Мәдәни җомга

Минтимер ШӘЙМИЕВ: ВӘКАЛӘТЛӘРЕБЕЗГӘ ТЫКШЫНУ ЫШАНЫЧНЫ КАКШАТА

Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанда «Яңа федератив Русиянең формалашуы: Татарстан Республикасының конституцион законнар иҗат итү тәҗрибәсе» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Аның С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында уздырылган пленар утырышында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә чыгыш ясады. Моннан 20 ел элек - 6 ноябрь көнне...

Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанда «Яңа федератив Русиянең формалашуы: Татарстан Республикасының конституцион законнар иҗат итү тәҗрибәсе» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Аның С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында уздырылган пленар утырышында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә чыгыш ясады.


Моннан 20 ел элек - 6 ноябрь көнне 14 сәгать 28 минутта республика Югары Советы Татарстанның яңа Конституциясен кабул итте. «Вакыт - иң яхшы хөкемдар». Төп Законның - теләсә кайсы дәүләт Конституциясенең дә тормышчанлыгын чынбарлыкта чагылдырган гыйбарә бу. Катлаулы сәяси вәзгыятькә карамастан, кайвакыт үтеп тә булмаслык тоелган каршылыклар аша, Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларация һәм республика статусы турында 1992 елның 21 мартында узган бөтен халык референдумында тавыш бирү йомгаклары нигезендә эшләнеп, Татарстан Республикасы Конституциясе, Русия Федерациясе Конституциясе кебек үк, кеше хокукларын һәм ирекләрен яклауны гарантияләп, шушы еллар эчендә республикабызның тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итеп килә. Без яңа Русия Федерациясе төзүнең беренче адымнарыннан ук илебезнең иҗтимагый-сәяси һәм законнар чыгару - хокукый кырында аның федератив төзелешен яклап чыктык һәм чыгабыз, чөнки Русия дәүләтен демократияле төстә үстерүнең бердәнбер юлы бу. Русия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм федерациянең башка субъектлары конституцияләре бер-берсеннән килеп чыга.

Русия Федерациясе Конституциясенең 11 нче маддәсендә болай диелгән:

«...1. Русия Федерациясендә дәүләт хакимиятен Русия Федерациясе Президенты, Федераль Җыен (Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы), Русия Федерациясе Хөкүмәте, Русия Федерациясе судлары тормышка ашыра.

2. Русия Федерациясе субъектларында дәүләт хакимиятен аларның үзләре тарафыннан оештырылган дәүләт хакимияте органнары тормышка ашыра.

3. Русия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Русия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр чикләрен билгеләү бу Конституция, Федератив килешү һәм вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында башка килешүләр нигезендә хәл ителә».

Үзәк белән элеккеге автоном республикалар һәм калган субъектлар арасында Конституция нигезендә вәкаләтләр чикләрен билгеләү мөмкинлеге - Русия дәүләте тарихында моңарчы күрелмәгән вакыйга иде. Ул үзгәртеп кору елларыннан соңгы яңа җәмгыятьнең сәяси тормышында зур алга китеш булды.

Тик, ни кызганыч, оппозицион партияләрнең фракцияләре генә түгел, Русия Федерациясе республикаларында яшәүчеләр әлегә дәррәү яклап-хуплап, үзләренә тавыш биреп килгән «Бердәм Русия» партиясе депутатларының бер өлеше дә империячел фикерләү ностальгиясеннән бүгенгәчә аерыла алмый. Конституциядә, Русия Федерациясендә суверенитет һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы булып аның күпмилләтле халкы тора, дип ачык итеп билгеләнүгә карамастан, хакимият институтларының «Русия - руслар өчен» кебек өндәмәләрне рәсми төстә гаепләүләрен ишеткәнебез яки Конституциянең 14 нче маддәсен тиешле дәрәҗәдә төгәл үтәгәнебез юк (анда, дини берләшмәләр дәүләттән аерылган һәм закон алдында тигез, дип бик ачык язылган). Яисә законнар чыгару шартларын булдыру проблемасын алыйк. Русия Федерациясе Конституциясенең 68 нче маддәсендә, Русия Федерациясе барлык халыкларына туган телен саклау, аны өйрәнү һәм үстерүгә шартлар булдыру хокукын гарантияли, диелгән. Глобальләштерү шартларында милли республикаларда туган телне саклауга үтә зур тырышлыклар куелса да, Конституциядә игълан ителгән нормаларга каршы килеп, аерым федераль структуралар халыкларның туган телләрен өйрәнүгә хокукларын өлешчә кысуга юл куйган мәгариф стандартларын кабул итә. Дәүләтебездә милли мәсьәләләр проблемалары күзгә күренеп тора һәм алар тиешле хакимият институтын булдыру аша төптән уйланылган чишелеш-карарлар таләп итә. Әле ярый, ил Президенты Владимир Владимирович Путин бу хакта тагын бер кат искә төшерде. Әмма күренеп торган проблемаларга күз йомарга ярамый. Аларны хәл итү дәүләтнең алга таба ныгуына китерәчәк ләбаса.

Ни өчен бүген, Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә, барлык хакимият структуралары, барлык дәрәҗәләрдәге иҗтимагый оешмалар тарафыннан, иң элек, Русия Конституциясен төгәл үтәү зарурилыгы турында сөйләргә туры килә? Минемчә, җавап бер генә - чынбарлыктагы демократик федерация булдыру өчен кирәк бу.
Безнең моңа инануыбыз шактый катлаулы булган соңгы 20 елдагы социаль-сәяси тормыш тәҗрибәсе белән раслана. Бу еллар РФ һәм ТР Конституцияләренең, кайбер җитешсезлекләренә, кайбер нигезләмәләренең бер-берсенә туры килмәүләренә карамастан, бүген безнең өчен тотрыклылык гаранты булып торуын күрсәтә.

Конституция нигезендә вәкаләтләр чикләрен ике як өчен дә кулай итеп билгеләү мөмкинлеге гамәлдәге Конституцияләрне үтәү-тануның төп нигезе булып тора. Башка юл юк. Безгә алга таба да, зирәклегебезне җуймыйча, бауны үзебезгә артыгын тартмыйча, вәкаләтләр чикләрен билгеләү механизмын камилләштерү юлларын эзлисе иде. Шуны ассызыклап үтәсем килә: федерация субъектларыныкы гына булган вәкаләтләргә теге яки бу тыкшынулар депутатларга һәм Федераль Җыен вәкилләренә - ахыр килеп, югарыгы законнар чыгару хакимиятенә ышанычыбызны какшата. Федерация субъектларының гына карамагында яки уртак карамактагы вәкаләтләрне үзәк файдасына «аударып» кабул ителгән федераль законнар байтак.

Бу җәһәттән иң элек, Русия Федерациясе субъекты башлыгы вазыйфасы атамасы буенча 2010 елның декабрендә кабул ителгән «Русия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең законнар чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» федераль законга үзгәреш кертүне мисал итеп китерергә була. Төрле чакырылышларның күп кенә депутатлары инде 2001 һәм 2005 елларда ук Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Ищенко һәм Харченко тәкъдиме белән мондый үзгәреш кертүне кабул итү омтылышы булганын белә. Шул ук вакытта шунысы да мәгълүм: алар тарафыннан кертелгән закон проекты Русия Федерациясе Хөкүмәте ягыннан рәсми төстә инкяр ителде. Рәсми инкярда, бу тәкъдим Русия Федерациясе субъектларының үз дәүләт хакимияте органнары атамаларын мөстәкыйль билгеләүгә хокукын чикли һәм Русия Федерациясе Конституциясенең 11 нче маддәсенә каршы килә, дип күрсәтелгән иде.

Нәтиҗәдә Русия Федерациясе Дәүләт Думасының 2005 елның 9 декабре карары нигезендә әлеге закон проекты кире кагылды. Бу җәһәттән законнарны төгәл үтәргә тырышучы гражданнарыбыз (ә хәзер алар - кемгә караганда да актив): «Шуннан бирле нәрсә үзгәрде, дәүләтнең Төп Законын үтәүгә салкынрак карый башладыкмы әллә?» - дип аптырый.

Мәгълүм булганча, Русия Федерациясе Конституциясеннән бер елга алданрак кабул ителгән Татарстан Конституциясе, һичшиксез, аның кануннарына тулысынча туры килеп бетә алмый иде. Үзгәртеп кору елларыннан соңгы чордан күренгәнчә, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга, хокукларын һәм ирекләрен саклауга юнәлдерелгән тырышлыклар фәкать Русиянең, республикаларның конституцияләрен һәм федерациясе субъектлары уставларын үтәү нигезендә генә нәтиҗәле булырга мөмкин. Өстәвенә, инде алдан әйтеп үткәнемчә, үзара килешү өчен вәкаләтләр чикләрен билгеләүнең үтемле, әйбәт механизмнары бар. Яңа гына оешкан яисә бүген гамәлдә булган, тик перспективалары әллә ни күренмәгән партияләр һәм хәрәкәтләрнең «Нигезенә кадәр җимерик тә, аннан соң...» кебек теге яки бу өндәмәләрен без инде күптән ишеткән. Алар безгә кыйммәткә төште... Мондый өндәмә-белдерүләр Конституциягә каршы килә, һәм алар аек акыллы кешеләр өчен һич кулай була алмый.

Конституциябезне кабул итү көне алдыннан, Конституция Комиссиясе Рәисе буларак, сәяси карашларына бәйсез рәвештә, яңа Татарстанның киләчәген кайгыртып, шәхси амбицияләрен читкә куеп, Төп Законыбызны бертавыштан кабул иткәннәре өчен, шәхсән үз исемемнән һәм Татарстанда яшәүче барча халык исеменнән республика Югары Советы комиссияләренә, депутатлары һәм җитәкчелегенә, Министрлар Кабинеты, Президент Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, галимнәр, иҗтимагый эшлеклеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бик зур рәхмәт сезгә!

Шул еллардагы катлаулы эш татар милләтенә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртте, лаеклы киләчәккә юнәлешле милли үзаңның үсүенә китерде. Социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни өлкәләрдә күпмилләтле республикабызның күзгә бәрелеп торган уңышлары «Без булдырабыз!» дигән сүзләрне тагы да ышанычлырак әйтү мөмкинлеге бирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: