Мәдәни җомга

Әлфия СИТДЫЙКОВА: БАЛАЛАР КИТАБЫН КАЯН АЛЫРГА?

Хәзерге заманда китапка караш нык үзгәрде. Бу үзгәрүнең сәбәпләре күп төрле. Ни өчен укучы китап белән кызыксынмый, китаптан читкә китеп нәрсә эзли, нәрсәгә табына соң?! Матбугат битләрендәге язмаларда да, телевидение һәм радио аша яңгыраган чыгышларда да, чит өлкәдә яшәүче милләттәшләребез авызыннан да, Интернетка куелган «Матбугат.ру» сәхифәләрендә фикер алышучыларның хатларында да...

Хәзерге заманда китапка караш нык үзгәрде. Бу үзгәрүнең сәбәпләре күп төрле. Ни өчен укучы китап белән кызыксынмый, китаптан читкә китеп нәрсә эзли, нәрсәгә табына соң?!

Матбугат битләрендәге язмаларда да, телевидение һәм радио аша яңгыраган чыгышларда да, чит өлкәдә яшәүче милләттәшләребез авызыннан да, Интернетка куелган «Матбугат.ру» сәхифәләрендә фикер алышучыларның хатларында да безгә еш кына «Балалар китаплары юк, эзләп тә таба алмыйбыз» дигән фикерләр белән очрашырга туры килә. Уенга корылган заманның тагын бер уйдырмасымы бу, әллә инде булганнарны да күрергә теләмәүме? Яисә китаплар чынлап та юкмы? Юк икән, ни өчен юк? Нигә язмыйлар? Әллә инде татар китаплары булып та, кибетләр юкмы? Булмаса, ни өчен юк? Сораулар күп, әлбәттә.

Күп кенә китап кибетләрендә дә еш кына «Татар китаплары юк, булса да, аз» дигән сүзләр ишетәсең. Һәм шунда урыс телендәге, җете төсләр белән бизәлгән басмаларны алып күрсәтәләр. Бизәлешен дә, эчтәлеген дә өлге итеп мактыйлар. Ә татар китабына карата тискәре фикерләрнең сәбәбе нидә икән?

Милләтебезнең киләчәге булган нәниләребезнең кулына, бәлки, хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек иң затлы әсәрләр, яхшы сыйфатлы, баланың фикер сөрешен үстерә торган логик уеннар, башваткычлар, сорау-биремнәр тупланган, зәвекъ белән бизәлгән китаплар килеп эләкмидер?

Һәркемгә мәгълүм, балачакта укыган китаплардан алган белем ташка язган сүз белән бер. Ул гомер буе күңелдә саклана. Бала күңеленә кереп оялаган сүзләрне вакыт агышы да юып ала алмый. Китап безнең гомерлек юлдашыбызга әйләнә.

...Күңелдә давыл кузгаткан сорауларга җавап эзләп, Татарстан китап нәшриятенең Бауман урамындагы фирма кибетенә кердем. Менә балалар китаплары куелган киштәләр. Беренче күзем төшкән китаплар «Балачак энциклопедиясе» мәҗмугалары булды. Рәттән дүрт китап тезелеп тора. Күз явын ала торган, заманча эшләнгән басмалар. Эчтәлеге дә шулай микән? Аларны кулыма алып, сак кына актара башладым. Беренче китап Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның кереш мәкаләсе белән ачыла. Китап, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый кебек бөек элгәрләребездән башланып китеп, хәзерге чор язучыларына кадәрге дәверне үз эченә ала. Һәр язучының биографиясе, портреты, әсәрләре бирелгән. Әсәрләр төсле матур рәсемнәр белән бизәлгән. Рәссамы - Алсу Тимергалина. Балаларга менә дигән бүләк!

Энциклопедияләр янында Ркаил Зәйдулланың «Сабантуй сөлгесе», Газинур Моратның «Йолдыз илчеләре», Рәисә Юсупованың «Тэтчэр маҗаралары», Мәхмүт Газизовның «Бүремалай белән Аюбай», Нәҗибә Сафинаның «Нәниләргә әл-лә-лә китабы», Мөҗәһитнең «Батыр буласым килә» китаплары... Барысы да төсле рәсемнәр белән бизәлгән затлы җыентыклар.

Профессиональ язучыларыбызның китаплары янәшәсендә - кечкенә форматтагы уенчык китаплар. Менә бердән унга кадәр санарга һәм кушарга өйрәтә торган басмалар. Бусы тагын да кызыклы. Шунда ук яныма сатучы кызлар килеп, бу китап белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлата башлады. Гаҗәп димичә ни дисең, әлеге мәҗмуга нәниләрне санарга да, төсләрне танырга да, рәсемнәрне дөрес җыярга да өйрәтә икән. Шунысы да игътибарга лаек, һәр мисал, һәр рәсем уйланылган, 6-7 яшьлек балаларны күз алдында тотып эшләнгән.

Алга таба «Табигатькә сәяхәт» сериясеннән кошлар, имезүче хайваннар, балыклар, сөйрәлүчеләр турындагы китаплар тезелеп киткән. Аларда да әлеге җан ияләренең рәсемнәре, алар хакында белешмә, хикәяләр, әкиятләр туплап бирелгән. Шул чакта, их, без үскәндә булсын иде бу китаплар, дип уйлап та куйдым.

Ә болары - буягыч китаплар (раскраскалар). «Үзең буя» дигән серия икән ул. Алар - танып-белү юнәлешендәге буягычлар. «Мин кайда яшим?», «Мин ничек сөйләшәм?», «Мин нәрсә яратам?» дип аталалар. Кошлар һәм хайваннар турындагы әлеге китаплар, балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, татар һәм урыс телләрендә язылган. Балалар кайсы хайван ничек итеп кычкыра, кайда яши, ничек итеп сөйләшә, нәрсә ашый - барысын да өйрәнә. Бу китапларның кайсысы әкиятләргә сюжетлы буягыч итеп, кайсысы ябыштыргычлар (наклейкалар) белән эшләнгән. Кайсы рәсемнең яртысы буялган, яртысын нәниләр буялган өлешеннән карап, үзләре буяп бетерергә тиеш.

«Тукай иленә сәяхәт - Путешествие в мир Тукая» китабы - кече яшьтәге мәктәп балаларына дәреслек булырдай кулланма. Әлеге җыентыкта шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләре, әкиятләре һәм мәсәлләре урын алган. Шагыйрьнең тормышына, иҗатына кагылышлы мәгълүматлар, рәссамнарыбызның аның әсәрләренә ясаган рәсемнәре, төрле мавыктыргыч биремнәр, буягычлар, сорау-җаваплар, кроссвордлар урнаштырылган. Китапның татар һәм урыс телләрендә нәшер ителүе дә аның кыйммәтен һәм укучыларының санын арттыра.

«Татарча-русча-инглизчә рәсемле сүзлек» китабының беренчесен инде алган идем. Икенче басмасы да басылып чыккан икән. Икенче китап беренче китапта өйрәнгән сүзләрне кулланып, җөмләләр, диалоглар төзергә өйрәтә. Рәсемнәре дә күп, җайлы гына итеп кагыйдәләрен дә кертеп җибәргәннәр, сүзлекчәсе дә бар. Китапларны карап сокланырга һәм балаларыбыз белән бергә өйрәнергә генә кала.

«Туган якны өйрәнү» сериясендә чыккан китаплар да үзенчәлекле итеп эшләнгән. Алар балалар өчен генә түгел, зурлар, экскурсоводлар өчен дә файдалы. Анда Казан шәһәренең тарихыннан башлап, һәр архитектура корылмасы турында белешмә һәм коллаж итеп эшләнгән фотолар тупланган. Җыентык шулай ук урыс һәм татар телләрендә дөнья күргән.

Кибеттә «Спорт», «Рәсемле дөнья», «Укучы һәм укытучы», «Кызлар энциклопедиясе» һәм тагын башка сериядәге китаплар да бар. Кыскасы, ассортимент зур. Үз күзләрем белән күрмәсәм, ышанмас идем.

Шулай да, 4-5 яшьлек балалар өчен әкият китаплары, катыргы китаплар күренми, дип, Татарстан китап нәшриятенең балалар әдәбияте редакциясенә юл тоттым. Редакциядә эшли торган кызлар, дөньяларын онытып, яңа китаплар актара, өстәл тулы китап. Яңа китаплар чыккан икән. Рөстәм Мингалимнең «Өч үрдәк», Җәүдәт Дәрзаманның «Карурман кунаклары», Толстойның «Косточка. Слива төше» (татар һәм урыс телләрендә), балалар өчен әкиятләр, «Ак бүре» дигән татар халык әкиятләре, дөнья халыклары әкиятләреннән «Фея» дигән татарча китаплар, Виталий Бианкиның татарча «Тычкан баласы Чи-чи» басмасы, Фәнирә Шәйхетдинованың «Хәрефләр, төсләр һәм саннар дөньясында» дигән җыентыгы. Әлеге китап 4-5 яшьлек балаларга тәгаенләнгән. Болары - үзем күргәннәр. Кызлар тагын бер сөенечле хәбәр әйтте. Тиздән сөйләшә торган катыргы китаплар көтәләр икән. Болар - татарча әлифба өйрәтә торган «Нәниләргә әлифба», Абдулла Алишның «Койрыклар» һәм Ленар Шәехнең «Безнең ишегалдында» дигән китаплары. Аларны әзерләп, Кытайга бастырырга җибәрдек, диләр. «Нәниләргә бүләк» сериясеннән 4-6 яшьлек балалар өчен чыга торган кечкенә форматлы әкият китаплары шулай ук типографиядә басылу процессында, диләр.

Балалар әдәбияте редакциясендә эшләүче кызларга карап, шатлык хисләре кичердем мин. Киләчәктә дә яңа проектлары белән сөендерсеннәр иде нәниләребезне. Әмма бер теләк тә белдерде кызлар. «Нәниләргә танып белү юнәлешендәге китапларны язучы татар биологлары, химиклары, тарихчылары һәм башка галимнәр кая икән? Укытучылар, тәрбиячеләр кая киткән, ел укытучылары, ел тәрбиячеләре дә бар бит, югыйсә. Андый китаплар юк, мондый китаплар юк, дигән сүзләрне күп сөйлиләр, әмма шул юнәлештәге китапларны язып, нәшрияткә китерүчеләр генә юк. Юкса, андый мәҗмугаларны шатлана-шатлана бастырып чыгарыр идек», - ди алар.

Баксаң, дөнья күргән әлеге китапларны нәшрият хезмәткәрләре үзләре эшли икән бит. Югыйсә, аларның турыдан-туры вазифасы - авторлар китергән кулъязмаларны редакцияләп чыгару бит. Татарстан китап нәшриятенә, аерым алганда, балалар редакциясендә эшләүче кызларга укучылар исеменнән: «Афәрин, кызлар!» - диясем килде минем.

Башка шәһәр, районнарда урнашкан китап кибетләренә керсәң дә, әлеге басмаларны сатып алырга мөмкин. Чаллы төбәге халкын татар китаплары белән тәэмин итеп торган ГЭС бистәсендә урнашкан «Тургай» кибете мөдире Мөнирә Гәрәева белән дә һәрвакыт аралашып, сәүдәнең ничек баруын белешеп торам. Мөнирә ханым да, Яңа шәһәрдәге «Рәхмәт» кибете мөдире Алсу Рәхмәтуллина да яңа китаплар басылып чыгуга, тиз арада аларны алып кайтып, укучыларга тәкъдим итә. Татарстан китап нәшрияте белән тыгыз элемтәдә торган кызларыбыз сатып алучыларның ихтыяҗын тирәнтен өйрәнеп, кирәкле басмаларны үз вакытында алып кайтып, милләт гомерен киләчәккә ялгау белән шөгыльләнә. Әлеге зыялы һәм эшлекле ханымнар алдында да баш иеп, рәхмәт әйтәсе килә.

Татарстан китап нәшриятендә басылып чыккан китапны кулга алганда, һәр язучы илаһи бер хис кичерәдер, мөгаен. Әлеге мәртәбәле нәшрияттә иң лаеклы, иң камил әсәрләр генә китап булып басылып чыгу хокукына ия. Бу басмаларны нәни балаларыбызга, оныкларыбызга алып кайтып, буш вакытларда алар белән бергәләп укысак, аларның күңелен телевизор экраннарына, кампитрларга түгел, китап битләренә бәйләсәк кенә киләчәгебез китаплы, балаларыбыз белемле булыр, иншалла.

Ә балалар китапларын таба алмыйча йөрүчеләрнең колагына бер киңәш: айга бер мәртәбә булса да, татар китаплары сатыла торган кибетләргә кереп, киштәдәге басмаларга күз салсагыз, кадерле һәм затлы күчтәнәч-китаплар сезнең өегездә дә, һичшиксез, урын алачак.

Чаллы.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: