Мәдәни җомга

Клара ФИЛИППОВА-МӘРДӘНОВА: БЕЗНЕҢ АРБА КАЯ БАРА?

Август башында Татарстан парламенты 19 июль вакыйгасын тирәнтенрәк тикшереп, дини өлкәдәге канунга кайбер үзгәрешләр дә кертүне истә тотып, махсус сессиясен уздырды һәм "Вөҗдан иреге, дини берләшмәләр" турындагы канунга үзгәрешләр кертте. Бу сессиядә шактый гына акыллы һәм төпле фикерләр белән бергә, кайбер дин әһелләренең дәүләткә үпкә белдереп ясаган чыгышларын да ишетергә...

Август башында Татарстан парламенты 19 июль вакыйгасын тирәнтенрәк тикшереп, дини өлкәдәге канунга кайбер үзгәрешләр дә кертүне истә тотып, махсус сессиясен уздырды һәм "Вөҗдан иреге, дини берләшмәләр" турындагы канунга үзгәрешләр кертте. Бу сессиядә шактый гына акыллы һәм төпле фикерләр белән бергә, кайбер дин әһелләренең дәүләткә үпкә белдереп ясаган чыгышларын да ишетергә туры килде. Мәсәлән, анда "Мондый тыңлаулар дин әһелләрен шартлаткач кына булмасын иде", "Акча булса, имам юк, имам булса, акча юк", дигәнрәк фикерләр яңгырады.

Миңа калса, болай фикер йөртү, руханиларның зарлануы аларның югары температура белән "авырганын" күрсәтмиме икән? Менә ни өчен. Бәздәге кануннар буенча динебез дәүләттән аерылган, ул үзе бер дәүләт булып яши. Ә менә дөньякүләм Рим католик чиркәвен алсак, ул үзе дәүләткә ярдәм итеп тора һәм Аурупа халыклары алдында ышаныч казанган зур рухи көчкә ия. Дәүләт күләмендә католик яки христиан динендәге халыкка зыян салынса, аларга каршы вәхшилекләр кылынса, руханилар дәүләткә ярдәм йөзеннән, нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлатып, дәүләт структураларына тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә. Алар бит католиклар, христианнар, диярсез. Әйе, халыкларның инанулары төрлечә, әмма кеше рухы бер, аңа альтернатива юк. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә дә бар халыклар өчен - бер. Шунысы хак: бар халыкларның аңында да, сөйләмендә дә руханилар төшенчәсе биек баскычның иң югары өлешендә тора.

Менә без - мөселманнар. Безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһиссәлам, әлхәмдүлиллаһи! Ә без кемнән ким? Әйтик, без дә, Аллаһыбыз кушканнарны гына үтәүче буларак, дәүләт алдында үз тәкъдимнәребезне әйтә, таләпләребезне куя алмыйбызмы? Ә моның өчен халкыбыз күңеленең иң нечкә кылларына үтеп, зирәк һәм сабыр акыл белән мөселманлыгыбызның мәгънәви асылын - иманны тирәнгә урнаштыру кирәктер. Әгәр шулай булмаса, кешенең инану дәрәҗәсе бик сай - өстә генә кала. Ә астагы урын, Аллабыздан читләштерә торган ямьсез уйлар, матди-дөньяви мәшәкатьләр кереп урнашканлыктан, динебезне хәтәр көчкә әверелдерә дә инде.

Руханилар өчен җитештерү ысулы булып дини аң - гаделлек, пакьлек, хаклык һәм аклык санала. (Капиталистик та, социалистик та түгел). Андагы җитештерү көче - яхшы һәм матур уйлый белә торган баш миең һәм йомшак телең саналса, җитештерүдәге мөнәсәбәтең булып, бер Аллабызны танып, матди байлыкны үзара бүлешүдән тора. Менә монысы - иң четерекле һәм бик тә җаваплы, язмышыңны төптән хәл итә торган шөгыль. Әгәр шушы принципларда син өлгергән рухани икәнсең, акча, матди байлыкның нигезен тәшкил иткән икътисади канун синең тоткан урыныңны үзе билгели.

Бу ничек була инде? Менә мин, чыннан да, динне үземнең яшәү рәвешем дип сайлаганмын икән, гошер түләргә мәҗбүрмен. Миңа шулай эшләргә вөҗданым, иманым куша. Бу мөселман кешесенә төп әҗер санала һ.б. Шулай булгач, үз динебездә иң дөрес инандыру юлларын эзләп табарга һәм зирәклек, сабырлык белән руханиларга халкыбыз алдында намуслы хезмәт итәргә кирәктер. Менә шундый ысул белән генә матди байлык туплана да инде. Хәзер Аллабызга якын килергә ниятләгән изге җанлы байларыбыз да юк түгел, әлхәмдүллиллаһи, алар да иганәчелек итә башлады, Аллага шөкер.

Әмма соңгы елларда дини юнәлешләрдә - иудаизм, христиан, ислам, Һиндстан динендәге индуизм, джайнизм, буддизм, сикхизмда һ.б. каршылыклы фикерләр, ягъни үз диннәре эчендә икегә, хәтта өчкә аерылу күренешләре күзәтелә. Әмма аларның барысын да без руханилар дип йөртәбез. Әйе, һәр халыкның рухи көче бер юнәлештә булганда гына, руханилар үз милләтенә, үз вөҗданына турылыклы һәм намуслы хезмәт итә ала. Мондый очракта аларның дини казналары да матди яктан тәэмин ителә. (Имамга да акча була, акчага да имам табыла). Шул рәвешле, дин әһелләренә зарланып яшәрлек шартлар барлыкка килгән һәм үз-үзләрен якларлык һәм сакларлык матди көчен югалткан икән, димәк, алар халыктан аерылган, дигән фикер туа. Ә халыктан аерылган дин дәүләткә кирәкме соң? Менә бу турыда да берничә сүз әйтмичә ярамас, дип уйлыйм.

"Безне шартлаткач кына зур сөйләшүләргә чакырасыз, ә нигә алдарак безнең белән хисаплашмыйсыз", - дип фикер йөртү - ул бүген, димәк, руханилар дәүләттән ярдәм көтә дигән сүз. Бу очракта кем-кемгә ярдәм итәргә тиеш, дигән сорау туа. Дәүләт чыгарган кануннар руханиларның хокукларын яклый, димәк, дәүләт үз эчендә аларга мөмкин кадәр ярдәм итә, дип әйтә алабыз. Ләкин шунысын да онытмыйк, дини оешмалар үзләре бер дәүләт, дидек бит. Ә синең дәүләтеңнең нигезен халыкның ышануы-инануы һәм тануы тәшкил итә. Матди байлыкны тотып карап, күләмен үлчәп карый алсаң, руханиның ярдәмен, аның көч-куәтен бер нәрсә белән үлчәп тә, күз белән күреп тә булмый. Без һәр җирдә КЕШЕ - ул зур байлыгыбыз, дибез. Сәламәт акыллы, фәһемле, намуслы һәм вөҗданлы рухани да - иң зур байлык. Мәсәлән, халык арасында һәм дини даирәдә зур хөрмәт казанган хәзрәт бер мәгънәле "җәмәгать..." дигән сүзе белән мөрәҗәгать иткән очракта да, үзеңнең зур эшләр башкара алачагыңа инанып утырасың. Руханиларның менә шул сәләткә ия булганнары, ни кызганыч, азая бара төсле.

Диннең үз эчендә төрле каршылыклы фикерләрне ишетеп-укып торабыз. Мөселман динендә дә ваһһабичылык дигән агым баш күтәреп ята. Ул нилектән килеп туа соң? Менә шул матди байлык алдында рухи байлыкның көчсезләнүе нәтиҗәсе түгелме бу?

Ә матди байлыкның базасы рухи җирлектә аңлашып барлыкка килсә генә, синең тирәлекне шатландыра алачак. Матди байлык тудыра алырлык рухи сәләтең юк икән, син инде оялмыйча сату-алу, алдашу, хәтта кешеләрне рәнҗетү юлына кереп китүеңне сизми дә каласың. Сату-алу базарында кемдер алдый, кемдер алдана. Бу- күптәнге хакыйкать. Ә бит руханиларга сату-алу белән шөгыльләнү кануннар нигезендә беркетелгән. Шулай булса да, безгә ярдәм итүчеләр юк, иганәчеләр юк, дип зарлану арбасына, ни кызганыч, менеп утыручылар да бар. Ә безнең арба кая бара? Анысы кайберәүләргә бигүк ачык аңлашылмый да бугай. Аларга бер генә әйбер яхшы аңлашыла: акча кирәк! Шул чакта син рухыңны, вөҗданыңны сатканыңны сизми дә каласың һәм икенче куркыныч якка күчәсең. Бүген без менә шулай икегә, кирәк икән, өчкә аерылуның күңелсез күренешләре белән очрашып, яшәп ятабыз. Иман савытың икегә, өчкә ярылган икән, халкыбыз язмышы да куркыныч астында, дигән сүз.

Совет чорында да кеше диннән читләшмәде. Менә минем үземә узган гасырның 70 нче елларында идеология өлкәсендә җаваплы эш - райком секретаре вазифасын башкарырга туры килде. Язмышыма мин бик рәхмәтлемен. Соңгы елларда уразамның бер көнен дә калдырмыйча тотып барам, чөнки кечкенә чакларымда әниемнең ач килеш печән әзерләү, урак өсләрендә ураза тотуының шаһите булдым. Ә миңа, мөселман гаиләсендә тәрбия алган бүгенге әбигә, ашарга нинди генә ризыклар юк бит. Бар да бар, нигә ураза тотмаска! Мөселман икәнсең, ул - синең әҗерең. Ә менә быел шәһәрдә күпкатлы йортларга күз төшерсәм, былтыр сәхәр вакытында якты тәрәзәләр бермә-бер күп иде. Менә бит ул халыкның рухи инануы. Уразага керер алдыннан шундый фаҗиганең булуы хәтта мөселманнарыбызны уразадан читләштермәде микән, дигән уй да керде.

Ата-бабаларыбыз калдырган динебезне саклап, халкыбызны яклап, дәүләтебезне дә рухи яктан көчлерәк итү теләге белән яшәсәк, Аллабыз, һичшиксез, ярдәменнән ташламас, иншалла.

Яшел Үзән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: