчен 6 триллион сум акча кирәк икән. Бу - Русиянең еллык бюджетының яртысы чамасы. Андый акчаны каян аласың? Байлар футбол командалары, самолетлар, яхталар сатып алса ала, ә коммуналь хуҗалыкка ярдәм итәргә акча кызгана. Шуңа күрә халыкның акча янчыгына үрелү юлы кала.

Русиядә болай да инде торак-коммуналь хезмәтләргә түләү дөньяда иң кыйммәтләрдән санала. Без капиталь ремонтка акча бирүгә дә башкалардан алда керештек.

Ни өчен соң Русиядә тарифларның шулай күтәрелүен туктата алмыйлар? Чит илләрдә хәл башкача, югыйсә. Мәсәлән, АКШта, Көнбатыш Аурупа илләрендә коммуналь хезмәтләргә бәяләр 3-5 елга бер тапкыр гына арта. Электр энергиясенә бәяләрнең туктаусыз артуы гына җитмәгән, "Газпром", үзенең монополист булуыннан файдаланып, шушы елның октябреннән газга бәяләрне тагын күтәрергә җыена. Югыйсә, Русия Федерациясе газ запаслары һәм аны чыгару буенча дөньяда беренче урында, дип мактанмаган көнебез юк.

Безнең халык бәяләрнең артуын авыр кичерсә дә, бер зарланып ала да бүтән дәшми. Дәшмәгәч, коммуналчылар басымчак итәләр, үз теләкләренә ирешү, халыктан күбрәк акча каеру өчен әллә ниләр уйлап табалар. Алар счет-фактурага гомумйорт исәп-хисап приборларына техник хезмәт күрсәтү сылтавы белән яңа графалар өстәргә җан талашып йөрде. Казан шәһәре прокуратурасы һәм йорт комитетлары берлеге моны законсыз дип тапты. Ә Вахитов районы суды, моның белән килешмичә, үз карарын чыгарды. Ниһаять, Татарстан Югары суды нокта куйды. Ул яңа тарифлар кертүне гамәлдәге законга каршы килә дип санап, Вахитов районы суды карарын юкка чыгарды.

Тарифлар арта, тик менә хезмәт күрсәтү генә яхшырмый. Канализация системасы тузган, су торбалары, электр үткәргечләр искергән. Торбалар шартлап, фатирларны су баса. Батареялардан су тама. Йортларның коридорларындагы электр тартмаларында ут кабынып, еш кына янгын чыга. Кайбер фатирларда кышын салкын. Моннан 25-30 ел элек төзелгән йортларның әйләнә-тирәсе, аларга керү-чыгу юллары адәм мәсхәрәсе, ул юлларда җәяүләп тә йөрерлек түгел, чокыр-чакыр, машиналар бата. Идарәче компанияләр йортларның әйләнә-тирәсен тәртипкә китерә алалардыр, тик аларда аның кайгысы юк.

Ныклап уйламыйча билгеләнгән тарифлар халыкка кыйммәткә төшә. Мәсәлән, ни өчен без фатирларны җылыткан өчен ел әйләнәсенә түләргә тиеш әле? Моның гаделсезлек икәнлеген раслау өчен берәүнең дә суд юлында йөрисе килми. Әмма кайбер төбәкләрдә йоклап ятмыйлар. Төмән өлкәсе прокуратурасы йөгәннән ычкынган коммуналчыларны җылылык өчен түләү хакын киметергә мәҗбүр иткән. Ә бездә коммуналчылар үз белдекләре белән эш итә. Шушы елның июль ае өчен килгән счет-фактурада фатирны җылыту графасында түләү аннан алдагы айга караганда күбрәк язылган. Җәй көне йортларны җылытмыйлар лабаса. Менә тагын бер башваткыч!

Коммуналь хезмәтендәгеләр һаман да, халык аз түли, дип зарлана. Азмы соң? Русия Президентының контроль идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, ике ел эчендә Үзәк федераль округы буенча гына да торак-коммуналь хуҗалыкның төрле оешмалары 25 миллиард сум акчаны чит ил банкларына салып куйган. Русиянең генераль прокуратурасы торак-коммуналь хуҗалыкта халыкны алдауның һәм урлашуның йөзләгән очрагын ачкан.

Торак-коммуналь хуҗалыкта иң җитди проблемаларның берсе - электр энергиясенә тарифлар билгеләүдә чама хисен югалту. Безнең хөкүмәт электр энергиясен бәрәкәтләп тотуның бердәнбер чарасын Ильич лампаларын сатуны тыеп, энергияне янга калдыра торган лампочкалар сатуда күрә. Ләкин моның энергияне сак тотуга яки янга калдыруга китерүе икеле. Беренчедән, андый лампочкаларга сагаебрак карыйлар һәм аларның файдасыннан бигрәк зарары турында сөйлиләр. Икенчедән, торак-коммуналь хуҗалык - электр утын иң күп сарыф итә торган тармак. Бу тармакта ныклы тәртип урнаштырырга тырышып карадылар, әмма хәтта хөкүмәт башында утыручыларның да тешләре үтмәде. Русия Премьер-министры Хакасиядә үткәрелгән бер киңәшмәдә энергетикларны нык кына тәнкыйтьләгән иде. Моның өчен сәбәпләр күп. Казандагы йортларга гына күз салыгыз. Көпә-көндез һәм көн буена коридорларда, йортларга керү-чыгу урыннарында кирәккә-кирәкмәскә ут янып тора. Күпкатлы йортларның һәр катында утны яндыру-сүндерү җайланмалары кую бу заманда кулдан килмәслек эшмени?! Әнә, Германиядә таң ату белән йортларның коридорларында, керү-чыгу урыннарында утлар үзеннән-үзе сүнә. Бездә бу хакта уйлап караучы да юк. Янсын, диярсез. Ә бит ул фатир милекчеләре кесәсенә суга.

Хәзер капиталь ремонт өчен түләү турында шау-шу купты. Татарстан тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ремонт дигәннәре чын капиталь ремонт булудан ерак тора әле. Күп кенә фатирларда сантехника системасы алыштырылмый яки ярым-йорты гына алыштырыла. Казан халкының капиталь ремонт өчен күп еллардан бирле җыелган акчасы салкын һәм кайнар су торбаларын алыштыру өчен генә җитәрлектер ләбаса.

Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, бик тырыша-тырмаша торгач, халыктан акча суыруның тагын бер юлын уйлап таптылар. Счет-фактураңны тотып акча түләргә баргач, элемтә бүлегендә синнән комиссия җыемы алачаклар. Ни өчен?
Тик милекчеләр халыктан җыелган акчаның кая киткәнен, нинди максатларда файдаланылуын белми. Закон исә милекченең үз акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен чикли. Ул акчаның ничек файдаланылуы өчен җавап бирүче дә юк. Әйтик, капиталь ремонт өчен яңа йортларга керүчеләр дә түләргә тиеш була. Аларның фатирларына 40-50 елдан соң гына ремонт таләп ителәчәк. Әмма милекчеләр үзләре ремонтның нинди төре кирәк, шунысын сайлап ала алмый. Подрядчы оешмалар, идарәче компанияләр үзләренә ничек уңай, шулай эшлиләр.

Статистика шундый: Русия халкы коммуналь хезмәтләргә гаилә кеременең уртача 10 процентын түли. Бу бер караганда күп тә түгел кебек. Ләкин чит илләрнеке белән чагыштырганда мактанырлык эш юк. Аурупа илләрендә ул 3-8 процент, АКШта 5-6 процент. Җитмәсә, Русия Финанс министрлыгы торак милекчеләренә салым салу белән яный. Күрәсең, фатир чыгымнарының тагын да арту ихтималы бар.

Түрәләр үз дигәннәрен итәрләр. Ә ник алар коммуналь хезмәт күрсәтүне яхшырту, халыкка күбрәк уңайлыклар тудыру турында кайгыртмый соң? Мәсәлән, күпләр шундый сорауга җавап таба алмый: без краннан нинди су эчәбез, һәм бу тагын күпмегә кадәр дәвам итәр? Әнә, Мәскәүдә башкала хакимияте җаен тапкан. Шушы елның 1 октябреннән эчә торган суны натрий гидрохлориды белән эшкәртә башлыйлар. Бу хлор белән эшкәртелгәнгә караганда кыйммәткәрәк төшә, аның каруы шәһәр халкы чиста, тәмле су эчәчәк. Ә без мәскәүләрдән киммени? Казан халкын шундый су белән тәэмин итү турында "Водоканал"дагы түрәләр ни уйлый икән? Әллә без һаман да "хуш ис" аңкытып торган су эчәрбезме?

Торак-коммуналь хуҗалыктагы тәртипсезлекләр, башбаштаклыклар, алдашулар, тарифларны арттыру турында сүз бер бүген генә бармый. Иң гаделсезлек шунда, еллык керемнәре миллионнар белән исәпләнгән байлар да, түрәләр дә шул ук тарифлар буенча түли. Ил башында утыручылар бу хакта бик яхшы белә, әмма тарифларның гадел, камил булуын тәэмин итү өчен чаралар күрми.

Безгә торак милекчеләре ширкәтләре тәҗрибәсен куллану турында да уйлап карарга ярыйдыр. Андый ширкәтләр Казанда да шактый. Алар карамагындагы йортларда тәртипләр башка: ишегаллары чиста, чүп-чардан арындырылган. Йортларның коридорлары буялган. Милекчеләрнең заявкалары вакытында үтәлә. Балалар мәйданчыклары тәртипкә китерелгән.

Гомумән, торак-коммуналь хуҗалыкта тиз генә тәртип булырга охшамаган. Менә тагын сентябрьдән фатирларны җылыткан өчен тарифлар артты. Нинди төпсез кое булды соң бу торак-коммуналь хуҗалыкның акча капчыгы - һаман тулмый...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: