Мәдәни җомга

Миләүшә Галиуллина: Ханбикәне гүя кабат югалттык…

Күптән түгел моңсу һәм җан өшеткеч ике вакыйганың шаһиты булырга туры килде.

Аларның берсе – Камал мәктәбенең “Үлеп яратты” телевидение спектакле, икенчесе – Җәлил театрының күптән көтелгән “Сөембикә” операсы. Телеспектакльнең героинясы Мөхлисә Бубый һәм Сөембикә - икесе  дә татар милләтенең горурлыгы, мактанычы, үрнәк-өлгесе булса да, драма спектаклен һәм операны чагыштыру урынсыз булыр иде. Әмма драманың да, операның да билгеле бер максат-омтылышы була. Ни кызганыч, “Үлеп яратты” һәм “Сөембикә” сәхнә әсәрләренең кыйбласы-юнәлеше бер-берсенә капма-каршы, киләчәге дә үзгә булып чыкты.

Егерме ел гомерен татар кызларын яңача укытуга багышлаган, Ислам тарихында бүгенгәчә бердәнбер казыя буларак билгеле, 1937 елда халык дошманы дип атып үтерелгән Мөхлисә Бубый турындагы спектакль Камал театрында Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча 2011 елда режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан куела.   Ике тәүлек аяк өсли, өч тәүлек карцерда тотып, төрлечә җәберләсәләр дә, гаеп кәгазенә кул куймаган һәм бер фикердәшен, аркадашын да сатмаган көчле рухлы Мөхлисә ханым ролен күренекле артистка Дания Нурлы башкара. Актрисаның бу роле заманында тиешенчә бәяләнми калуына күңел әрни. Берничә сүз белән әйткәндә, Дания ханым уйнарга ризалашмаса, спектакль булмас иде, чөнки Илгиз Зәйни баштан ук бу рольдә фәкать аны күз алдына китергән. 1990 елларда Бубыйлар темасын сәхнәдә күтәргән булсалар, Дания Нурлы тиешенчә бәяне дә, премияләрне дә мулдан алган булыр иде дә, заман үзгәрде. Өстәвенә, премияләр башында торучы ир-атларыбыз татар хатын-кыз героинялар алдында егылып китми. Кызганыч ки, татар ирләрендә  хатын-кыз затына карата томана, надан муллалар заманыннан калган кимсетүле караш яшәп килә. 

Спектакльдә героиня ахыргача горур шәхес булып кала. Үз идеяләренә  ышанган көчле рухлы Мөхлисә Бубыйның ныклыгын күреп, тикшерүчеләрнең берсе Корбанов, иманына килеп, үз-үзен атып үтерә. 

Милләт анасы Мөхлисә Бубыйны зурлый торган нинди көчле спектакль булган  бу! Кызганыч, биш еллап уйналганнан соң, “Үлеп яратты” тамашасы сәхнәдән югала. Татар тамашачысының үз тарихын белергә теләмәве, спектакльгә йөрмәве зыялы Бубыйлар нәселеннән булган Мөхлисә ханымның сәхнә гомерен өзә. Сагынып карарга видео кадрлары гына кала...

Резидә Ахиярованың “Сөембикә” операсының максаты исә бөтенләй башка. Республикабыз­да бәйрәм-тантаналар оештырылса, артистларның бер җыр­ны русча, икенчесен татарча җырлавына күптән күнегелгән. Операның да яртылаш татарча, яртылаш русча башкарылуы, бер пәрдәдә Казан ханлыгы, икенчесендә Мәскәү кирмәне, өченчесендә Касыйм дәүләте күрсәтелүе шулай ук толерантлык билгесе булса кирәк. 

1990 елларда чит илләр буйлап акча куып йөри башлаганнан бирле, Татар опера театры милли спектакльләр белән бик сирәк куандыра. Хәтта риваятьләргә кергән Сөембикә турында да моңарчы опера куелганы юк иде. Хәер, спектакль программасында 1999 елда композитор Бату Мөлековның “Сөембикә” операсының концерт рәвешендә башкарылуы искәртелгән. Әмма Бату аганың иҗат җимешенә сәхнә бизәлеш­ләренә төренергә насыйп булмый. Программада язылганча, сәбәп Назыйм Ханзафаров либреттосының камил булмавында, ягъни, көчле мәхәббәт хисләре булмауда. Ханбикәнең халкына, иленә булган мәхәббәте җенси мәхәббәткә җитми дип уйлаганнар бугай. Шуңа күрә яңа либретто авторы Ренат Харис мәхәббәт уйлап тапкан. Сафагәрәй хан үлгәннән соң, казанлыларның тәхет тирәсендә көчәйгән кырымлыларга теш кайравы, аларга үч итеп, Сөембикә һәм Кырым бәге Кошчак оглан  арасында гыйшык-мыйшык йөри, дип гайбәт таратуы  тарихи чыганакларда, шул исәптән Һади Атласинең “Сөембикә” әсәрендә дә теркәлгән. Әнә шул пычрак гайбәт либретто авторына җитә калган.  Операда Сөембикә һәм Кошчак огланның мәхәббәте бик мул буяулар белән тасвирланган. Тарихи чыганакларда кырымлыларның, Казан халкының җәбер-золымына түзә алмыйча, ханлыктан чыгып качарга мәҗбүр булуы, мәскәүләрнең аларны эзәрлекләп кулга төшерүләре һәм чукынудан баш тарткан Кош­чакның башын чабып өзүләре турында да юллар бар. Әмма либретто авторы Кош­чак огланны “кызганып” гомерен озынайта төшкән. Операда аны Мәскәүгә алып киләләр һәм әсир төшкән Сөембикәнең күз алдында канга батканчы кыйнап дарга асалар. 

Ханбикәнең әсир төшүен бөтен Мәскәү белән бәйрәм итәләр. Явыз Иванның сараенда мәҗлес корылган. Скоморохлар патша күңелен ачып шамакайлана. Шулар арасында хатын-кыз киеме киеп алган бер шамакай аеруча күзгә ташлана. Сыер имчәге кебек зур итеп чүпрәктән тегелгән  күк­рәкләре биленә кадәр асылынып төшкән. Ул йөгәнсез җилбәзәктәй әле бер, әле икенче шамакай белән уйный-шаяра, мәҗлес өстәленә сикереп менеп, ботларын аера-­аера бии. Кыланышы ят булса да, өстендәге күлмәге, башындагы очлы калфагы ханбикәбезнекенә охшатып тегелгән. Бу курчак Сөембикәнең, кулдан-кулга китеп,  ир-атларның вәхшәт уенчыгына әйләнәсенә, аның белән бергә Казан ханлыгының һәм татар халкының да Иван, Петр, Екатерина... Владимирлар кулында уенчык буласына ишарә. Һәм, чыннан да, операның соңгы өлешендә Сөембикәне көчләп Шаһгали хаинга кияүгә бирәләр. Ахырда авторлар ханбикәнең күкләргә күтәрелүен күрсәтергә теләгән, әмма аны сәхнәдә төрлечә мәсхәрәләп, үзләре үк биеклеккә ашарлыгын калдырмаган. 

Опера гаҗәеп оста сәхнәләштерелгән. Берничә күренештә ханбикәне кызганудан күз яшьләре дә атылып чыга хәтта. Җан ачысы белән куелган күренешләрдә, тетрәнеп, диварлар да елый сыман. Әле ярый музыкада милли аһәң аз. Юкса күңел тулып, хисләр ташкынын тоеп торып булмас иде. Иҗатчылар аңын җуйганчы кыйналган Кошчакны өч тапкыр чукындырып дарга асу, курчак биетү, Шаһгалинең Сөембикәне көчләве сурәтләнгән пәрдәләргә  талантларын аеруча кызганмаган. Режиссер Александров һәм рәссам Герасименко бу пәрдәләр белән татар тамашачысын нинди газапка салганын белсә иде! Сүз уңаеннан, музыка сәнгатеннән миллилекне себереп түгүгә йөз тоткан “Үзгәреш җиле”н дә шулар ук сәхнәгә куя. 

“Сөембикә” операсы кем өчен, нинди максатта куелган, дигән сорау туа. Хәер, сәхнә түрендә җилфердәгән Кошчак мәете, мәсхәрәләнгән ханбикә үзләре җавап түгелмени? Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов та спектакль күрсәтелер алдыннан зәңгәр экраннардан әйләндерелгән реклама роликларында яңа операның Россия дәүләтчелегенең аякка басуы турында булачагын  анык әйткән иде. Россия кабат дөньяда хакимлеген ныгытырга теләгән хәзерге заманда “Сөембикә” операсы көн кадагына сугачак, дигән фикер матбугат очрашуында да яңгырады. Мәскәү кирмәнендәге пәри туе вакытында Иванның, адәм баласы белән курку хисе идарә итә, кемне теләсәң шуны куркытып була,  дигән сүзләре спектакльнең шигаре булып ишетелә. Ә иң аянычы, сәхнәдә Россия дәүләтчелеге татарның үз куллары белән ныгытыла. 

Татар артистларыбыз Гатина, Низамова, Каһиров, Вәлиев, Исламовлар зур гонорарларга кызыкмаган,  озак вакыт куелмый торганнан соң милли операның сәхнәгә менү шатлыгыннан исергән яисә Александров һәм Герасименконың олы талантыннан әсәрләнгән генә дип ышанасы килә. Хәер, милләтнең каймагы, иң асыл затлары шулай җиңел генә исереп башларын югалта торган булгач, гади халыктан ни көтәргә кала?!  

“Үлеп яратты” һәм “Сөембикә” спектакльләре, кайсы яктан карасаң да, нык аерыла. Беренчесен карарга сигез-тугыз дистә зыялы яшь кыз һәм егет, Мөхлисә Бубыйны маяк итеп күргән мөслимәләр килгән. Җәлил театрының 1000 кешелек залы спектакль күрсәтелгән ике көндә дә халык белән шыгрым тулы булды. Араларында әллә нинди эре-эре холдинг, корпорация җитәкчеләре - калын кесәле байгуралар бар иде. 

Опера театрында бәйрәм утлары күзләрне камаштыра, шампан шәрабе елга булып ага. Ә Камал театрының сезоны ачылмаган иде әле, буфет эшләми, эштән соң атылып килгән кешегә каһвә белән тамак чылатырга да мөмкинлек булмады.

“Сөембикә” операсы Пре­зидентыбыз,  респуб­ли­­кабыз­ның Мәдәният  министрлыгы ярдәме белән Татарстанның якынлашып килүче 100 еллыгына багыш­лап куелган. Киләсе елга Мөхлисә Бубыйның да 150 еллыгы була, әмма спектакльне сәхнәгә кайтарырга җыенган кеше  юк.

Милли операларга сусаган тамашачы октябрь, ноябрь, декабрь афишаларыннан “Сөембикә” исемен эзли. Билет өчен 1500-2000 сум акчасын да чыгарып салыр­га риза. Заманында Камал театрында исә Мөхлисә Бубый тарихын күпкә арзанрак “сатсалар” да, залны тутыра алмадылар, керү бәясе 100 генә сум булса да “Камал мәктәбе”нең Кече залы да тулмаган иде. 

“Сөембикә” операсындагы сәхнә  бизәлешләре,  кос­тюмнарның  байлыгы  шаккатыра. Аның янында атаклы Ла Ска­ла, Метрополитен-опера, әлбәттә инде, Россиянең Зур һәм Мария театрларындагы опералар да тоныкланып калачак кебек.

Мөхлисә Бубый тарихы исә күптән инде спектакль булудан туктаган. Ул элек «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле кебек атналар буе камерага төшерелеп, икешәр атна монтажланмаган һәм бүген  санаулы сәгатьләр эчендә  тиз генә төшерелеп, әллә ни тырышлык куймыйча бер-берсенә чәпәп тоташтырылган гади генә кадрлардан гыйбарәт.

“Мировая опера” дип алдан ук тикмәгә генә шауламадылар, “Сөембикә”не бүген-иртәгә зур гастрольгә алып чыкмагайлары. Ә Камал театры, дөресен генә әйткәндә, милләт анасы турындагы спектакльне саклау өчен әллә ни көч куймады. Юкса, бөтен дөньядан Казаныбызга җыелган милләттәшләргә, кунак төшкән төрки кардәшләргә, яшь буынга бер туктамый, хәтта бушлай күрсәтелергә тиешле, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур калаларга, чит илләргә гастрольләргә алып чыгарлык спектакль иде бит ул!
 
Әмма төрле-төрле бу ике вакыйгадан бер мәгънә аңлашыла – Мөхлисә Бубыйларның янып кара күмергә калган якты хыяллары өстендә рус дәүләте тамырларын ныгыта...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: