Мәдәни җомга

Марсель ШӘЙДУЛЛИН: ИР ХАФАСЫ - ҖИР

Көз - ел фасылының төс-сыйфатларга үтә бай бер дәвере. "Мисле зәгъфран саргайды урман, Игенчеләр игеннәрне дә урган. Такыр калды татар башы кеби кыр; Азык эзли - оча тургай да пыр-пыр", - дип сурәтли аны бөек шагыйребез. Мәгәр көз - байлыкка, муллыкка ирешкән мәл дә ул. Халкыбызның шул хакта әйткән мәкале...

Көз - ел фасылының төс-сыйфатларга үтә бай бер дәвере. "Мисле зәгъфран саргайды урман, Игенчеләр игеннәрне дә урган. Такыр калды татар башы кеби кыр; Азык эзли - оча тургай да пыр-пыр", - дип сурәтли аны бөек шагыйребез. Мәгәр көз - байлыкка, муллыкка ирешкән мәл дә ул. Халкыбызның шул хакта әйткән мәкале дә бар бит: сентябрьдә син дә бер, мин дә бер! Ягъни барыбыз да байлыкка ирештек дигән сүз инде. Шул ук вакытта көз, ирешкән нәтиҗәләргә карап, эшкә ничек күңел биргәнеңне, җирне ни кадәр яратуыңны чагылдырган мәл дә ул. Җирне сөйгән ач булмас, дигән мәкале дә бар бит халкыбызның. Шушы җәһәттән алганда, безнең нәтиҗәләрдә алар ничегрәк чагыла соң?

Без быел, уртачага күчереп исәпләгәндә, бөртекле һәм кузаклы культураларның һәр гектарыннан 25әр центнер уңыш җыеп алып, амбарларыбызга салдык. Ә җыйган бар ашлыгыбыз 120 мең тоннадан артып китте. Моны, елына күрә ярыйсы уңыш, дип тә бәяләргә мөмкин, әлбәттә. Ләкин чын игенче алай тынычланып кала алмый. Әйе, азнакайларның моннан 2 тапкыр кимрәк уңыш белән чикләнгән еллары да булган. 1,5 тапкыр күбрәк уңыш җыеп алган елларын да истә тоталар. Ягъни, уңыш үстерү тотрыклы булмаган. Мондый төрлелекне ел килешенә бәйләп тә аңлаталар. Шулай, авыл хуҗалыгында, бигрәк тә кырчылыкта, ел килеше мөһим урын тота. Ләкин шунысы да хак, уңыш, нигездә, кешенең җиргә карата мөнәсәбәтенә, шартларны максатчан файдалана белүенә, осталыгына, күңел салып тырышып эшләвенә дә турыдан-туры бәйле. Эшенә күрә җимеше, диләр бит. Шулардан чыгып караганда, районыбызның Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы чын-чыннан үрнәк булып тора. Биредә һәр гектардан 34 центнер уңыш җыеп алуга ирештеләр. Район күләмендә иң югары күрсәткеч бу! Бигрәк тә язгы бодайны яхшы уңдырдылар, аның һәр гектарыннан 44 центнер гәрәбәдәй бодай җыеп алдылар.

Шәхси эшмәкәр Равил Бакиров бөртекле ашлыкны интенсив технология кулланып игү белән шөгыльләнә һәм әйбәт кенә нәтиҗәләргә дә ирешә. Быел ул үзе эшкәртә торган җирләрнең һәр гектарында 55 центнерга кадәр ашлык үстерде һәм аны түкми-чәчми җыеп алды. Тиешенчә игътибар булганда җирнең нинди куәткә ия икәнен ачык күрсәтә торган мисал бу.

Җаваплылыгы чикләнгән "Союз Агро" җәмгыяте эшчәнлегендә дә матур үрнәкләр бар. Биредә борчакның аерым мәйданнарыннан 42(!) центнерга кадәр уңыш алдылар. "Агросила Групп" ябык акционерлык җәмгыятенең "Агрофирма Азнакай" ширкәтендә дә, менә, ичмаса, уңыш, дип, үрнәк итеп күрсәтерлек мисаллар бар. Аерым мәйданнардан җыеп алган уңыш гектарга 51 центнердан исәпләнә анда. Шул ук вакытта чәчкәнен дә чак-чак капларлык бөртек җыеп алучылар да бар. Әйтик, "Стәрле" җәмгыяте гектардан 15 центнер уңыш белән чикләнде. Шушы рәткә куярлык мисалларны тагын да китерергә була. Ягъни, уңыш үстерүдә чуарлык зур. Аерым җәмгыятьләр, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр арасындагы аермалыкны өлешчә эш башында торучының осталык дәрәҗәсенә дә бәйләп аңлатып була торгандыр. Ләкин җәмгыятьләрнең, кооперативларның үз эчендәге аермалыкларны ничек аңлатырга? Шул ук "Агрофирма Азнакай" ширкәте хуҗалык итә торган мәйданнарда да бит уңыш төрлечә. Бу ширкәт райондагы сөрүлек җирләренең яртысын диярлек арендалый. Димәк, ашлыкның да яртысын ул җитештерергә тиеш, дигән сүз. Ләкин алай ук килеп чыкмый, район буенча җыелган ашлыкның бары тик өчтән бере генә аның өлешенә туры килә. Безнең ният исә алдагы бер-ике елда ук җирләребезнең уңдырышлылыгын 34 центнерга кадәр күтәреп, ашлыкның тулай җыемын 170 мең тоннага җиткерү.

Терлекчелекне үстерү буенча да алдыбызга бик җитди бурычлар куйдык. Чөнки район халкын югары сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү, шулай ук республика базарына да терлекчелек продукциясен мулдан кую өчен безгә 2015 елга ук райондагы бөтен төрле хуҗалыклар белән бергә 51 мең тонна сөт, 6 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерергә кирәк. Моңа ирешик дисәк, без терлек азыгы әзерләү күләмен 132,7 мең тонна азык берәмлегенә җиткерергә тиеш. 2012 елда сөтне 20 мең тоннага күбрәк җитештердек. Быел максатыбыз - терлек башын 25 меңгә җиткерү. Районыбызда һәм республикабызда азык-төлек иминлеген тәэмин итү максатында алга куйган бурычларыбызны җиренә җиткереп үтәп чыгу, исәп-хисап күрсәткәнчә, җирләребезнең һәр карышын бердәй нәтиҗәле файдаланганда гына мөмкин булачак. Җирне нәтиҗәле файдалану буенча җирбагарга мәгълүм булмаган алымнар, зурдан кубып әйткәндә дә, юктыр ул. Шулай да мөһимнәрдән мөһим, теләсә нинди эшнең уңышын хәл итүче фактор - ул кадрлар. Эшнең нәтиҗәлелеге күпчелек яктан кадрның һөнәри әзерлегенә, эшлеклелек сыйфатларына, эш турында хафалана белүенә бәйле.

Тик менә хикмәт шунда, әнә шундый кадрлар гел җитешми. Безнең районның авыл хуҗалыгы белгечләре белән тәэмин ителеше 89 процент кына. Хуҗалыкларга агрономнар, зоотехниклар, ветеринарлар, икътисадчылар, механизаторлар, сыер савучылар җитешми. Шул ук вакытта районыбызның мәшгульлек үзәгенә эш сорап 300дән артык авыл хуҗалыгы белгече мөрәҗәгать иткән. Бу хәл безне бик борчый. Ни өчен кеше үзе сайлаган һөнәре буенча эшләүдән баш тарткан? Моның сәбәпләре ни-нәрсәдән гыйбарәт? Боларны да ныклап өйрәнәсебез бар әле. Шуңа күрә кадрлар җитмәү хафасын без бүген дә нигездә электән үк гамәлгә кертелгән чаралар белән чишәргә тырышабыз. Республиканың авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортларында үзебезнең хисапка 27 якташыбызны укытабыз. Яшь белгечләрне җәлеп итү һәм төпләндерү максатында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашучыларга бер тапкыр 20 мең сум һәм ай саен эш хакына өстәмә рәвештә бер минималь эш хакы түлибез.

Агробизнес кадрларының белемен күтәрү институтында һәм башка гыйлем йортларында, үзебез акча түләп, белгечләребезне, җитәкчеләребезне, киң катлам һөнәр ияләрен кабат укытабыз. Укыту авыл хуҗалыгында үзгәртеп коруны күздә тоткан программалар буенча алып барыла. Азнакайның 89 нчы һөнәр лицеенда быел укучылар санын тагын да арттырдык. Төп игътибар базар мөнәсәбәтләрен тирәнәйтүгә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен базар мөнәсәбәтләренә яраклаштырып үзгәртеп коруга, менеджмент, җир реформасы, милек мөнәсәбәтләре, авыл хуҗалыгы комплексын үстерүнең хокукый нигезләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

Авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту юнәлешендә дә шактый гына эш башкарылды. Кыскасы, кадрларның кадерен белмибез, аларга игътибар һәм ихтирам юк, дип әйтерлек түгел. Ләкин шулай да авыл хуҗалыгына килергә атлыгып торучылар да әлләни күренми. Шулай ук шактый гына кешеләрнең үзләренә бирелгән пай җирләреннән баш тартуы да аптырашта калдыра. Шуның аркасында ияле кишәрлекләр белән беррәттән, иясез кишәрлекләр җәелеп киткән җирләр дә бар. Әлбәттә, без аларны кысыр яткырмау турында кайгыртабыз. Ул җирләрдән, нигездә, инвесторлар, шулай ук төрле җәмгыятьләр, фермерлар файдалана. Шулай да бериш кешеләрнең үзенә бирелгән җирне алырга, шунда хуҗалык итәргә омтылмавы уйландыра. Без яшәгән илдә җиргә ия булу (бигрәк тә авыл кешесенең), - гасырлардан килгән хыял ич! Бүген шул олы хыялны чынбарлыкка әйләндерү өчен тоткарлыклар юк кебек. Шуңа да карамастан, аерым затлар үзләренә бирелгән җир кишәрлегеннән баш тарта. Бу җәһәттән без халык белән дә бик еш фикер алышабыз. Дөрес, халык эчендәгесен ачыктан-ачык селкүдән тыелып сөйләшә. Мәгәр барысы бердәй булып авыз йомып та тормый. Мәсәлән, алардан илдә җир реформаларының, гомумән, реформаларның бик еш булып торуы ышанычны бетерде, җирбагарны җирдән биздерде, дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Халыкның тарихтан мәгълүматы күп хәзер. Булган вакытлар, имана җирен бары ирләргә генә, анда да бик кысып кына, биргәннәр, хатын-кызның җир алырга хокукы да булмаган. Җирбагардан җир рентасын тиешенчә һәм вакытында түләткәннәр. Мөмкинлеге булмаса, бар мөлкәтен басып алып чыгып киткәннәр.

Чынлыкта 1917 елгы революциянең уңышын "Җир - крәстиәннәргә!" шигаре хәл иткәнен дә, һәм бу шигарнең алдау булып чыгып, шуннан соң озак та үтми, биргән җирләрне кире тартып алып, колхозлар оештырганны да, алай гынамы, җирне җаны-тәне белән сөеп баккан, яткын җирләрне гөл туфрагына әйләндергән затларны кулак санап сөргәнне дә һәм башка шундый хәлләрне дә еш телгә ала кешеләр. 1955 - 60 елларда хәтта шәхси хуҗалыкларның йорт тирәсендә ашъяулык кадәрле җирләрен кисү кебек хурлыклы хәлләрне дә күңелләрендә йөртә алар. Менә шуңга күрә дә халык бүгенге реформаларга бик ышанып бетми.

Җир пае хуҗалары җирне арендалаучыларга рәхмәтле булмавы турында да тел яшереп тормый. Җирне арендалаучыларның рентаны бик кысып кына түләвенә ризасызлыкларын белдерә алар. Гектарга нибары 500 сум! Бу - моннан 15 еллар элек куелган иң чик бәя. Шуннан да кимрәк була алмый. Аны да күбрәк натуралата (фураж, печән, салам) түлиләр.

- Бу бәянең хәзерге вакытта кыйммәте юк дәрәҗәсенә төште, - дип дәгъвалый җир хуҗалары. -Шул ук вакытта җир өчен салым күләме елдан-ел арта бара. Арендалаучы биргән рента шул салымны капларга да җитеп бетми. Алган уңыштан чыгып түләсеннәр безгә тиешлесен!

Дөресен генә әйткәндә, бик күпләр үзләренең кишәрлекләре кайда икәнен дә белми. Бу - реформа барышында гражданнарга җир бүлеп бирү, аларның җиргә карата хокукларын ныгыту буенча тиешле дәрәҗәдә эш алып барылмаган, дигән сүз. Бу хәлләр реформага карата ышанычны, әлбәттә, какшата.
Шул рәвешле көз, төп байлыгыбыз җиргә карата мөнәсәбәтебезнең нинди булганын чагылдырып, киләчәк турында уйларга, җиребезгә итагатебезне тагын да арттыра төшү кирәклегенә төшендерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: