Мәдәни җомга

Милли йөзсез фестиваль 

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале атна буе гөрләсә дә, милли кино өчен сөенеч-шатлык уятмады. Фес­тивальдән соң  – “Вам татарам... что война, что Сабантуй”, дигән сүгенүле сүзләр генә хәтергә уелып калган. Халыкара кино бәйрәмендә күрсәтелгән татар кинофильмының берсендә яңгыраган сүзләр бу. Һәм алар бу фес­тивальнең эчтәлеген генә түгел, бүгенге милли вәзгыятьне дә бик төгәл чагылдыра кебек. 

Аның каравы, кунакларның фильмнары сөендерде. Кыргызлар ЮНЕСКО матди булмаган мәдәни мирас җәүһәрләре исемлегенә һәм иң күләмле халык дастаны буларак Гиннесс рекордлар китабында теркәлгән “Манас”, төгәлрәк әйткәндә, аны гомере буе башкарган Саякбай Каралаев турында “Саякбай. 20нче гасыр Гомеры” дип исемләнгән матур фильм төшергән. Үзбәк режиссеры Шөһрәт Мәхмүтов “Дөньяның 100 бөек ачышы” Америка сериалын карагач, анда бер генә дә шәрык акыл иясенең булмавына ачынган һәм “Әбүгалисина” исемле гаять эчтәлекле кино әзерләгән. Польша  режиссеры Марек Пробош үз теләге белән Освенцимга эләгеп, анда яшертен сугыш алып барганы өчен 1948 елда үз милләттәшләре тарафыннан шпионажда гаепләнеп үтерелгән Витольд Пилецкийның исемен аклау, кайтару өчен “Смерть ротмистра Пилецкого” фильмын төшерергә булган. Ул да мөселман киносы фестивале кунаклары һәм тамашачыларының хәтерендә тирән уелып калгандыр.  Яшь режиссер Анна Моисеенко Таҗикстаннан Габдемәмәт Бекмамедовка гашыйк булган, һәм фестивальдә ихлас хисләрен “Габдулла җыр­лары” фильмы аша белдерде. Бу таҗик егете үз заманында күренекле артист була, бөтен Советлар Союзы буенча гастрольдә йөри. Әмма 1990 елларда ил таркалгач кыен хәлдә калу сәбәпле, Мәскәүдә кара эшләрдә йөрергә мәҗбүр. Сәнгать өчен яратылган бу егет Мәскәүдә кайда, нинди шартларда яшәсә дә, нинди генә авыр хезмәттә көнен үткәрсә дә, һаман җырлый, туган ягы Памирда таралган борынгы халык көйләрен башкара. Акыннар нәрсә күрсә, шул хакта җыр­лый. Бекмамедов та Мәскәүдә кар-яңгырга карамыйча, урамда плитка түшәве, рес­торанда азык-төлек әзерләве,  калын кесәлеләр өчен мичкә-мичкә сыра ташуы, Памирдагы гаиләсен ун ел кайтып күрә алмавы, сагынуы турында җырлый. Егетнең җырына кушылып музыка уен коралларында уйнарга үзе кебек тагын ике музыкант табыла. Һәм алар бергәләп репетиция өчен урын эзләп йөргәндә, таныш-белешләрнең киңәшен тотып, документаль пьесалар нигезендә спектакльләр иҗат итә торган “Театр. DOC”  дигән урынга барып чыга. Режиссер Всеволод Лисовский таҗик егетенең иҗаты белән кызыксынып, төркемне үз канаты астына сыйдыра. Нәтиҗәдә, “Акын-­опера” дип исемләнгән спектакль барлыкка килә. Авыр шартларда да халык иҗатын торгызу, үстерү өчен “Акын-опера” авторы Бекмамедов “Алтын битлек” театр премиясенә ия була.  

Менә бу  кыргыз, үзбәк, поляк, таҗик халыкларының күңелендә горурлык хисе уята торган милли фильмнар ичмаса! Быел фестивальдә Татарстаныбыздан 16 милли фильм катнаша дип, оештыручылар алдан ук шәрран ярган иде. Ул 16 кино  арасында татар күңелен җилкендерердәй әсәр булдымы соң?

Чистай шәһәре турында документаль фильм, мәсәлән, татар кешесендә  горурлык хисе уяттымы? Аны Бөек Ватан сугышы елларында Чистайга эвакуацияләнгән шагыйрь Евгений Долматовскийның кызы Галина Долматовская төшергән. Чистай – безнең Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фәрит Яруллин, Гадел Кутуйлар яу кырында кан койганда,  Борис Пас­тернак, Арсений Тарковский, Александр Фадеев, Марина Цветаеваларны, татар сабыйлары ачлыктан күбенгәндә биредәге әдәби фонд интернатына 500 язу­чы баласын сыйдырган шәһәр. Мәскәү, Ленинградлардан эвакуацияләнгән 200 язучы, мәдәният хезмәткәренең “Мәдәни Афина”сы. Галина Долматовская биредәге Татар бистәсе, 1817 елда ук төзелгән борынгы татар мәчете, Яуширмә авылында туып, гомере буе татар халкын дәүләтле итү өчен көрәшкән Гаяз Исхакыйның язмышын шәрехләп тормаган, әлбәттә. Аның каравы, биредә дөньяга килсә дә, тамырлардан аерылып, галәм кешесенә әверелгән композитор София Гобәйдуллина шәхесен читләтеп үтмәгән. Нәтиҗәдә татарга бер катнашы булмаган фильм килеп чыккан һәм ул фестивальдә иң шәп милли фильм сыйфатында бүләкләнде...

Бәйгедә катнашкан бердәнбер Татарстан фильмы “Мулла” шулай ук каршылыклы фикерләр тудыра. Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаровның фестивальдә иң яхшы нәфис фильм төшергән режиссерлар буларак бүләкләнүе никадәр сөенечле булмасын, “Мулла” да чып-чын милли кино түгеллеген танырга кирәк. Хәер, аның күптән түгел төшерелгән “Байгал”дан өстенлекле яклары бар-барын. Артистларның татарча камил сөйләме, рольләрне башкару осталыкларын билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Һәрхәлдә “Байгал”дагы кебек  продюсерны төп рольләрнең берсендә төшермәгәннәр. Әмма күренекле драматургыбыз Туфан Миңнуллинның әсәренә нигезләнгән булса да, эчкечелеккә, әхлак бозылуга игътибар юнәлткән әлеге кинофильмны, әйтик, казахлар, якутлар, кыргызлар, яки башка халыклар төшерә алмас идемени? 

Нурания Җамалинең “Үксезләр” тулы метражлы нәфис фильмы “Мулла”га охшаган дип әйтү Туфан Миңнуллин әсәрен экранга чыгарган иҗат төркеменең хезмәтен түбәнсетү булыр иде. Чыннан да, Равилә Шәйдуллинаның чиле-пешле әсәренә нигезләнгән “Үксезләр”не “Мулла” белән бер рәткә куяр­га ярамый. Сәгать ярым дәвам итсә дә, анда вакыйгалар агышы бик сүлпән, эчтәлек сай. Фильм­ның төп максаты үксез баланы кызгандырып, тамашачыны елату булган дигән тәэсир кала. Ә иң мөһиме, бу һәм башка бик күп кимчелекләргә күз йомган очракта да, “Үксезләр”дә һәммәбезгә яхшы таныш Ринат Таҗетдин, Әлфинур Хисами, Камал театры яшьләреннән Гүзәл Шакирова, Илнур Закиров һ.б. катнашмаса, аның татар фильмы булуын нәрсәгә нигезләнеп билгеләр идек? Фестивальдә “Үксезләр”нең “Тамашачы мәхәббәте” бүләген алуы аның кыйммәтен вә югары сәнгати дәрәҗәсен һәм бигрәк тә миллилеген билгеләми әле. Татар тамашачысы, әйтик, һинд киноларын караганда үкси-үкси еламыймыни?

Кыска гына булса да язучы Галимҗан Гыйльманов әсәренә нигезләнеп, Нәсүр Юрышбаев һәм Әмир Галиәскаров төшергән “Нигез йорт” кыска метражлы нәфис фильмы ялгыз картлык темасын күтәреп кенә калмый, яхшы тәмамлануы белән киләчәккә өмет тә уята. Нәсүр Юрышбаев бик хаклы, балалары ташлаган картларның күзләре Татарстанда да, Германиядә дә, бүтән илдә дә бер үк төрле сагышлы. Шуңа күрә фильмдагы Сания әби урынында Катерина түти дә, алман карчыгы Эльза да, башкасы да булырга мөмкин иде. Нәсүр Юрышбаев “Нигез йорт”ны Германиядә күрсәткәннән соң  алман тамашачысының  күзләре яшьләнгәч, фильмны тиз арада алман теленә тәрҗемә иткәннәр һәм хәзер кинотеатрларда халык белән тулы залларда күрсәтәләр икән. Юрышбаевның хисле режиссер булуы бәхәссез булса да, ни кызганыч, аның “Нигез йорт”ы да милли кино төшенчәсен ачып бетерми. 

Фестивальдә татар киносы өчен шатлык кичергән мизгелләр дә булды. Тик бу хис күңелдә нибары 13 минут кына биләде. Сүз Елена Ермолинаның “Гөлнәзек” мультфильмы турында. 13 минутлык кына булса да, Елена аны бер ел буе төшергән. Бер минуты 250 мең сум торган анимация бүген иң кыйммәт кино төрләреннән санала. Бу вәзгыятьтә татар мультфильмнарының бөтенләй киләчәге юк кебек. Әмма Елена Ермолинага күптәнге хыялын тормышка ашырырга Россия Мәдәният министрлыгының 2 миллион сумлык гранты ярдәм иткән. Чыннан да, Елена “Гөлнәзек” мультфильмына гомере буе килгән. Ул Казанда татар мәдәниятенә гашыйк булып үсә. Аннары Сәнгать училищесында күренекле күн мозаика остасы Наилә Кумысниковадан осталык­ка өйрәнә. Мәскәүдә Суриков институтында укып кайтканнан соң, ун еллар буе Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен милли костюмнар иҗат итә. “Гөлнәзек” мультфильмының техникасы тикмәгә генә күңелгә бик якын булып тоелмаган икән. Елена аны күн мозаикасыннан рухланып иҗат итә. Татар халык сәнгате кебек садә, эчкерсез рухлы рәсемнәрдән торган “Гөлнәзек”  бик лаеклы рәвештә иң шәп милли мультфильм төрендә бүләкләнде.

Коръән китабының иңдерелгән вакытыннан алып Казанда кәгазьдә басылганга кадәр тарихы турындагы Әмир Гатауллинның документаль фильмы сыйфатлы эшләнеше, сыйдырышлы булуы белән җәлеп итте. Аңа хәтта Казаныбыз башлыгы да битараф калмаган. 

Йомгаклау тантанасында Илсур Метшин бүләген нәкъ менә Коръән тарихын бәян иткән фильм өчен бирделәр. Әмма Коръән тарихын, пәйгамбәрләребез тормышыннан гыйбрәтле хәлләрне  гарәпләр дә, фарсылар да тасвирлый, безнекеләрдән әйбәтрәк тә күрсәтәләр әле. 

Җыеп кына әйткәндә, бу фестивальдән күренгәнчә, татар кино төшерүчеләре, кыргызлар, үзбәкләр, таҗиклар, поляклар кебек, милли мирасы белән горурлана, газиз халкы өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарын күтәрә  белми. Ә иң аянычы: без, татарлар, хәтта илдәге-көндәге вәзгыятькә көенмибез дә. Фестивальдәге күпчелек фильмнар, мәсәлән, сугыш, мигрантлар темасына багышланган. Италияле Алессандро Гранде Тунистан Италиягә килгән мигрантларның ачы язмышы турында “Бисмилла” дигән фильм төшергән. Бүген Италиядә 23 мең мигрант яши. Шуларның 11 меңе качып гомер кичерергә мәҗбүр, авырып китсәләр, хас­таханәгә ярдәм сорап бару хокукыннан да мәхрүм. Аларны бары бер нәрсә – дога гына яшәтә. Алессандро Гранде Тунис кызының иң авыр хәлләрдә “Бисмилла” дип көйләвен ишетә-күзәтә торгач, түзмәгән, мигрантлар темасын бөтен дөньяга бәян итәргә булган.

Янәшәдә яшәүче халыкларның түгел, хәтта үз хәлен үзе белмәгән татарны дога да коткармастыр. Нигә шунда татар мәктәпләрен ябу турында документаль фильм төшермәскә? Нигә балаларын ана телебездә тәрбияләп үстерергә хыялланган яшьләрнең халык ышанычларын тел язмышын хәл иткән сессия утырышына “Әлифба” китапларын тоткан килеш “Туган тел” җырлап озатуларын зур экранга чыгармаска? Нигә татар теле укытучыларының рус телен укытуга күчүләре турында  фестивальгә килгән бөтен халыкны тетрәндерерлек итеп күрсәтмәскә? Нигә татар телен укыткан укытучыга җыештыручы вазифасын тәкъдим иткән мәктәп директорын зур экран аша фаш итмәскә? Камера тыелган булса, кадрларны телефон видеоязмаларыннан да җыярга була ич. Непал горурлыгы - кызлар футбол командасы турындагы “Сунакали” исемле яртысы камерага, яртысы телефонга төшерелгән фильм дөнья буенча 50 гә якын фестивальдә җиңү яулады бит!

Безнең илдә адәм баласының күңеленә курку сеңгән. Шуңамы, әллә бүтән сәбәп беләнме, кайбер иҗатчылар сатира, пародия жанрларына күчә. Ниһаять, сүз Рәис Шәйхетдин акчасына Альберт Шакиров сценарие буенча Айдар Габдрахманов төшергән “Яу” тарихи комедиясе турында. Язма башында кулланылган “канатлы” сүзләр дә нәкъ шушы фильмнан китерелде. Анда вакыйгалар 1430 елда бара. Казан ханына Әстерхан ханы теш кайрый. Урысның Василий кенәзе әледән-әле казанлыларның тынычлыгын бозып тора. Иҗат төркеменең әйтүенә караганда, фильмда тарих - декорация генә. Чынлыкта фильм татарның борынгыдан килгән хөсетлеге, ялагайлыгы, көнчелеге һ.б. тискәре сыйфатлары турында. Төшерүчеләр “Яу” фильмының фестиваль өчен түгел, “Мунча ташы” театры иҗатын сөюче тамашачы өчен төшерелүен дә билгеләп үтте. Фестивальдә күрсәтү фильмны монтажлап бетерер алдыннан тамашачының фикерен белү өчен, янәсе.  Аңлашылганча, вакыйгалар “Мунча ташы” артистларының очсызлы чыгышлары рухында сурәтләнә. Әстерхан ханы юллаган Азамат, Батыр исемле егетләрнең Казан ханлыгына үтеп керү өчен хатын-кыз киемнәренә киенүләре, хан алдында концерт куюлары – барысы да  зәвыксыз бер манзара. Казан ханының Василий кенәзне мунчалар кертеп, аркасын ышкып кунак итү күренешләре нәфрәт уята. Хан сараендагы мәҗлестә исерек казанлыларның  “яшьләр гарәп, фарсыча сөйләшүгә күчә, тел бетә”, дип сөйләшүләре күңелне әрнетә. Фильм барча халыкның өелеп тукмаклашу күренеше белән тәмамлана. Бүгенге көнгә киная ясарга теләдек дисәләр дә, иҗат төркеменең милли фаҗигагә юмор күзлегеннән карарга җөрьәт итүе башка сыймый. Чын тарихи фильм күп чыгымнар сорый, сатира жанры шартлы алымнар кулланырга юл ача, имеш. “Яу” фильмы җитди тарихи кинога юл башы гына, янәсе. Ай-һай, юлны уң аяктан, дөрес юнәлештә башладылармы икән?! Фильмда “Мунча ташы” театры белән бергә тагын алты-җиде театр артистлары, барлыгы 200 ләп кеше катнаша. Алар арасында дәүләт театрлары да бар. Театр директорлары, режиссерлар үз артистларының кайларда, кемнәр  өстенә “яу корып”, тукмашып йөрүләренә игътибар итсен иде, ниһаять. Кариев, Шамуков, Шәүкәт Биктимеров, Әзһәр Шакировлар кебек үк артист исемен күтәреп йөрүчеләргә килешми бит! 

“Яу” фильмында кыек атып, туры тидергәннәр анысы. Чыннан да, татарга Сабантуй ни дә, сугыш ни. Халыкара кинофестивален бәяләргә СССРның халык артисты Мая-Гүзәл Аймедова, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты Шөһрәт Мәхмүтов һ.б. дөньякүләм танылган артистлар, режиссерлар янына чыгарырлык “Казан Кремле” музей-тыюлыгының директоры Зилә Вәлиевадан да зуррак белгеч табылмавы, 13 ел дәвамында бер төрле оештырылып билгеле бер традицияләргә ия булган фестивальнең Миләүшә ханым Айтуганова кулына күчкәч үзгәрешләр кичерүе, шәһәр үзәгеннән аулаграк урынга күченеп урын алмаштыруы аркасында һәр минутын кадерләгән зыялы тамашачысын югалтуы – болар барысы да шуның нәтиҗәсе. Ике тәкә башы бер казанга сыймый, диләр. Мөселман киносын Айтугановага кадәр җитәкләгән иҗат төркеменең бүген кул сызганып яшьләр кинофорумын уздырырга тотынуы нәтиҗәсендә зур булмаган Казанда ике кино хәрәкәте барлыкка килүе дә татар тормышын бизәми. 

Шулай да, фестивальнең бер уңай ягы булды. Ул да булса - 90 еллыгы уңаеннан Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар ретроспективасы. Ни аяныч, ата-анасын, тамырларын онытып, далада көтү көтеп йөрүче маңкорт образында милли тарихы белән горурлана, каһарманнарын күтәрә, изүчеләргә каршы күтәрелә белмәгән татарны тануы авыр түгел. Маңкорт булып яшәү үлемнән дә яманрак, дигән Чыңгыз Айтматов. 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: