Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ПЕНСИЯСЕЗ ПЕНСИОНЕР БУЛАМЫ?

Моннан берничә ел элек Мәскәү Кремлендә утыручы бер түрә, пенсионерларга пенсия бирүне туктатырга кирәк, аларны балалары туендырырга тиеш, дип, бөтен Русиягә оран салган иде. Шуннан соң кайбер башка түрәләр дә, башта пенсиягә чыгу яшен арттырырга кирәк, дип сөйли башлады. Моңа карата ил җитәкчеләре үз фикерләрен белдергәч, шау-шу тынды, әмма озакка...

Моннан берничә ел элек Мәскәү Кремлендә утыручы бер түрә, пенсионерларга пенсия бирүне туктатырга кирәк, аларны балалары туендырырга тиеш, дип, бөтен Русиягә оран салган иде. Шуннан соң кайбер башка түрәләр дә, башта пенсиягә чыгу яшен арттырырга кирәк, дип сөйли башлады. Моңа карата ил җитәкчеләре үз фикерләрен белдергәч, шау-шу тынды, әмма озакка түгел. Русия Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Улюкаев, Русиянең пенсия системасы озак яши алмас, иң яхшысы - Пенсия фондын бетереп, пенсионерларга яшәү минимумы күләмендә пособие генә бирергә кирәк, дигән белдерү белән чыкты. Янәмәсе, адәм баласы пенсиягә чыкканчы, калган гомерен ач-ялангач үткәрмәс өчен үзенә җитәрлек акча җыеп калырга тиеш.

Дөресе шул, пенсионерлар, чыннан да, бериш түрәләрнең сөймәс сөягенә әйләнде. Өлкәннәр белән булашып яшәүдән үзләренә кызык табалар, күрәсең. Әлбәттә, А.Улюкаев кебек банкирлар, череп баеган байлар, айлык керемнәре миллион сумнар, мал-мөлкәтләре миллиардлар белән исәпләнгән түрәләр пенсия алмаса да яшәр анысы. Алар үз каланчаларыннан торып фикер йөртә. Кешенеке - кештәктә.

Гомере буе иленә, халкына бил бөккән пенсионерларны рәнҗетергә түрә булдым, дип, чабатасын түргә элгән түрәләрнең ни хакы бар? Өлкән буынның бер өлеше Советлар Союзында да кимсенеп яшәде. Мәсәлән, колхозчы озак вакыт пенсия алмады. Хакимияткә Н.Хрущев килгәч кенә крәстиәнгә айга 12 сум пенсия бирә башладылар. Ул ипи-тозлык кына булса да, колхозчы шуңа да куанып яшәде. Ә гомумән, СССР пенсионерының тамагы тук, өсте бөтен булды. Ай саен алган 120-130 сум акча үзенә генә түгел, балаларына ярдәм итәргә дә, шифаханәләрдә дәваланырга да җитте.

СССР таркалгач, яңа Русиядә пенсионерның хәле тәмам мөшкелләнде. Шуңа күрә хәленнән килгәне эшләргә мәҗбүр булды. Кайбер түрәләрнең моңа да эче пошты. Эшләгән пенсионерларга пенсиясенең яртысын гына бирә башладылар. Бәхеткә, мондый гаделсезлек озакка бармады. Инде менә тагын пенсионерлар кайбер түрәләрнең саруын кайната. Хәзер сүз Пенсия фондын бетерү турында бара. Әлбәттә, бу, бер яктан, бәлки, уңайлыклар да тудырыр. Совет заманында без андый фонд турында белмәдек тә, ишетмәдек тә. Пенсияне дәүләт түләде. Икенчедән, Пенсия фонды һаман акча юклыктан зарланып, пенсияләрне арттыра баруга каршы төшә, янәсе, акча җитми. Юкса, төбәкләрдә үзләренә иң заманча биналар салырга акчасы җитә бит. Казанда да шундый күпкатлы бина төзеп куйдылар. Фондның 137 миллион сум акчасын чәлдергән мошенниклар турында фонд җитәкчеләре ник дәшми? Шулай булгач, Пенсия фондының акчасы юклыгына кем ышансын?!

Билгеле, пенсия түләүне дәүләт үз өстенә алса, бер дә начар булмас. Ләкин А.Улюкаев өлкәннәргә яшәү минимумы күләмендә, ягъни 5 мең сум чамасы акча җиткән, аларны балалары карасын, дип, күзен дә йоммыйча әйтә икән, ул бернәрсәне исеннән чыгарган. Бу заманда күп кенә пенсионерларның балалары, оныклары үзләре дә тормышын очын-очка ялгап алып бара. Күп кенә тармакларда хезмәт хакы аз. Бөтен кешенең дә уллары яки кызлары министр да, бизнесмен да түгел. Аларның күбесенә бүген әнә шул әби, бабайлары булыша. Бездә бала-чагасыз гаиләләр дә аз түгел, алар пенсиясез яки пособиегә генә ничек яшәргә тиеш?

Русиядә хәзер 39 миллионга якын (40 миллионнан артык диючеләр дә бар) пенсионер исәпләнә. Аларның саны тагын да артырга мөмкин. Чөнки 1960-70 елларда туганнар пенсиягә чыга башлагач, шулай булуы бик ихтимал. Әлбәттә, бу бюджетка өстәмә йөк булачак. Әгәр дә 2007 елда пенсия түләүгә, аерым алганда, хезмәт һәм социаль пенсияләргә эчке тулай продуктның 5,1 проценты китсә, 2011 елда ул 8,7 процент тәшкил иткән.

Шуңа күрә кайбер түрәләрнең башына тагын бер кайгы төште. Ничек тә пенсиягә чыгу яшен арттырырга кирәк! Югыйсә, В.Путин бу хакта ачык итеп әйтте: "Безнең пенсиягә чыгу яшен арттыру планнары юк", - диде. Шулай да элеккеге финанс министры А.Кудрин белән икътисад экспертлары төркеме җитәкчесе Е.Гурвич, хатын-кызлар 60-62, ир-атлар 62-63 яшендә пенсиягә чыгарга тиеш дип саный. Алар эшләүче пенсионерларга пенсия түләүне туктатып торырга кирәк, дип тә исәпли. Бертөркем икътисадчылар шуларны яклап, үзләренчә төзәтмәләр кертеп, пенсиягә чыгу яшен ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә 63 яшь итеп калдырырга кирәк, дигән хыял белән яши. Бу мәсьәлә Русия Финанс министрлыгын да битараф калдырмаган. Андагы түрәләрнең әйтүенә караганда, пенсиягә чыгу яшен арттыру берничә ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.

Әмма чиновниклар картларга хезмәт пенсиясенең ни өчен бирелүен онытып җибәрәме, әллә белергә теләмиме? Пенсия - ул озак еллар эшләгән өчен түләү, башкача әйткәндә, хезмәткә яраклылыгын югалткан яки туендыручысы булмаган кешеләргә пособие бирү, дигән сүз. А.Кудрин белән Е.Гурвич исә моның белән килешми һәм пенсия кешенең яшенә карап кына бирелергә тиеш, дип исәпли.

Русиядә кешенең яшенә генә карап пенсия билгеләү турында нинди сүз булырга мөмкин?! Ни өчен дисәгез, бездә ирләрнең бик күбесе 60 яшенә кадәр дә җитә алмыйча дөньядан китеп бара. Бәлки, бәгъзеләрне чит илләрдә пенсиягә чыгу яшенең бездәгедән югары булуы ымсындырадыр? Шулай анысы. Мәсәлән, Япониядә пенсиягә 70 яшьтә чыгалар. Ә анда халык күпме яши дип беләсез? Япониядә уртача гомер озынлыгы - 85 яшь! Башка кайбер илләрдә дә пенсиягә чыгу яше бездәгедән артык. Ләкин анда яшәүчеләрнең гомере дә русиялеләрнекеннән озынрак.

Бездә хатын-кызлар, пенсиягә чыккач, ирләрдән озаграк яши. Әмма пенсиягә чыгу яшен арттыра калсалар, алар да бу мөмкинлектән мәхрүм калачак. Илнең халык хуҗалыгы тармакларында, мәдәният өлкәсендә, социаль сферада пенсионерлар да хезмәт куя, һәм кайбер кешеләр аларның эшли алырлык рәте бар әле, дип уйлый икән, нык ялгыша. Өлкәннәр пенсия акчасына гына көн күреп булмаганга күрә эшли. Шуңа күрә Русиядә пенсиягә чыгу яшен күтәрү турында сүз боткасы ясап, вакыт үткәргәнче, картлык буенча хезмәт пенсияләрен күбрәк арттыру турында кайгырту хәерле.

Русиядә пенсионерларны "ак"ларга һәм "кара"ларга бүлделәр. "Ак"лар дигәнебез - дәүләт хезмәткәре пенсиясен алучылар. "Кара"лар - картлык буенча хезмәт пенсиясенә җан асраучылар. Мондый гаделсезлек өлкән буынны нык кимсетә. Ни өчен дәүләт хезмәткәренең пенсиясенә өстәп түләнә? Әлегә бу сорауга җавап бирүче юк. Бер елны Татарстанда "аеруча хезмәт күрсәткән өчен" дип, аерым кешеләргә пенсияләренә өстәмә акча түләү турында закон чыкты. Кем ул аеруча хезмәт күрсәткән кеше? Моңа да җавап ишетелмәде. Ләкин бу законның гомере кыска булды. Дәүләт Советы депутатлары үз законнарын үзләре үк гамәлдә булуын туктатты. Алай гына да түгел, бер елны 70 яшен тутырган пенсионерларга, 80гә җиткәннәргә бирелгән кебек, өстәп акча түләү турында хәбәр таралды. Чыннан да, "Русия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында"гы федераль законга төзәтмәләр, өстәмәләр кертү турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Әмма депутатлар бу проектны хупламады. Халык кадимнәренең хәтере начар икән: алар бөтен пенсионерларның да 80гә кадәр яши алмавын оныткан булып чыкты.

Әгәр дә Аурупа илләрендәге пенсия системасын күз алдына китерсәк, алардагы пенсия безнең ватандашларның төшенә дә керми. Чит ил пенсионерлары фотоаппаратларын, видеокамераларын асып, Җир шары буйлап сәяхәт итә. Безнекеләр исә, тагын кайчан пенсия килер икән, дип, калган акчаларын санап утыра. Русиядә быел уртача пенсия февральдә һәм апрельдә артканы белән 9817 сумга җитте. Бу - уртачасы. Әле безнең республикада да айга 6000-8000 сум пенсия алучылар җитәрлек. Торак-коммуналь хезмәтләргә, телефонга түләгәч, дарулар алгач, ашарга күпме кала дип уйлыйсыз? Пенсия фондын бетереп, дәүләт карт-корыны пенсия белән тәэмин итүне тулысынча үз кулына алса, бәлки, аларның хәле бераз яхшырыр, дигән өмет бар әле.

Эшләгән кешегә картлык көненә җитәрлек акча җыеп калу да җиңел түгел. Белгәнебезчә, кайбер тармакларда хезмәт хаклары бик кечкенә. Шуңа да түбән хезмәт хакы алучыларның хәленә кереп, хөкүмәт хезмәт хакларын арттырса гына, картлык көненә акча җыеп калу турында сүз алып барырга мөмкиндер. Әгәр дә инде дәүләт үз ватандашларына пенсия түләүдән баш тарта икән, андый дәүләт кемгә кирәк? Ул чакта аның вазифасы акчасын кая куярга белми аптырап йөргән, аны чит ил банкларында саклаган түрәләрне асрауга гына кайтып калуы ихтимал. Яшәү минимумы күләмендә пособие түләүгә генә калса, пенсиясез пенсионер ничек яшәргә тиеш була икән?!

Моннан берничә ел элек пенсия системасына башланган реформа әлләни шатлык китермәде. Яңасы ни белән куандырыр. Әмма пенсия системасына реформа үткәрү пенсиягә чыгу яшен арттыруга гына кайтып калса, өметләр акланмаячак. Инде Русия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, Пенсия фонды пенсия реформасының яңа вариантын әзерләп, Президент өстәленә салган. Анда ирләр белән хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен тигезләү, ягъни 65 яшькә җиткерү күздә тотыла. Бу этаплап үткәреләчәк һәм аны 2047 елга төгәлләү планлаштырыла. Яңа системаның тагын бер җитешсез ягы шунда, аз хезмәт хакы алып эшләгән кешенең пенсиясе дә аз булырга мөмкин. Аның яшәү минимумы күләмендә генә булуы да ихтимал. Пенсионерга пенсиясез генә, ягъни дәүләт биргән пособиегә генә яшәргә туры килер микәнни?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: