Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ШАУ-ШУДАН КОТЫЛЫП БУЛАМЫ?

Шау-шу диюгә, колак тондыргыч музыка яки урамнарда кычкыртып узган машиналар, аларның мотор гөрелтесе, тәмле йокы вакытында күршеләрнең күңел ачып утыруы, яисә ремонт эшләре күз алдына килеп баса. Әмма, без уйлаганча, бөтен шау-шулы тавыш та организмга начар йогынты ясамый икән. Мәсәлән, борынгы Русь илендә эпидемияләр вакытында бертуктаусыз кыңгырау какканнар. Моның белән...

Шау-шу диюгә, колак тондыргыч музыка яки урамнарда кычкыртып узган машиналар, аларның мотор гөрелтесе, тәмле йокы вакытында күршеләрнең күңел ачып утыруы, яисә ремонт эшләре күз алдына килеп баса. Әмма, без уйлаганча, бөтен шау-шулы тавыш та организмга начар йогынты ясамый икән. Мәсәлән, борынгы Русь илендә эпидемияләр вакытында бертуктаусыз кыңгырау какканнар. Моның белән илгә бәла-каза килгәнен генә белдереп калмаганнар, аның башка бер ягын да искә алганнар: кыңгырау авазлары организмга уңай йогынты ясаган, аның инфекциягә каршы тора алу сәләтен арттырган.

Мәгълүм булганча, салмак тавышлы музыка тыңлау невроз вакытында, бик арыган, йоклый алмый яткан чакларда, шулай ук кан басымы бер күтәрелеп, бер төшеп торганда ярдәм итә. Шуңа күрә бүген сәламәтлек саклау учреждениеләрендә музыка белән дә дәвалыйлар. Танылган француз актеры Жерар Депардье сабый чагында тотлыгып сөйләшә торган булган. Табиб аңа көн саен Моцартны тыңларга киңәш иткән. Булачак актер шулай эшләгән дә һәм озакламый бу кимчелектән котылган.

Музыка тавышы кешенең организмына уңай тәэсир итсә дә, гомумән, шау-шу адәм баласының тынычлыгын бозып кына калмый, сәламәтлегенә дә нык зыян сала. Хәтта кайвакытта шул колак тондыргыч музыкадан да чукракланып калырга мөмкин.

Соңгы 15 ел эчендә зур шәһәрләрдә тавыш күләме 10-15 тапкыр арткан. Австрия медиклары шәһәрдә яшәүчеләрнең авыл кешеләренә караганда 10-12 елга кимрәк яшәвен тавыш, шау-шу күләменең артуы нәтиҗәсе, дип бәяләгән.

Автомашиналар, төрле аппаратлар, көнкүреш техникасы - менә тавышның төп чыганаклары шулар. Шәһәр халкының 60 проценты транспорт тавышыннан зарлана. Метро - аеруча тавышлы урын. Казан метросында да бу шулай. Без аны үтеп барганда гына әлләни сизмибез. Метро поезды платформага килеп туктаганда 130 децибел тавыш чыгара. Колагыңда һәрдаим шулкадәр тавыш яңгырап торса, чукраклануың да бик ихтимал. Статистика мәгълүматлары Җир шарында шәһәр кешеләренең елдан-ел күбрәк колакка катылана баруын күрсәтә.

Белгечләр 80 децибелга кадәр тавыштан зыян юк, дип саный. Әгәр дә үткән гасырның 60-70 нче елларында тавыш 30 децибелдан артмаса, хәзер ул 100дән артып китә. Бу инде ишетү әгъзаларына зыян китермичә калмый. Ә санитария нормалары буенча ул 60 децибелдан артмаска тиеш.

Безнең Казан урамнары соңгы вакытта бик шау-шулы урынга әйләнде. Бу, беренче чиратта, автомашиналар ташкыны белән аңлатыла. Кешеләр тавышка күнегә. Ләкин тора-бара алар сәламәтлегеннән, аерым алганда, колакларының начар ишетүеннән зарлана башлый. Әмма күпләр моның тавыш аркасында икәнлеген башына да китерми. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Аурукомиссия үлемгә, авыруларга китергән экологик сәбәпләрне өйрәнгән. Исемлектә тавыш, шау-шу икенче урында тора. Аның белән бәйле сәбәпләр аркасында килеп чыккан авырулардан Аурупада ел саен 1,6 миллион кешенең җан тәслим кылуы мәгълүм.

Күп кенә илләрнең галимнәре тавышның адәм баласы сәламәтлегенә йогынтысын махсус өйрәнгән һәм шундый уртак бер фикергә килгән: тавыш бигрәк тә нерв системасын зарарлый. Аның тәэсирен даими тоеп яшәгән кешеләр башкалар белән үзара аралашканда үзләрендә еш кына нерв киеренкелеген сизә. Гади генә мисал. Фатирында ремонт ясаган күршеңнең көне буе эшләгән дреле тавышына кайвакытта өеңнән чыгып качарлык буласың. Ул бит бер генә сәгать тә, бер генә көн дә түгел.

Урамнардагы мотоцикл тавышлары, яшь-җилбәзәкнең кара төнгә кадәр синең тәрәзә төбеңдә гитара чиертеп, җырлап, акырып-бакырып утыруы - барысы да нерв системасын какшата. Экспертлар фикеренчә, мотоцикл тавышының зыяны, һаваның пычрануыннан килгән зыянга караганда, ун тапкыр күбрәк. Кайбер кешеләрнең мондый хәлләрдән сабырлыгы тәмам төкәнә. Мәсәлән, Мәскәүдә бер йорт янында төн буена күңел ачып утырган компаниягә кат-кат әйтеп тә тыңламагач, бер фатир хуҗасы көч кулланырга мәҗбүр булган: чыгып, мылтыктан аткан, пуля бер кызга тигән. Чит илләрдә дә түземлеген җуйган кешеләр тавыш чыгаручыларга карата катгый чаралар күрә. Әйтик, Германиянең Эльмсхорн шәһәреннән 41 яшьлек ир төрек мәдәнияте үзәге бинасында урнашкан ресторанны ут төртеп яндырган. Ул бу гамәлен мәдәният үзәгенең үзе яшәгән йорт белән янәшә булуы, андагы ресторанның тавышы аны чыгырыннан чыгаруы белән аңлаткан. Ир башта полициягә берничә тапкыр хәбәр дә итеп караган, әмма аның үтенеченә колак салмаганнар.

Тавышның организмга зыянын исәпкә алып, Русиядә, шул исәптән Татарстанда да кайбер чаралар күрелә. Мәсәлән, РФ Дәүләт Думасы "Халыкның санитария-эпидемиологик иминлеге турында"гы законга төзәтмәләр кертү мәсьәләсен карады. Бу төзәтмә төнлә гражданнарның тынычлыгын бозган өчен җәза бирүне көчәйтүне күздә тота. Законда тавыштан беренче чиратта сакланырга тиешле учреждениеләрнең исемлеге китерелә. Болар - хастаханәләр, диспансерлар, санаторийлар, ял йортлары, пансионатлар, картлар һәм инвалидлар, балалар өчен интернатлар, кунакханәләр, тулай тораклар, торак йортлар, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре.

Татарстан Дәүләт Советы да "Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында" закон кабул итте. Анда төнлә гражданнарның тынычлыгы һәм тынлык тәэмин ителергә тиешле объектларның, шулай ук тынычлыкны һәм тынлыкны боза торган гамәлләрнең исемлеге бәян ителгән. Ә "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.8 маддәсенә үзгәреш кертү хакында"гы законда төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозган өчен нинди чаралар каралганы әйтелгән. Әмма бездә законнар белән бик исәпләшергә яратмыйлар шул. Берәүләр законнарны белми, икенчеләр белә торып та үтәми. Шулай да кайбер урыннарда инде законны бозган өчен административ җаваплылыкка тарту очраклары булды. Республикада бер ел эчендә 2 меңнән артык кеше төнлә каты тавыш чыгарып, гражданнарның тынычлыгын бозган өчен, штрафка тартылган. Төнге тынлыкны бозган урам хулиганнарына да мәрхәмәт-шәфкать күрсәтергә ярамый. Казан урамнарында төн буена акырып-бакырып йөрүче үсмерләр дә җитәрлек.

Без мондый хәлләр турында үзебез дә еш кына полициягә хәбәр итәргә иренәбез. Йә туктарлар әле, йә полицияне күрүгә качып китәрләр, йә андый компания белән бәйләнеп тормавың хәерле, дип кул селтибез. Без, гомумән, шәһәребездәге шау-шуның сәламәтлеккә нинди зыян салуын күз алдына да китереп җиткермибез бугай. Көндез шәһәр урамнары машиналар тавышыннан, төзелеш мәйданнарындагы техника гөрселдәвеннән, базар тирәсендәге ыгы-зыгыдан шау-гөр килеп тора. Француз психологлары фикеренчә, рестораннардагы көчле музыка тавышы баш миенә тискәре йогынты ясый. Швеция галимнәре машиналар күп йөри торган урамнардагы, трассалардагы тавышның кан басымын күтәрүгә китерүен ачыклаган. Төрек галимнәре шуны исбатлаган: заводтагы 85-90 децибел күләмендәге тавыш каны I группа булган кешеләргә караганда II, III һәм IV группа канлы кешеләргә ешрак һәм төрлечә тәэсир итә икән.

Медицина фәннәре кандидаты А.Пашков наушниклар белән музыка тыңлаудан сак булырга киңәш итә. Даими яңгырап торган тавыш колакларның ишетү сәләтен киметә. Хәзер менә көнкүрешебезгә кесә телефоны килеп керде. Ул һәр мәктәп укучысында бар. Табибләр аннан бертуктаусыз сөйләшүнең колакка төзәлмәслек зыян салу ихтималын искәртә. Өстәвенә, үсмерләр кесә телефоныннан бик еш кына музыка да тыңлый.

Статистикага күз салсак, зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең һәр өчесендә колакка катылану галәмәте сизелә. Моның төп сәбәбе, ди белгечләр, тавыш күләменең кирәгеннән артык булуы. Шулай итеп, колакларыбыз тавыштан, шау-шудан акрынлап саңгыраулана бара.

Кайвакытта кешеләр төзелешләрдәге тавышка йоклый алмаудан зарлана. Төзелештә эш еш кына төн уртасына кадәр, кайберләрендә исә тәүлек әйләнәсе туктамый. Чөнки төзелеш кадәр төзелештә эшне туктатып та булмый. Судка бирүдән дә файда юк. Суд гадәттә, озакка сузыла, ул арада төзелеш эшләре төгәлләнеп тә куя. Хәтта мәхкәмә эшне тирә-күрше йорт хуҗалары файдасына хәл итсә дә, төзелештә эшнең тукталуы икеле.

Даими яңгырап торган тавыш кешенең психикасына да, иммунитетына да, хәтта холык-фигыленә дә тискәре йогынты ясый. Аннан саклану, җае чыккан саен аңа каршы чаралар күрүдән беркайчан да һәм беркемгә дә зыян юк. Законнарның үтәлешен тәэмин итү дә күпмедер дәрәҗәдә аннан сакланырга ярдәм итәр.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: