Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: ӘХЛАКСЫЗЛЫК КАЯН КИЛӘ?

Әллә нәрсә булды әле безгә, җәмәгать! Бер караганда, тормыш та яхшырган кебек. Эшләгән кешегә эше дә бар. Әлләни булмаса да, пенсияләр дә артып тора. Хезмәт хаклары да ашарга-эчәргә җитеп бара. Әлбәттә, җитешсез якларыбыз да җитәрлек. Инде ришвәтчелек, урлашу, алдашу турында сөйли-сөйли телләр камашып бетте. Анысына да артык исебез китми башлады....

Әллә нәрсә булды әле безгә, җәмәгать! Бер караганда, тормыш та яхшырган кебек. Эшләгән кешегә эше дә бар. Әлләни булмаса да, пенсияләр дә артып тора. Хезмәт хаклары да ашарга-эчәргә җитеп бара. Әлбәттә, җитешсез якларыбыз да җитәрлек. Инде ришвәтчелек, урлашу, алдашу турында сөйли-сөйли телләр камашып бетте. Анысына да артык исебез китми башлады. Русиядә элек тә урлаганнар, ә хәзергеләр, әнә, вак-төяк белән маташмый, миллионнар, миллиардлар белән генә эш итә. Очы-кырые күренми торган реформалар да халыкка әлләни яхшылык китермәде.

Әмма без бүген җәмгыятебезнең бүтән бер фаҗигасе алдында калдык: Русия әхлаксызлар иленә әйләнеп бара. Бу бәладән котылып булырмы? Ул, яман шеш кебек, җәмгыятебезнең бөтен өлкәләрендә тамыр җәя. Әхлак нормаларын кире кайтару, халыкның бер өлешен денгә кертү өчен безгә тагын күпме вакыт кирәк булыр?Үз-үзебезне тотышыбыз да, әдәбебез дә бернинди әхлак кодексына туры килми. Библия дә, Коръән дә адәм баласының канын коярга, үтерергә кушмый, урламаска-таламаска, алдамаска, олыны-олы, кечене кече дип белергә, әти-әниеңне хөрмәт итәргә, мәрхәмәтле булырга өнди. Ә безнең җәмгыятьнең хәлен аңлар өчен, урамга чыгып, тирә-якка күз салу да яки өеңә кереп, телевизорны кабызып кую да, матбугат язмаларына күз төшерү дә җитә. Шулвакыт барысы да ачык күренә. Эшләр шулай барса, илдә киләчәк буыннарга әдәп, әхлак турында сагынып сөйләргә генә калыр.

Советлар Союзы таркалып, яңа Русиядә яши башлагач, без якты киләчәккә ышанып, яңа әхлак сыйфатларына ия булырбыз, демократлар совет власте заманнарын сүгүдән туктап, илдә тәртип урнаштырыр, дип уйлаган идек. Өметләр акланмады, совет заманындагы әхлак нормалары юкка чыкты. Аның каруы, чит илләрдән без элек буржуаз карашлар, дип, элеп алып, селкеп салган әхлаксызлык үрнәкләре килеп керде. Совет чорында тәрбияләнгән өлкән буын, үрнәк алырдай асыл затларыбыз мәңгелеккә китеп бара. Алар һәрвакыт намуслылык, вөҗданлылык, әдәплелек, шәфкатьлелек, кешелеклелек үрнәге булып торды.

Бөек Ватан сугышы, совет халкының батырлыгы, Бөек Җиңү, сугыштан соң илнең җимерелгән сәнәгатен, хәлдән тайган авыл хуҗалыгын торгызу халыкта патриотизм хисе тәрбияләде. Сугыш ветераннары, хезмәт батырлары, галимнәр аерым бер хөрмәткә лаек булды. «Яшьләргә - яшел урам», «Өлкәннәргә һәркайда хөрмәт» дигән шигар-лозунглар, өндәмәләр тәрбия эшендә киң кулланылды. Инде исемнәре онытылып барган Чапаевлар, Матросовлар, Кошевойлар, бөек төзелешләр, бишьеллыклар батырлары халыкның берничә буыны өчен үрнәк булып хезмәт итте.

Илдә мондый «маяклар» сүнеп бара. Алар урынына башкалары - олигархлар, байлар, бандитлар, ялланган үтерүчеләр, мошенниклар, үз бармаклары үзләренә кәкре түрәләр, без яңа Русия төзибез, дип күкрәк суккан сәясәтчеләр пәйда булды. Аларга үз кесәләре белән дәүләтнекен бутаучы губернаторлар, министрлар өстәлде. Русиядә кем күбрәк урлап, акчасын чит ил банкларына сала, кем чит-ят җирләрдә йортлар сатып ала, кемнең бриллиантлары һәм картиналары күбрәк, кем кыйммәтле сәгать йөртә - хәзер шулар мактала.

Әмма башкаларга үрнәк буласы урында ХХI гасыр түрәләре югары әхлак сыйфатлары белән алай бик аерылып тормый. Быел Осетиядә янгын чыгып, бер авыл янып, кара күмергә әйләнде. Халык зар елады. Әлбәттә, бу республиканың хөкүмәте ярдәменнән ташламас. Ләкин бер генә бай да бәла-казага тарыган кешеләргә булышыйк, дип авыз ачмады. Татарстаныбызда да мондый бәхетсезлек очраклары булып тора. Андый чакта кешеләр телевизор экраннарыннан, гәзитләргә язып, ярдәм сорый. Тик халыкның моң-зарына битараф калу - бездә гадәти хәл санала.

Әхлак нормалары турында сөйләгәндә, билгеле, бу проблемага берьяклы гына килергә ярамый. Әхлаксызлык -ул телевизор экраннарыннан шәрә хатын-кызларны күрсәтү яки журналларда шундый сурәтләр бастырып тарату гына түгел, ул кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә дә, үз-үзен тотышында да чагыла. Нарасыен чүплеккә илтеп ташлаган, әти-әнисен рәнҗеткән яки фатирыннан куып чыгарган, ана капиталы алу өчен ялган белешмә биргән кешеләрне, сугыш ветераннары каберенә һәйкәл куелды, дип, куелмаган һәйкәлләр өчен бюджет акчасын үзләштергән мошенникларны кем әхлаклы дип әйтә?! Намусын, вөҗданын югалткан, әдәпсез мондый затларны үгет-нәсихәт биреп, акыл өйрәтеп кенә денгә кертермен димә. Җәзасыз калу яңа җинаятьләргә китерә. Хәзер хәтта адәм баласын яшәү бәхетеннән мәхрүм иткән башкисәрләргә дә үлем җәзасы янамый. Шуңа күрә дә Русия үтерешләр буенча дөньяда беренчеләр рәтендә тора. Пенза өлкәсендә 9 кешенең гомерен өзгән хөрәсәннең яшәргә хокукы бармы? Никадәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китергән һәм гомерлеккә төрмәгә ябылган мондый бандитларның кайчан да булса бер иреккә чыгу мөмкинлеге дә бар бит. Әхлак нормалары сакланмаган илдә бу гаҗәп тә түгел.

Каты бәгырьлелек, кансызлык, рәхимсезлек-барысы да әхлагыбызның бик чамалы икәнлеген күрсәтеп тора. Мәсәлән, педофил дип аталган адәм актыклары инде күпме сабыйның башына җитте. Статистикага күз төшерсәк, илдә ел саен уртача 1500 бала көчләнә һәм үтерелә икән. Бу яктан Русия Җир шарында икенче урында тора. Без Көньяк Африкадан гына калышабыз. Ә менә миллиард ярым кеше яшәгән Кытайда көчләнгән һәм үтерелгән балалар саны бездәгедән 100 тапкыр кимрәк, чөнки монда андый җинаятьләр өчен үлем җәзасы каралган. Тагын да аянычы, кайбер ата-аналарның газиз балаларына кул күтәрү, аларны яшәү бәхетеннән мәхрүм итү очраклары Русиядә арта бара. 2012 елда рәхимсез ата-аналар тарафыннан рәнҗетелгән сабыйлар саны 4,9 меңгә җиткән.

Хатын-кызлар арасында да әхлаксыз затларның ишәюе күзәтелә. Урам буйлап баласын җитәкләп, бармак арасына сигарет кыстырып тартып барган, аннары төпчеген урам уртасына ташлап калдырган ханым, яисә туташ, Түбән Камада притон ачып фахишәләр тоткан хатын-кыз кебек «безнең заман геройлары» каян килә?

Ә совет заманында мондый хәлләр булган очракларда андый мөртәтләргә көн күрсәтмәделәр. Хәзер ирек дигән булып, бөтен тузга язмаган гамәлләрне кылырга ярый. Сугыш ветераннары истәлегенә куелган һәйкәлләр өстендә ярымшәрә килеш биегән үсмерләр, зиратларда каберлек өстендәге һәйкәлләрне җимереп йөргән, көчен кая куярга белмәгән вандаллар, автобусларга көпә-көндез атучы имгәкләр, машина йөрткән исерекбашлар, тормышыбызның ямен җибәрүче башка шундый әхлаксыз бәндәләр саны һич кенә дә кимеми. Аларның кыланышлары бернинди әхлак нормаларына да сыймый.

Хәзер гаиләдә бала тәрбиясе дип сөйләүләр дә сирәгәйде. Авыл баласы гомер-гомергә әби-бабасы, әти-әнисе янында яшәп, алар тәрбиясен алып һәм эшләп үсте. Аның тырай тибеп йөрергә вакыты калмады. Шәһәрдә үскән укучы балалар да, хәзергеләр кебек, тәмәке көйрәтергә чыгу өчен кайчан тәнәфес булыр икән, дип, кыңгырау шылтыраганны көтеп утырмады. Бүгенге балалар мәктәптән кайтуга телевизорны кабызып куя, кампитр алдына утыра, планшет белән уйный, кесә телефоны кулыннан төшми. Ниләр генә карамыйлар, ниләр генә ишетмиләр?! Әти-әниләре көн буе эштә, сүз әйтүче юк. Шулай итеп, гаиләдә һәм мәктәптә әхлак тәрбиясе бөтенләй онытылып бара. Мәктәпләр реформалар белән кирәгеннән артык мавыгып, чит илләр күптән баш тарткан бердәм дәүләт имтиханнары кертеп, балаларның башын әйләндергәнче, тәрбия чараларына күбрәк игътибар бирсә, без, ихтимал, бүген шушы көнгә калмаган булыр идек.

Әхлагыбыз турында сүз бер бүген генә бармый. Элек бу хакта урамда сүгенеп йөргән кешеләр, алпан-тилпән килеп барган исерекбашлар, кыска күлмәк яки юбка киеп, күкрәген күрсәтеп йөргән кыз балаларны күздә тотып әйтелсә, бүген әхлаксызлыкның тамырлары тирәнгәрәк китте. Әйтик, АКШка Русиянең ятим балаларын асрамага биреп җибәрүне дә мин үзем әхлаксызлык, әдәп нормаларын тупас бозу, дип исәплим. Әле күзе дә ачылып җитмәгән сабыйны, туган-үскән иленнән-җиреннән аерып, күз күрмәгән билгесез кешеләргә тапшыру Русияне һич кенә дә бизәми. Без шул балаларны тәрбия кылмаслык хәлдәмени?! Әгәр АКШта «Магнитский законы» кабул ителмәгән булса, без әле һаман да авызыбызны йомып утырыр идек. Ярый әле аңа каршы Дәүләт Думасы үз законын чыгарды. Хәзер без үзебездәге балалар йортларында тәртип урнаштырып кына абруебызны күтәрә алабыз. Ятим балаларны асрамага алган ата-аналарга пособиеләр күләмен арттыру да зыян итмәс. Балалар йортларында тәрбияләнеп чыккан үсмерләр турында да әле кайгырту җитми. Аларны йортлы-җирле итүдә, һөнәр сайлауда, эшкә урнаштыруда булышудан әхлагыбызга зыян килмәс.

Безнең теләсә кайсы илнеке белән тиңләшерлек мәдәниятебез бар. Халыкара аренага чыккан милли әдәбиятебез, сәнгатебез бар. Җир шарына танылган әдипләребез, сәнгатькярләребез, галимнәребез бар. Ә менә эчке культурабыз белән мактанырлык рәтебез юк, җәмәгать!

Дүрт аяклы ат та абына, диләр. Адәм баласы да ялгышлардан һәм хаталардан хали түгел. Әмма ялгышларны төзәтеп була. Инде дә синең әхлаксыз, әдәпсез дигән даның чыккан икән, бу сыйфатларың гомерлек юлдашың булып калырга да мөмкин. Агач җимешеннән, кеше кыланышыннан таныла. Халык әйтсә, хак әйтә ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: