Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ТӘМӘКЕГӘ КАРШЫ ЗАКОН БАР, ҮТӘҮЧЕЛӘРЕ ЮК

Дәүләт Думасы күптән көтелгән һәм бик әһәмиятле закон кабул итте. Ниһаять, Русиядә дә тәмәке тартуга каршы көрәшергә кирәклеген аңлый башладылар. Шуннан соң хәл уңай якка үзгәрерме? Әмма депутатлар, без закон чыгардык, калганын үзегез карагыз инде, дип кул кушырып утырсалар, бу законның файдасы шулкадәр генә булачак. Ни өчен? Чөнки законның үтәлешен...

Дәүләт Думасы күптән көтелгән һәм бик әһәмиятле закон кабул итте. Ниһаять, Русиядә дә тәмәке тартуга каршы көрәшергә кирәклеген аңлый башладылар. Шуннан соң хәл уңай якка үзгәрерме? Әмма депутатлар, без закон чыгардык, калганын үзегез карагыз инде, дип кул кушырып утырсалар, бу законның файдасы шулкадәр генә булачак. Ни өчен? Чөнки законның үтәлешен кем тәэмин итәргә тиеш? - дигән сорауга анык кына җавап юк. Чит илләрдәге кебек бу эшне полициягә тапшырыргамы? Һәр йортка полицейский да билгеләп куеп булмый бит әле. Җәмәгать учреждениеләрендә дә сакчылар тотып, зур эшләр майтаруга өмет аз. Закон бозучыны җавапка тарту өчен полицейскийны чакырып китерү дә проблеманы хәл итми. Ул килеп җиткәнче гаеплеләрдән җилләр искән булыр.

Турысын гына әйткәндә, закон әлегә тиешенчә эшләп китә алмый. Тәмәкечеләр соры төтен чыгарып теләсә кайда тарталар. Иң куркынычы - лифттә тарталар. Кайберәүләр шунда сигарет төпчеген ташлап калдыра. Ул моннан янгын чыгасын да, шушы елның 1 июненнән тәмәке тартуга каршы законның көченә кергәнен дә белеп тора югыйсә. Ләкин күрмиләр, барысы да тыныч кына үтеп китәр дип уйлый, күрәсең. Штрафка тартучы булмагач, аның шулай уйламый хәле дә юк.

Хәзер балконга чыгып тартучылар күбәйде. Янәсе, фатирыма үзем хуҗа, тартырга да, төпчеген үзем теләгән җиргә ташларга да ярый, янәсе, бу шәхси эшем. Ә урамны чүпләгән өчен штрафка тартмаячакларын тәмәкече яхшы белә. Законның тиешенчә эшләп китә алмавына кешеләрнең борчылуы урынлы. "Левада үзәге" социологик хезмәте үткәргән сорашып белешүләрдән күренгәнчә, Русия гражданнарының 8 проценты гына законның уңай нәтиҗә бирәчәгенә ышана. Сорауга җавап бирүчеләрнең 54 проценты тәмәке тартучылар ара-тирә законны бозачак, 32 проценты аны бөтенләй үтәмәячәк, дип саный.

Русия - иң күп тартучы илләрнең берсе. Ирләр генә түгел, үсмерләрнең дә, егет һәм кызларның да урамнарда тартып барулары, йорт яннарында күмәкләшеп яки берән-сәрән тартып торулары ешайды. Син аларга җәмәгать урыннарында, йортларның коридорларында тартырга ярамый, дип әйтеп кара, ишетерсең ишетмәгәнеңне. Андыйларны закон нигезендә генә акылга утыртырга мөмкин. Югары әхлак нормаларын санга сукмаган, лифттә тартып төшеп, йортның ишеген ачып чыгуга сигарет төпчеген җиргә ташлаган бәндә баласына ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән генә кертә алмыйсың. Шуңа күрә законга буйсынмаган тартучыларның аркаларыннан сыйпап торсак, без беркайчан да уңышка ирешә алмаячакбыз.

Югыйсә, Русия гражданнарының гомер озынлыгы кыска булуының бер сәбәбе тәмәке тарту дип, табибләрнең кисәтүләренә карамастан, тартучылар саны кимеми. Бу яман чир кешенең сәламәтлегенә зыян салмыйча калмый. Белгечләр болай ди: адәм баласы озак яшисе килсә, кан тамырларының тараюына каршы үзе көрәшергә тиеш. Ә кан тамырларының тараюына китергән өч сәбәпнең берсе - тәмәке тарту.

Закон чыгару белән генә эш бетми бит, җәмәгать. Аның үзендә каралган чараларны тормышка ашыру, мәсәлән, штрафка тарту белән бергә, бер карашка вак-төяк булып күренгән бүтән гамәлләрне дә үтәүнең файдасы тиячәк. Әйтик, ни өчен бездә, аерым алганда, Казаныбызда, ашамлык кибетләрендә сигаретлар сатыла. Инде без хәзер сигаретларны бик кирәкле ризыклар рәтенә куйдыкмыни?! Яки менә бүтән бер проблема. Аргентинада автомашинада барганда машина йөртүчегә тартырга рөхсәт ителми. Законны бозасың икән, ярыйсы ук штраф түлә. Сингапурда сигарет төпчеген җиргә ташлаган кешегә зур күләмдә штраф салына. Кемнең бер төпчек өчен шундый акча бирәсе килсен. Машинада барганда да бер авызын тыя алмаган тартучыларга мондый штраф салу бездә дә ярап куячак. Әгәр дә закон кабул итеп, шулай тынычланып калсак, мин үзем аның файдасы булуына сагаебрак карыйм. Иң яхшысы - үзеңдә ихтыяр көче, тартуны бөтенләй ташлау һәм бер ташлагансың икән, бүтән авызыңа алма. Танылган балалар табибе Леонид Рошаль болай ди: "Инде 20 ел чамасы тәмәке тартмыйм. Әгәр дә көнгә бер сигарет тартам икән, иртәгә ике кап кирәк булачак. Әлбәттә, тартуны, ташларга уйлыйсың икән, ташларга кирәк. Һәм бүтән тартмаска".

Мин табибнең бу сүзләрен күптән түгел авызына сигарет алган үсмерләргә укытыр идем. Алар менә каян алып тарта? Кайбер кибетләрдә, 18 яшенә җитмәгән үсмерләргә сигарет сатылмый, дигән белдерү элеп куелган. Сатылмагач, мәктәп ишегалларында, тәнәфес вакытларында сигарет тартып торучы, урамнарда тартып баручы шул ук үсмерләр сигаретны каян ала икән? Әти-әниләре, әби-бабалары алып бирәдер дип уйламыйм. Кайсы кибетченең үсмер егет яки кызның паспортын караганын күргәнегез бар?

Ни өчен мәктәптә укучы балаларның тартуларына укытучылар битараф соң? Мәктәп территориясендә, гомумән, тартуны тыярга нәрсә комачаулый? Мин сугыштан соңгы чорда укыган үземнең сабакташларымны искә төшерәм. Без 5-7 сыйныфта, аннан соң 8-10 сыйныфта 20-25 тирәсе егет һәм кыз укыдык. Беребез бер тартмады. Тарту турында уйлап та карамадык. Без оятны белә идек. Укытучы алдында, бигрәк тә мәктәп директоры каршында начар булып күренү әдәпсезлек дип саналды. Ә гаиләдә безнең әти-әниләр, әби-бабайлар әдәпкә, тәртипкә өйрәттеләр. Хәзер укытучылар, син егет яки кызый, ник сигарет суырасың, дип сорыйлармы? Юктыр дип беләм.

Хастаханәләргә дәвалану өчен кергән авыру кешенең тәмәкегә хирыслыгын, хастаханә территориясендә тартырга рөхсәт ителүен дә берни белән дә аклап булмый.

Законны үтәмәс яки ярым-йорты гына үтәү өчен сәбәпләр дә чыгып тора. Чөнки кайвакытта депутатлар законнарны ашык-пошык кабул итәләр, аннары өстәмәләр, төзәтмәләр кертергә тотыналар. "Әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән гражданнарның сәламәтлеген саклау турында" закон күптән түгел генә гамәлгә керүенә карамастан, әле бөтен яктан да камил түгел икән. Моңа ышануы кыен түгел. Тартучылар кайда телиләр, шунда тарталар, аларга сүз әйтүче юк. Күрәсең, безнекеләр Болгариядәге хәл килеп чыкмасын дип уйлыйлармы? Анда да тәмәкегә каршы закон кабул ителгән. Законда ресторан һәм кафеларда тарту тыелган. Озак та үтми, законга үзгәрешләр кертеп, янәдән рестораннарда, кафеларда тәмәке тартырга рөхсәт ителә. Ник дисәгез, безнең закондагы кебек штрафка тартуның нәтиҗәле механизмы эшләнмәгән. Бу очракта кем штрафка тартырга тиеш? Ресторан, кафе хуҗасымы? Бәлки, аның үзенә тәмәкечеләргә ресторанда тартырга рөхсәт иткән өчен штраф салыргадыр? Тик законда тәмәке тартучыларны гына штрафка тарту каралган.

Кайбер депутатлар җәмәгать урыннарында тартуны тыймау ягында. Алар шундый төзәтмә кертелсә, моның Русия өчен бик кыйммәткә төшүе ихтимал диләр. Барыбер тартучылар саны кимемәячәк, ә тарту белән бәйле авыруларны дәвалау өчен бюджеттан миллиардларча сум акча сарыф ителәчәк, дип саныйлар.

Әлбәттә, төзәтмә, өстәмәләр кертергә атлыгып торучы депутатлар арасында сигарет җитештереп сатучы эшмәкәрләр мәнфәгатен күздә тотып эш итүчеләр дә бар. Дәүләт Думасында фракцияара төркем башлыгы Д.Носов сүзләренә караганда, бериш депутатлар үткәрә торган чаралар тәмәке җитештерүчеләр тарафыннан финанслана. Русия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге эшендә катнашучы депутатлар шул ук тәмәке җитештерүчеләр мәнфәгате турында кайгырта. Әлбәттә, мондый депутатлар төзәтмәләр кертергә тырыша инде.

Билгеле, административ чаралар үзенекен итәр. Иң элек тартучы сигарет төтененең, тартуның зыянын аңлап, бу яман гадәтеннән туктаса, закон эшли дип әйтергә була. Балаларны моннан саклау өчен ата-ана үзе үрнәк күрсәтсә, кылган гамәлләрнең уңай нәтиҗәсе тиз күренер, үсмерләргә тәмәкенең зыяны турында сөйләргә кирәк. Мәгълүм булганча, сигарет төтенендә дүрт меңнән артык зарарлы химик кушылма бар. Белгечләр фикеренчә, шуның 50гә якыны - канцероген матдәләр. Кан тамырларының тараюы өчен әлләни күп кирәкми.

Инде шушы урында нокта куеп, табибләрне дә искә алып узу кирәктер. Тәмәкенең зыяны турында сөйлибез, ә табибләр үзләре ник тарта? - дигән сорау куярга хакыбыз бар. Андыйлар аз түгел. Менә безгә кемнәр яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш. Шагыйрь әйтмешли, тәмәкене зарарлы ди врач, нигә тарта үзе алай булгач.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: