Мәдәни җомга

Марат КӘРИМОВ: БЕЗ ТАТАРЛАР БИТ ӘЛЕ

ХХ гасыр башында шагыйрь Сәгыйт Рәмиев: "Таң вакыты. Татар йоклый, мин йокысыз уянам", - дип язган. Йокысыз уянучылар әле дә бар. Һәм аларның саны елдан-ел арта бара. Күптән түгел Казанда булып узган Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена да нәкъ менә шул йокысызлар җыелган иде. Әйе, безне бирегә милләтебезгә булган мәхәббәт җыйды,...

ХХ гасыр башында шагыйрь Сәгыйт Рәмиев: "Таң вакыты. Татар йоклый, мин йокысыз уянам", - дип язган. Йокысыз уянучылар әле дә бар. Һәм аларның саны елдан-ел арта бара. Күптән түгел Казанда булып узган Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена да нәкъ менә шул йокысызлар җыелган иде. Әйе, безне бирегә милләтебезгә булган мәхәббәт җыйды, татар милләтенең катлаулы бүгенгесе, томанлы иртәгәсе турында борчылуларыбыз җыйды, административ чикләр географик карталарда гына калсын, кешеләр күңеленә күчмәсен, дигән теләк җыйды. Бу проблемаларны хәл итүдә әдәбиятнең, сәнгатьнең, мәдәниятнең роле бик зур. Башкортстанда иҗат итүче татар язучылары да моны яхшы аңлый.

Әйтергә кирәк, аларның иҗат язмышы кояшлы гына булмады. Бу исә республикадагы сәяси атмосфера белән бәйләнгән. Заманында Уфа губернасын Башкортстанга кушкач, Зәки Вәлиди Ленинга юллаган хатында, ризасызлык белдереп: "Сез Башкортстанга Уфа губернасын кушмадыгыз, киресенчә, Уфа губернасына Башкортстанны куштыгыз," - дип язган. Ул губернаның Башкортстанны йотуыннан курыккан, әлбәттә. Әмма ялгышкан Зәки Вәлиди. Чынлыкта барысы да киресенчә килеп чыга. Татар зыялылары Башкортстанны буксирга ала. Башкорт алфавитын төзүдә булыша, югыйсә күп кенә башкорт төбәкләрендә гәзитләр татар телендә чыгып килә. Татарлар башкорт әдәби телен, әдәбиятен булдыруга да зур көч сала. Элек татар телендә иҗат иткән әдипләр башкорт телендә язуга күчә. Моның плюсларыннан бигрәк минуслары күбрәк булгандыр. Алар башкортча язса да, нигездә, татар тормышын чагылдырды. Хәтта Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәре дә тулысынча татар рухы белән сугарылган. Әсәрнең геройлары - башкортча сөйләшкән татарлар. Әгәр син татар икәнсең, башкорт җиләнен 5-6 кат итеп кисәң дә, барыбер татар булып каласың. Нәрсә-нәрсә, Башкортстандагы татарны башкортчага өйрәтәсе түгел, ул аны су кебек эчә.

Шул уңайдан бер вакыйганы искә төшереп китәсе килә. Шагыйрь Илдар Юзеев Уфага бер килүендә аны телевидение тапшыруында катнашырга чакыралар. Бу - анекдот түгел, ул тапшыруны миңа да карарга туры килгән иде. Шулай Илдар Юзеев белән Гайнан Әмири әдәбият турында син дә мин сөйләшеп утыра. Бер арада Гайнан Әмири: "Илдар туган, мин башкортса һөйләшәм, һин татарса. Минең һөйләгәнде аңлайһыңмы һуң?" - дип сорап куйды. Илдар хәйләкәр генә елмайды да: "Аңлыйм, Гайнан агай, бик яхшы аңлыйм. Без икебез дә бер авылдан бит", - дип җавап бирде.

Каләмдәшем Илдар Юзеев турында сүз чыккач, шуны да әйтми булмый. Аның иҗатын мин ике республиканы тоташтырып торган салават күперенә охшатам. Дуслык, туганлык күпере ул. Андый дуслык күперләрен салучылар байтак. Алар исәбенә мин Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташны да кертер идем. Рәхмәт яугыры, димме, соңгы елларда "Күрше хакы - Тәңре хакы" дигән әйтем яңадан үз көченә кереп килә. Уфадагы иҗади климат та үзгәрү кичерә. Нәшрияттә татар китаплары басыла, татар телендә гәзит-журналлар чыга. Язучылар берлегендә дә татар әдипләренә уңай караш урнашты. Татар язучылары белән җитәкчелек иткән шагыйрь Марис Нәзиров рәис урынбасары вазифасын били. Монда яңа рәисебез Риф Тойгынның керткән өлеше зур.

Тагын бер четерекле мәсьәләгә тукталмакчы булам. Мәгълүм булганча, заманында татар әдәбияте дә, башкорт әдәбияте дә зур югалтулар кичерде. Башта гарәп графикасын латин хәрефләре алыштырды. Инде грамотасызлыкны бетердек, дигәндә генә, кириллицага күчерделәр. Тау-тау китапларыбыз укучысыз торып калды. Аның урынына без макулатура тапшыру планын әллә ничә тапкырга арттырып үтәдек. Кыска гына тарихи вакыт эчендә халкыбыз өч тапкыр надан калып, өч тапкыр яңадан укырга-язарга өйрәнде. Соңгысы бигрәк кыенга туры килде. Миңа калса, татар галимнәре кириллицаны тел законнарын санга сукмый кабул итте. Бу җәһәттән Фридрих Энгельсның: "... инглизчә Бермингем дип языла, Ливерпуль дип укыла", дигәне хәтергә төшә. Без дә: сәгать дип язабыз да аны сәгәт дип укыйбыз. Кыскасы, татар телен өйрәнүчеләрне әллә күпме кыенлыклар көтә. Бугаймы, бугаймы? Гомерме, гөмерме? Аларны ул ничек аера алсын? Әни койка пешерә дигәнне ул бит, әни койка пешерә, дип укыячак.

Менә мин үзем шаһите булган бер вакыйга. «Һәнәк» журналында эшләп йөргән чак. Без анда СССРда нәшер ителгән бөтен сатирик журналларны да алдыра идек. Шул исәптән Казанда чыккан «Чаян»ны да. Бер санында «Чаян» "Сукадан - Айга" дигән баш астында зур гына материал биргән. «Һәнәк»нең рәссамы урыс кешесе иде. Шул «Чаян»ның әлеге санын тотып килгән. "Марат, суку я понимаю, а вот «Айга» что означает?" - дип сорый.

Ә менә башкорт әлифбасына тел дә тидерерлек түгел - ничек әйтелә, шулай языла. 4 хәрефтән торган сүздә 7 орфографик хата ясау куркынычы юк башкорт укучысына. Яңадан латиницага әллә күчәбез, әллә юк, ә менә җирлегеннән куылган ике эмигрантны яңадан кайтарасы иде. Әйдә, телебезне элеккечә матурласыннар! Дөрес укырга, дөрес язарга булышсыннар.

Ярар, җитлеккән алфавитлы да булдык, ди. Китапларда сәгать дип түгел, сәгәт дип яза башладык, ди. Ә ул китапларны укучы бармы һәм булырмы? Миңа Башкортстан авылларында еш булырга туры килә. Гадәттә, аяклар үзеннән-үзе китапханәләргә алып бара. Аларда яңа чыккан китапларны эзлим. Әмма алар юк дәрәҗәсендә. Күбрәк хан заманында чыккан китаплар. Аларның укучылары да - хан заманы кешеләре. Ә яшьләр күбрәк урысча чыккан китапларны ала. Нигә милли китапларны алмыйсыз, дип, аларны тиргисе түгел. Мәктәпләрнең, нигездә, урыс укучылары укытып чыгаруын беләбез инде. Шуның сөземтәсе буларак, талантлы яшьләребез дә урыс телендә иҗат итә башлады. Минемчә, алар урысча язса да, барыбер урыс язучылары булып китә алмас.Хәер, андыйлар да бар- барын: Михаил Львов, Роман Солнцев, Талха Гинатуллин, Явдат Ильясов. Исключение из правил, дип әйтик инде монысын саф татарча.

Халкыбызга үз телен, үз телендәге әдәбиятне оныттырырга ярамый. Кайчакта аның китапны кулына алырга да вакыты калмый. Мондый очракта шагыйрьләргә, әдипләргә алар арасында ешрак булырга, очрашулар, әдәби кичәләр үткәрергә кирәктер. Тере шагыйрьне, тере әдипне күрү, аларның ялкынлы чыгышларын ишетү тамашачы өчен зур вакыйга булуы мөмкин. Күпләр шул очрашуларны озак еллар хәтерендә саклап йөретә.

Интернет, телевидение, радио - боларның берсе дә әдипнең җанлы сүзен алыштыра алмый. Аның сүзенең тәэсир көче күпкә югарырак.

Бер карлыгач яз китерми, дигән кебек, аерым шагыйрьләрнең чыгышлары ничек кенә тәэсирле булмасын, ул барыбер илдәге әдәбияткә карата гамьсезлек атмосферасын әлләни үзгәртә алмый. Әйе, соңгы елларда әдәбиятнең статусы таудан түбәнгә тәгәрәде. Ирексездән, Рәсүл Гамзатовның: "Русия дәүләте үзеннән әдәбиятне аерды да урынына динне китереп кушты", - дип ачынып язганы хәтергә килә. Сүз православие турында бара. Без дә аңа кушылып: "Бу системага әдәп, иман, рух ныклыгы кирәкми микәнни?" - дип шикләнеп куябыз.

Ә шулай да киләчәгебезне барыбер матур итеп күрәсе килә. Әйдәгез, күрәзәче булмасак та, әз генә хыялга бирелеп алыйк.

Мәскәү милли әдәбияткә, сәнгатькә якты йөзе белән борылган, имеш. Федераль үзәк телеканалларында, шул исәптән Уфа телевидениесендә дә татар телендә тапшырулар алып барыла, имеш. Анда татар сан буенча Русиядә урыслардан кала икенче урынны алып тора, шуңа күрә аңа дәүләт теле статусы бирергә кирәк, дигән чыгышлар яңгырый, имеш. Дәүләт исәбенә башкалада гәзитләр, журналлар чыга башлаган, имеш. Шундый ук хәл Оренбурда, Самарда, Сембердә, Себердә дә, имеш. Республикаларны бетереп, губерна ясыйбыз, дип лаф орган карагруһчыларның телләрен биш кат төйнәп куйганнар, имеш. Аларның кумиры Жириновский Израильдә әтисенең кабер ташын кочаклап, тагын елап утыра, имеш. Салымнар җыюда да зур үзгәрешләр булган, имеш. Шуның нәтиҗәсендә әдәбият-сәнгать яңарыш кичерә, имеш. Мәскәү хәзергечә республикалар тапкан малның, ягъни ВВПның 70-85 процентын үзенә алмый, ә Чыңгыз бабамыз кебек, 10 процентын гына ояла-ояла ала, имеш. Ә Казанның иң зур мәйданында 1552 ел каһарманнарына бик зур һәйкәл куйганнар, имеш.

Менә шундый "имеш". Имешен имеш тә, имештән чыкса икән җимеш! Хәер, монысы инде безнең бергәлеккә, бердәмлеккә, баш күтәреп түгел, башны горур күтәреп яшәүгә бәйле. Дуңгыздан бер кыл, дигәндәй, кайбер нәрсәләргә ирешүебез дә бик ихтимал бит әле.

Инде хыялдан чынбарлыкка кайтыйк.

Әгәр без татар милли хәрәкәтен зур бер организмга тиңләсәк, аның йөрәге итеп Казанны күрәбез. Шул йөрәктән бихисап тамырлар аша бөтен организмга кан йөгерә... Шушы йөрәк бер вакытта да тибүдән туктамасын! Йокыдан уянган һәр татар да шул теләктә.

Мин бу язмамны "Без татарлар бит әле" дип атадым. Шуңа аны шул исемдәге шигырь белән тәмамлыйм да.

Чыктык тарих төпкеленнән,
Чыктык исән ут-көленнән,
Ямьнәр өстәп дөньясына.
Алда гомер буласына
Тагын өмет ит әле.
Без татарлар бит әле!

Берчакны да, авыр, димә,
Авыр булса, башың имә.
Тормыш бит ул - кара урман.
Үзең салган юлларыңнан
Җырлый-җырлый үт әле.
Без татарлар бит әле!

Өстебезгә еллар коела,
Күмелмәсен безнең кыйбла.
Ят алдында бөгелмәскә,
Изге уйдан чигенмәскә!
Шул уй кичле-иртәле.
Без татарлар бит әле!

Без барлыкны белсен дөнья,
Бергә уйнап-көлсен дөнья.
Сазың алып кулларыңа,
Мәңгелекнең кылларына
Дәртләндереп чирт әле.
Без татарлар бит әле!

Уфа.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: