Мәдәни җомга

МИРАС – УЛ КИЛӘЧӘГЕБЕЗ ДӘ

Балачактан шулай гадәткә кергән инде - җәяү йөрергә яратам. Хәер, минем бала чагымда авылда утырып йөрерлек бернинди транспорт чарасы да юк иде, дисәм, хакыйкатьтән әллә ни тайпылу булмастыр. Авылдагы атларның тазаракларын сугышка озаттылар, ә калганнары берәм-берәм ачлыктан үлеп бетте. Җирне дә сыерлар җигеп эшкәртергә туры килде. Ә аларга инде бик...

Балачактан шулай гадәткә кергән инде - җәяү йөрергә яратам. Хәер, минем бала чагымда авылда утырып йөрерлек бернинди транспорт чарасы да юк иде, дисәм, хакыйкатьтән әллә ни тайпылу булмастыр. Авылдагы атларның тазаракларын сугышка озаттылар, ә калганнары берәм-берәм ачлыктан үлеп бетте. Җирне дә сыерлар җигеп эшкәртергә туры килде. Ә аларга инде бик үк утырып йөреп булмый. Җитәкләп йөрмәсәң, ошбу малкай буразнага керергә бик үк атлыгып тормый шул. Беренче машиналар исә безнең авылга сугыш тәмамланып шактый вакыт үткәннән соң, бары тик үткән гасырның 50 нче еллар башында гына кайтты.

Инде шактый олыгая төшкәч тә, мин җәяү йөрергә тырышам. Эшкә җәяү барам, җәяү кайтам. Җәяү йөрүнең сәламәтлек өчен файдалы булуы һәркемгә мәгълүмдер, дип уйлыйм. Тагын шунысы да бар бит әле: урам буйлап атлаганда тормышның мәгънәсенә ныграк төшенәсең. Кешеләрнең үз-үзләрен тотышы, ничек киенүе, урамнарның чисталыгы, ни дәрәҗәдә тәртипкә китерелүе, транспорт хәрәкәте күз алдыннан уза. Бер караганда тормышны читтән генә күзәтүче булсаң да, син барыбер аның эчендә кайныйсың, тирә-юньнең торышы сине уйландырмый калмый инде ул. Үзенчәлекле архитектура белән төзелгән яңа йортларны күрсәм дә, төзекләндерелгән, яңартылган корылмаларга тап булсам да, нәни баладай шатланам. Ул бинаны кабат килеп карамыйча тынычлана алмыйм. Кайчандыр үзем белем алган Казан дәүләт университетының (бүген федераль университет) төп бинасы матурлап ремонтлангач, аның алдында сокланып озак басып тордым. Студент еллары кабат күз алдында яңарды. Ял көнне барлык мәшәкатьләрне читкә куеп булса да, бирегә тагын килеп китмичә тынычлана алмадым.

Кызганыч, Казанда кайчандыр шәһәр күрке булып саналса да, бүген ярым җимерек хәлгә әйләнгән корылмалар да аз түгел шул. Аларның кайберләре акрынлап таркалып, бөтенләй юкка чыга. Шәһәрнең 1000 еллыгын билгеләп үткән чорда яңа корылмалар төзү сылтавы белән күп кенә тарихи биналар сүтелде. Дөрес, шәһәрләрнең һәм район үзәкләренең тарихи йөзен саклау турында күптән сүз бара. Бина юкка чыккач, барыбыз да ризасызлык белдерә, кемнедер гаеплибез, әмма моның белән генә хәл яхшырмый шул.

Һәм менә, ниһаять, 2012 елның 24 гыйнварында Президент Рөстәм Миңнеханов 2012 елны Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итү турында Указга кул куйды. Димәк, боз кузгалды дип санарга мөмкин.

Республика территориясендә яшәүче халыклар вәкилләренең тарихи һәм рухи традицияләрен, мәдәниятләрен, телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, мәдәни мирас корылмаларын торгызу, реставрацияләү һәм популярлаштыруга ярдәм итү максаты куелды. Министрлар Кабинетына бер ай эчендә тарихи-мәдәни мирас елын уздыру буенча, аларны үткәрү вакытын, җаваплы башкаручыларны, финанслау күләмнәрен һәм чыганакларын күрсәтеп, төп чаралар планын эшләргә һәм аны гамәлгә ашыруны контрольдә тотарга кушылды. Муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларына, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан буенча территориаль органнарына, җәмәгать берләшмәләренә, оешмаларга республикада тарихи-мәдәни мирас елын әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашырга тәкъдим ителде.

Мин шуңа игътибар итәм, Президент бер көн дәвамында гына да дистәләрчә урында булырга, һәр нәрсәне үз күзләре белән күрергә өлгерә. Мәсьәләнең мөһимлегенә төгәл инанганнан соң гына ул рәсми документларга имза сала. Әлеге Указ дөнья күрер алдыннан Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр Казанның тарихи урыннары буйлап җәяүләп сәяхәт кылды. Рәсми чыганакларга караганда, тарихи һәм мәдәни корылмаларның сакланышына карата канәгатьсезлек белдерде. Президентны озатып йөргән Казан шәһәр җитәкчеләренә дә нык кызарырга туры килде. Шәһәр мэры Илсур Метшинның «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә: «Арткы ягыбызга «типмәсәләр», шәһәр үзәгендәге тарихи биналар һаман шулай ташландык хәлдә торыр иде әле», дип әйтүе тикмәгә генә түгел шул.

Хәер, вакытында төзәтү чарасын күрмәсәң, андый биналарның хәтта бөтенләй юкка чыгуына шикләнмәскә мөмкин. Бөек Тукаебыз яшәгән Болгар номерларын җимереп ташлагач кына мәдәни мирас корылмаларының торышы өчен җаваплы түрәләр акланырга кереште, янәсе, бинаның нигезе яраксызга әйләнгән. Нигез бер тәүлектә генә черми бит инде ул. Ни өчен соң моның хәстәре алдан ук күрелмәгән? Чыннан да «артка типкәнне» көткәннәр, күрәсең.

Президент әмере үтәлергә тиеш. Бу - бәхәссез. Указ чыгуга Дәүләт Советында, министрлыкларда, район, шәһәр хакимиятләрендә киңәшмәләр үткәрелде. Указны гамәлгә ашыру чаралары билгеләнде. Мәдәният министрлыгының 2011 елда башкарылган эш нәтиҗәләрен барлауга, 2012 елга максатлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында да бу мәсьәләгә зур игътибар бирелде. Министр Айрат Сибагатуллин докладында әйтелгәнчә, бүгенге көндә республикада 1335 мәдәни мирас корылмасы дәүләт тарафыннан саклана икән. Аларның 105е - федераль, 953е - республика, 277се муниципаль әһәмияткә ия.

Мәдәният министрлыгы 200 мәдәни мирас корылмаларының бүгенге көндә нинди хәлдә булуын тикшергән инде. Аларның 30 процентының җимерек хәлдә булуы ачыкланган. Корылмаларны Русия Федерациясе бердәм дәүләт реестрына кертү дә мөһим бурыч булып кала. Кызганыч ки, әлегә республикабыз җирлегендәге һәйкәлләрнең нибары берсе - Казан Кремле музей-тыюлыгы гына ул реестрда теркәлгән.

Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы да мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау эшенә үз өлешен кертергә булды. Урманчыларга Казанның тарихи өлешендәге берничә бинаны торгызу бурычын йөкләделәр. Эш шунда ки, аларның барысы да агач биналар булган. Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев моның өчен чимал да, хезмәт ресурслары да җитәрлек, ә иң мөһиме - теләк бар, дип белдерде. Министрлык Иске Татар бистәсендәге өч йортны фотосурәтләре буенча яңадан салырга җыена. Казанның атаклы сәүдәгәрләре Алафузовларның кайчандыр Гладилов урамында булган йортын торгызырга да министрлык каршы түгел. Казан федераль университетының гомуми экология кафедрасы галимнәре төрле чорларда торак йортлар салганда нинди агачлар кулланылуына ачыклык кертеп, төзүчеләргә ярдәм күрсәтергә җыена.

Мәдәни мирас корылмаларын тәртипкә китерүгә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да үз өлешләрен кертергә булды. Парламентта спикер Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә депутатлар үз бурычларын билгеләде. Иң башта һәр депутат үз сайлау округындагы төзекләндерелергә тиешле корылмалар исемлеген булдырачак. Аннары аларны тәртипкә китерү чаралары билгеләнәчәк. Депутатлар Казандагы Фукс, Кекин йортларын, Бауман урамындагы Матбугат йортын, Болгар кунакханәсен ашыгыч рәвештә тәртипкә китерергә кирәк дигән фикергә килделәр. Тарихи, мәдәни һәйкәлләрне тиешенчә карамаган, ташландык хәлгә китергән өчен 67 җинаять эше кузгатылган.

Казан шәһәре башкарма комитеты якын арада башкалабызның тарихи үзәгендә урнашкан 20 йорт яңа хуҗаларын табар дип исәпли. Алар ремонтлап тәртипкә китерү максатыннан сатылачак. Шәһәр үзәгендә урнашкан булуларына карамастан, әлеге биналарның бәяләре дә чагыштырмача арзан булыр кебек. Әмма Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарихи йортларны арзан бәягә сатып алучыларга бик үк ышанып бетмәвен яшерми. Алар зур гына йортларны арзан бәягә алып, берничә ай дәвамында төзекләндерү эшенә бөтенләй керешмичә, кыйммәтрәк бәягә сатып (бернинди көч куймыйча) акча эшләргә омтылалар дип саный.

Тузган торак программасын гамәлгә ашыру чорында хуҗалары яңа фатирларга күченгәч, ярымҗимерек йортлар бушап калды. Аларның бер өлеше һаман да шул көйгә тора әле. Универсиадага кадәр ул йортларны сүтәргә, территорияләрен тәртипкә китерергә кирәк. Бөтен Җир шарыннан кунаклар кабул иткәндә хуҗаларның йөзе кызарырлык булмаска тиеш бит инде.

Үткән атнада Президент Универсиада үтәчәк спорт корылмаларын әйләнеп чыкты. Ул корылмаларга бару юлында урнашкан кайбер мәдәни-көнкүреш биналарының торышы Илбашның кәефен җибәрде. Президент аларны ашыгыч рәвештә ремонтлау, тәртипкә китерү буенча җаваплы затларны билгеләде. Икенче көнне үк ул корылмаларга төркем-төркем кешеләр килеп, кайсы яктан эшкә тотыну турында уйландылар.

Дәүләт Советының Р.Вәлиев җитәкчелегендәге мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты республика Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты галимнәре белән берлектә берничә ел дәвамында зур тарихи-мәдәни әһәмияткә ия торак пунктларны өйрәнде. Аларның исемлеге төзелде. Ул авыллар олуг шәхесләребезнең тормыш, иҗат юлы белән тыгыз бәйле. Икенчеләрендә исә шул чор өчен гаҗәеп роль уйнаган уку йортлары урнашкан булган. Республикабызда гомер-гомергә халык һөнәрләре белән дан тоткан авыллар да бар - шәл бәйлиләр, читек тегәләр, чүлмәк, чана ясыйлар... Андый авылларның да исемлеге әзерләнде. Әмма, кызганыч ки, тарихи әһәмияткә ия торак пунктлар берәм-берәм юкка чыга. Шунлыктан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты андый авылларны саклау системасын эшләү тәкъдиме белән Президентка мөрәҗәгать итте. Мөгаен, бу мәсьәлә дә якын арада уңай хәл ителер. Күптән түгел генә Президентның тарихи-мәдәни мирас корылмалары буенча киңәшчесен булдыруы тикмәгә генә түгел бит.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: